Хикәянең башы 1 нче бүлектә.
2нче бүлек.
Ишекне ялгыз карчык ачты. Иң элек, кулындагы лампаны якын ук китереп, керүчеләргә текәлеп карады, танымагач арткарак чигенде.
—Абау, әллә ят юлаучылар инде, Ходаем, — дип сөйләнде ул. — Әйдә, үтегез, чишенегез. Туңып та беткәнсез икән... Мондый буранда ни... Әллә җәяү киләсез инде?
—Әйе, анакай, җәяү шул, көчкә сезгә килеп егылдык менә. — Искәндәр Мәрфуганы чишендереште. — Ярый күчмәгәнсез әле. Югыйсә кая барыр идек.
Ана кешенең төс-башы алтмыш яшьләрдән узмаса да, чәчләре кылгандай ап-ак иде. Ул стенадагы агач чөйдән ягулыгын алып башына каплады. Күзләре бик тере, җыерчык баскан йөзе сөйкемле иде.
—Күчми калдым шул, балалар, анда күчеп йөрәккә ни дәва, — дип сөйләнде ул. — Шушында гомер ителгән, картым шушында күмелгән, балаларымның тәпи баскан эзләре саклана. Ничек ташлап китим шуларны. Силсәвит, өй салып бирәбез, күч, ди дә бит, яңа җиргә аяк тартмый.
Хәзер инде яшисе яшәлгән, Ходайга шөкер. Күп калмаган... — Шуннан ул чишенүчеләргә карады да: — Сүз белән сыйлыйм түгелме соң үзегезне, — дип, өтәләнеп, түр якка кереп китте. Аннан самавыр шалтыраган тавыш ишетелде. Бераздан Искәндәр алдына төпләнгән озын кунычлы киез итекләр килеп ятты.
— Мә әле, улым, хатыныңа кидер, бигрәк күгәренгән бит, бичара, — дип сөйләнде ул, янә түр якка кереп китеп.
Мәрфуга белән Искәндәр бер-берсенә карашты. Елмайдылар. «Хатыны» дигән сүзне ишетүгә, Мәрфуга бик уңайсызланды, кызарынды, шулай да Искәндәргә ихтирам белән карады.
Кыз тубыгын каплаган киез итекләрне киеп җибәргән иде, бөтенләй сәер күренде. Ә болай үзе бик төз икән. Искәндәр аңа сокланып карады. Башына купшы итеп җыеп өелгән дегеттәй кара шома чәчләре дә, сызылып киткән кашлары, тыныч карашлы сабыр коңгырт күзләре, алсуланып, өрелеп торган бит очлары, нәфис ияге, бәләкәй генә авызыннан елмайган чагында җемелдәп күренүче тигез вак тешләре, озын ак муены — барысы да, атлаганда хәтта башын горур тотып, гәүдәсен сыгылмалы йөртә белүе дә Искәндәр өчен ачыш иде. Тора-бара аның сокланулы йөзен беленер-беленмәс моңсулык билгеләре каплады. Моны Мәрфуга да сизми калмады, әлбәттә. Ул да юлдашын күздән кичерде. Булмышы белән пәһлеван икән лә Искәндәр абыйсы. Төс дисәң — төсе дә, буй-сыны да ярыйсы. Бигрәк тә аның җирдә нык басып торуы ошады Мәрфугага. «Хөснулла да шулай булса», — дип уйлап куйды эчтән генә.
Өй эче бик кысан иде. Бер генә агач карават, бәләкәй өстәл, ишек төбендәрәк, тәрәзә каршысында, такта сәке, ике урындык. Йорт җиһазлары ишле түгел иде. Уртага өелгән берничә мендәрдән, ике юрганнан һәм стенадагы күкеле сәгатьтән, ике рам тулы фотолардан башка нәрсә күзгә ташланмады. Хәер, кыйммәтле йорт җиһазының артыгы бу өй хуҗасына кирәк тә түгелдер инде. Аның каравы ана кеше үзе бик киң күңелле булып чыкты. Өтәләнеп табын әзерләргә кереште. Мәрфуга да түзмәде, аңа булышырга дип, түр якка кереп китте. Кәрәзле бал, туңды рылган сары май, корт, тагы да әллә никадәр сый-хөрмәт остәл өстенә тезелде. Искәндәр шул арада фотоларны карады. Менә буденовка кигән абый кеше... Менә шул ук абый хатыны белән. Хәер, күзләренә карап, әлеге хатын икәнлегенә ышанасың. Уңдарак сылу кыз сурәте, солдат... Бала-чагалар белән төшкән зур фото. Ул рамның дүрттән бер өлешен алып тора.
Әллә кай арада хуҗабикә «зур» якка чыгып, Искәндәрне таныштырып та китте: «Тегесе, йолдызлы башлык кигәне, картым инде. Монысы — кызым, хәзер кияүдә, улым армиядән кайтты да институтка укырга китте...»
Искәндәр һәр фотога сокланып карады. Түр якта Мәрфуга белән анакай сөйләшә.
—Кызым, каян киләсез соң?
—Уфадан. Автобус кире борылды.
—Шулайдыр шул. Буран бит. Кая баруыгыз инде?
—Хәзинәгә.
—Әй, Хәзинә диделәр дә калдылар. Минем һич кенә дә күңелем шунда тартмый...
—Без кунакка...
—Ә-ә, алай гына булса ярый. Ирең кайда эшли, болай бик тыйнак, инсафлы кешегә охшаган. Урындамы?
Мәрфуга бераз тотлыгып торды. Моны Искәндәр дә сизде. Елмайды.
—Инженер ул, исеме — Искәндәр, — дип җавап бирде, ниһаять, Мәрфуга тонык тавыш белән.
—Шулайдыр шул, — дип сөйләнде хатын. — Зур эштә эшләгәне күренеп тора.
Озакламый пары бөркелеп торган җиз самавыр өстәл өстенә килеп утырды. Өй эче бөтенләй җанланып китте. Ана кеше, сөйләнә-сөйләнә, юлчыларны сөтле чәй белән сыйларга кереште.
Өстәл артындагылар бераз уңайсызлык кичерде. Хуҗабикә алар өчен шулхәтле өтәләнеп тора, әйтерсең аларны кунакка чакырып утын сүндермичә көтеп утырган.
—Ашагыз, балалар, ашагыз, — дип кыстый үзе, балын- маен кунаклар алдына күчерә-күчерә. — Туңгансыз бит. Ир кеше ир кеше инде, түзә. — Анакай Искәндәргә борылды: — Соң син, балам, бичәңә ул үтә күренмәле урынына җылырак оек ки дип әйтеп булмыймыни? Әй, яшьләр шул әле сез, яшьләр...
Юлчылар икесе дә нык кызарынды. Мәрфуга аякларын селкеткәләп куйды. Искәндәр сүзне шаяртуга борды:
—Хәзерге хатыннар, анакай, купшы булуны ярата бит,— диде ул һәм үзе сиздерми генә Мәрфугага күз кысты.— Купшы туңмый, калтырый, диләрме әле?
—Әйе-әйе, нәкъ үзе. Яшь чакта барысы да килешә. Менә картайгач кына...
Аның күңелсезләнеп китүен сизенеп, Искәндәр:
—Үзегезнең сыерыгыз бармы, анакай? — дип сорап куйды.
—Үземнеке булмый ни тагы, үземнеке. Улым печәнен чабып, җитәрлек итеп әзерли. Саварга кулның көче җитә әле. Менә, бәбекәчемне әйтәм, сау булса, укуын бетергәч, килен алып кайтыр, гөрләтеп яшәрбез, дим. Хәзер дә сезгә карап сокланып утырам. Шундый бер-берегезгә охша гансыз. Күзләр куана... Миндә туктап бик әйбәт иттегез. Югыйсә атналар буе ялгыз утырам, сөйләшер кеше юк. Элегрәк электр барда әнә теге почмакта радио сөйләп җибәрә торган иде, ичмасам. Колхоз, тизрәк күченсеннәр дип, электрны өздерде. Утырабыз хәзер шәм яндырып...
Мәрфуга, рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан торды. Моны күреп Искәндәр дә чынаягын каплады.
—Ай-яй, нигә алай бик аз? — диде анакай, ихлас үпкәләп.
—Рәхмәт, анакай, җылындык, — диде Искәндәр, ни эшләргә белмичә, стена буена барып басып.
Мәрфуга җитез генә чынаяклар юарга түр якка кереп китте. Анакай да, чынаягын каплап, дога укып алды да түр якка борылды. Искәндәр кабат бүлмә буйлап күз йөртте. Аны бер сорау борчый иде: кем кайда ятып йоклар икән. Өй эчендә бер генә карават бит әле. Ярар, күршеләренә керер һич тә булмаса.
Ул чыгып тәмәке тартып кергәнче, хуҗабикә, агач караватны күпертеп, ике кешелек урын җәеп тә куйган иде. «Үзенә юрган да калмады түгелме?» — дип уйлап өлгергәнче, ул, сандык төбеннән юкарак корама юрган алып, түр якка кереп китте, савыт-саба юып эшен бетергән Мәрфуга да «зур» якка чыккач аптырап калды.
—Әйдә, балалар, өй бәләкәй дип уңайсызланмагыз, чишенеп ятып йоклагыз, — дигән тавышы ишетелде анакайның. — Иртәгә буран басылыр, җайлап кузгалырсыз.
Искәндәр Мәрфугага карады, Мәрфуга — Искәндәргә. Икесе дә уңайсызлык кичерде. Кызның тез буыннары җиңелчә генә калтырый иде. Уңайсызлануы хәтта йөзенә үк чыккан. Искәндәр Мәрфуганы, иңбашыннан назлап кына сөеп, караватка табан этте дә өй хуҗасына эндәште:
—Анакай, күршеләрегез ерак булмаса, мин шунда гына кереп кунар идем.
Ләкин киң күңелле ананың тавышы кинәт үзгәрде, үпкәсен яшермичә, ул үзе килеп чыкты.
—Нәрсә, улым, ятим әби дигәч тә, нигә алай рәнҗетергә, — диде ул, күңеле тулып. — Өй бәләкәйлектәмени эш... Миңа урын түр якта да җитә. Ятыгыз. Әнә нинди иркен карават. Алла боерса, өйнең зуры да булыр әле. Улым укуын бетереп кайтса... Тик күңел генә тараймасын...
Искәндәр башкача сүз озайтып торырга кыймады. Күңеленнән аны баягы трактор чанасындагы туйга ашыгучы кеше белән чагыштырды да зур ихтирам белән стенадагы фотога карап куйды. Ул арада бүлмә эчендә өй хуҗасының тигез генә мышнап йоклаганы ишетелде.
Мәрфуга, читлеккә эләккән җәнлек кебек, юрган эчендә йомарланып яткан иде. Искәндәр сиздерми генә аңа карап куйды да кызның һәр буыны пружина кебек катканлыгын сизде. Урыныннан торды, артына борылды Искәндәр:
—Сылу Мәрфуга, мин карамыйм, чишенеп йокла, син бит әле кунакка бара торган кеше, — диде ул, тонык тавыш белән. — Мин утырып төн чыгармын, йокым да килми, — дип алдашты, үзе кызга сиздерми генә иснәп алды. Торып, портфеленнән ниндидер кәгазьләр чыгарып, шу- ларны укырга, кайсыбер урыннарын ручка белән төзәтергә тотынды.
Мәрфуга тынычланды. Чишенеп ятты. Искәндәр абыйсын кызганып та куйды. Аның аркасында күпме иза чигә бит. Бу минутта Хөснулла нишли икән? Йоклыйдыр. Бәлки, клубта уенда-фәләндә йөридер әле. Бәлки, фатирында гына утырадыр. Бер хатында «Яратмыйм авыл клубын, сикерешеп биешәләр дә, шуның белән уен тәмам. Танцы юк» дип язган иде. Хөснулла фырт кеше инде, Уфада чакта да, танцыга барсалар, Мәрфуганың биленнән кысып кочаклап биергә яратыр иде. «Сине бөтен тәнем белән тоям», — дип әйтә торган иде үзе. Монда гына тынычланмыйдыр биюче...
Мәрфуга башыннан бу уйларны куарга тырышты. «Хөснулла әйбәт егет ул, мин аны яратам» дип күңеленнән кабатлады. Шулай да Хөснулласы авылны яратмый инде. Алайса, нигә зоотехниклыкка укыгандыр, һәр хатында, Уфа, дип яза, әйтерсең аңа бал ягып куйганнар. Менә Мәрфу га, ичмасам, бүгеннән авылда калыр иде. Ярата ул авыл тормышын. Табигате үзе ни тора. Әйе, эш күп инде. Ләкин
Мәрфуга эштән курыкмый. Хөснулласын да, иртәгә оч рашу белән, авылда калырга үгетләячәк ул барыбер. «Мон да газ юк, мал асрарга кирәк, утын ташырга» кебек сүзләрне тезәчәк тезүен, әмма, Мәрфуга нык үтенсә, ул каршы кил мәячәк. Каршы килеп кенә карасын. Мәрфута андый- мондый гына кыз түгел лә, килмәгән җире юк, әнә нинди егетләрне ташлап, аны яратты...
Үз эше белән мәшгуль булган Искәндәр тынып калган кызга сак кына борылып карады. Юрган почмагыннан — йомры ак кулбашыннан — нәфис ал тасма сузылып үткәне күренә. Йоклаган дип уйлады Искәндәр һәм шәм яктылыгын каплар өчен портфеленнән гәҗит алырга калкынды.
Хыялларга бирелеп яткан Мәрфуга дертләп китте. Кара әле, ул Искәндәрнең барлыгын бөтенләй онытып җибәргән икән.
—Искәндәр абый, ярар, капламагыз, миңа яктылык комачауламый, — дип шыпырт кына эндәште ул. — Йокым качты инде... — Мәрфуга өчен бу минутта ничәдер сәгать элегрәк бөтенләй таныш булмаган шушы кеше нигәдер якын тоелды. Аңа ышанычы артты.
Искәндәр дә кире урынына утырды.
—Нигә йокламыйсың? — диде ул, кырыс кына.
—Сине күзәтәм, — диде кыз, акрын гына көлеп. Үзе капыл «син»гә күчүен аңлады, нык кызарынды. — Мин... мин хәзер торырмын, син ятарсың, абый... Арыгансың бит, күзләреңә чыккан.
Искәндәр елмайды, тик җавап бирмәде. Аңа борылып карамады. Болай сөйләшү кызга да ошый иде. Хәтта батыраебрак та китте.
—Искәндәр абый, ә син өйләнгәнме? — Теленә килгән сорауны бирде Мәрфуга. Үзе нык каушады. Тик тегесе бернәрсә дә сиздермәде.
—Өйләнгән идем, — дип тыныч кына җавап кайтарды.
Бу тыныч җавап алар арасына күренмәс күпер салды, һәм пышылдап кына сөйләшеп киттеләр.
—Ә нигә өйләнгән идем? — дип төпченде кыз.
—Чөнки аерылыштык.
—Аерылыштык?! — Мәрфуганың күзләре зур булып ачылды. Әнә нинди кеше белән сөйләшеп ята, янәсе. Могаен, хатыны өстеннән йөргәндер әле. һәм үзе янә тушы уеннан уңайсызланды.
—Ә нигә аерылыштыгыз, Искәндәр абый?
Ир кеше, кәгазьләреннән аерылып, син нәрсә аңлыйсың инде дигәндәй, Мәрфугага сынап карады.
—Тиң күрмәде.
—Тиң күрмәде?!
—Әйе. Мин сине яратмыйм, диде һәм китте.
—Үзе киттеме?
—Үзе.
—Кал дип тә әйтмәдеңме?
—Әйтмәдем шул. — Искәндәр күңелсез генә елмаеп куйды.
—Кызганыч, — диде Мәрфуга, бераз гына тынып яткач. — Ә син, Искәндәр абый, аны ярата идеңме? — дигән сорау бирде, үзе хәтта калкынып та куйды.
—Ярата идем.
—Алайса, мин аны җибәрмәс идем. Беркая да...
Искәндәр, бөтен гәүдәсе белән борылып, беренче тапкыр күргәндәй, кызның зур ачылган төпсез күзләренә карады. Кыз, каушап, тиз генә борынына хәтле юрганын бөркәнде.
—Беләсеңме, сылу Мәрфуга, тормышта мәхәббәт дигән изге нәрсә бар бит. Ул күкләрне иңләп оча торган кебек азат булырга тиеш. Ә аны читлектә бикләп тоту мөмкин түгел, моннан бер файда да юк. Йә ул зарыгып үләчәк, йә хәсрәтеннән саргаеп тирә-юньгә дә үзенең моңсу нурын таратачак. Шулай икән, нигә аны бикләп куярга? Әйдә, тирә-якка ямь таратып үз күгендә очсын, үзе сайлаган түбәләргә кунсын. Ә минем хатыным... тәүге яраткан кешесен яңадан очратты... Кит, дидем, бәхетле бул, дидем...
Мәрфуга эндәшмәде. Уйланып ята бирде. Ә Искәндәр кузы кузгатылган учак кебек ярсып киткән иде. Сигарет кабызды да тышка ук чыгып китте.
Мәрфуга күз алдына Хөснулланы китерде. Ул ярата мы соң аны? Хөснулланы яратамы Мәрфуга? Эчтәге бер тавыш «Ярата, ярата» дип кычкыргандай булды. Әйе, яратам мин Хөснулланы дигән ныклы карарга килде кыз һәм әйләнеп ятты. Юкка киләмени Хәзинәгә, өйләнешик, ди бит Хөснулла, шулай булгач, нигә андый кешене яратмаска. Мәрфуга йөрәгенең кайсыдыр бер почмагы чәнчеп куйды.
Искәндәр керде. Ул тынычланган иде. Баягы сүзен дәвам итеп:
—Менә шулай, сылу Мәрфуга, — дип әйтелгәннәргә йомгак ясагандай, тонык кына эндәште ул. — Колхозга эшкә чакыралар. Инженер итеп. Хәзер бит авыл хуҗалыгы нык үсте, машиналар күп. Ә белгечләр һаман җитми. Шәһәр минсез дә торыр. Барып күрәм дә күчеп киләм. Күптән күңел дә тарта иде...
Шушы сүзләрне әйткәч, ул утны сүндерде. Йокымсырап барган Мәрфуга кинәт айнып киткәндәй булды. Юрганын баштанаяк бөркәнеп, күзләре өчен генә тишек калдырып, сагаеп көтте: Искәндәр хәзер ни эшләр икән? Янына килеп ятармы? Ятса, кычкырырга кирәк булачак. Ярый әле өйдә хуҗабикә бар. Ир-ат халкы бөтенесе дә бер инде. Сөйләшкәндә син дә мин кыланалар, ә соңрак бәйләнә башлыйлар. Андыйларны белә инде Мәрфуга. Авызы пешкәне бар. Утны сүндергәнче генә суфи алар. Ә Искәндәрнең күзләре кайчакта аңа карап ялтырап китте. Абау, куркыныч. Хатынын аерган кеше юньле була ди мени инде?! Нишләргә, килеп муеныннан кысып алса, кычкырырга өлгермәссең. Куллары нинди көчле бит үзенең, күрмәдемени Мәрфуга...
Мәрфуга моннан берничә сәгать элек аның ничек итеп кочаклап күкрәгенә кысканын күз алдына китерде. Сөяк ләре шыгырдап куйгандай булды бит. Ул чакта рәхәт иде аңа, нык туңган иде шул. Кыз сак кына караңгылыкка төбәлде. Күзе ияләшкәч, Искәндәрнең кечкенә генә тәрәзә яңагына сөялеп, буранлы-карлы урамга карап торганын шәйләде ул. Нигәдер кызганыч булып китте аңа бу абый. Ә мәхәббәт турында ничек матур әйтте. Нәрсә ди әле? Мәхәббәт — күкләрне иңләп оча торган бөркет кебек азат булырга тиеш, ди бит. Ә бөркетне читлектә бикләп тоту мөмкин түгел, моннан бер файда да юк. Йә ул зарыгып үләчәк, йә, хәсрәтеннән саргаеп, тирә-юньгә дә үзенең моңсу нурын таратачак... Әйдә, тирә-якка ямь таратып, үз күгендә очсын, үзе сайлаган түбәләргә кунсын...
Мәрфуга ойый башлады. Искәндәр абыйсы һаман кымшанмый да тәрәзә каршысында басып тора. Тик авыр сулыш алганы гына ишетелеп куя. Сәер кеше дип уйлады Мәрфуга. Инде күзләре йомылган, шулай да күңеленең бер читендә томаланып бетмәгән бер шикле уй сулкыл дый: «Хуҗабикәнең ныклап йоклаганын көтә, уңайлы мәлне, сак булырга кирәк...»
Күпмедер вакыт үгкәч, кемдер Мәрфуганың янәшә сендәге мендәрне тарткандай булды. Кыз, коты алынып, күзләрен ачты. Үзе әллә никадәр уяна алмый җәфалан ды. Юл нык арыткан шул. Яхшылабрак караса, янындагы икенче мендәр чынлап та кузгалган, тик Мәрфуга аңа кулын салып яткач, тимәгәннәр. Кыз капыл калкынды. Шактый йоклаган, ахры. Төнге караңгылык ачыла төшкән кебек. Ә Искәндәр абыйсы кайда? Яхшылабрак карагач, тәрәзә буендагы такта сәке өстендә сузылып яткан гәүдәне күреп алды. Кырыена урындыклар тезгән булган бит әле. Шунда гына мендәрнең ни өчен урыныннан аз гына күчкәнен аңлады Мәрфуга. Искәндәр өстенә пәлтәсен ябынган иде, баш астына кулларын куйган. Аяклары сәкегә сыймаган, идәнгә салынып төшкәннәр. Жәлләп куйды аны кыз. Мендәрне алырга тырышкан да, аны уятудан куркып, кире уйлаган. Ә Мәрфуга караватта ята, җитмәсә, ике мендәр кочаклаган. Кыз үзен бер сөякне кимереп, икенчесен тәпие белән яшереп саклап яткан Акбай белән чагыштырып куйды.
Шул вакыт Искәндәр уфтангандай итте, иске сәке авыр гәүдә астында шыгырдап куйды. Мәрфуга тиз генә түшәгенә чумды. «Йокламаган,— дигән уй үтте башыннан.— Юри көтеп ята...»
Чынлап та бераздан Искәндәр урыныннан торды.
Тәмәке кабызып, акрын гына чоланга чыкты. Аннан йөткергән тавышы ишетелде. Мәрфуга шикләнгән сәгать нең килеп җиткәнен тоеп куырылды, тирә-ягын капшады, тезләрен кочаклап, каршы торырга әзер булып көтте...
Үзе шушы минутта Хөснулланы күз алдына китерде. Яратамы ул Хөснулланы? Әйе, ярата. Ләкин эчке тавыш хупламады, бу юлы битараф калды. Мәрфуга көтеп ятты- ятты да, түзмәде, «ярата» дип үзе пышылдады. Әмма йөрәге сулкылдавы тәнендәге бөтен җелекләренә таралды. Искәндәр һаман тыштан кермәде дә кермәде. Тәрәзә аша аның шыгыр-шыгыр атлап йөргәне ишетелә. Мәрфуга янә күңеленнән Хөснулла белән сөйләште: «Син мине яратасыңмы, Хөснулла? » «Үлеп-үлеп яратам, син матур кыз, безнең тирәдә синең кебек купшы кызлар юк», — ди тегесе. «Мин дә, — дип пышылдый кыз. Шуннан янә сорау бирә: — Хөснулла, әйт әле, мине нигә яратасың?» «Син матур бит», — ди Хөснулла. «Ә холкым ошыймы соң?» «Холык — анысы пүчтәк, син чибәр, бөтенесенә караганда да чибәрсең, мин сине яратам, син минеке булырга тиешсең!» — дип кайнар пышылдый егет. Гүя ул кайнар сулышын өрә, Мәрфуганың башы әйләнеп киткәндәй бул ды. Үзе нигәдер тезләрен ныграк кочаклады. Иреннәрен тешләде. Елап җибәрмәскә тырышты. Тизрәк Искәндәр абыйсының керүен теләде, ул барда ничектер җиңелрәк икән шул. Тик өй ишеге ачылмады да ачылмады. Мәрфуга моннан бер ел элек булып үткән шундый бер төнне хәтерләде. Ул чакта Хөснулла диплом яклап кына йөри иде әле. Үзе кебек берничә егет, куанычны билгеләргә дип, тулай торакта мәҗлес җыйдылар. Моңа кадәр Мәрфуга ярата идеме Хөснулланы? Юк, ул моны үзе дә белми. Әле дә аңлап бетерә алмый. Әйе, мәҗлес күңелле үтте. Мәрфуганың Хөснулла белән болай гына, кызык өчен очрашып йөргән вакыты иде. Башка егетләр белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булды.
Хөснулланы ярата идеме ул? Икеле. Ул моңа кадәр егет яратып караган кеше түгел иде бит. Мәҗлес төн авышкач тәмамланды. Иптәшләре таралышты. Хөснулла аны җибәрмәде, хәзер соң, вахтердан оят, диде, ят та йокла, янәсе. Иптәшләре дә әллә кая китеп олаккан бит әле.
Башка чара калмады. Буш караватка барып ятты һәм төне буе керфек какмый чыкты. Менә бүгенге кебек... Хөснулла да йокламый иде. Ниһаять, егет түзмәде, аның янына килде, кочаклады, яратам, сине үлеп сөям, син тик минеке генә, дип ярсыды. «Ишетәсеңме, бәгырем, мин бит диплом якладым, миңа китәргә кирәк, ләкин мин калага кире кайтачакмын, — дип кайнар сулышы белән тилертте ул Мәрфуганы. — Мин сине яратам... Сине беркемгә дә бирмим. Белеп торам, син бик матур кыз, сиңа күз атучылар күп, ләкин мин сине үземнеке итеп китәм!.. Җаным...» һәм әнә шул төндә Мәрфуга яшьлеге белән хушлашты... Соңрак Хөснулланы яратуына үзен-үзе ышандырды... Бу кое кемгә барып сыенсын соң ул?..
Кинәт ишек ачылды. Мәрфуганың уйлары бүленде. Ул, куркып, ишеккә карады. Тын алырга да кыймыйча ятты. Йорәге күкрәк читлеген ватып чыгардай булып дулады.
Искәндәр абыйсы керү белән аяк киемен салды да баягы сәкегә сузылып ятты. Бүлмә эченә тәмәке исе таралды. Бераздан аның авыр тын алып йоклаганы ишетелде. «Юкка исенә төшердем хатынын, — дип ачынып куйды Мәрфуга, аны кызганып. — Шуңа күп тарта. Баядан бирле оч сигарет тартты...»
Күпме уйланып яткандыр, анысын Мәрфуга хәтерләми, янә уянды. Куркуы кул белән сыпырып алып ташлаган дай юкка чыккан иде, йөрәге ниндидер рәхәтлек кичерде, гүя аны бишеккә салып талгын гына тибрәтәләр иде. Кыз, бу хәленә аптырый төшеп, торып утырды. Өй эче шактый суынган иде. Искәндәр абыйсы сәке өстендә бөгәрләнеп яткан. Бер кулы, сәкегә сыймыйча, идәнгә шуып төшкән. Мәрфуга аның мәхәббәт хакында кичтән әйткән сүзләрен кабат хәтеренә төшерде. «Мәхәббәт бөркет белән бер бит ул...» — дип пышылдады кыз һәм, күңеленнән ниндидер нечкә моң сызылып чыгып, ул юрганын бөтенләй ачып ташлады, сак кына идәнгә басты. Идән салкын, яланаякларны өтеп ала. Эчке күлмәктән генә атлап, Искәндәр абыйсы янына килде. Аны үзенең юрганы белән япты да кыяр-кыймас карап торды. Искәндәр абыйсының авызы ярым ачык, тигез ак тешләре ялтырый, куе чәчләре маңгаена сибелгән. Йөзендә ниндидер моңа хәтле Мәрфуга күреп белмәгән җылылык сакланган кебек. Күз кабакла ры вакыт-вакыт дертләп, тартылып, дерелдәп куя. Төш күрә дип уйлады Мәрфуга һәм, ниндидер бер җиңеллек киче реп, ихлас хисләр белән караватына менеп ятты. Үзе хуҗабикәнең чөйдә эленеп торган шакмаклы зур калын шәлен ябынды...
Иртән ул уянганда көн яп-якты иде. Буран тынган. Өй эчендә моңлы җыр яңгырый. Башта кайда ятканлы гын аңламады Мәрфуга, бары йөрәге генә ашкынулы типте. Түзмәде, торып утырды. Караса, өстәл янында, елмаеп, анакай транзистордан иртәнге концерт тыңлап утыра.
—Уяндыңмы, балам, — дип назлап эндәште ул, кызның җилкәсеннән тупылдатып сөйде. — Менә, улымны әйтәм, иллә дә изге җанлы кеше булып чыкты. Нәрсә бүләк итте бит, ә. Хәзер ни электр юкка пошынган юк, радио да гөрләп сөйләп тора. — Ана кеше шапылдатып бот чапты: — Мин сиңа әйтим әле, кызым, иллә дә әйбәт кешегә туры килгән сең. Иртән сыерымны савыйм дип чыксам, ишегалдымны тутырып утын ярып йөри. Рәхмәт инде...
Мәрфуга тәүдә ләззәтле елмайды. Шуннан соң, капыл хафаланып, өй эчен айкады. Бәй, Искәндәр абыйсы кай да? Киемнәре дә күренми...
—Анакай... ә... ул кайда?..
Өй хуҗасының үз шатлыгы шатлык иде. Коймакла рын чыжлаткан бер арада:
—Ул ни... эш белән китте. Әллә нинди колхозга барасым бар дидеме шунда, сине уятмаска кушты. Чәй генә эчте дә эре-эре басып чыгып та китте.
—Китте?! — Мәрфуганың тәне эсселе-суыклы булып китте, гүя аны кайнар судан салкын суга тыктылар инде. Күңелен ниндидер бер бушлык биләде. Үзе дә сизмәстән торып, ашыгып-ашыгып киенергә тотынды.
—Ә син, кызым, кая кабаланасың? Хәзинәгә ерак түгел. Хәзер ни, әнә күренеп тора. Әйдә, иркенләп коймак белән чәй эчеп алыйк.
Мәрфуганы алыштырып куйдылармыни. Үзен-үзе белештермичә, йөгереп барып пәлтәсенә үрелде.
—Анакай, ә ул миңа берәр язу калдырмадымы? Мин бит... Мин...
—Әй, балам, тукта, өлгерерсең. Ул ни, улымны әйтәм, Хәзинәгә юлны беләсең, диде.
Мәрфуга капыл пәлтәсе җиңендә Искәндәр абыйсы ның кичә муенына ураган шарфын күреп алды.
—Искәндәр... — дип пышылдады шарфны иреннәренә тидереп. Ә үзе баядан бирле аңа төбәлеп карап торган анакайга: — Мин... мин Хәзинәгә бармаска булдым,— дип пышылдады. — Кире Уфага кайтам...
Мәрфуга күз алдына Хөснулланы китерде. Ләкин аны шушы килеш озак тотасы килмәде. «Яратсаң, станциягә килеп каршылар идең», — дип пышылдады. Үзе, алдындагы күренмәс киртәне алып ташлаган хәрәкәт ясап, ишеккә омтылып куйды. Дөнья да яктырыбрак киткән кебек то елды аңа хәзер.
Шулчак анакай өтәләнеп чәй әзерли башлады.
—Сез ни, яшьләрне, кем белә инде, кызым. Ни эшләсәгез дә үзегезнең иркегездә. Әйдә, аштан олы булма.
Мәрфуга чәй эчәргә утырды. Ниндидер бер кыюсыз тойгы, капыл шашынып китеп, аның эчке дөньясын ко тыртып җибәргәндәй булды. Кызның дулкынлануыннан кулы калтырый икән, чынаягындагы чәй чайпалды. Моны ана кеше үзенчә юрады.
—Дөнья булгач, кызым, була инде. Борчылма. Шулай да яшь чакта бергә йокларга кирәк. Андый ирне кечкенә сәкедә яткыру килешми. — Ана пышылдауга күчте: — Без дә, кызым, яшь чакта бабаең белән үпкәләшеп ала торган идек. Менә картымның куенкайлары әле дә сагындыра... Гомеркәйләр ни — төш кебек. — Ул оялып кына өстәп куйды: — Үтте дә китте...