Моннан күп заманнар элек, кояш баешыннан, кояш чыгышыннан, төн яктан, көн яктан килгән дүрт юлның кушылган җирендә киң сахра уртасында ялангач кара таштан өелгән биек тау тора иде. Бу тауның башына шулай ук кара таштан мөхкәм (нык.— Төз.) бер бина салынган иде. Бу бинаны тышыннан караганда, почмаклары саен күккә сузылып торган манараларына карап, патша сарае дип уйларга мөмкин булса да, күңелгә курку сала торган кара төстәге тәрәзәләренең сирәк һәм вак булуы аны зинданга охшаталар иде.
Бу сарай-зиндан турысында халык телендә әллә нинди сүзләр йөри иде. Анда, имеш, әллә нинди явыз диюләрнең теләве буенча бик матур бер хан кызы ябылган, аңар, имеш, үлгәнче шушы сарайдан чыгарга ярамый, имеш, аны сараенда падишаһларга да сирәк насыйп була торган кадер-хөрмәт эчендә тотсалар да, сарайның тышына аяк та атлатмыйлар, хәтта тәрәзәләреннән дә каратмыйлар. Кайбер кешеләр шулай сөйлиләр иде. Ләкин бәгъзе (кай.— Төз.) берәүләрнең сөйләвенә караганда, хан кызы бу зинданга үз ихтыяры белән ябылган, имеш, гомере буе һичберәүгә йөзен күрсәтмәскә, һичберәүне сөймәскә ант иткән, имеш... Араларында, хан кызының йөрәге таштан, имеш, тәне дә мәрмәр ташы шикелле салкын, имеш, әллә нинди диюләр, явыз көчләр аны сихерләп, шул хәлгә төшергәннәр, имеш, дип сөйләүчеләр дә бар иде.
Халык шулай төрлечә сөйли иде. Ләкин берәүгә дә эшнең дөресе билгеле түгел, чөнки моңар кадәр әле һичбер адәм затының тау башындагы сарайга якынлашырга батырлык җиткәне юк иде. Тауның әйләнә-тирәсен каплап алган куе чытырманлык, текә тау кабыргасында теш-теш булып чыгып торган очлы ташлар, сарайга менәр өчен тау кырыенда һичбер юл әс ренең булмавы, сарайның калын тимер ишекләрен саклый торган кара тәнле, зур гәүдәле, ялан кылычлы сакчылар, сарайга кереп, аның серләрен белүнең бик ансат эш булмаганын күрсәтәләр иде.
Кешеләр бу сарай хакында ничаклы төрле-төрле фикерләрдә булсалар да, бары бер генә турыда, сүз куешкан шикелле, һәммәсе бертөсле сөйлиләр иде. Бу хан кызының матурлыгы турысында иде. Хан кызы матур иде. Аның матурлыгында һичкем шик тотмый иде. Кайсыбер караңгы төннәрдә, сарай эчендә ялт итеп ут янган чакларда, кайбер ерактан күрә торган үткен күзле кешеләр сарайның тәрәзәсе турысында хан кызының кәмаләтенең (тулылык, өлгергәнлек.— Төз.) соң дәрәҗәсендә булган матур йөзен, озын керфекләр астында моңлы кара күзләрен күргән күк булалар иде. Алар әллә чынлап күрәләр, әллә хыяллары гына аларга хан кызының матур сынын күз алларына китереп күрсәтә... Бу мәгълүм түгел, ләкин һичкем аның матурлыгында шик тотмый иде.
Өч атаклы шаһзадә бу яшерен хан кызына колактан ишетү буенча гашыйк булганнар иде. Аларның берсе һинд мәмләкәтеннән, берсе Мисырдан, берсе Чиннән (Кытайдан.— Төз.) иде. Алар, үзләренең туган илләрен, сарайларын, җарияләрен ташлап, хан кызының сарае янына килгәннәр, менә инде ничә еллардан бирле өметләрен өзмичә, мәгъшукаларының сараеннан чыгып күренүен көтеп, саклап яталар иде.
Бу өч шаһзадә караңгы, айсыз кичләрдә шыпырт кына, бер-берсеннән яшеренеп, азаплана-азаплана чытырманлыкны үтеп, ташлы тауның итәгенә киләләр, мең бәла белән көчләре беткәнче ялангач, очлы ташларга тырматалар, хәлдән таеп егылгач, актык өмет, мәгъшукаларының күләгәсен генә булса да күрү өмете белән якты күренгән тәрәзәләргә күзләрен күтәрәләр, йөрәкләреннән чыккан аһларын шунда таба җибәрәләр иде. Ләкин аларның бу азапланулары һәрвакыт өметсезлек белән генә тәмам була, ачы күз яшьләренә бары күк йөзен тутырган якты йолдызлар гына шаһит булалар иде.
Бервакытта Чин шаһзадәсе үзенең йөз меңлек гаскәрен алып килеп сарайга һөҗүм итеп тә караган иде. Ләкин гаскәр һичбер эш чыгара алмады. Ялан кылычлы, кара тәнле сакчыларның бер кылыч болгаулары алдында йөзәр, меңәр кеше җил белән өрелгән мамык шикелле чәчеләләр, бары аларның канга буялган җансыз гәүдәләре генә очлы кара ташларга асылынып калалар иде.
Ничәмә-ничә еллар үтте. Шаһзадәләрнең шомырт күк кара чәчләре арасында ак чәч бөртекләре күренә башлаган иде. Әмма алар мәхәббәтләренә һаман да садыйк (тугры.— Төз.) калганнар, хан кызының сарае яныннан китәргә уйламыйлар, һаман көтәләр иде.
Менә бервакыт, аяз, кояшлы көндә, нәкъ төш вакытында күк күкрәгән шикелле тавыш бөтен җирне дерелдәтте, һавадан яшен төшкән күк булды. Берничә минутка өстендәге сарае белән бөтен тау кара төтенгә капланды. Төтен таралуга, куркынган һәм гаҗәпләнгән шаһзадәләр күз алларында йөрәк яргыч мәнзарәләр (күренешләр.— Төз.) күрделәр. Тау ярылган, серле сарай җимерелгән, күзләрне чагылдырырлык алтын киемнәр кигән мәгъшукалары — хан кызы — алларында басып тора иде. Ләкин нинди кыяфәттә! Аның биле бөкрәйгән, битләре җыерылган, күзләре чокырланып эчкә баткан иде.
Бу хәлне күргәч, Чин шаһзадәсе «аһ!» итеп җиргә егылды, тузанда аунап, чәчләрен йолкып еларга тотынды. Мисыр шаһзадәсе хан кызын күрергә өмид кисте. Шундук атын иярләп, мәмләкәтенә рәван (китүче.— Төз.) булды. Күп заманнар үтмәде, аңар атасы күрше падишаһының кызын алып биреп, бик зур туй ясаганнары ишетелде, һинд шаһзадәсе исә, башын түбән салып, күзләреннән яшьләрен тамыза-тамыза кайтып китте дә, Гималай тавының башына менеп, яңагына таянып уйга талды. Ул фирүзә төсле күккә, зөбәрҗәт шикелле яшел тауларга, ялтырап яткан суларга карый да, дөньяда булмаган бәхет турысында уйлана-хыяллана иде...