— Исәнмесез-саумысыз, нигә каршы алмыйсыз? — диде Рәхим, бүлек алдына килеп басуга.
Сатучы кызларның җавабын да көтеп тормастан:
— Менә вәйт, монда Тула баяннары тулып яткан, тулып ашкан икән ләбаса! Ә без, тиенгә тиенә алмыйча көн иткәндә, Исәмби белән Күсәмби кебек дөнья бетереп эзләп күпме табан туздырдык! — дип өстәде Сәфәр.
— Кайда ни барын белеп чыгып кына алыр идек тә, Казан кечтеки кала түгел бит, ахири, — диде дусты, киштәдә торган баянга карап.
Күркәм буй-сынлы егетләрнең шаян сүзләре генә түгел, үзләре дә кызларның дикъкатен алып өлгергән иде.
— Зарланмагыз, була торган хәл! Аның каравы эзләгәнегезне таптыгыз менә! — диде Гөлсинә, шаян елмаеп.
Егетләргә шул гына кирәк иде, ахры.
— Әйе, шөкер, рәхәтләнеп карарга, тикшерергә, сайларга, сайланырга була хәзер! — дип, сүзне тагын да куерта төште Рәхим.
— һа-ай, шундый тел бистәләре дә булыр икән!.. — диде Фатыйма, һәм җорланып өстәп куйды: — Күренә, исәбегез кечкенәдән түгел.
— Әйе, без шундыйлардан шул, кызлар. Асылынсаң да, агачның асылына асылын дигәндәй, урлашсак — айгырны алыштырган машинага, өйләнсәк — ханга тиң миллионер кызына тәвәккәлли торган кешеләр без. Безгә баян кирәк. Берне сайлап алырга булышсагыз, үзегезгә алпавыт йортыдай ташпулатта яшәүче машиналы чибәр егетләр насыйп булсын, дип теләр идек.
— И-и, чибәр, бай булсалар, шул җитәр дип уйлыйсызмыни?
— Әйе, хәзер акыллы-намуслыга ни сан бар?!
— Без баянчылар түгел шул, уйнап күрсәтә алмабыз.
— Без үзебез дә бакасына басып шыңгырдата гына беләбез. Алай да алдыбызга алты-җидене китереп куегыз әле, кызлар!
— У-у, берьюлы шулкадәрме?!
— Әйе. Авырсынсагыз, тиен дә сорамыйча булышабыз, әйдә, бездән булсын!..
— Харап икән, киребеткәннәрне беренче күрүебез әле, — дип, кызлар көлешә-көлешә бүлемтектән баяннар ташырга кереште, һәм шунда Фатыйма иптәшенең колагына: «Болар теге КВНда катнашучылар түгелме соң?» — дип пышылдап алды. «Мин дә кергәннән бирле үзләрен шуларга охшатам. Тавышлары да нәкъ шуларныкы!» — «Ярый, ачыклыйбыз аны!» — дип мәгънәле итеп елмайды Фатыйма, һәм, егетләр каршына килеп:
— Дәгъва яратучылар белән хәтәр икән, — дип зарланып алган булды. — Сер булмаса, әйтегез әле, кем сез? Чынлап та баян кирәкме сезгә?
— Менә җидәү тезелеп тора! Хәзер тарткалап та баскалап, сузгалап карыйк инде үзләрен, — диде Сәфәр, Рәхимгә кинаяле күз кысып.
Алар шулай икесе, ике баянны алып, әле беренче тапкыр гына тоткандагы кебек суза-кычкырта башладылар.
һәм шунда:
— Болай гына уйнагач, җидене түгел, җитмешне тикшерсәгез дә, мәгънәсе булмас! — диде Гөлсинә, үзләрен үртәп. — Оста уйнаучы гармунның агачыннан да моң чыгара, диләр.
— Авыз ермагыз! Ир мактана, корал эшли, диләр. Фабрикада баяннарны төрлечә сәләтле кешеләр җыя бит. Шуңа күрә сыйфатлары да төрлечә була, беләсегез килсә.
— Уйнауга килгәндә шул: болай халык алдында кешенең йөзен ерту бер дә килешми, кызлар, — дип өстәде Сәфәр. — Биюченең итәге бии-бии кыскара, диләр, без дә өйләнербез. Тфү-тфү, бутала башладым, без дә өйрәнербез әле.
— Алай күңелегезгә якын алгансыз икән, гафу итегез инде! — дип кеткелдәде кызлар. — Өйләнү дигәннән, бу кадәр талым-таләпләр белән, белмим, хатын таба алырсыз микән?
— Борчылмагыз! Ябышып чыгучы булмаса да, ялгышып, саташып, адашып булса да безнең ятьмәгә эләгүчеләр табылыр.
— Алла бирсә, диегез!
— Әйе, Алла язган булса.
—Җитәр, бу сезгә тамаша залы да, КВН да түгел, — диде Фатыйма, һәм егетләргә кыек атып туры тидерде.
— Каян беләсез аны? — дип куйдылар алар берьюлы.
— Белмәскә, безне телевизор карамыйлар дип уйлыйсызмы әллә?
— Менә берәр кырын эш кылып кара, хәзер эзгә басачаклар икән болар! — дип көлешеп алды егетләр.
Яшьләр арасында шулай, үзләре дә сизмәстән, серләре чишелеп, танышу-дуслашу җепләре төенләнде.
— Алай димәгез! Әгәр бер почмагына кереп ояларга хоромда торучы кызлар туры килсә, бүген үк өйләнәбез! — диде Сәфәр.
— Күрдек, белдек... Баянда уйнавыгызның да башы-койрыгы күренми, үзегез әйтмешли, тудый-судый гына икән...
Шунда егетләр күз кысышып алдылар да, Рәхим әйтеп куйды:
— Җаныгыз теләгәнчә уйнап күрсәтер идек тә, һаман исемнәрегезне дә әйтмисез бит. Ю-ук, бармый, кызлар!..
— И-и җаным, бу кадәр вакчыл сараннар булырсыз икән, шуны да чутлап-исәпләп торасыз, ә!
— Ник тормаска?! Хәзер көлү иң дефицит әйберләрдән санала бит, — диде Сәфәр.
Ул да булмады, Рәхим өстәп куйды:
— Саулыкны гына түгел, һаваны да саталар, беләсегез килсә! Ә көлү мең алтын бәясе хәзер!
— Булмас, булмас!
— Әйтегез алайса, шушы миллионнан артык халкы булган шәһәрдә рәхәтләнеп көлеп-көлешеп сөйләшүчеләрне күргәнегез бармы? Булса, күпме алар?
— Әйдә, ахири, тартып җибәрик, булмаса! — диде Рәхим, баян каешын киеп.
һәм егетләр парлап өздереп бию көен уйнап җибәрделәр. Бу кызларның гына түгел, кибеттәге бөтен кешенең колагын торгызып, дәртләндерде һәм яшьләр янына өерелеп җыела башладылар.
Шул арада, егетләрнең уйнавын ишетеп һәм сокланып, кибет директоры урынбасары Галимә ханым да килеп җиткән иде.
— Кичәбездә уйнарга музыкантлар юк дип торабыз тагы, менә ич! — диде ул, ягымлы елмаеп, һәм шундук гозерен дә әйтеп салды: — Беләсездерме, егетләр, тиздән безнең бәйрәм — Сәүдә тармагы хезмәткәрләре көне бит. Үзегезне кунакка чакырабыз, баяннарыгыз белән киләсезме?
— Кунакка йөрергә яратмаган кеше сирәк инде анысы. Тик безнең моңа вакыт булыр микән? — дип, дустына борылып серле итеп елмаеп алды Сәфәр.
— Әйе, әйе, уйламыйча булмас, ахири! — дип куәтләде тегесе. — Җитмәсә, кызларыгызның да борыны чөйдә, апа, исемнәрен дә әйтмиләр.
— Шулаймыни?! — дип гаҗәпләнгән кебек кеткелдәп кызларга борылды ханым.
Тегеләр энҗе тешләрен балкытып елмаеп торалар иде.
— Әйе, кызларыгыз кыр кәҗәләре белән бер, апа, танышу түгел, якын да килмәле түгел үзләренә! Баянны да көч-хәл белән генә сайладык менә.
— Юк, юк, ышанмагыз! Арттыралар, Галимә Мохтаровна! — диештеләр кызлар, назланып.
— Аңлашылды. Мин үз кызларымны беләм, егетләр, сез әйткәнчә үк түгел, димәк. Кичәгә киләсез — шул! — дип елмайды ханым һәм: — Кызлардан көнен-вакытын ачыклап сорарсыз. Көтәбез! — дип китеп тә барды.
Шулай бер-берсенә ияләшә-якынлаша барган яшьләр исемнәрен әйтеп танышып алдылар, ниһаять, һәм кызларның бая биргән сораулары яңадан кабатланды.
— Без кимерүчеләр семьялыгыннан, — диде Рәхим, җорлана биреп.
— Студентлар, алайса, шулаймы?
— Әйе. Сез үзегез дә кайдадыр укучыларга охшыйсыз?.. — дип кызыксынып алды егетләр.
— Әйе. Эшләп укыйбыз. Коммерция институтында.
— Чынлап дуслашырга бусы тагын да әйбәт! — диде Сәфәр. — Кичәгә көтәбез, кызлар! Кирәксә, килеп алабыз.
— Безнең кичә алдарак була икән. Башта, Галимә Мохтаровна әйткәнчә, безнең кичәгә килегез әле, аннары күз күрер... — диештеләр кызлар, бер-берсенә карашып.
Шуннан соң егетләр алдагы кичәнең көнен-сәгатен ачыкладылар да ике баянның берсен сатып алып кайтып киттеләр.
Вакыт бара, язмыш үзенекен итә дигәндәй, шушы көннән соң сигез айлап вакыт узгач, кибеттә янә шундыйрак гәпләшү булып алды.
Гөлсинә бер яңа кыз белән бүлектә киштәдәге уен коралларын матурлап-тәртипләп урнаштыру белән мәшгуль иде. Шунда «Исәнмесез-саумысыз, нигә каршы алмыйсыз?» дигән сүзгә сискәнеп китте. Борылып караса — каршында Рәхим белән Фатыйма!
Дуслар гүя бер ел күрешмәгән!..
Гөлсинә йөгереп чыгып дустын кочаклап алмакчы иде, Рәхимнең:
— Акрын! Фатыйма үзе генә түгел!.. — дигән тавышы туктатып калды.
— У-у, анысына да өлгергәннәр икән, кара син аларны!.. — дип көлде Гөлсинә, дустын акрын гына кочып.
Фатыйманың пешкән чия кебек мөлдерәп торган иреннәре тагын да нәфисләнә төшкән иде.
— Булды инде, булды, җүләр эшкә баш кирәкмени... — диде ул, ягымлы елмаеп. — Тиле кузгалса, зурдан куба, диләр бит.
— Бер дә зурдан түгел, барысы исәпләнгән! Болай берьюлы ике куянны тотабыз, ичмасам! Көч-егәр барда йөкнең дәүрәген сөйрәү хәерле, — дип төзәтте Рәхим.
Бу сүзләрдән болай да елмаеп торган Фатыйманың йөзе тагын да балкый төште.
— Әнә ничек сөйләшә бит ул! Аңа барысы берьюлы булсын, укуларны тәмамлаганны да көтмәде, хәерсез!.. — диде.
Аның күренеп үзгәргәнлеге Гөлсинәгә кызык та, сәер дә иде.
— Күрәм, хәзер син дә телгә иреңнән ким түгел, җаным! —дип әйтеп алды.
— Ким булырга, кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит.
— Сез — бәхетле пар, Рәхим! Минем дә дустыңа күңелем төшкән иде дә, булмады бит, ымсынып кына калдым, — диде Гөлсинә.
— Сәфәр дә сине ошаткан иде. Тик сиңа кадәр танышып яратып йөргән кызы булгач, нишләсен? Ул да, минем кебек тел уйнатырга яратса да, күңел хисен тегендә-монда туздырып-түгеп йөрүчеләрдән түгел, — диде Рәхим, һәм Гөлсинәне юатып өстәп куйды: — Борчылма, иптәшләрем арасыннан үзеңә бер дигән егетне бүләк итәм! Фатыйма мине йөгәнләп-авызлыклап алган кебек, кая телисең, шунда борып йөртерсең үзен!
— И-и җаным, ни такылдап торган була бит, йөгәнләрсең сезне!.. — диде энҗе тешләрен балкытып елмаеп торган Фатыйма, иренең борынына чиертеп. — Алай да, ташпулатта торучыларга гына өйләнәбез, дип масаеп йөрсәгез дә, безнең кебек кечкенә бүлмәсе дә булмаган кызларның кармагына эләгәсез әле!..
— Әйе.
Кем уйлаган безнең шаярулар һәлакәткә алып барыр дип?!
Уеннан уймак чыгармасак та, синең белән минем чәчләр бәйләнү уенын-чынын бутап җорлануның йомгагы булды инде, — дип көлдерде Рәхим.