СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Кешенеке-кештәктә"

Тәслимә, кияүгә чыкканда, кайчан да булса аерылышырбыз дип башына да китерми иде, чөнки ире Вазыйхны үзен бик тә ярата дип саный, һәм моны аның ягымлы караш ташлаучан күзләреннән, елмаеп кайтып керүеннән, әйткән татлы сүзләреннән үк күрә. Бөтен нәрсә син теләгәнчә генә булып чыкмый икән ул. Тормыш дигәнең бигрәк тә...
Туй мәҗлесләре узып, атна-ун көн дигәндә, Вазыйх йорт салу хәстәрен күреп йөри башлады. Гаилә ишле, аягына басып, энекәшләре үсеп килә, үз нигезеңне корырга кирәклеге бик ачык иде. Вазыйхның теләгенә ата- анасы да каршы төшмәде. Әнә буш торган лапас, гараж бар, иң элек шунда материал җыя тор, диделәр алар, көчебездә чагында үзебез дә булышырбыз.
Башка чыгу уе белән яшәргә керешкәч, Вазыйх бигрәк тә дәртләнеп йөри башлады. Кичләр буе хатыны белән булачак өйнең планын сыздылар, төннәр буе анда ничек яшәячәкләре турында хыялландылар. Бер корган планнар йөз булмаса ун тапкыр үзгәртелде, энекәш-сеңелкәш, әти-әни тарафыннан да аларга төзәтмәләр кертелде. Анысы ошаса, бу төрлесе күңелгә ята, өченчесе инде тагын да заманчарак, дүртенчесе... анысын әйтеп тә торасы юк! Кыскасы, ни уйласалар, шул күңелгә май булып ята торды.
Вазыйх белән Тәслимә бик бәхетле, күзгә күренерлек бәхетле иделәр. Хикмәт өйнең нинди булуында да түгелдер, уртак эшләр аларны тагын да якынайткандыр, яшь пардан чын гаилә ясагандыр инде.
Туйга шактый гына акча җыелып, аны каядыр куярга, урнаштырырга кирәк булгач, барысы да бертавыштан яңа өйгә тотуны хуплады. Авылда тормышны ерак сәяхәтләрдән башлау бөтенләй юк иде. Атна-ун туган-тумача арасында кияү-киленләп йөрделәр дә көндәлек эшләргә тәмам батып ук киттеләр.
Йортның ныклысын, кирпеч стеналысын өяргә уйлаганнар иде, бик тиз җае да чыгып куйды. Колхоз председателе яңа абзарлар төзетүдән калган кирпечләрне хезмәт хакы хисабына Вазыйхларга китертергә булды. Машинаң үз кулыңда, әйдә төя дә алып кайтып кит, диде ул. Эшнең болай уңай башлануы Вазыйхны тагын да канатландырып җибәрде. Таштан салынган өй балаларыңның балаларына да кала әле ул, ди торган иде Вазыйх, Алла шундыен насыйп иткән икән дип, бик тә сөенештеләр. Ә без соң кем өчен яшибез, ди иде Тәслимә дә. Балалар өчен, билгеле, балалар өчен. Әти-әниләр безне кеше иткән, безгә дә шул гамәлләр бурыч булып калган. Бу сүзләр кычкырып әйтелгәндә, яшь килен күкрәге астында туачак нарасыйның беренче күзәнәкләре яралган иде инде.
Вазыйх - колхозның алдынгы механизаторы да, ташчысы да, балта остасы да, әмма соңгы вакытларда күбрәк машина белән булаша. Өй салганда транспорттан да кирәгрәк нәрсә бармыни?!
Председательнең, белмәссең, кире уйлавы да бар. Кирпечне, шул көнне үк алып кайтып, гаражга өяргә булдылар. Аны Тәслимә, малайлар белән бергәләп төяделәр. Төзелеш бригадиры ватылганнарын исәпкә дә алып тормады, бездән яхшылык булсын дип, үзе үк машина арбасына салдыртты, бер-бер яраган җире чыгар, диде.
Вазыйхлар кайтышына гараж капкасы киң итеп ачып куелган, әтисе Галимхан утыргычта инде көтеп үк утыра иде. Кирпеч өстендә кайтучы бала-чага арбадан сикереп төште дә әллә кайда югалып та бетте. Тәслимә белән каенатасы анда карадылар, монда, аннан соң, берәмтекләп, тигезләп өярбез әле дип, ишегалдына гына бушатырга уйладылар.
Капкага узган юлга сайгаклар түшәлеп, астан бастырыклар белән шактый шәпләп ныгытылган иде, әмма машинаңны җай кертмәсәң, кырый чокырга төшеп китүең дә бар. Галимхан абый, багананың түбән оч ягына басып, Вазыйхка юл күрсәтеп тора башлады.
-Мондарак, улым, мондарак.
Машина капка алдына уңайсызрак килгән иде шул. Вазыйх ашыкмый гына артка чигенә башлады. Галимхан абый аңа үзенә таба борылырга кушып кул селтәп маташа. Бераз гына сулгарак алыйм дип, рульне бормакчы гына булган иде, әтисенең:
-Туктап тор әле, улым, туктап тор, — дигәне ишетелде.
-Нәрсә булды инде, әткәй?
Кереп китәм дигәндә генә туктарга ишарәләгән әтисенә канәгатьсезрәк эндәшсә дә, Вазыйх, ишегеннән сузыла-сузыла гаражга карап, тормозга басты. Әмма... хуҗасын тыңлыйсы килмәгәндәй, машина, көтелмәгәнчә кызуланып китеп, Галимхан абыйны капка белән арба арасына китереп кысты. Тормоз дигәне газ педале булган икән...
Вазыйх агарды-күгәрде, машинасы белән кинәт алга ыргылды. Урамның икенче ягына куеп, капкага атылганда, әтисенең җаны чыккан, Тәслимә чәчен йолкып елый иде.
Матур гына башланган хыялларга шул көннән башлап кырау тидемени. Галимхан абыйны җирләгәннән соң,ни яңа нигез, ни өй, ни туачак бала турында бер тапкыр да сөйләшмәделәр. Ул хакта гына сөйләшергә теләп авыз ачсалар да, күңелләренә гел әткәләре килә дә, тешләрен кысып туктап кала иделәр.
Болай яшәү Тәслимәне авырайтты. Җитмәсә, кары нындагы баласы да үзен ныклап ук сиздерә башлады, әмма Вазыйхның тормыштан гаме китте, күзенә һичбер шатлык күренмәде. Ул хәзер үлем-җитемнән ваграк хәсрәтне хәсрәткә дә санамый торганга әйләнде.
Әткәсе үлемендә үзен гаепләгән Вазыйх ял көннәрендә басу-кырларга, урман юлларына китеп югала да кичкә кадәр күренми. Бөтен кеше хафага төшкәч, шулай яшәү табигыйдер кебек бер кыяфәттә кайтып керә.
Бала чагында әтисе белән инеш буенда сөйләшеп утырган җирләренә бара, аның эзләрен табар кебек миңгерәүләнеп йөри торгач, Вазыйх беркөнне, чыннан да, карт тирәк төбеннән бер тәгәрмәч табып алды. Эзләнә торгач, шул тирәдәге чокырдан икенчесе дә килеп чыкты. Алар аңа Вазыйхның иң беренче сәпиденнән калган тәгәрмәчләр кебек тоелды.
Шул заман инеш буенда ятып та күгәрмәгән, черемәгән тәгәрмәчләрнең әтисе алган сәпиднеке түгеллеген өйдәгеләр аңласа да, каршы төшмәделәр, әйбәт булган, диештеләр. Вазыйхның, соңгы көннәрдә тәүге тапкыр сабый бала кебек куанып, «уфалла» арбасы ясарга булса да ярар әле, дип алып кайттым, диюен күрү үзе бер рәхәт, күңелгә тынычлык китерерлек хәл иде.
Тәслимә исә Вазыйхның бу сәер эшләренә тәмам аптырады, үз хәлен кемгә дә сөйли алмый йөдәде. Мотоцикл заманында нинди арба инде дә, аны кем тартып йөрер, дип куйды ул, берсе дә көтмәгәндә, төксерәк кенә сурәттә, гаилә белән өстәл тирәли кичке ашка түгәрәкләнеп утыргач. Мондый сүзнең артыклыгын аңлаган каенана телен тешләгән, аны-моны абайларлык яшьтә булмаган сеңел-энеләрнең күзе, моңарчы ишегалдында кукраеп йөргән әтәчнең тәлинкәдә чалкан яткан сап-сары тиреле түшендә иде.
Вазыйх Тәслимәнең бу сүзенә каршы «ә» димәде, «җә» димәде, ашап бетергәч, дәшми-нитми генә, түр якта чаршау белән әйләндереп алынган караватка барып ятты. Хатынының эшләре беткәнне дә көтеп тормады, гәҗит- фәлән дә укып утырмады. Төксе генә бер кыяфәттә булса да тыныч йокы да теләмәде.
Вазыйхның үпкәләгәне, ачуы чыкканы һәркемгә тәгаен иде. Тәслимә, ничек тә күңелен табарга тырышып, җылы юрган астына шуып кереп ятуга ук, йомшак кулын иренең күкрәгенә салгач, ягымлы, назлы бер тавыш белән:
-Бәгърем, үлгән артыннан үлеп булмый бит инде, болай ук бәргәләнмә, үзеңне сакла, - дигән булды.
Мондый мәгънәле, хәлгә керүче сүзләрдән башка берәү тынычланып та калыр иде, бәлки, әмма Вазыйх тиз генә үзгәрә алмаучан, бер кызса, озак суынучан холыклы булгангамы, элегрәк әйткән сүздэрнең дә тәэсире астындамы, корт чаккандай сикереп үк торды:
-Үз атаң үлсә, син болай дип әйтмәс идең әле!
Тәслимә бер агарды, бер күгәрде. Каенана йортында һәрдаим күзәтү астында яшәгән, бу өйнең гадәтләрен шактый гына үзләштереп өлгергән яшь килен каршы сүз әйтүнең кирәксезлеген аңлаганга дәшмәде, түзде. Хәер, теләсә дә, сөйләшерлек хәле калмаган да иде.
Икенче көнне таң атар-атмас ук Вазыйх ишегалдына чыгып китте. Тәслимә аның артыннан чыкмакчы булса да, тукталды. Ерак китмәгән, ахры, лапаста шак та шок килеп нәрсәнедер тукылдатуы чоланга ук ишетелеп тора иде. Хатын, эшләр эшләп тынычлансын инде әйдә, дип, үзалдына сөйләнгәли-сөйләнгәли чишенеп, киемнәрен элгечкә элде дә кече якның урамга караган тәрәзәсе янына барып утырды. Нәрсәнедер көткән кебек, хәвеф алдындагы бер халәт иде аның йөрәгендә. Бер-бер эшкә дә тотынасы да килми, җыр җырлап моңаер иде дә... үз өендә түгел шул, болай да хәсрәттә йөргән каенанасы алдында корсак киереп йөрүе дә кыен.
Эшең булмаса, тун итәгеңне булса да уа тор дигәндәй, алъяпкычына бәрелгән балаитәкләрнең әле бер, әле икенче почмагын бөтәрләде дә бөтәрләде Тәслимә. Башкалар рәхәт тормыштан тулыланып киткән дип тапкан гәүдәсенең түгәрәкләнеп килгән корсак өлешен сыпыргалады. Күңеленең болганган, башының чатнап авырткан көннәре иде. Башы әйләнүдәнме, гадәти булмаган яңа халәттәнме, үрдәк кебек чайкала-чайкала гына йөри.
Кәркемгә үз хәсрәте хәсрәт шул, хәлең ничек, килен, дип сораучы да юк үзеннән. Кеше зур кайгыда бөтен вак- төякне оныта, үз борчуын һәрвакыт алгарак куя икән лә... Менә ул да... И-и, инде нигә искә алып торырга... Әйтелгән сүзне кире алып булса икән ул...
Тәслимә, тәрәзә яныннан кузгалып, табын әзерләү хәстәренә кереште, уй уйлаудан гына туктамады. Вазыйх юк та юк, инде шакылдаганы да ишетелми иде. Чәйгә чакырырга җибәргән төпчеге артыннан Хәерниса абыстай:
- Арба ясыйдыр инде ул абыең, - дип әйтеп калган иде, хак булган.
Вазыйх яныннан кергән Хәмит ишектән, бала-чага шикелле юк белән маташа шунда, бу заманда кеше «уфалла»-га калганмыни, дип, аның сәер гамәленнән үзенчә көлгәндәй итенде. Мәет чыккан йортта һәр әйтелгән сүз, һәр хәрәкәт җанга кадала, көлү кебек кабул ителә иде микән әллә? Инде бу авырлык чиге юк томан кебек тәнне, акылны изә башладымы?
Тәслимәнең эче бигрәк тә ут иде. Каената үлеме килен кешегә берни түгелдер дип уйлаганга, аның хәленә керүче дә булмады, әмма эш анда түгел. Вазыйхы белән икесе арасындагы салкынлыкның гомерлек икәнлеген төшенә шикелле иде хатын.
Тәслимә ишегалдына караган тәрәзәләргә әйләнде дә килде, әйләнде дә килде. Ире күренсә, чыгып дәшәргә сүзләр эзләде, җайлысын табалмады. Ахырда, ясаган чәен дә эчеп бетермичә, түр якка, чаршау эчендәге үз карават ларына кереп ятты. Хәерниса абыстай Хәмитне абыйсын чакырырга икенче мәртәбә җибәртте.
-Җиңгәңнең хәле китеп торганын да әйт, хәсрәт өстенә хәсрәт булмасын тагын... - диде ул, малай ишекне япканда, күңеленә бер-бер уй килгәндәй үзгәреп.
Карчык көтелмәгән авыр кайгыдан соң килен белән рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырмавы, аның йөзендәге моңарчы күренмәгән төсләр барлыкны, хәрәкәтләренең салмакланып китүе, күзләренең моңлануы, иякләренең очлануы, гәүдәсенең тулылануы турында уйланды. Кем белә, бәби дигәне борынлап ятмыймы икән карынында?! Аннан әле генә Тәслимә караштыргалап йөргән тәрәзә өлгесен ачып, ныграк тавыш белән:
-Улым, көттермә, буласыңмы син, юкмы? - дип кычкырды.
Вазыйх чәй эчәргә кереп тормады. Әнисен ишетмәгәндерме, ишетеп тә үзсүзлеләнүе булдымы - Хәерниса абыстай аңламады. Аталары юк, балалар кулдан ычкына, дип уйлады ул, Вазыйхның бу гамәлләрен күңеленә артык якын алып, үпкәләбрәк. Галимханы булсамы, Галимханы булса, йодрыгын гына бер күрсәтерие, мин сезне, диештергәләп... Ормас-сукмас та үзе, әмма ләкин тыңлатыр...
Вазыйх чәй эчәргә кереп тормады шул. Ул бу йорт гамьнәрен бер читкә куйган һәм бары тик үз уйлары белән яши иде. Төш тирәсендә кичәдән суынмаган мунчада ялгызы гына коенып чыкты да, ишек катындагы шкаф башыннан иске чемоданны тартып төшереп, шуңа киемнәрен тутыра башлады. Монысы Хәерниса карчыкны да чыгырдан чыгарды.
-Бәй, улым, нишләвең бу? - диде ул, тавышына кырыслык бирергә тырышып.
Вазыйх дәшмәде. Бернәрсә булмаган кебек кыланып, киемнәре төелеп тутырылган чемоданны, аяк очлары белән генә тибеп, карават астына шудырды. Аннан мич буена куелган шырпы белән тәмәке тартмасын алып ишег алдына чыгып китте.
Ул атна-ун көннәр элек тау як урманнан төшеп килгәндә, тол хатын Наиләнең аркасына бер күтәрәм печән салып көч-хәл белән генә кайтканын күргән иде. Булышырга уйласа да, кыймады, күңеле башкадарак иде шул. Куып җитмәскә тырышып, артыннан төште дә төште... Печәнеңне иңнәреңнән ал да тау итәгенәчә тәгәрәт, дип кенә әйтәсе иде югыйсә...
Наилә авылның бөтенләй башка тарафында - югары очта ялгыз гына көн күрә. Карале, ирләр белән буталган, даны чыккан хатын-мазар түгел, дип уйлады Вазыйх, тормышы да бик үк җимерелеп төшмәгән. Авырлыкта яшәгәч, кеше хәсрәтен дә, ир кирәген дә аңлый торганга охшаган.
Кичке һава керсен дип марля тарттырылган тәрәздән Хәерниса карчыкның инде борчу катыш тавыш белән дәшкәне ишетелде:
- Вазыйх, ни эшләп йөрисең инде син анда? Киленнең иртән торасы бар. Ятыйк...
Вазыйх капка төбенә чыгып, тәмәке кабызып бераз уйланып торды да, буш «уфалла» арбасын тартып, авылның Наилә яшәгән очына таба китте. Артыннан энекәше үсеп килә. Чемодандагы киемнәр аңа калыр.