СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Борылыш"

Әле яңа гына көн башлануга да карамастан, тышта көннең кай вакыты икәнен дә чамаларлык түгел. Болытлар бөтен күк йөзен каплан алган. Кояш күптән баткандыр да, бүтән калыкмас кебек. Салкын яңгыр ява. Җир инде сеңдерә алган кадәр суны күптән сеңдергән, хәзер су, асфальт буйлап, ашыкмый гына, юлда очраган чүп-чарны да ияртеп, каядыр ага. Бу шыксыз һәм юеш, ямьсез көндә урамга чыгарга мәҗбүр булган адәм балалары салкыннан күшегеп, муеннарын якаларына яшереп, бераз иелә төшеп, ашыга-ашыга үз юллары белән атлыйлар.
Яңгырлы көн дә табигать мизгеле.
Салкынмы, җылымы, язмы, көзме тормыш барыбер дәвам итә.
Газиз Камалов менә инде кайчаннан бирле тәрәзә янында басып тора. Зал тәрәзәсе каршында гына автобус тукталышы. Панорама зур һәм андагы күренеш- вакыйгалар гел алышынып кына тора. Кемдер автобуска җитешергә дип йөгерә, ләкин җитешә алмый, кулларын болгый-болгый автобус йөртүчене тирги. Кемдер автобустан төшеп кала, кемдер утырып китә. Газиз исә, үзен урамдагы кешеләрдән бәхетлерәк хис итеп, тышка карап уйланып тора. Аңа рәхәт, бер җиргә барасы да, яңгырга чыланып күшегәсе дә юк. Фатир эче тыныч, җылы. Өч бүлмәгә дә ял көннәрендә генә була торган тәмле ис таралган. Аның фатир дип аталган илендә иминлек.
Ә тышта салкын яңгыр ява.
Көзге салкын яңгыр, кемгәдер ачулангандай, тәрәзәгә бәрә. Әйтерсең лә тышта калган юлчы җылы фатирга кертүне үтенә. Шык-шык. Юк, Газизләрнең тәрәзәсенә яңгыр астында калган юлчы берничек тә шакый алмый, алар биш катлы йортның өченче катында яшиләр.
Тәрәзә каршында йорт биеклегендә тирәкләр үсеп утыра, алар җил көченә түзә алмыйча бөгеләләр, агачларның ботаклары тәрәзәгә кадәр килеп җитә, коелып бетә алмаган яфраклар тәрәзәгә бәрелә.Җанны күңелсез уйлар били башлаганчы дип, Газиз тәрәзә яныннан тизрәк китү ягын карады.
Яңгыр шыбырдаганы җанга тия, эре яңгыр тамчылары калай тәрәзә төбенә шулкадәр каты килеп төшәләр ки, ул гел башка сугып торган кебек шакылдый: тып та, тып та тып. Юк, салкын яңгыр тамчылары гына күңелне суыта алмас.
Фатир эчендәге рәхәтлек, пешкән ит, кызган май, камыр исе бөтен дөньяңны оныттырырлык. Көне буе газ өстендә һәм мичендә нидер пешеренгәч, фатир эче тәмам җылынган, һавада бәйрәм һәм шатлык тулы ис Менә шул тәмле ис күңелне төшенкелеккә бирелүдән саклый, борын эчләрен кытыклап, җанны иркәли Әлеге рәхәтлекне, ләззәтне тыштагы салкын яңгыр, җил генә бетерерлекме соң?!
Бүген ял көне булгач, Газизнең хатыны Зөлфия иртәдән бирле кухня тирәсендә бөтерелә. Иртән коймаклап чәй эчергән иде, менә хәзер бөтен фатир эчен бәлеш исе тутырды. Оныклар белән балалар килер дип аерата нык тырыша ул. Газиз, тыштагы гарасатны күзәтә-күзәтә, хатынының җылы кухняга тизрәк бәлеш ашарга чакырганын көтә.
Газиз әледән-әле балалар киләсе чатка күз ташлый. Зөлфия дә үз ягында, иренә сиздермәскә тырышып, әледән-әле урамга карый. Балалар хәл белергә килеп чыгарлар дип өметләнә, болай да атна буе юкны сылтау итеп, телефоннан гына шылтыратып хәл белешәләр. Чакырмыйча гына, ял көне дип хәл белергә килсәләр була бит инде. Әниләренең дә, әтиләренең дә күңелләре булыр иде. Шул шул, ана күңеле балада, баланыкы - далада дип, белмичә әйтмәгәннәр.
Чама белән бәлеш инде пешкән булырга тиеш. Зөлфия һаман кухнясында ниндидер эш тапкан булып кайнаша, вакытны суза иде.
Уй кем өстеннән хакимлек итә? Ямьсез уй, билгеле инде, вакыты күп булган һәм эшсез кешене баса. Газизнең дә бүген вакыты күп, эше дә юк. Шәһәр фатиры эшләп үскән авыл малаен да көннәр буе сузылып диванда ятарга өйрәтте. Ике-өч көнгә бер чүп түгүне һәм атнага бер тапкыр, ял көнендә, тузан суыртуны исәпкә алмаганда, Газизнең эше юк иде. Бүген дә менә шулай.
Эшсезлек Газизне уйлар диңгезенә алып кереп киттс. Кухнядан килгән тәмле ис беләи өртелгән уйлары аны еракта калган балачагына алып кайтты.
...Газиз әтиле килеш ятим үсте. Ике абыйсы сугышка кадәр туып калганнар. Ул әтиләре сугыштан әйләнen кайткач туган бала. Сугыштан соң туган бала булса да, ул ятим үсте. Менә шунысы бигрәк йөрәкне өзгәли дә. Әтисе яу кырында ятып калса, бәлки, аңа яшәү җиңелрәк тә булган булыр иде. Әтисен ул бөтенләй диярлек хәтерләми. Аңа яшь ярым булганда, әтиләре авылга килгән яшь фельдшер кыз беләи авылдан чыгып киткән. Шул китүдән ул кайтып күренмәгән дә. Исәнме, юкмы икәнен дә белүче юк. Авылда әтиләренең туганнары да калмаган. Әнисе, аларның әбиләре булган карчык, улын сугыштан көтеп ала алмыйча, Җиңү көннәре якынлашканда гына гүр иясе булган. Әтисенең, өч малаен исәпкә алмаганда, авылга сагынып кайтып күрер кешесе юк иде.
Абыйлары ничектер, Газиз исә әтиләре сугышта үлеп калган балалардан көнләшеп үсте. Аларга фронтовик балалары дигән ташламалар да, һич югы, җылы сүз генә дә эләкмәде. Тамаклары икмәккә түгел, бәрәңгегә дә туймаган көннәре күп булды. Икс абыйсы канаты астында үскәч, башка малайлар ятим дип бик кага алмадылар алуын. Шулай да ятимлек һәрдаим үзен сиздерә иде.
Ятимлекне аны сөйләп, язып кына аңлатып булмый. Ятимлекнең ачысын аны ятимнәр генә белә. Ятимлек дигән зәхмәт синең йөзеңә чыга. Ул синең атлап йөрешеңдә, үз-үзеңне тотышыңда, сөйләшүеңдә була. Ятимлекне син юып га, икенче кием киеп тә бетерә алмыйсың. Ул синең җиде кат тирең өстенә сигезенчесе булып ябышып йөри.
Сугыштан соңгы еллар булса да, авыр вакытлар. Газиз үзен белә башлаган иде инде. Ниндидер бәйрәм уңаеннан әниләре чуен бәлеше пешерде. Менә шул чуен бәлешенең исе аны гомер буе озата килде. Ул аны бер генә минутка да онытканы юк. Тәмле ис чыкса да, тәмле әйбер күрсә дә, ике абыйсы белән шул бәлешнең пешкәнен көтеп утырганы исенә төшә. Ул бәлешне көткәндәге вакытның ел кебек озак тоелганы һамап-һаман хәтерендә яңара. Шул бәлешнең пешеп чыкканын түземсезләнеп көтеп торганнары, буш карын һәм ач күзләр белән әниләренең һәр хәрәкәтен күзәткәннәре онытылмый. Әниләренең тизрәк табын артына чакыруын көтеп ала алмый сабырсызланганнары, түземлек бетеп, тәмам тәкатьләре төкәнгәне хәтерендә. Әнә шул минутлар хәтерендә яңара да, тамак төбенә әче төер килеп утыра. Балачагын уйла са, гел елыйсы килеп тора. Җиргә ташланган икмәк кисәге күрсә дә елыйсы килә. Ашарга теләмәгән баласы янында каеш тотып торган әти-әнине күрсә да, үзенең гел ашыйсы килеп йөргән бала чагын уйлап, үзен һәм яшьтәшләрен кызганудан елыйсы килә аның.
Сүз бит өйдә чуен бәлеше пешкән бәхетле көн турында иде.
Бәлеш пешерергә оннары да юк иде. Әниләре кемнәндер бурычка кечкенә генә кисәк ит алып кайтты. Шөкер, егерме сутый бакчада бәрәңге уңа иде Ул елны да бәрәңге уңды. Язга таба бәрәңге санаулы булса да, көз-кыш аның саны-исәбе булмый. Күп итеп бәрәңге турадылар. Ит белән суган да кушып, чуенны мичкә тыккач, өй эченә түзеп булмастай тәмле ис таралды. Вакыт үтми генә. Әллә соң миче сүрән булганмы? Нигә соң шулкадәр озак пешә ул бәлеш" Малайларның баш миен әнә шундыйрак сораулар бораулый.
Ә әниләренең йөзе кояш кебек балкый, бит алмалары кызарып тора, яшәреп, тагын да матурлана киткән. Ул мич белән өстәл арасында очынып кына йөри. Тәмле ризык пешереп йөрүе аны әтиләре белән яшәгән сугышка кадәр имин, мул елларга алып кайткандыр. Шушы мизгелләрдә генә булса да иренең хыянәтен онытып торгандыр. Мәхәббәттән туган улларына тәмле ризык ашата алуына куангандыр.
Әтиләренең өч малайны калдырып яшь хатынга чыгып киткәненә дә инде байтак. Тормышның авырлыгын, корсакның гел буш булуын сөйләп бетерерлек кенә түгел. Уйласа, Газизнең хәзер дә күзләренә яшь килә. Чуен бәлеше тәмле булгандыр. Аны ашаганнары ул кадәр хәтердә дә калмаган, әмма көтеп тору йөрәккә үк уелган.
Газиз, кухня ягына колак сала-сала, залда утыра. Вакытны бераз булса да алдамакчы булып, телевизорны кабызды. Анда да балачак хатирәләрен оныттырырлык бернәрсә дә юк. Кайсы гына каналга борсаң да, йә сугыш, йә шәрә кызлар.
Хатыны Зөлфия гел көтмәгәндә эндәште. Ул залга килеп чыкты да:
-Әтисе, сиңа әйтәм, Зарифҗанның хәлен белгәнен бармы? - дип сорап, сискәнеп китәргә һәм бүгенгегә кайтырга мәҗбүр итте.
Нигә алай дип сорап куйдың әле?
Теге атнада ук урамда Наташаны очраткан идем, Гариф авырып ята, хәле бик авыр, диде.
Нәрсә булган? Хәлен барып белү түгел, бу араларда гына шылтыратканым да юк.
Шылтырат, нигә шылтыратмыйсың соң?
Соң... Теге бит... Вакыт... Үзең дә бит әнә теге атнада ишеткәнеңне бүген генә әйтәсең.
Ярар-ярар, гаепне миңа аударырга тырышма. Вакытыңа да бернәрсә дә булмаган. Вакыт, имеш. Көннәр буе телевизор каршыннан китмисең. Шылтыратып, кешенең хәлен белергә егерме-утыз секунд вакыт җитә.
Җитә, - дип килеште Газиз хатыны белән, Зөлфиянең дөреслекнең өстенә басып әйтүенә, үзен укучы баладай битәрләвенә эчендәге бәләкәй шайтаны бераз ризасызлык белдереп куйды.
Зарифҗан бит ул синең иң якын дустың, алай гына да түгел, авылдашың.
Дустым, - дип кабатлады Газиз янә хатыны артыннан. Үзен үтә гаепле хис итте. Болай авыз эчендә ботка пешерүе үзенә дә ошамады. Ни әйтергә до белмичә, хатынына карап тора башлады.
- Нигә миңа шулай карап торасың? - диде Зөлфия, бераз үртәлеп.
Нигә мине шулай битәрлисең? Минем генә дустым түгел, ул бит безнең гаилә дусты.
Ярар. Гаебеңне танымас өчен сиңа куш инде сүз көрәштерергә.
Сүз көрәштермим мин, дөресен әйтәм.
Харап икән сез, дөреслек яратучы абый.
Наташадан сорамадыңмы, Зарифҗанга ни бул ган соң?
-Сорамадым. Авырый дигәч авырыйдыр. Ни бул ганын бар да үзең белеш.
Һәркемнең эчендә бәләкәй шайтан була. Хатынының да бәләкәй шайтаны, Газизгә ризасызлык белдереп, эчтә сыртын кабартты.
Гомергә булмаган хәл. Газизгә генә шулай тоелдымы, хатыны аның белән бик кискен-коры сөйләште, «Балалар килмәгән ачуны миннән ала», - дип, Газиз хатынына балаларча чын-чынлап үпкәләп куйды. Шу лай үз-үзен бераз юатты. Хатынының сүзләре шулай тәэсир иттеме, якташының хәлен белергә вакыт тап маганынамы, бүлмәдә берүзе генә булуга да карамас тан, ул чыннан да бик уңайсызланды, хәтта югалып калды, тирләп чыкты.
Шәһәрдә авылдашлары күп күплеккә, тик Зарифҗан бер генә. Аларны күп нәрсә берләштерә Икесе дә ятимлекнең ни икәнен белеп, әтисез үстеләр Зарифҗанның әтисе сугыш беткәнче үк кайткан. Күп яралар алган, салкын окопларда тәмам бетеренгән ир озак яшәмәгән. Сугыштан алган яралары аны, кызы белән улын ятим калдырып, бик тиз гүргә керткән Газиз дә, Зарифҗан да авылдан еракта, Казан каласында ук, бер институтта укыдылар. Икесенә да, өйләнгәч, бер шәһәрдә эшләргә насыйп булды. Дөрес, Газиз башта юллама белән шәһәрдән еракта, авылда эшләде. Шулай да аларның сукмаклары озак вакытларга аерылмады, гел кисешеп торды.
Тормыш дигән авыр арбаны тартып барганда Зарифҗандай кеше булу үзе бәхет иде. Тормыш арбасы ай-һай авыр бит. Әле тәгәрмәчен берәр җиргә килеп төртелә, әле камыт бавы өзелә, әле тәртәң сына. Менә шул вакытта ышанычлы, ныклы дус кирәк тә инде, Зарифҗан шундыйлардан иде.
Иткән игелекне онытырга ярамый. Игелек ит тә, суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Газиз моның белән килешеп үк бетми. Игелекне онытырга ярамый аны. Игелек ул биреп торылган бурыч кебек, аны кайтарырга кирәк. Игелеккә игелек белән җавап бирү зарур. Зарифҗан бөртекле дусларның берсе һәм аның Газизгә иткән игелекләре санап бетергесез. Газиз үзе дә, әгәр Зарифҗан төн уртасында шылтыратса да, йөгереп барып җитә иде. Картаела башладымы, менә бит әле ничек начар килеп чыкты. Кайчаннан бирле авырып яткан дустының хәлен дә белгәне юк.
Дусларның хәлен кирәк чакта гына түгел, гел белеп торырга кирәк. Зарифҗанның хәлен таш яуса да бслү зарур.
Авылдашларга эш буенча да гел аралашып яшәргә туры килде. Бер тирәдәрәк өйләнешкәч, яшь гаиләләр буларак та уртаклыклар күп иде. Ирләре авылдашлар булгач, хатыннар да тиз танышып, дуслашып ки ттеләр, балалар да бергәрәк үс те.
Көне бит әле аның, көне нинди. Яхшы хуҗа этен дә өйдән тышка куып чыгармый торган көн. «Ярый, бүген барып кайтырмын. Барыбер өйдә утырасы килми, менә бераз яңгыр гына туктый төшсен», - диде Газиз, ниһаять, исенә килеп. Аның сүзен ишетүче булмады. Бу вакытта хатыны залдан күптән чыгып киткән, кухняда бәлеше белән мәш килә иде, шуңа иренең әйткәнен ишетмәде дә.
Ә яңгыр аны үртәгән кебек аның саен көчәя бара. Җил тәрәзә төбендәге, балкон өстенә каплаган калайларны йолкый. Калайлар исә әллә нинди тавышлар чыгарып шыгырдыйлар, ыңгырашалар. Коеп яуган салкын яңгыр да, җил дә түгел, нәкъ менә шушы калай тавышы күңелгә шом сала, тыштагы хәлләрне берничә тапкыр көчәйтеп өркетә.
Менә шушы тавышларга колак сала-сала, тыштагы хәлләрне күзәтә-күзәтә тәмам туеп, Газиз инде ничәнче тапкыр кухняга чыгып керде. Бәлеш ашарга утыртучы юк. Бу - ниндидер тәмле ис белән газаплау ысулы. Ул хатынын да аңлый, аның балаларга кайнар бәлеш ашатасы килә. Ә алар йә кинога киткәннәрдер, йә дусларына кунакка, аларның әниләре белән әтиләре гамьнәрендә дә юк. Яшьлек ул шундый, аның өчен начар һава торышы да, салкын җил дә, яңгыр да киртә түгел.
Балалар килмәделәр. Ярый әле шылтыратып ниндидер базада ял итүләрен әйттеләр. Көтеп-көтеп тә ни килен белән малай, ни кияү белән кыз күренмәгәч бәлеш ашарга утырдылар. Табын янында сүз ялганып китмәде. Хатыны балаларын, оныкларын уйлады, Ә Газизнең уйлары аны кабат-кабат Зарифҗанга алып кайтты.
(Дәвамы бар)
2025-04-30 10:29