СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Роза Хафизова «Яңа курчак”

Кибеткә курчаклар кайтканнан бирле Гөлгенәнең йокысы качты. Бигрәк тә матурлар шул ул курчаклар. Гөлгенәнең әле беркайчан да андый матур курчакларны күргәне юк. Үзләре зур, чәчләре ак капрон тасма белән үргән. Арада бер курчак аеруча матур иде. Күзләре чын кеше күзләре кебек, зәп-зәңгәр. Гөлгенә кибеткә килеп кердеме, гел аңа гына карап тора. Керфекләре озын. Бит урталары алсуланып тора. Ә күлмәге зәңгәр күк кебек зәп-зәңгәр. Балайтәкләп теккән, җиңнәренә челтәр тоткан. Аягына ак оек белән зәңгәр туфлиләр кигән. Андый матур курчакның әле дөньяда да булганы юк. һәрхәлдә, Гөлгенә шулай уйлый. Аннан матуррак курчак булса, күрше авылда бишенчедә укучы абыйсы белер иде инде. Гөлгенә әтисеннән дә, әнисеннән дә, абыйсыннан да — бөтен кешеләрдән сорашып бетерде. Бөтенесе әйтә: «Андый матур курчакның булганы юк»,— диләр.
Гөлгенә аны карарга һәр көнне кибеткә бара. Кибетче Нурҗиһан апа да белеп бетерде инде. «Нәрсә алырга килдең?» — дип тә сорамый. Көн саен кибеткә килгән өчен ачуланмый да. Кибеттән чыгуга, Гөлгенәнең курчакны шундук тагы күрәсе килә. Шулай да ул сикергәли-сикергәли өенә кайтып китә. Өйләре кибеттән ерак түгел аларның, өч-дүрт йорт аша гына. Иртәгә ул курчакны карарга тагын кибеткә бара әле. Ничек кенә Нурҗиһан апа хәтле булып үсәргә икән? Ул чагында Гөлгенә сатучы булыр иде. Матур курчак яныннан бер дә китмәс иде. Гөлгенә йокларга яткач, гел шул турыда уйлый. Ашаганда да кыстатып тормый. Күбрәк ашап, тизрәк үсәсе килә.
Беркөнне Гөлгенә көндәгечә прилавка артына басып, читтән генә курчакны карап тора иде. Кибет каршына соры «Волга» машинасы килеп туктады. Кибеткә ниндидер таныш булмаган бер апа белән абый килеп керде. Алар туп-туры уенчыклар бүлеге янына килеп туктадылар.
— Бик матур курчаклар бар икән, кайсысын сайлыйбыз?'— диде таныш булмаган апа, таныш булмаган абыйга карап.
Нурҗиһан апа аларга әле бер курчакны күрсәтте, әле икенчесен. Апа аларны никтер ошатып җиткермәде. Ул Гөлгенәнең яраткан курчагын күреп алды.
— Әнә анысын күрсәтегезче, зинһар,— диде Нурҗиһан апага. Нурҗиһан апа никтер башта Гөлгенәгә карап алды, аннары таныш булмаган апага курчакны алып бирде. Апа курчакны кулына алып яткырып карады. Курчак чыелдап кычкырып җибәрде. Гөлгенәнең күзләренә яшьләр килде. Үзе дә сизмәстән, апаның итәгенә барып ябышты.
— Апа, ул минем курчак, алмагыз,— диде ул, яшенә төелеп.
Көтелмәгән хәлдән Нурҗиһан апада аптырап калды.
— Нишләвең бу, Гөлгенә,— дип эндәшеп карады.
Әмма Гөлгенә аның сүзенә игътибар итмәде, апа кулындагы курчакка үрелде.
— Рәхим итегез, карагыз, кара,— дигән булды Нурҗиһан апа, үзе Гөлгенәнең курчагын алып каядыр читкә яткырып куйды.
Таныш булмаган апа белән абый икенче бер курчакны алдылар да машиналарына утырып китеп бардылар.
Гөлгенәнең әле һаман үксүе басылмаган иде. Кибеттә үзләре генә калгач, Нурҗиһан апа аны ачуланып ташлады. «Алай тәртипсез булсаң, кибеткә икенче килеп йөрмә»,— диде.
Гөлгенә бик күңелсезләнеп кайтып китте. Әнисе: «Әллә авырыйсыңмы?» — дип, кызының башын тотып карады. Ашарга утыртты, Гөлгенәнең ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Уйнарга чыгасы да килми. Ул искереп беткән аю баласын комод тартмасыннан алды да ян бакчага сәрби агачы төбенә чыгып утырды. Аю баласына ул кибеттәге курчакның матурлыгы, аның чәчләре, күлмәге, тасмалары, күзләре турында сөйләде. Аюга нәрсә, тик тыңлап ята бирде. Кузгатып кулга алсаң гына «му» дип кычкыра ул, болай тик ята.
Кичен Гөлгенә йокларга яткач, аларга Нурҗиһан апа килеп керде. Кыз аны тавышыннан гына таныды. Алар алгы бүлмәдә әнисе белән ни турындадыр бик озак сөйләштеләр. Гөлгенә генә ишетмәде. «Кибеттә елавымны Нурҗиһан апа әниемә әйтсә, әнием ачуланыр инде»,— дип уйланып ята торгач, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Гөлгенәне иртәнге кояш нуры йокысыннан уятты. Ул торырга дип урыныннан кузгалган иде, чүт кычкырып җибәрмәде. Аның ятагы янындагы урындыкта әлеге, дөньядагы иң матур курчак утыра. Кулларын Гөлгенәгә таба сузган. Әйтерсең: «Апам, мин синең яныңа килдем, күтәреп ал мине»,-—ди иде. Гөлгенә шатлыгыннан берничә минут тын алалмады, еларга да, көләргә дә белмәде. Шулчак ишек янында басып торган әнисен күреп алды. Ул кызына карап елмаеп тора иде. Гөлгенә әнисенең кочагына ташланды.
— Әнием, бу курчак миңамы?—дип сорады ул, ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
Әнисе аның битләреннән үпте.
- Сиңа, кызым, сиңа. Күрмисеңмени, сиңа карап кулларын сузган,— диде.
Әнисе Гөлгенәне курчагы янына алып килде. Кыз сакланып кына курчакны күтәреп алды. Курчак яткырсаң күзен йома, бастырсаң ача. Елый да белә.
— Зур рәхмәт, әнием,— диде Гөлгенә, әнисен үбә-үбә. Аның шатлыгы зур, бик зур иде. Ә әнисенең шатлыгы тагы да зуррак: ул бит кызының чын күңелдән шатлануын күрде.