СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рушания Гыйләҗева “Мәрҗән төймә”

Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Юл читендә төшеп калган кыз, ул кузгалып китүгә, җиңел сулап куйды. Ахирәте машина белән каршы алырбыз дигән иде дә, нишләптер күренми әле.
Ят төбәктә уңны-сулны аермаган кыз, телефонын эзләп, ашыга-кабалана, сумкасын актарырга тотынды. Тик телефон табылмады! «Нишләп каршылаучы юк икән? Әллә ялгыш төшеп калдым инде?» — дип уйлады кыз. Яшелгә буялган өр-яңа тукталыш янында әйләнгәләп, авылга барасы юлны күрсәтә торган берәр язу юк микән дип эзләде. Авылның тансык-татлы һава исен бөтен күкрәге белән сулап, тирә-ягына каранды. Янәшә генә ак каен урманының, акрын гына искән җылы җилгә кушылып, салмак кына шаулавы ишетелде.
Көн кояшлы, кызу. Кыз сылу гәүдәсенә килешеп торган ыспай зәңгәр күлмәктән иде. Ефәк җепле нәфис мәрҗән төймә күлмәген бизәп тора. Айнурның шул төймәне бүләк иткәндә әйткән «җимешем син минем” дигән асыл сүзләре кылт итеп исенә төште.
Айнур — чандыр гәүдәле, озын буйлы, кап-кара туры чәчләрен заманча кистереп йөрүче, бик горур, зәңгәр күзле егет. Юристлыкка укып чыгып, бер оешмада хезмәт куя. Егерме бишен тутырган егет, буш вакыты булса, спортзалга йөри. Әтисе Сабантуй батыры булгач, аның үрнәк алырдай кешесе бар инде. Менә шул спортзалда, штанга күтәреп, аягын каймыктырып, хастаханәгә керде, Ул бер атна ятканнан соң, Ләйсиянең практикага китәр чагы килеп җиткән иде.
...Телефоны булмагач шалтырата алмавы аркасында әнисе белән Айнурны борчуы, ахирәтенең килмәве генә кызның җанын тырмап куйды.
Юл Ләйсияне алга өндәде. Кулындагы тәгәрмәчле сумкасын әкрен генә тәгәрәтә-тәгәрәтә, кыз, әле алга, әле артка карап, әле туктап, тын калып, яңа гына җәелгән, йомшак тоелган, шома асфальт юлдан ашыкмый гына атлады. Юлның читен келәмдәй түшәлгән яшел чирәм сырып алырга өлгергән иде. Кыз аяк киемнәрен, салып, кулына тотты.
Кая барырга соң? Ә-ә, әнә бит, уңга борылган чатта зур хәрефләр белән «Каенлыга 10 чакрым» дип язып куелган. Димәк, уңга борыласы, тик уңга. Болай ерак булгач, мин бит барыбер авылга кайтып җитә алмаячакмын, дип уйлады кыз.
Телефонын онытудан кызның кәефе тәмам кырылды. Борылышка җиткәндә, ачудан, тузгытып җибәргән озын чәчләрен төенләп, өскә чөеп, эләктереп куярга теләде. Әмма төймә каптыргычына тәмам уралганга күрә, чәчләрен һич чишә алмый азапланды. Инде чәбәләнгән чәчләрен чишим генә дигәндә, төймәсе сыпылып, чәчелеп китте, тирә-якка сибелде. Ачуыннан көрсенеп: “Әле шушысы гына җитмәгән иде, хәерчегә җил каршы дигәндәй. Айнур ни әйтер, аның бүләге ич», — дия-дия, чәчләрен зәңгәр ташлы кадагыч белән беркетеп, сибелгән төймә ташларын, берәмләп җыя-җыя, сумка кесәсенә сала барды. Аларның кайсы кайда: юлга да сибелгән, чирәмгә дә, җый гына.
Үзе һаман машинаны түземсезлек белән көтеп, әледәй әле тирә-ягына, артына борылып каранды. «Килүче юкмы? Кая чаба соң бу машиналар? Күпме атларга калган икән?» Каенлыга борылып та, кызның кул изәгәнен күрә торып туктамыйча узып китүчеләр дә булды, машиналары буш түгел шул..
Ләйсия ерактан ук тагын бер машинаны шәйләп алды. Шуны гына көткән кыз, артына борылып, кулын өскә күтәрде. Машина якынлашты, аның янында туктады. Руле артында утырган яшь егет ишеген ачты һәм кызга эндәште:
- Кая атлыйсың, яланаяклы сылукай, әйдә, утыр! Күптән көтәм инде, әле бит сумкам да бар, анысын багажникка куйсагыз иде.
Егет, машинасыннан чыгып, багажнигын ачты.
Ләйсия арткы утыргычка кереп утырды. Кузгалып китәр-китмәс, егет кызга таба борылды, аның яшьле күзләрен күреп, сорау арты сорау яудырды:
— Илләкәем, адаштыңмы әллә?.. Ник елыйсың?..
Кыз өзелгән төймә турында сөйләмәде, яшь белән чыланган күзләрен читкә юнәлтеп, кулъяулыгы белән сөртеп алды да Каенлыга кайтып барышы турында әйтте.
— Кайгырма, сылукай, — дип, егет кыз күңелен күтәрергә тырышты. — Үзем илтеп куям, әйдә, кузгалдык.
Кыз берни дәшмәде, уйларына чумып, тәрәзәгә төбәлде.
Егет кызны машина көзгесеннән күзләде. Күк төсендәге зәп-зәңгәр күзләре, акчарлак канатыдай кыйгач кашлары, озын куе кара керфекләре егет йөрәген җилкендереп алды. Кызның үбеп алырлык алсу битендә кершән эзе дә күренми, турсайган иреннәрен генә иннек сусылландырып тора. Озын чәчләрен татар кызларыныкыча итеп, өскә чөеп куйган, күлмәге дә үзенә бик килешеп тора.
— Каенлыга барам дисең инде, алайса?
— Әйе, җәйге практикамны шул авылда үтәчәкмен. Дус кызым каршы алырга тиеш иде, нишләптер килмәде, — диеп, кыз авыр сулап алды.
— Беләм мин ул авылны. Безнең күршедә генә. Гел шунда клубка төшәбез. Безнең авылга юл Каенлы аша үтә. Яраткан эшем — буровойга да шул авыл аша барам. Ник, шалтыратмадыңмыни ахирәтеңә?
— Телефонны каядыр калдырганмын.
Кыз кулларын битенә куйды, тәрәзәгә карап җавап кайтарды.
— Үзең кайдан безнең якларга килеп чыктың?
Кыз, ачылып китеп, Чаллыдан булуы, университетның педагогия бүлегендә укып, практикага авылга җибәрелүе хакында әйтте. Үзе һаман Айнуры турында уйланды: «Авылга килә алыр микән?»
«Бу кыз белемле гаиләдән, ахры, матур сөйләшә үзе», — дип уйлап куйды егет.
— Исемең ничек соң, сылукай?
Егетнең кәефе шундый шәп иде, шаяртырга гына тора.
— Галиябану.
Күңелендә җиңеллек тойгангамы, кыз көлеп җибәрде.
Егет елмаеп куйды, үзе шундук җыр көйләп җибәрде:
— Галиябануым, сылуым-иркәм?.. Синдәй чибәркәй турында үзем утырып бер роман язарга әзермен.
— Әкият сөйләмәгез инде.
— Юк, чын-чынлап әйтәм... Ә хәзер, чибәркәй, чын исемеңне әйт инде-е-е?
Егет, артка борылып, кызның кулларына үрелмәкче иде. Ләйсия, тайпылып, егетнең кулларын читкә этеп җибәрде дә тәрәзә янына сыенды. Айнур болай кыланмас иде, бигрәк кыю егет, дип уйлады ул эчтән генә.
— Ярар инде, — диде кыз, — әйтим алай булгач, Ләйсия булам мин.
— Ләйсия? Ай-яй матур, сирәк исем, беренче ишетүем. Ә мәгънәсен беләсеңме соң?
— Юк шул, аны беркем дә белми, хәтта әти белән әни дә, Интернеттан караган идем, тагын бер Ләйсия исемле кыз гына килеп чыкты.
— Ә мин — Разиф, «разый» сүзеннән алынган.
Разиф юл буе иркенләп, үзе турында бәйнә-бәйнә сөйләп барды.
Сөйләвеннән Ләйсия аның вакчыл түгеллеген, кеше хәленә керүчән, буровойда мастер булып эшләвем, хатынының яман шештән вафат булганлыгын, яңа йортта әнисе белән бергә җиде яшьлек кыз бала үстерүен аңлады. Быел кызы Фәния Каенлы авылы мәктәбенә укырга керәчәк. Разиф, буровойдагы бригада дуслары ярдәмендә йорт салып, рус авылында гомер кичерә икән. Авылларындагы башлангыч мәктәпне япканнар. Акча эшләп, кайчандыр шәхси татар мәктәбен ачу турында хыяллана. Аңа егерме тугыз яшь булып чыкты.
Егет кызыксынуын дәвам итте. Карашын көзгесеннән алмыйча, кызга вакыт-вакыт карап бара бирде.
Ләйсия дә, тәмам тынычланып, иңнәрен күтәреп куйды, егетне күзәтә башлады. Егетнең башында йөзенә килешеп торган җәйге ак кепка, кепка астыннан күренеп торган кара бөдрә чәчләре кара кашына хәтле төшкән. Бәрхеттәй наз сирпегән очкынлы күзләрдә кояш нурлары җемелди. Үзе дә сизмәстән, кыз аны Айнур белән чагыштырды. Машинада барганда, кыз, Айнурның артына утырып, светофорда туктаган чакта, җилкәләренә кулларын куеп, аны кочаклап алырга ярата. Разифның да киң җилкәле булуына сокланып, бицепслы көчле кулларын күреп, спорт белән шөгыльләнәдер, эше дә җаваплы, көч таләп итә торгандыр, дип уйлады.
Сөйләшә торгач, кайтыр ара да якыная барды.
Егетне бер сорау борчый иде:
— Ә шулай да нәрсә эзли идең анда яшел үләннән, әллә җиләк җыйдыңмы? — дип сорады ул.
— Юк шул, егетемнең бүләген эзли идем.
Егет кызга таба борылды:
— Үлән эченә яшереп куйганмыни?
— Юк инде, ул бүләк иткән төймәмне өздем.
Кыз ике кулын кушучлады, тәрәзәгә карады. Әнисенең, берәр авырлык килә калса, баш ярылып, күз чыкмаган, дигән сүзләре кылт итеп исенә килеп төште.
— Кайгырма, яңасын бүләк итәр, — дип, аны юатырга тырышты егет. — Алга барабызмы, әллә төймә эзләп китәбезме? Юл буе тезелгән ул безнең нефть вышкалары, карап бара аласың! Безнең нефть чыгаручы бригада җиңүчеләр рәтендә, — дия-дия, һаман буровое, бригада егетләре турында сөйләп барды.
— Тизрәк авылга барып җитеп урнашырга кирәк. Ярар, ачуланмас әле Айнур, — диде дә уң кулын иягенә терәде.
— Кем дисең? Айнур?
— Әйе, Айнур — мин яраткан исем. Айнур «ай нуры» дигәнне аңлата.
— Аңладым хәзер.
Егет бер мизгелгә тынып калды. Кемедер барлыгын сизсә дә, парсыз кыз бугай бу дигән өметләре күккә очты. Ул куллары белән кепкасын төзәтеп куйды:
— Алда — авыл. Кая илтергә сине, чибәркәй?
Бу сүзләр кызның уйларын бүлде.
— Авыл советына, — диде кыз, ашыгып.
— Ә-ә, була ул. Хәзер.
Менә авылга да килеп җиттеләр. Разиф машинасын авыл идарәсе каршысында туктатты, ахирәтенең йорты да аннан бик ерак булырга тиеш түгел.
Шәһәр гадәте буенча, Ләйсия егеткә рәхмәтен әйтте, акча сузды. Разиф акча алудан баш тартты. Кыз кабаттан Разифка рәхмәт сүзләрен яудырды. Егетнең машинасы, тузаннар чыгарып, югары очка менеп китте.
Шул арада ахирәте Роза да килеп җитте. Ләйсияне кочаклап алып, аның сумкасын үз кулына алды, ашыга-ашыга, нигә каршы ала алмавы турында сөйли башлады.
— Машинабыз ватылды, дускаем, гафу ит, телефонын, җавап бирмәде. Ни булды, сине өзелеп шушында көтеп тордым.
Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, озак кына чөкердәштеләр, телләре телгә йокмады, сөйләр сүзләре бетмәде. Ләйсия, үзен битәрли-битәрли, Розаның телефоныннан өенә шалтыратып, әнисен юатты.
Сөйләшеп бетергәндә, Ләйсиянең күзенә ерактан җилдертеп килгән таныш машина чалынды. Озак та үтмәде, машина мизгел эчендә кызлар янына килеп туктады. Тәрәзәсеннән, елмаеп, Разиф күренде. Ул, авылны чыгып, бераз узгач, кире борылып, Ләйсия белән ахирәтен йортларына кадәр илтеп куярга ниятләгән икән.
— Әллә машинада берәр нәрсәмне калдырганмынмы? — диде Ләйсия, гаҗәпләнүен яшермичә.
— Кайтарып куйыйм инде үзегезне, әйдәгез, утырыгыз.
Разиф кызларны Розаларның йортына чаклы илтте дә, хушлашып, машинасына утырды һәм үз авылына таба юнәлде. Юл буе күңеле белән Ләйсияне юатканын, аның елмайган ай нурлы йөзен исенә төшереп, сихерләнгәндәй исәрләнеп барды. Җаны тынгылык тапмады.
Ләйсия әнисенең дустының кызы булган Роза йортында яшәргә килешкән нде. Кайчандыр әнисе эшләгән мәктәпкә практикага кайтуы Ләйсиянең күңелендә горурлык хисләре уятты.
Нинди бәхет: ул укытучы исемен йөртәчәк, җитмәсә, туган телен — татар телен өйрәтәчәк. Кызның җаваплы хезмәткә беренче адымын ясавы иде. Шундый уйлар белән икенче көнне ул мәктәпкә юнәлде.
...Айнур хастаханәдән чыккан көнне үк Каенлыга юл тотты. Авылга борылганда, машинасының тәгәрмәче тишелде. Тәгәрмәчен салдырды да юл читенә куйды. Караса, юлда берничә алсу мәрҗән төймә бөртеге ята. «Нәкъ Ләйсиягә бүләк иткән төймә төсле инде» дип уйлады ул. Тагын як-ягына каранды. Юл читендә — үлән арасында — берничә төймә бөртеге белән каптыргычы беркетелгән ефәк җебе сузылып ята иде. Ул төймә ташларын кулына алып, һәр алсу түгәрәк бөртеген барлап чыкты. «Соң бу бит мин Ләйсиягә бүләк иткән төймәм түгелме соң?» дип гаҗәпләнде. Өзелгән мәрҗән төймәнең каптыргычына: «җимешемә» сүзе уелып язылган иде. Айнурның йөрәге кысып куйды. Җаным минем, Ләйсиям, синең йомшак кулларың кагылган ядкяр ич бу... Ни булды, нишләп өзелгән соң бу төймә, кая син, җимешем?
Ул, кабаланып, машинасын рәтләде дә сөйгәне яшәгән авылга җилдерде.
Мәктәптән кайтканда, ерактан Айнурныкына охшаган машинаның якынлашуын күреп, Ләйсия туктап калды. Иреннәре Айнур исемен пышылдады, аның бөтен тирә- юньне яңгыратып кычкырасы килде, әмма тавышы чыкмады. Кыз машинага таба йөгерә башлады. Кызны ерактан ук күреп алган Айнур машинасы белән Ләйсия янына ук килеп туктады. Аннан атылып чыкты да, кулларын алга сузып, Ләйсиясен кочагына алып, рәхәтләнеп әйләндерде.
Айнур кызның күзләренә текәлеп карады, аннары күкрәк кесәсендәге тартма эченнән алсу мәрҗән алкалар чыгарды. Икенче кулында өзелгән төймәнең ефәк җепкә береккән берничә бөртеге белән каптыргычы иде.
— Ләйсия, ни булды, кем өзде төймәңне? Берәрсе тидеме әллә үзеңә? Телефоның кая, ник шалтыратмадың?
— Төймә чәчләремә уралган иде, ала алмадым да, үзеннән-үзе өзелде дә төште, бөртекләрен күпме эзләсәм дә — таба алмадым.
— Юк, син миннән нәрсәдер яшерәсең...
— Чынлап шулай булды, ышанмыйсыңмыни?
Айнурның кәефе кырылды, ул кызның әйткән сүзләренә шикләнеп карады, ышанып бетә алмады. Шулай булырга мөмкинме, изге ядкярне сакламаскамы? Озак кына сөйләшеп торганнан соң, егет, җанын тырнаган сорауга җавап таба алмыйча, үпкәләп, кайтыр юлга кузгалды.
* * *
Сафка тезелгәндәй, еллар бер-бер артлы үтә торды. Ләйсия, университетны тәмамлап, Каенлы башлангыч мәктәбенә эшкә урнашты.
Разиф белән гөрләтеп уздырган туйларына да ун ел вакыт үтеп киткән. Кызларына быел сигез яшь тулачак.
Язның алсу иртәләренең берсе иде. Бакчада ап-ак энҗе чәчәкләре — ландышлар күңелләрне җилкендерә, татлы хуш исләрен тирә-юньгә тарата...
Төн йокысын калдырып, бәйрәмгә тәм-том хәстәрләгән сабырлык алиһәсе Ләйсия, чак кына черем итәм дигән иде. Кинәт шау-гөр килгән балалар тавышына сискәнеп уянып китте. Зәңгәр челтәрле тәрәзә пәрдәсен ачса, йортка таба бакча сукмагыннан өч кеше йөгерә. Ләйсия, болдырга чыгып, алармы каршыларга булды. Шул арада ике кызлары белән Разиф Ләйсияне урап та алды.
— Җанкайларым, кызларым минем, — дия-дия, Ләйсия кызчыкларының, башларыннан йомшак кына сыйпап, битләреннән үпте.
Разиф кулындагы аллы-гөлле болын чәчкәләре бәйләме белән алсу ташлы мәрҗән төймәне Ләйсиягә сузды. Хатынын кочаклап, күңеленә мәрҗән бөртекләредәй шигъри юлларны пышылдады:
Ләйсиям, — саф гөлем,
Наз сибә күңелең...