Кызлары Саҗидәләргә озакламый яңа квартира бирәчәкләрен ишеткәч, Зиннәтулла карт белән Маһруй карчык өй котларга нинди бүләк алу турында кайгырта башладылар. Бүләкнең ничек тә шәбрәген, кызларын-кияүләрен куандырырлыгын сайларга кирәк иде. Күп нәрсәләрне телгә алып чыкканнан соң:
— Тәрәзә челтәрләре алыйк булмаса, — диде карчыгы. — Сандык төбендә аңар җитәрлек кенә акча бар.
— Эш акчада түгел, анасы, — диде Зиннәтулла карт, уйчан кыяфәт белән, — ансын жәлләп әйтергә җыенмаем, әмма ләкин челтәр челтәр инде ул. Бер-ике юдыңмы, тузды китте дигән сүз. Алгач-алгач мәңгелек бүләк алырга кирәк иде.
— Бу дөньяда бар да фани, бакый нәрсәләр юк, — диде Маһруй карчык.
Зиннәтулла карт үз фикерен аңлата алмаганлыктан гасабиланып мыегын сыпырып куйды, һичнинди дөнья малының да мәңгелек түгеллеген Зиннәтулла белмимени? Белә, әлбәттә. Аның мәңгелек диюе дә, кеше гомеренә җитәрлек, тиз генә тузмаслык яки искергән очракта да төсен җуймаслык әйбергә карата иде. Тик карчыгы аны төшенеп җитмәде.
—Беркөн үтеп барышлый Гарифулла кордашларга сугылдым әле, — дип сөйләп китте Зиннәтулла карт. — Теге шкаф кухняларында тәки тора бит. Бернәрсә дә булмаган. Бер аягы гына әзрәк какшаган иде, аягын ныгытып бирдем. Гарифулла кордаш бигрәк кече күңелле кеше инде, шуңарга да сөенеп калды. Миңа әйтә: «Әгәр син рөхсәт итсәң, мин моны буяп, лаклап җибәрер идем», ди. Ә нигә рөхсәт итмәскә, мин әйтәм, әйдә, рәхим ит! Буя, лакла. Күңелеңә нинди төс ошый, шунысын сайла.
—Бу шкафны утыз ел тоттык инде. Өч квартир гына алыштырдык, әмма ташларга исәбем юк, — ди. — Нигә дисәң, ул ризыкка бик бәхетле. Савыт-сабасын да, ашамлыкларын да шунда тотабыз, тузан кертми. Син шушы шкафны ясап биргәннән бирле, аның сый-нигъмәттән буш торганы юк. Конфеты-шикәре, мае-балы дисеңме — бар да киштәләрне сыгылдырып тора инде, мин сиңайтим. Күңелең әйбәт синең, Зиннәтулла кордаш, шуңарга ясаган әйберләреңдә бәхет ташып тора, — ди.
Артыграк әйтеп ташламадыммы дигәндәй, Зиннәтулла карт үзенең карчыгына карап куйды. Тегесе исә, яулык почмагы белән авызын каплый төшеп, сабыр кыяфәт белән картын тыңлап утыра иде. Ул инде Гарифуллалардагы шкафның ни өчен телгә алынуын аңлый башлаган иде.
—Әллә, анасы, — дип дәвам итте карт, — Саҗидәләргә дә шундый берәр нәмәкәй әмәлләп бирергә микән, ә? Кулга балта- пычкы тотмаганга да шактый вакыт үтте. Учларым да кычытып тора.
—һи, атасы, — диде Маһруй карчык, — аның белән маташырлык чагыңмыни?
—Бер яшьлектә, бер картлыкта дигән сүзләрне исеңнән чыгарма, әнкәсе. Картайсам да гомергә тоткан эшемне онытмаганмындыр, шәт. Пенсиядә ятып, сөякләр генә оешып китмәгән булса, бүтәненә кайгырган юк.
—Монда бит ясар урының да, агач-богачларың да юк, — дип каршы төшеп карады карчык.
Ул ягын Зиннәтулла карт үзе уйлап җиткермәгән икән, карчыгы исенә төшергәч аптырабрак калды. Ни әйтсәң дә, шәһәр квартирасында шакы-шокы килеп утырып булмый. Элек, ичмасам, иске квартирларында торганда, кечкенә генә сарайлары бар иде. Теләсәң күпме дөбердә, теләсәң күпме балта чап — һичкемгә комачауламый идең. Ә биредә алай түгел. Өстәвенә фатирлары бишенче катта, һәрбер юнасы, шомартасы нәрсә өчен аска төшеп йөрүне уйлыйсы да юк.
Шулай да үз ниятеннән кайтырга теләмәде Зиннәтулла. Кешеләрне сөендерү өчен кайчак кыенлыкларга да түзәргә туры килә шул. Үз фатирларында ясый алмый икән, башка җир та барга кирәк.
—Бөтен инструментларны күтәреп әллә авылга китим микән, әнкәсе, — диде ул. — Үземнең туып үскән якларны да бер күрәсе килә. Анда тамыр калмаса да, туган як туган як бит инде. Сибгатулла күршеләр дә әллә ничә кеше аркылы әйтеп җибәргәннәр иде. Бер уңайдан атай мәрхүмнең каберенә яңа рәшәткәләр дә тотармын. Искергәннәрдер...
Гомер буе икесе бер фикердә яшәгән карт белән карчык тиз килештеләр. Карчыгы тегесен-монысын хәстәрләде, күчтәнәчләрен пешерде. Зиннәтулла исә үзенең эш коралларын тәртипкә китерде. Эшсез ятсалар да һичберсе тутыкмаган икән, пенсиягә чыккач ничек майлап куйса, шул килеш сакланганнар.
Шәһәр квартирасында торып фикер йөрткәндә барысы да җиңел генә барып чыгар төсле тоелса да, эш алай көткәнчә җиңел эшләнмәде. Әллә ничә кеше артыннан кунакка чакырып җибәргән Сибгатулла, үзенең элекке күршесенең ни йомыш белән йөрүен ишетүгә үк төкселәнеп китте.
—Юк белән баш әйләндереп йөрисең икән, кем Зиннәтулла, — диде ул бик белдекле рәвештә. — Беткәнмени шәһәрдә ышкаф-мышкафлар. Шәһәрдә түгел, авылда да хәзер кулдан ясаган нәрсәгә кызыкмыйлар. — Ул Зиннәтулланың кәефе бозылганын күреп, әйткәннәрен бераз йомшартырга ашыкты. — Дөрес, син такта-токта эшенә мачтыр кеше. Кем әйтмешли, ясаган нәрсәңне коясың да куясың. Шулай да фабрик эшенә җитми инде ул. Менә, ягъни мәсәлән, үзебезнең өй эченә күз сал: барысы да фабричный бит. Ялтырап торалар, көзгең дә кирәкми. Ул без генә элекке заманда бөтенесен кулдан ясап этләнгәнбез.
Сибгатулла, бераз мактангандай, трюмоларга, шифоньерларга төртеп күрсәтте. Зиннәтуллага өй эчендәге мебель ошамады. Ин беренче күңелне кайтарганы караңгылык иде. Әйберләренең караңгы төстә булуы гына җитмәгән, тәрәзәләрен дә катлы-катлы челтәрләр һәм пәрдәләр белән каплап бетергәннәр. Кояш нурлары монда бик интегеп, зәгыйфьләнеп кенә керәләр. Бөтен нәрсәдән ниндидер салкынлык бөркелә кебек. Элекке ханнарның мавзолейлары төсле: үзе купшы, үзе күңелгә ятышып җитми. Әмма кордашының кәефен кырырга теләмәде, бары тик:
—Кем күңеленә нәрсә хуш килә бит, — дип кенә куйды.
Шуның белән бу ике авылдаш арасында ясалачак шкаф хакында сүз бетте. Сибгатулла: «Карап карыйк, нәрсә кырырсың икән», дигән күк мыек астыннан гына көлеп йөри башлады. Ә Зиннәтулланың үз кайгысы кайгы иде. Башта якындагы леспромхозга барып такталар сатып алды. Буяуларын, лакларын юнәтте. Ул ясаячак әйберенең актыккы кадагына кадәр башта әзерләп куярга ярата торган кеше. Бер шөребе генә җитмәслек тоелса да эшкә тотынмый. Бу юлы да шулай итте.
Ә бер эшкә керешкәч инде, аны туктатырмын димә. Такталарына ябышып ята ул, төшкелеккә ашарга кергәндә дә йә балтасын чарлап ала, йә ышкысының чөен рәтли. Аның кебек эшнең тәмен белеп эшләүче бар микән?! Такта өстенә төшкән һәрбер яңа бизәк, һәрбер яңа сыр аның йөзенә дә төшә кебек. Шулай булмаса, ясаган нәрсәсе матурайган саен үзе дә матураер идемени?
Бу шкафны бигрәк тә тырышып ясады ул. Моңарчы бер исенә төшмәгән өр-яңа бизәкләр тапты. Карап торсаң такта өстендә чигү чигә диярсең. Әнә бит шкаф ишекләренең рамнары каештан ишеп куйган төсле күренәләр. Аякларын кара тагын: һәрберсе алтын манарамыни? Ә шкаф үзе шундый җиңел күренә: өф итсәң очып китәр төсле. Эченә матур савыт-сабалар да тезеп җибәрсәң, күзеңнең явын алырлык. Буяуларын да сайлый белгән карт. Ялт итеп балкый. Бер дә кояш төшми торган бүлмәңне дә нурландырыр.
—Кара син аны, — диде Сибгатулла чын күңелдән сокланып. — Адәм түгелдерсен, җендерсең син. Эчендә җен утырмаган кеше мондый нәрсәне ясый алмас. Әллә безгә генә са тып китәсеңме?
Зиннәтулланың мактаудан бигрәк эшенең әйбәт чыгуына күңеле булды. Ул тыйнак кына, уч төбенә генә көлеп:
—Үземә дә ошый башлады бит әле бу нәмәкәй, — дип сөйләнде. — Кайвакыт маташасың-маташасың нәрсәсендер җиткереп кенә булмый. Кешеләр дә мактыйлар, һич сатулашып тормыйча ныклы бәясен биреп алырга торалар, әмма ләкин үзеңә ошамаган нәрсәне ничек итеп сатмак кирәк? Менә шул үз урынына төшкән кечкенә генә сыр бөтен әйбереңә төс бирә дә куя. Бу юлы ничектер бөтенесе җайлы эшләнде. Ә сатып алу турында авызыңны да ачма, кордаш, кем өчен ясаганымны беләсең. Мин үз гомеремдә дә сатар өчен һични ясамадым. Иң яхшысы, моны Казанга алып кайту хәстәрлеген күреш син.
—Ансы өчен аптырама, Зиннәтулла, — диде Сибгатулла, — кунакны тизрәк озату ягын хуҗа кайгыртмый кем кайгыртсын?
Авылдан колхоз машиналары һәркөн саен диярлек Казанга йөреп торалар икән, шуларның берсенә салып шкафны шәһәргә алып та киттеләр. Турыдан-туры кызлары Саҗидәләргә илтергә уйлаганнар иде дә, яңа фатирга чыкмас борын бүләкне күрсәтсәк кызыгы бетәр дип, бу фикерләреннән кире кайттылар.
Зиннәтулла урамнан үтеп баручы берничә егетне дәшеп алды да, шкафны үзләренә — бишенче катка менгереп куйдыртты.
—Атасы, йөрүең бушка китмәгән икән, шкафың матур чыккан, — диде мактауга саран Маһруй. Карчыгыннан бу сүзләрне ишеткәч, Зиннәтулла конфет эләктергән баладай куанып куйды:
—Матур чыккан дисең инде син, әнкәсе? Син ошаткач, кызлар да ошатырлар, шәт. Алай юкны-барны мактамый торганыең.
—Ник ошатмасыннар, ошатырлар, — диде Маһруй карчык. — Сөенечләреннән үрле-кырлы сикерерләр әле. Ә хәзергә моның өстенә одеал-фәлән бөркәп торыйк. Йә Саҗидәләр килеп чыгарлар да күреп алырлар.
Алар шкафны төрле чүпрәк-чапрак белән каплап куйдылар. Өй котларга шундый нәрсә булдыра алуларына икәүләп куаныштылар алар.
Тиздән Саҗидәләр яңа квартира алдылар. Күченү ыгы-зыгылары бераз кимү белән Зиннәтулла үзенең бүләген илтергә ашыкты.«Кешенекен белмәссең, йә савыт-саба куярга урын юк диярләр дә расхутланып кибеттән сатып алырлар», — дип уйлады ул.
Бу шкафны күрү белән кызлары-кияүләре ах итәрләр дип көткән иде Зиннәтулла, тик тегеләр күтәрелеп бәрелмәделәр. Саҗидә генә:
—Әткәй, моны үзең ясадыңмы әллә? — дип сорады.
—Әйе, — диде Зиннәтулла горурланып. Аннары ул моның нинди кыенлыклар белән эшләнүен сөйләп бирергә җыенган иде, тик тегеләр каядыр ашыктылар. Хәер, карт аларга үпкәләмәде. Мондый буталчык вакытта аны тыңлап Торсыннармыни? Кырык әйберләре кырык җирдә аунап ята. Артык- портыкларын комиссионкага илтәселәре бар. Сүз озайтып уты рырлыкмыни? Бүләкне ул үзен мактасыннар өчен китермәде бит. Аның шкафы менә шушында — кухняда төрле төсләр белән балкып утырса, шул инде аның өчен иң олы мактау.
Зиннәтулла картның күңелендә шундыйрак уйлар буталды. Балаларына хәтере калмаса да, ниндидер бер төер тамак төбенә утырып озак кына китми йөрде. Тик ата кешенең бәгыре йомшады. Әнә бит әле Саҗидә аларны парлап кунакка да чакырып китте.
— Квартира белән мәш килеп, бер чынаяк чәй дә эчертеп булмый үзегезне. Бүген кичкә җыйналыгыз да килегез әле, кунып, әзрәк сый-хөрмәт күреп китәрсез, — диде.
Бу чакыруны күптән күңелләреннән көтеп йөргән ата белән ана, кич җиткәнен дә көтмичә, куанышып кызларына киттеләр. Саҗидәләр тугыз катлы бик күркәм һәм мәһабәт йортка күчкәннәр иде. Зиннәтулла соклануын яшерә алмады:
— Кара әле, әнкәсе, нинди таш пулат салып куйганнар бит! Алтмыш бишкә хәтле яшәп, менә шушындый, бөтен кеше сокланырдай нәрсә эшләп булмады. Менә бу таш пулатны салучы кеше шушы урамнан үткән саен үз эшен күреп горурланып китәдер, ә? Горурлансаң да ярарлык шул. Шкаф кына түгел инде бу.
— Алай үзеңне бик кимсетеп җибәрмә әле, атасы, син ясаган әйберләр дә әллә кемнәрнең өен нурландырып торадыр.
Алар әңгәмәләрен, бәлки, озынгарак та сузган булырлар иде, әмма кызлары каршы чыгып алгач, ул хакта кабат сөйләнмәделәр. Карт белән карчык өс-башларын чишенеп эчкә үттеләр. Өй бик матур итеп җыештырылган. Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора. Ни арада һәммәсен үзгәртеп өлгергәннәрдер. Иске квартирадагы бернәрсә дә калмаган. Кием шкафлары, кроватьлар, өстәл-урындыклар — бар да кара полировкалы. Хәтта сервант та алып җибәргәннәр. Сервантка тезеп куелган савыт- сабаларга төртеп:
— Кызым, әллә мин ясаган шкаф кына боларны сыйдыра алмадымы? —диде Зиннәтулла.
— Әй, әткәй, — диде Саҗидә бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, — син ясаган шкафны комиссионкага олактырдык без аны. Бөтенесе дә бер иштән булсын дидек...
Кызының «комиссионкага олактырдык» дигән сүзләрен ишеткәч, ата кеше чак егылып китмәде. Әйтерсең артыннан берәү күсәк белән тондырды, шулай чайкалып китте ул. Йөрәге, кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай, авыр тырга, сызларга тотынды. Кызына каршы нидер әйтергә теләде, ләкин авызыннан сүзе чыкмады. Бары тик иреннәре һәм ияге генә дерелдәде. Әллә Саҗидә шаярып әйтәме дип кухня ягына да чыгып карады, сүзе хак икән: шкаф кухняда юк иде.
Аның өчен кинәт өйнең яме китте. Тезелешеп торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелгандыр кебек күренделәр. Әтисенең төсе киткәнен күреп, Саҗидә:
— Әткәй, юкка аптырама, синең шкафың шәп бәя белән китте ул. Менә бу сервантны үзеңнең бүләгең дип исәпләрсең, яме, — дип карады.
Әмма атаның рәнҗегән күңеленә бу сүзләр таш кына булып яттылар... Ул, кызларында чәй дә эчеп тормыйча, өйләренә кайтып китте. Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде.