СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Альберт Хәсәнов "Акыл иясе".

Иртә таңнан аякта булып, кортларыбызны баш күтәрми карап, тәмам арып-алҗып, авызларыбыз кибеп, алан уртасындагы учак янына җыйналыштык, Битлекләребезне салып, җиргә сузылыштык. Учакта кайнаган чәйне генә әйт син! Мондый тәмле, мондый шифалы чәйне тик биредә генә татырга мөмкин! Чөнки чәйнек эчендә нинди генә хуш исле, нинди генә шифалы үләннәр юк!
Шулчак якында гына коры куак чыбыклары чыр- чырт итеп сынган тавыш ишетелде. Кем булыр икән бу уттай кызу эш өстендә?
— Кем булсын? Гөмбәче-мазардыр. Адашып килеп чыккандыр, — дип куйды арабыздан берсе. — Әйдә, килсен. Кунакларга бездә һәрчак якты йөз. Менә тәмле чәй белән сыйларбыз үзен.
Кем, дисезме?! Шулчак аланга, артына ут капкандай атылып, озын колак-кылый күз куян хәзрәтләре килеп чыкмасынмы?! Килбәтсез озын сыйраклы үр куяны. Чыбыкларны шатыр-шытыр сындырып, куаклыктан ул чапкан икән. Күзләре шар. Йөрәгенең ярылырдай булып дөп-дөп типкәне безгә дә ишетелә. Әллә соң бу бичара акылыннан язганмы? Акта-карада эше юк моның, әллә безне дә күрми инде? Ракета тизлеге' белән аланны әйләнеп чыкты да, инде нишли бу дип торсак, кыл уртабызга керде дә ятты. Колакларын шиңдереп, үләнгә үк сеңде. Аптырап карап то рабыз. Мондый хәлне күрү түгел, ишеткән дә юк. Берни аңламыйбыз. Әйе, керде дә ятты уртабызга, җиргә сеңде. Күлмәк сәдәбедәй зәңгәрсу, нәни, кылый күзләрен безгә төбәгән. Нидер ялвара, сорый төсле, зинһар, коткара күрегез, дия сыман. Ләкин, телен белмәгәч, нәрсә эшлик, ничек ярдәм итик? Аптырашып тора бирәбез.
— Нәрсә, кылый күз, әллә бал татып карыйсың килдеме? Юк бит әле. Бал төшкәнне үзебез дә көтәбез генә. Ә менә тәмле чәйдән авыз ит. Шикәрне сиңа ничә кашык салырга?
Нәкъ шулчакны аланга, туптан аткандай агылып, икенче бер кунак, төлке-хәйләкәр килеп чыкмасынмы! Акны-караны күрми, күзләрен тәмам кан баскан. Әлсерәгән. Телен асылындырган, гыж-гыж сулый.
Атылып килеп чыкты да бер мәлгә аптырап калды. Янәсе, кая, кемнәр янына килеп чыктым мин?! Безнең арада җиргә сеңеп яткан куянны шушы комсыз куып килгән булырга тиеш. Тәмле куян ите татып карыйсы килгәндер инде.
Кем утырып, кем ятып торган ж,иребездән сикерешеп торып, төлкегә таба йөгерештек. Хәйләкәр озын койрык бик тиз зиһененә килде. Кырт кире борылып, куе куаклык эченә сикерде. Койрыгын гына күреп калдык. Алай да сызгырып, артыннан шаян сүзләр кычкырып, бармак янап озаттык үзен.
Инде кире борылып, янәдән алан уртасына, учагыбыз янына килсәк, озын колак-кылый күздән дә җилләр искән. Менә син, ә?!
Куркак куянга, безнең уртага кереп яту өчен, никадәр тәвәккәллек, никадәр батырлык, акыл һәм зиһен кирәк булгандыр. Ул бит — кыргый җәнлек. Әмма шушы авыр чакта, менә куып җитәм, менә тотып ботарлыйм дип, артыннан мәрхәмәтсез ерткыч куганда, бик дөрес карар кабул иткән ул. Юкса мәкерле төлке аны, һичшиксез, куып җиткән, тотып ботарлаган булыр иде. Җитмәсә, без аның буаз куян икәнен, менә-менә бәбәйләргә торуын күрдек. Бу килештән ул ерак китә алмаган булыр иде. Үзенә үлем куркынычы янаганда, куян әнә нинди зирәк карарга килгән, башка чакны үзе дә коты алынып курыккан кешеләр янына чыккан, безгә сыенган.
Без, гадәттә, куянны иң куркак җанвар дип уй лыйбыз. Ләкин ул әле зирәк акыл иясе дә икән. Бу табигатьнең серләрен белеп кенә бетерешлеме соң?!