Йөккә узган Акбикә иреннән аерым, ялгызы гына йоклый иде. Күзгә төртсәң күренмәс көзге караңгы төн. Йокы ястык сорамый, диләр. Әмма күпме генә изаланса да, ул йокыга китә алмады, төн уртасында торып утырды. Урамнан үзәк өзгеч тавыш ишетелде: «У-у-у». Кем генә соң бу: хайванмы, ерткычмы, әллә кошмы? Акбикәнең ире Мирза гырылдап диванда йоклый бирде. Тыштан килгән тавыштан түгел, туптан атсаң да уянмас! «Уятыргамы әллә? Шикләндерә...»
Акбикә, шырпы табып шахтер лампасын кабызды да, тышка чыгып, этне чакыра башлады: «Акбай! Акбай!» Тук өйнең эте ач, диләр түгелме? Мирзасы эткә ашарга бирергә онытканмы әллә? Аңа ияреп йөри ич. Акбай, хуҗа хатын янына килеп, иснәнергә кереште. «Ашыйсы килә икән»,— дип уйлады Акбикә һәм аны үзе белән өйгә алып кереп, агач савыт белән ашарына бирде дә урынына барып ятты. Тыштагы аваз тынып калды. «Акбай ашарга сорап улаган икән»,— диде хуҗабикә, үзен тынычландырырга тырышып. Ләкин йокыга китә алмады — иренең гырылдавы комачаулады.
—Мирза, Мирза, дим, борылып ят әле! — диде ул.
—Яр-р-рар,— диде ире һәм борылып ятты.
Акбикәнең йокысы тәмам качты, әле ире гырылдады, әле керосин исе килде. «Кайдан гына керосин исе килә соң? Мирзаның эш киеме чоланда ук ич». Ул торып утырырга мәҗбүр булды. Нинди генә төн булды соң бу? Мендәрдән, юрганнан, матрастан, хәтта караваттан да, бүрәнәләр арасындагы мүктән дә керосин исе килгән шикелле. Акбикәнең тыны кысылды, суларына һава җитмәде. Ул, ниһаять, керосин исенең эттән килгәнен аңлады һәм, урыныннан торып, Акбайны чыгарып җибәрде. Күп тә үтмәде, тышта үкереп елаган сабый тавышы ишетелде. «Кайда, биредәме әллә?» — диде ул, көмәнен тотып. Бала тавышы карыныннан ишетелгән кебек тоелды. «Саташаммы инде?» — дип уйлады Акбикә нишләргә белмичә, һәм беренче мәртәбә балага узган яшь хатын ачы тавыш белән кыч кырып җибәрде:
—Мирза-а!
—Нәрсә кычкырасың? — диде ире, йокысыннан уянып.— Ни булды?
Хатын шиген әйтеп бирде.
—Җил улый... Зинһар, йокларга бир инде! Иртүк эшкә барасым бар бит...
—Җил түгел шул. Тәне әрнегәнгә Акбай елый. Син аны иртәгәгә хәтле калдыр әле, сабынлап юар идем үзен.
—Юк, мин аны аттырам, төнлә йокыңны бүлмәсен...
—Аттырсаң, хайван каргышы төшәр. Исендә тот: бала табып, исән-сау котыласым бар. Сиңа әйтәм, Акбайны калдыра күр!..
Иртәгесен Мирза, хатынының сүзен тыңламыйча, үзе белән тагын Акбайны ияртеп, кибеткә керосин сатарга китте.
Эңгер-меңгер иде. Мирза, эштән кайтышлый, Акбайны аттырырга дип үзе белән яшь кенә бер милиционерны алып килде.
—Ни өчен аттырырга булдың? — дип сорады милиционер аннан.
—Төнен уйлый, көмәнле хатыныма йокларга бирми. Картайган инде...
—Юк, булмый,— диде милиционер.— Мин хайваннарны кызганам, кул күтәрелми. Син аны этләр җыючыга бир.
Милиционер чыгып китте. Кыска бауга бәйләнгән эт койма янында калды. Мине нишләтмәкче буласың, дигәндәй, Мирзага карап торды. Гүя ул хуҗасының исенә үткән көннәрне төшерде...
Мирза ат белән шәһәр артына чүпрәк-чапрак җыярга чыкты. Капчык артыннан капчык тулды. Кайтып китим, дигәндә генә аның күзләренә чүп-чар арасында бер хатын-кыз сумкасы чалынып китте һәм ул аны кулына алды. Ул яңа да, иске дә түгел иде. «Бәлки, эчендә акчасы бардыр?» — дип уйлады Мирза. Әмма сумканы ачып, анда яткан көчекне күргәч, күзләре шар булды. Мирза эт баласын өенә алып кайтты. Ул аңа сөт, шулпа эчерде. Үзенең яраткан хатыны Акбикә хөрмәтенә, ак йонлы булуын да искә алып, аңар Акбай дип исем кушты.
Мирза чүпрәк-чапрак җыючы да, керосин сатучы да иде. Ул көчекне үзе белән кибеткә алып йөрде. Дөрес, Акбай беренче көннәрдә, кибеттән качып, якындагы базар тирәсендә бөтерелде. Шулай ук кешеләргә ияреп киткән чаклары да булгалады. Бервакыт Мирза аны бер ханымның өеннән алып кайтты. Ә ул циркта хайваннар белән эшләүче икән. «Мин аны өйрәтәм, аннан артист ясыйм»,— дип ханым акча тәкъдим итсә дә, Мирза риза булмады. Ул кибетне саклар өчен кирәк иде. Акбай хуҗасы белән шәһәр читендәге чүпрәк-чапрак, чүп-чар ташланган урыннарда булды, йорт алдындагы әрҗәләрдә казынды, керосин кибетен саклады. Шулай итеп, Акбай мал туплауда үз өлешен кертте. Кыскасы, Мирзаның бәхете эттән булып чыкты: ул алты почмаклы йорт салды. «Акбай үлгәч, истәлегенә һәйкәл куйдырам! — дия иде ул.— Көнбатышта этләргә һәйкәл салдыралар икән!»
...Мирза өйгә кергәч, Акбикә аның канлы кулларын күреп:
—Нишләдең? — диде.
—Акбайның тиресен тунадым...
Төн җитте. Мирза ятуга ук гырылдап йокыга китте. Тик Акбикә генә күзен йома алмады: тыштан йә эт улаган, йә бала елаган тавыш ишетелде. Кулына шахтер лампасы алып, ул ишегалдына чыкты. «Кайдан гына килә соң бу тавыш? Акбай юк бит инде...» Акбикә баскычтан туфраксага менеп китте һәм анда күзләрен ялтыратып утырган бер кошны күрде: «Абау, кем бу? Ябалакмы?» «У-у-у!» — дип кычкырып җибәрде кош. Куркуыннан Акбикәнең кулыннан лампасы төшеп китте һәм... ярты сәгать дигәндә өйләре янып та бетте.
Йорты, туфраксада яшерелгән ничә меңдер акчасы янып көлгә әйләнгәч, Мирза Казан урамнарында бер айдан артык, үз-үзен белешмичә йөргәннән соң, машина астында калып, хастаханәдә җан бирде...