СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Лилия Закирова "Көтелмәгән очрашу"
Айрат эштән кайтканда, юл өстендәге паркка кереп, сукмак янындагы утыргычка килеп утырды. Өйгә кайтасы килми иде аның...
Урамда яз, табигатьнең кояш нурлары иркәләвеннән җанланган мәле. Чыр-чу килеп уйнаган балалар тавышыннан тирә-як яңгырап тора. Әнә сукмактан берсе алты-җиде, икенчесе өч-дүрт яшьлек ике малай иярткән яшь кенә ханым атлый. Бер-ике адым ясый да бер-берсен куышып уйнаган балаларын туктап көтеп тора. Бер генә дә ашыкмый. Әйтерсең лә кемнедер көтә.
«Кара әле, бу ханым бигрәк Айгөлгә охшаган, — дигән уй йөгереп үтте Айратның башыннан. — Улларым да шушы малайлар яшендәдер инде. Күрәсе иде үзләрен...»
...Сөяркәсе янына күчәргә җыенып, ашыга-ашыга әйберләрен җыйганда, Айратны берни дә туктатып кала алмас кебек иде. И ялынган иде шул вакытта Айгөле.
— Айрат, җаным, китмә инде. Малайлар бераз үскәнче генә булса да тор. Ничек аякка бастырыйм мин аларны берүзем?
Горурлыгы хакында да оныткан иде хатын. Иренең сөяркәсе барлыгын белә торып, балалары хакына кимсетелүләргә түзеп яшәргә дә әзер иде. Тик үз баласы елаган тавышка да җен ачулары. котырган ир аны тыңларга теләмәде. Күз яшьләренә буылып, кулларына сарылган хатынын Айрат этеп җибәрде. «Кара әле, хәйлә белән тотып калырга тели, малайлар кечкенә, имеш...» — дип, авыз эченнән генә мыгырданды ул. Олы уллары Айзатка өч яшь, кечкенә Айнур дүрт айлык кына иде әле ул вакытта.
Айратны өчәүләп озатып калды алар: нарасый сабыен кочагы на кыскан Айгөле, елап шешенеп беткән нәни Айзат... Айгөлнең шул вакытта әйткән сүзләре әле дә исеннән чыкмый ирнең.
— Айрат, хәзер бусаганы атлап чыгып китәсең икән, безнең барлыкны оныт. Син безнең өчен чит кешегә әйләнәчәксең.
Ул чагында әлеге сүзләргә әллә ни игътибар итмәде ир. Гомумән, алга таба гаиләсенең ничек яшәячәге хакында уйлап та карамады. Өй янында аны кызыл нномаркасында, түземсезләнеп, Алсу көтә иде...
Айгөленә яратып өйләнде ир. Яхшы күңелле сабыр кызны бер күрүдә ошатты ул. Икесе бер институтта укыды алар. Шунда таныштылар да. Төрле районнан шәһәргә матур киләчәк эзләп килгән яшьләр, соңгы курста укыганда, тормышларын бергә бәйләргә уйладылар. Баштарак, чыннан да, бик бәхетле яшәде алар. Акча ягы бик кысан булса да, кайнар хисләре аларга яшәргә көч бирде. Тырышып-тырмашып, фатирлы да булдылар. Болай да яшәргә чак җитеп барган хезмәт хакының яртысын «ипотека» дигән җанвар йотып бара башлады. Аннан көтеп алган беренче сабыйлары аваз салды. Малай тугач, күкнең җиденче катында иде Айрат. Хатынын кулларында диярлек күтәреп йөртте. Тик вакыт барган саен, Айратның тормыш авырлыкларын җиңәргә көче җитми башлады. Бер-бер артлы ике малай алып кайткан Айгөл декретта вакытта Айратка гаиләсен тәэмин итү тагын да авырайды. Ике эштә эшләп арып кайткан ир өйдәге бала елаган тавышка да тузына торган булып китте. Көне буе бала көйләп, үзен карарга вакыты калмаган, арыган йөзле Айгөлен дә элеккечә яратмый иде ул. «Иртә гаилә корып ашыктык бугай» дигән уй Айратның башында әледән-әле кабатланды. Тормыштан ямь тапмый башлаган ир юкка да кызып китә башлады, хатынын кирәксә-кирәкмәсә дә акча тота белмәүдә, Айзатның шуклыгында гаепләде. Айгөл исә бервакытта да каршы дәшмәде. Башын иеп, тик тыңлап торды. Моңа исә Айратның җен ачулары гына кабарды. «Син генә фәрештә, имеш, — дип уйлады ул. — Көне-төне эшкә чапсаң, синең дә канатларың тиз салыныр иде...»
Шулай дуамалланып алган көннәрнең берсендә Айрат, тынычлану өчен, өй янындагы кафега чыгып китте. Ялгызы гына авыз чылатып утырган ир янына чәчләрен күпертеп ясаган, ялтыравыклы күлмәк кигән туташ килеп утырды. «Ялгыз туташны коктейль белән сыйламассызмы икән?» —дип чытлыкланды ул. «Юк» дип баш каккан ирнең җавабы кызыксындырмады бугай аны. Официантны чакырып, кыйбатлы эчемлекләр, төрледән-төрле ризыклар китертте. Өстәлдәге сый-нигъмәтләрнең үзенең айлык хезмәт хакы бәясе диярлек торуын чамалаган Айрат өстәл яныннан торып китәргә җыенды. Тик кызыл тырнаклы туташ аны үзе яныннан алай җиңел генә җибәрергә теләмәде. «Әйдә, аз гына күңел ачыйк инде. Мин — Алсу. Бүген шундый авыр көн булды. Сөйләшеп, эчне бушатырга сердәш кирәк. Барысы өчен дә үзем түлим...»
...Иртән чит фатирда уянды Айрат. Өйгә кайткач, Айгөлнең үзен әрләвен, чәчен йолкып тузынуын көтте. Тик хатыны сүзсез генә ашарга салды. Төнне кая уздыру хакында бер генә сүз дә сорамады. Күзләренең шешенгән булуы гына аның төнне йокысыз үткәрүе, дөресрәге, төне буе яшь түгүе хакында сөйли иде.
Баштарак гаиләсе алдында бик оят иде Айратка. Айгөлнең күзләренә туры карарга да курыкты. Тик Алсу белән очрашу тагын кабатланды. Бай гаиләдә үскән, бармакка-бармак та сукмыйча кыйбатлы фатир, машинага ия булган кыз белән вакыт үткәрү кызык иде аңа. Юк, Алсуны бервакытта да яратмады ул. Эш, гаилә мэшәкатьләреннән арыган, ял итүләре өй янындагы паркта йөреп керү белән чикләнгән ирне бай тормыш кызыктырды бугай күбрәк. Алсу аны гөрледән-төрле рестораннарда йөртте, теләгән әйберләрен алып бирде. Айратка аларны үзе сатып алу турында ялганлап мәшәкатьләнәсе дә юк иде. Айгөл бервакытта да сораулар биреп йөдәтмәде аны. Карашы гына көннән-көн моңсулана барды. Ул вакытта Айрат үзен герой итеп хис итте. Шулай булмый ни, аның өчен ике хатын-кыз җан атып яши. Ә ул кайсы белән вакыт үткәрергә икәнлеген үзе сайлый.
Бәлки, бу шулай дәвам иткән дә булыр иде. һәрхәлдә, Айгөле иренә тавыш күтәрергә кыймас иде. Тик көннәрдән бер көнне Алсу Айратка катгый таләп куйды: «Мин синең хатыныңнан бушавыңны көтеп яшәргә теләмим. Минем белән булырга телисең икән, аерыл. Ул вакытта син байлыкта йөзәрсең. Әти яңа фирмасында җитәкче урынын сиңа бирергә әзер. Яңа машинаң да, теләгән кадәр акчаң да булыр. Юк икән, сау бул! Уйларга ике көн вакыт бирәм».
Гаиләсен ташлап киткәндә, тамчы да икеләнмәде Айрат. Ул инде «үлгәнче яратырга» вәгъдә биргән элеккеге Айрат түгел иде...
Ә Айгөле горур булды. Айрат бусаганы атлап чыгып киткәннән соң, бер генә тапкыр да шалтыратмады, алиментка да бирмәде хәтта. Ничек кенә бер ялгызы үстергәндер ул берсеннән-берсе кечкенә ике баланы.
...Алсу белән яшәү тиз туйдырды Айратны. Үзенең байлыгы белән ирнең күңелен тулысынча сатып алырга омтылды хатын. Ирне гел үз кубызына биетергә теләде. Ул теләгәнчә булмаса, шундук авызын турсайтты. Эш тавыш күтәрүгә барып җиткән очракларда, бай әтисе барысын да хәл итте.
Боларга өстәп тагын бер кимчелекле ягы бар иде Алсуның. Өйләнешеп бер ел чамасы вакыт узгач, Айрат бала хакында сүз чыгарды. «Фигурамны бозарга теләмим», — дип, борын җыерды Алсу. Соңрак исә, берничә тапкыр аборт ясату сәбәпле, аның бала табарга сәләтсез булуы ачыкланды... Айрат өчен тормышның мәгънәсе бөтенләй югалды. Барысын да ташлап, гаиләсенә кире кайту хакында да уйланды ул. Айгөлнең номерын җыеп карады — аргы якта тынлык. Фатирларына барса, анда инде күптән икенче гаилә яшәве ачыкланды. Үз куллары белән яраткан кешеләрен язмыш кочагына ташлап калдыруына бик үкенде ир. Ләкин соң иде инде...
Хатирәләргә бирелеп сизми дә калган, ханым инде Айрат яныннан үтеп үк бара икән. Шулчак аларның күз карашлары очрашты. Кара әле, бу бит, чыннан да, Айгөл! Үзгәргән, чибәрләнеп тә киткән. Айгөл дә аны таныды бугай, гадәттәгечә, күз карашын аска төбәде.
—Исәнме, Айгөл! — диде ир, урыныннан торып басып. — Кичер мине, зинһар, барысы өчен дә...
—Исәнме, Айрат. Мин... сине күптән гафу иттем инде... Ачу сакламыйм сиңа.
—Чынлапмы, Айгөл?! — Куанычыннан ирнең күзләре уттай янды. — Улларыбыз ничек үскәннәр... Бер кочаклыйм әле үзләрен.
—Кирәкмәс, Айрат. Син алар өчен чит кеше. Гафу ит, тик син кайчандыр үзең шулай теләдең...
—Син бит мине ярата идең, Айгөл. Ачу сакламыйм, дисең... Мин ялгыштым...
—Соң инде, Айрат. Бик соң... Хисләреңне җиргә салып таптасалар, көчле мәхәббәт тә үлә икән ул...
Шулчак малайларның олырагы, шат тавыш белән урамны яңгыратып, «Әтием!» дип кычкырып җибәрде дә, кулларын җәеп, аларга таба йөгерде.
Куанычтан Айратның күзләре яшьләнде. Таныды бит аны улы!..
Тик малай аны түгел, алар артына яңа килеп баскан ир-атны кочаклап алды. «Әтием, нишләп озак тордың?»
Ир-ат малайны күтәреп алды да сораулы карашын Айгөлгә төбәде.
—Кадерлем, ә бу кем?
—Юк-юк, беркем дә түгел. Узып баручы. Даруханәнең кая икәнлеген сорашты. Киттек, әйдәгез.
Китеп барганда, әтиләренең кулларына тотынып сикереп уйнап барган малайларның олырагы Айратка борылып елмайды:
— Абый, даруханә әнә тегендә, борылышта...
2025-02-06 16:29