СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәгъсум Хуҗин “Аш остасы”

Дус-ишләр җыелып, Зур күл утравына куна чыктык. Без, ирләр, кичке якта күп итеп балык тотарга булдык, хатыннар учак ягарга утын хәстәренә керештеләр. Күрсеннәр әле хатыннар безнең кемлекне, сыйлыйк әле үзләрен тәмле шулпа белән! Әмма калкавычлар су өстендә изрәп йоклаудан бүтәнне белмәделәр. Шулай да дәрт кайтмады, иртән балыкны чүпләп бетерә алмабыз кебек иде — шулпаны көндез дә пешереп була лабаса! Ә хәзергә учакны казан асмыйча гына дөрләтеп җибәрдек, төнгә салган кармакларны караганчы әзер булсын дип, көленә бәрәңге тәгәрәттек. Учакны көйләп яндырырга да, ризык пешерергә дә Гадиләдән остабыз табылмады. Аңардан узарга кыймыйбыз, төнге учак янында түгәрәкләнеп утыра бирәбез. Гадилә, әй, сез, ирләр, бәрәңге пешерә беләсезмени, тәмләп ашавыгыз да җиткән, дип, безне йомшак кына әрли, үзе сөйләвеннән һич тә туктап тормый.
— ...Күңелемә сеңеп калган бер печән өсте, гомер онытасым юк. Балалар һәм апалар чалгы чыжылдатып печән чаба, егет исәбенә кергәннәре һәм бүген-иртәгә килен булырдайлары чүмәлә салалар. Хәзер генә ул бөтен болында машина-трактор гөжләп тора. Печәнчеләргә сые-хөрмәте дә зур, буфеты да елга ярында гына. Сугыш заманында ничек булганынбелсәгез икән сез! Әй, белмисез лә барыбер, аңламыйсыз сез аны.
Җиденче классны бетергән генә идем. Ятим бала, тамагы да шунда үтәр, дип, печәнчеләргә аш пешерергә куштылар миңа. Карышып тормадым, яшәргә кирәк. Ул чагындагы ашы да әллә ни осталык сорамагандыр инде аның. Казан тулыр-тулмас су кайнатасың, тозы чамалы, арыш оныннан умач уасың, суган белән май кыздырып, шулпаны чыжлатасың. Мактап ашыйлар иде, заманына күрә тәмле булгандыр инде. Дирбиясе җитсә, ашны өлкән апалардан пешертерләр иде. Хәер, аларны печән өстендә авыррак эшкә кушалар иде шул.
Халык, бала-чагасын да исәпләгәндә, болынга байтак җыела, казаны да зур, суы да мул, оны-мае гына чамалы иде. Сизеп йөрим: тамаклары туймый печәнчеләрнең. Эскерт өстендә торучы Гали бабай беркөнне киндер алъяпкычы кесәсеннән чүпрәккә төрелгән ике бәрәңге алып миңа бирде.
- Талчыктыра, Гадилә үскәнем, шушыларны каза ныңа ашка салып пешереп бир әле. Берара тамак ялгап куярмын. Чистартып юган. Әрчемәсәң дә ярый, аш тәмен алмас,— диде.
Гали бабайның өстәмә сые башкаларны да кызыктырды, иртәгәсен башкалар да бәрәңге алып килделәр. Буташтырмаска мин дә җаен таптым, баш эшли үземнең; бәрәңгеләрне йә аркылыга ярам, йә буйга, йә кыйгачлап кисәм, йә төрле төшләренә төрле билгеләр салам. Мактыйлар мине. Соң, шулай булмый ни, бәрәңге пешереп ашатам бит үзләренә!
Нәфисә апа да бәрәңге китерде.
- Ашка да берәмтекләп кенә тота идем, кызым Кадрия өзмәде дә куймады, әни, без дә Гадилә ападан бәрәңге пешертик, бик тәмле була икән, дип аптыратты.
Мәктәпкә керәсе кызын Нәфисә апа үзе белән болынга алып йөри иде. Бала күңеле әнә нәрсәгә
өмсенгән, үз бәрәңгеләрен Гадилә апасыннан, менә миннән пешертеп ашыйсы килгән! Әй, аңламыйсыз ла сез аны!..
Гадилә күңелсезләнде, башын учак яктысыннан читкә борды, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте.
...Печәнчеләр әбәткә туктагач, озын таякка сапланган чүмеч белән казанны күпме айкасам да, Нәфисә апаның баш-башын уйган ике бәрәңгесен тапмадым.
- Ярмалы бәрәңгеләр иделәр шул,— диде Нәфисә апа. Таралып беткәннәрдер, иртәрәк алырга әйтергә
онытканмын. Ярар инде, үзем өчен димәгән идем, кызым Кадрия...
Ул, өлешенә тигән ашны тимер савытка бүлдереп, салынып бетмәгән эскерт төбенә таба китте. Кызы, әнисе кулыннан каерыла-каерыла, әле миңа, әле казанга карап чигенеп барды. Миндәме, әллә инде шушы казандамы өмете өзелеп калды кебек баланың.
Үзем дә бала гына бит, күңелем тулды. Йөгереп барып Нәфисә апаның алдына капландым да тыела алмыйча еладым. Ул дәшмичә генә башымнан сыйпады.
Һәм кинәт дөньяда бөтен-бөтен нәрсә әйбәткә үзгәргән кебек булды. Кадриянең сүзләре шулай җиңеләйтеп җибәргән икән.
— Әни, Гадилә апа нигә елый инде? Менә булды бит бәрәңгебез, табылды бит. Икәү генә дә түгел. Боларын Гали бабай бирде, монысы Минҗамал апаныкы, әнә анысын Кәрәметдин китерде...
Гадилә күмерле көл арасыннан бәрәңгеләрне аралап алды да, парлансын әле дип, ашъяулыкка төрде.
—...Авылга кайткан саен Кадрияләргә керәм дә үзем бәрәңге пешерәм. Кәрәметдине белән икәүләп мактыйлар, син пешергән ризык бигрәк тәмле, дип мине очындыралар. Ярмалы бәрәңге турында гел искә төшерәбез. Кадрия моңсуланып та куя шул чакта. Кадриянең әнисе кулыннан каерыла-каерыла чигенеп баруы күз алдыма килгәч, үземнең дә күңелем тула... Аңламыйсыз ла сез моны!.. Хәер, нишләп аңламаска ди тагын?! Сез үзегез дә сугыш михнәтен күреп үскән лә инде. Мин генә шулай, аңламыйсыз, дип сөйлим. Бөтен сөйләвем шул минем. Аңлыйсыз ла, аңламый-белми буламыни хәтәр заманны!..
Гадилә пешергән бәрәңгеләр белән табыныбыз тулды. Их, алардан Кадрия дә авыз итсә иде! Килсен иде ул хәзерендә йөгереп кенә! Тагын кемнәр килер икән Гадилә сыен татырга? Җитә, барыбызга да җитә бу ярмалы бәрәңгеләр...