СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Алмаз Гыймадиев "Актёрлар"

Фәрит белән Айсылу укудан кайтып килә. Ике авыл арасы шактый ерак, шунлыктан вакыт тиз уза дип кайгырасы юк, туйганчы сөйләшергә була. Алар икесе дә быел җиденчегә күчте. Бу мәктәпкә күрше авылдан йөреп укыйлар.
— Карале, — дип эндәште Фәрит, — бер генә күз салчы, нинди матур булып ай күтәрелеп килә!..
Айсылу да бу гүзәл күренештән тәэсирләнгән иде бугай, күзләрен тутырып, сокланып, офыкка төбәлде:
— Әйе... Ничә еллар буе, күпме бәхетлеләргә шаһит булып, һаман күктә йөри дә йөри. Бер генә дә үзгәрми. — Ул кинәт кенә Фәриткә борылды. — Ә син... ә син үзгәрерсеңме?
— Без мәңге шулай яшь калырбыз, бер дә олыгаймабыз, — диде малай, үз тавышын үзе танымыйча.
— Син мине мәңге яратырсыңмы? — дип сорады кыз, пышылдап кына.
— Мәңге! — диде Фәрит, күзләрен йомып.
Ул арада басу капкасына килеп җитә язганнар иде инде.
— Ярар! — диде Айсылу, кинәт чыелдык тавышка күчеп. — Бусын яхшы беләсең, тик беренче пәрдәдәге монологыңны би-ик тырышып ятларга туры киләчәк әле сиңа, энем. Онытма! Иртәгә спектакль. Шәмсебикә апа бик каты итеп әйтте: әгәр Фәрит сүзләрен өйрәнеп бетә алмаса, тотабыз да рольне суфлёр Бәкергә бирәбез, вәссәлам, диде. Ул синнән әйбәтрәк тә уйный әле, белдеңме?!
2025-01-27 08:17