Кәримәнең үзе өчен бик җайлы гадәте бар: берәр нәрсәгә әнисеннән рөхсәт алырга кирәк булса, аның иң ашыккан, вакытсыз чагын сайлый. Анда инде әнисе күп уйлап тормый, йә шунда ук риза була, яки “юк” дип кырт кисә. Алай да чигенми Кәримә. “Юк” дигән бер сүзгә ун сүзне алдан ук әзерләп куйган була. Бүген дә шулай итте. Әнисе ишектән чыгам дип торганда гына.
— Кинога барыйм әле? — дип сорады.
- Таһир белән Заһирны кая куясың?
-Хәтимә әбигә кетермен.
Хәтимә әби күрше карчык. Эшкә дә, кинога да барасы юк инде аның. Телевизор карый-карый да туеп беткәндер. Таһир белән Заһир керсә, үзенә дә күңелле булыр. Озакка түгел бит. Киносы сәгать ярым барса, клубка йөгереп бару белән йөгереп кайтуга ярты сәгать китсә, ике сәгатькә генә түзәр әле. Шулай дип әйбәтләп аңлаткач, әнисе озак уйлап тормады, тиз күнде тагын.
—Алдан кереп сора, алып калырлык булса, барырсың. Тамакларын туйдырып кертергә онытма,— диде.
Кәримәнең әнисе дә кызына кушасы эшләрен кичтән үк әзерләп куйган диярсең, вакыты ни тыгыз булса да, исеннән чыгармады:
—Идәнеңне ю. Кыяр белән суганга су сип,— дип тә өстәде.
Эшләмиме соң инде Кәримә. Иөгерә-йөгерә, җырлый-жырлый эшли инде ул аларны. Әле вакыт та бик күп. Идәнне ике кат юып, кыяр белән суганга өч кат су сибеп чыгарга була.
Апалары кычкырып, тиргәп тормаганда Таһир белән .Заһирга да рәхәт иде. Ул китап укып утырган арада урындыкларны әйләндереп машина иттеләр дә буяулы идәннең бер башыннан бер башына чабышалар гына. Таратып ташламаган әйберләре калмады. Миски капкачлары машина тәгәрмәче булды, апаларының мәктәпкә йөри торган сумкасы автобус тукталышына әйләнде, идән себеркесен юл буендагы агач иттеләр. Шулай кызып кына уйнаганда Таһирның автобусы Заһирныкына бәрелеп авария булды. Иң элек автобус «тукталышы» авып төште, аннары миски капкачлары шалтыр-шолтыр килеп тәгәрәп китте.
Китабыннан башын күтәреп сәгатькә карап алмаса, Кәримәнең идәндәге бу тәртипсезлеккә ул хәтле үк ачуы чыкмас иде әле. Вакыт ни арада үткәй, әле генә утырган кебек иде бит, инде кино башланырга да сәгать ярым гына калып бара. Ә бу базарны җыяр өчен үзенә генә дә ике сәгать кирәк.
— Хәзер үк җыегыз! Бөтенесен дә җыеп алыгыз! Күземә күрсәтмәгез! — дип аяк тибеп кычкырды ул энеләренә.
Ике урындык арасына кулы кысылган Заһир бик тәмләп, кычкырып еларга дип авызын ачкан җирдән шып туктады. Таһир да урындыгын урынына мыштым гына утыртып куйды.
Шуннан соң алар икәү бергә диван почмагына сыенып, апаларының идән юганын карап тора башладылар. Малайлар үзләре тараткан әйберләрен тиз генә җыеп куярга өлгергәннәр иде инде. Ә калганнарын Кәримә апалары аерым алып торасы итмәде, соңыннан тәртипкә китерермен дип, ишеккә таба тондыра башлады. Иң элек карават янына идәнгә җәйгән бәләкәй палас җилфердәп барып төште. Аннан күтәрелгән тузан малайларның борынын кытыклап, икесе берыолы төчкереп җибәрделәр. Карават астында Заһирның агач мылтыгы ята иде. Аңа да чират җитте дип торганда, апалары алай ук эчкә үреләсе итмәде, юеш чүпрәген карават аяклары тирәсеннән генә чолгап алды. Ә сәгать баш очына бәләкәй чүкеч белән бәргән кебек текелди дә текелди:
-Ва-кыт... ва-кыт... ва-кыт... ва-кыт...
-Кәримә ашыга, кулы кая, нәрсәгә тигәнене дә карап тормый. Әтисенең өйдә кия торган йомшак башмакларын очрып җибәрде, электр үтүген тибәм дигәндә генә ватылыр дип уйлады, ахры, тыелып калды, идәннән йолкып алгандай итеп күтәрде дә дыңгылдатып өстәлгә утыртты. Ишек төбенә җитә-җитә очышлар күбәйде. Таһир белән Заһирга боларны карап утыруы кызык иде. Апаларының үзенең дә сумкасы бусагага шапылдап килеп төшкәч, таһир түзмәде:
- Очты, очты, сумкалар очты! дип куйды. Апасын үртәп әйтүе түгел де аның. Таһир белән Заһирлар балалар бакчасында шундый уен уйныйлар. Тәрбияче апалары: “Очты, очты, каргалар очты”, - дип әйтүгә барысы берьюлы кулларын күтәрәләр. Тәрбиячеләре кайчагында оча алмый торган әйберләрне дә әйтә, Гамирлар- барыбер кулларын күтәрәләр. Апалары андый әйбер очмый бит, дип әйткәч, җыйнаулашып көләләр. Кызык уен. Таһирның Кәримә апасын да шулай көлдерәсе килгән ндег ә ул әнә... күзен генә акайтып карады. Таһир үпкәләде:
— Әнигә әйтәм, үзең китап укый утырдың да хәзер безне ачуланасың,— дип шыңшый башлады. Аңа Заһир кушылды.
Инде идән дә юылып бетте. Өйдән чоланга, чоланнан ишегалдына очып чыккан әйберләрне Кәримә бер читкә җыеп куйды. Аның уенча, ашыгыч түгел, йә кинодан кайткач, йә иртәгә барысын да рәтләп куярга мөмкин. Суган, белән кыярга да су сибелде. Ике кат ук булмады булуын,, бер катына да төшкән җиренә төште, төшмәгәненә юк. Ул. хәтле су нәрсәгә, төнлә кояш кыздырып тормый ла, көндез генә эчәсе килә ул, дип уйлады Кәримә. Кое янында әйбәтләп юынды, өйгә кереп өс-башын алыштырды, чәчен тарап үрде, инде бөтен эш бетте, инде Хәтимә әбигә кереп чыгасы гына калды. Анысын хәл кылынган эш дип саный иде ул. Заһир белән Таһирны ярата Хәтимә әби,— йомыш белән кергән саен аларга бөрмә билле күлмәгенең тирән кесәсеннән йә җимеш, йә конфет алып бирә.
Шулай да Кәримә иртәрәк тынычланган булып чыкты. Күрәселәренең иң үкенечлесе алда икән әле. Ник дисәң, менә кайчаннан бирле туфлиләрен таба алмый җәфалана. Кайдан гына эзләмәде ул аларны, үзе чыгарып аткан әйберләрне дә кире таратып карады. Әнисе булса, җир йоткан дип әйтер иде, беркайда юк туфлиләр...
Фермадан кичке савымны тәмамлап әниләре кайтты.
— Кара! Сез өйдәмени? — дип сорады ул, гаҗәпләнеп.
Җавап бирүче булмагач, кызы янына утырып, иңеннән кочып алды да аның шешенеп беткән күзләренә карады:
—Ни булды?
—Берни дә булмады...
Кәримә кырт борылып әнисенең кочагыннан чыкты, авызын бүлтәйтеп читкә карап утыра башлады.
—Аның туфлиләре югалды.
—Ул безне ачуланды.
—Туфлине табып бирегез, дип әйтте.
Берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләгән улларын кызның әнисе ишегалдына чыгарып җибәрде.
— Әләкләргә өйрәнеп тормагыз әле, барыгыз, бар, уйнап керегез.
Таһир белән Заһирның уйныйсылары килми иде. Уйныйсы түгел, сөйләшәселәре дә килми иде аларның. Малайларның инде күптәннән бирле ашыйсылары килә, курыкканга күрә генә Кәримә апаларыннан сорамыйча түзгәннәр иде. Әниләре чыгарып җибәргәч, ерак китмәделәр, баскыч төбенә чыгып утырдылар. Су буеннан үрдәкләр кайтып керде. Кайта-кайта аларның да карыннары ачкан, күрәсең, малайларны күргәч, йөгереп килделәр. Таһир .аларга бармак башы хәтле кирпеч кисәге аткан иде, җыйнаулашып шуның артыннан йөгерделәр, алданганнарын белгәч, үпкәләделәр, бак-бак-бак, дип лапаска табан юнәлделәр, каршыларына чыккан Алабайдан куркып, тагын да яман бакылдашып, як-якка сибелделәр. Этнең исә туймас корсакларда эше юк, бик олы эш башкарып йөргән чагы иде. Кәримәнең лапаска очып төшкән туфлиләрен тапкан ул. Шуның берсен эләктереп малайлар алдына килеп басты.
— Таһир, кара әле Алабайны,— дип кычкырды Заһир, шатланып һәм гаҗәпләнеп.
—Апаның туфлие бит бу,— диде Таһир һәм Алабайны муеныннан кочаклап алды. Күңеле булган эт туфлинең икенчесе артыннан чапты.
—Апа, Кәримә апа, туфлиең табылды, Алабай табып китерде,— дип, Таһир белән Заһир сикереп тордылар.
Әгәр шушы малайлар урынында Кәримә үзе булса:
—Очты, очты, кинолар очты,— дип аларны үртәргә дә күп алмас иде. Кечкенә шул әле Таһир белән Заһир, әле алар шатлана гына беләләр.