СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Тәлгат Галиуллин "Нуретдинов җизни"

Минем гомер урамында очрап, үзенә бер кабатланмас шәхес булып күңелдә калган кешеләрнең берсе чүл гарәбенә охшаган кара-кучкыл йөзле, зәгъфран күзле Нуретдинов җизни булды. Ул безнең авылга райком вәкиле булып килде. Озын, чандыр гәүдәле, шул чор күрке — хәрби гимнастёрка, зәңгәрме, яшелме галифе чалбар кигән бу абзыйны башка берәү белән бутавы яисә онытуы мөмкин түгел иде. һәрвакыт каядыр ашыккан эшем кешеседәй тиз-тиз, хәрефләрне йотып, халык әйтмешли, авызында ботка пешереп сөйләү өстенә ике җөмләнең берсендә «пнимаете ли», «пнимаеш», «син нипанимаеш», «ызначыт», «допустым», «фторитет», «патаму что», «партия велит» кебек сүзләр кыстырып, безнең өчен яңа, кызык телдә сөйләшә. Сәер кәлимәләрне чөй шикелле иң кирәк җиргә кыстырып, авыл хуҗаларын өркетә, хушларын ала, дер калтыратып тота.
Без, малай-шалай, аны колхоз рәисеннән курыкмаганы, аңа кычкырынгалап, хәтта бер тапкыр «саботаж!» дип җикеренеп өстәл төюе өчен яраттык. Димәк, каядыр югары дөреслек бар, яши, бу фани дөньяда колхоз хуҗасын өркетә алырлык көчләр бар. Нуретдинов иптәш бездә уполномоч булып йөргән чорда рәис булып эшләгән Мәгъсүм Хәмәтвәлиев белән аны алыштырган Гәрәй Гилимшин (әтинең кияве) — үзләре дә каты куллы кешеләр. Без аларның кемгәдер буйсынуын күз алдына да китерә алмый идек.
Шуның өстенә Нуретдинов иптәш тормыш мәшәкатьләренә исе китми, яшәеш ваклыкларына кадәр төшми торган чын коммунист үрнәге булып тоелды. Хөкүмәт малына бармак тыгарга да ирек бирмәс, халык мөлкәтен әрәм-шәрәм итүгә юл куймас. Безнең тоташ караклык чорында менә шундый намуслы, турылыклы җитәкчеләрне сагынып та куясың.
Соңрак, әдәбият белән якыннанрак танышкач, миңа бу кеше Гражданнар сугышын, егерменче еллар башларында үзләрен сыйнфый көрәшкә корбан итәргә әзер торган, шул хакта хыялланып яшәгән каһарманнарны, күн курткалы, ач яңаклы корыч комиссарларны хәтерләтте.
Җитмешенче еллар татар әдәбияты мондый геройларны тасвирлауга үзеннән зур өлеш кертте. Ул М. Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» әсәре каһарманы Улибаева иде. Нуретдинов иптәш кебек үк, ул райком вәкаләтләре белән Кара Чыршы авылына килеп төшә. Районда прокурор булып эшли икән. Ханым бер генә сыйфаты белән дә үзенә ихтирам уята алмый: башында — ирләр береты, авызында — тәмәке белән әшәке сүз, уенда ике тиран — Сталин белән Гитлер арасындагы сугыштан тәмам бетәшкән авыл кешесенә явызлык эшләү. Гөнаһсыз карчыкны, берничә йөз грамм ашлык урлаган өчен, зинданга озата. Кыскасы, безнең алда — сәвит режимы тудырган, кешеләрне яратмый торган, чирканчык бер тип.
Дөрес, язучы соңрак, үз кыюлыгыннан үзе куркып, Улибаеваны аклый, бизи, төзәтә башлый: ятим балалары әнисе белән ачлы-туклы яши, ире сугышта үлгән икән, үзе төрмәгә тыккан әбекәйне азат итү хәстәрен күреп йөри.
Нуретдинов иптәшкә килсәк, беренче мәлдә минем өчен иң гаҗәбе шул булды: читтән килгән кеше ни өчендер безнең гаиләне, әтине якын күрде, үз итте. Галиулла бабайның вафатыннан соң төп йортта хуҗа булып калган әти тирәсендә, образлырак итеп әйтсәк, тәүфыйклы песидәй бутала, төлкедәй койрык болгый. Безнең ише малай-шалай каршында, үзе әйтмешли, «фторитет»ын төшереп, хуҗаны кибеттән кереп ала, нидер сөйли-сөйли, йортка хәтле ияреп кайта. Әтинең өйгә керергә чакырган ишарәсен көтеп кенә торгандай, тиз-тиз атлап, бусагадан уза.
Килмешәк иптәшнең болай сырпаланып йөрүе, ай-һай, тикмәгә булмаган икән, серле сандыкның йозагы тиз ачылды. Тәҗрибәле нүкәр буй җиткән, яшь, чибәр, нурлар балкышы Разия апага күз салган. Аягы булса, таягы табылыр, дигәннәр шул борынгылар. Әтинең сеңлесен ашык-пошык кияүгә бирүгә каршы килеп маташканы хәтердә. Миндә малайлык эгоизмы көчле: апаны кемгәдер тапшырасы килми. Тормышка чыккан затның, өйләнгән ир-егетнең төп гаилә өчен киселгән телемгә әверелүен чамалый идем.
Әти караватта утыра. Нуретдинов иптәш, кулларын тимер ятакның югары башына куеп, зәгъфран күзләре белән туры карап, йомышын юллый.
—Нәбиулла абый, сезгә зур гозер белән килдем. Кире какма.
—Әйдә, әйдә, Сабир, син бит үз кеше.
—Мин, Нәбиулла абый, Разияне сорап килдем. Кодалар җибәреп тормадым. Безгә, коммунистларга, анысы ярамый да.
Әти яшьләрнең үзара якынлаша килүләрен сизенгән булгандыр, күрәсең, сискәнеп, нәүмизләнен коелып төшмәде.
—Разия сеңлем — бик акыллы, булган кыз. Зерә яшь әле, өлгерер, — ди әти. — Урын өстендә ятса да, әнисе исән. Аның белән сөйләшәсе булыр. Ни әйтер?
Гөнаһсыз сабыйныкы төсле күзләрдә югалып калу сизелми.
—Разия — уңган, матур кыз. Килешәм. Олтан булганчы авылда, солтан булсын минем түремдә, — ди килмешәк.
Әти, җаваплылыкны, һич югында, икегә бүлү ниятеннән, чаршау артына әби белән киңәш-табыш итәргә кереп китә. «Үзегез карагыз, Разия үзе ошатса, мин каршы түгел» дигән җавапны алып чыга, бераз йомшый төшә.
Райком мәктәбен узган, аяк астында каты җир тойган булачак җизни чигенә торганнардан түгел икән.
—Кыяр, Нәбиулла абзый, тиз бозыла. Аны вакытында табынга бирергә йә тозларга кирәк. — Сүзләре мәгънәле, төртмәле, ишарәле.
—Соң, Сабир, аның әле укыйсы бар. Унынчыны гына тәмамлады. Гаиләбез бик зур, безгә дә азрак ярдәме булыр дигәниек.
Үзенә таяныч, дәлил эзләгәндәй, әти идәндә, сәкедә, урындыкларда сибелешеп утырган, басып торган бер төркем бала чага ягына ишарә ясады.
Райком вәкиле бирешми:
—Мин дә шуны әйтәм, Нәбиулла абый, одного рта меныше будет.
Юкка гына, хәят көчлеләр кулында, мәхәббәттә куәтлеләр өстен чыга, дип әйтмиләр икән. Әти тагын ниндидер дәлилен кыстырмакчы иде дә, райком кешесе аны кырт кисте.
—Нәбиулла абый, по рукам, — диде.
—Разиянең үзеннән сорамадык бит әле. Ул сарык бәтие түгел, муенына бау тагып озатып булмый.
Булачак җизни бер кәррә дә чигенергә җыенмый. Ул күмәк җаваплылыкны өстенә алудан куркып тормый икән: икесе исеменнән сөйли.
— Аның белән килешмичә сезгә килмәс идем. Ул риза. «Үзең барып сора, зур әзидән генә куркам», — ди.
Бу югары дәрәҗәдәге сөйләшүләрне тыңлап, аларның, кем әйтмешли, җанлы шаһиты булып, үзем өчен ул чакта ике ачыш ясадым. Бердән, сары күн портфельле озын абзый Сабир исемле икән. Бик матур исем бит, ни пычагыма ул аны яшереп йөри торгандыр. Әти шуны каяндыр белеп алган. «Сабир» дип, үз итеп эндәште. Райком вәкиле, чыгыш ясаганда: «Мин, Нуретдинов, уполномоченный буларак, язгы чәчүнең барышыннан, пнимаете ли, не доволен, бу хакта бюрода доложу...» — дип әйтә иде. Танышканда, үзен бары тик Нуретдинов дип тәкъдим итә. Аның исемен сирәк кеше белгәндер. Барысына да җайлы: Нуретдинов энем, Нуретдинов абый, иптәш, тавариш... Рәсми дә, күңелгә дә якын.
Икенчедән, Ленинград блокадасын кичкән, беркемнән курыкмый, баш бирми торган минем әтидә дә Нуретдинов абыйга каршы килерлек көч-куәт юк икән. Хәер, шөбһәгә төшеп, артык борчылмады да кебек. Сеңлесен сорап килгән ят кешегә тоттырды да җибәрде. Коммунист иптәш мәсьәләне коры тотты: берничә көннән түр башында кияү коймагы ашап, Разия апа белән мунча керә башлады. Без Нуретдинов җизниле булдык.
Соңрак мин апамны аңладым, акладым. Яшьтәшләре сугышта кырылып беткән, кеше гаиләсендә гомер итеп булмый: әтинең үз балалары буйга җитеп килә. Яшьтән язу- сызуга маһир кызның журналист буласы, һич югында, район үзәгендә яшисе, газетада эшлисе килә. Ә газета — райкомның фикерен, фирка ихтыярын халыкка ирештерүче оешма. Булачак җизни аның үсеше өчен бер терәк кебек күренгәндер. Күзендәге шаян тамчылардан апаның райком вәкиленә битараф булмавын да тойдым.
Разия апаның күпсанлы туганнарын, әле исән әнисен бу никахка күндерүе бик кыен булмагандыр дип уйлыйм, һәркайсы җаваплы урын биләгән кешенең ярдәме тәтемәсә дә, зарары тимәс дип уйлагандыр. Уртак гаилә мәнфәгатьләреннән тыш һәркем, галәм язмышы турында уйлаганчы, үзе, киләчәге турында кайгырта. Ихтимал... Кем белә, бәлки, рәтле кеше булып чыгар.
Җизни борыны белән җир сөрмәде, озак еллар райкомда инструктор булып эшләде, бары тик үзенең тырышлыгы, чын «службист» булуы аркасында гына пропаганда бүлеге мөдире дәрәҗәсенә күтәрелде.
Үзе ипле, итагатьле, киң күңелле шәхес булып, яңа туганнарына мөмкин булганча ярдәм иткәләсә дә, аны милли проблемалар, татар язмышы, аның иртәгесе көне, халык буларак саклану мәсьәләләре артык борчымады. Ул бары киләчәк, каядыр оешып, мул тормышы белән безнең якка таба хәрәкәт иткән коммунизм рухы белән яши.
Нурегдинов җизни тәрбиясе, үз-үзен тотышы буенча безнең гаилә һәм, гомумән, Кычытканлы кешеләреннән аерылып торды. Нәсел-нәсәбе юк иде кебек аның. Интернат та тәрбияләнгән дигән фикер күңелдә калган. Анда милли хисне, халыкның үзаңын тизрәк, җәһәтрәк юкка чыгаралар. Өстендәге ярым хәрби киемнәре, ике каешлы, һәрвакыт кәгазь белән тулы күн портфеле аны аерым, дөресрәге, фирка кастасына терки, шуңар да ул балаларына Нигъмәтулла, Шәмсегаян, Хөснетдин дигән «иске» исемнәр куша алмый. Хатыны да артык авылча яңгыраган Разиядән Роза булып китә. Җизни чын мәгънәсендә коммунистик корычтан «коелган» замана баласы, интернационалист иде. Үзәге Мамык авылы булган Тельман районы Хрущёв башбаштаклыгы чорында бетерелгәч, җизнине, әтинең сеңлесен — үткен телле, район күләме өчен кыю каләмле журналист буларак танылып өлгергән Разия апаны — Нурлатка күчерделәр. Калган гомерләре шунда узды. Абруйлы, хөрмәтле гаилә булып яшәделәр. Разия апа, күптәннән лаеклы ялга чыкса да, район газетасыннан аерылмый, аның тормышы белән яши.
Райком мәктәбен узган кеше теләсә нинди эштә үзен күрсәтә, теләсә кайсы дәрәҗәле кәнәфине бизи дигән фикер яшәде коммунистик режим чорында. Бу — кеше язмышы, кадрлар турында аталарча кайгырту гына түгел иде. Хуҗалык эшенә «партиецлар»ны җибәрүнең төбендә фирканың дәрәҗәсен, мәктәбенең абруен күтәрү һәм төшемле урыннарны кулдан ычкындырмау сәясәте ятты. Халык хуҗалыгына партия аппаратыннан килгән кеше колакны фирка оешмалары урнашкан якта тота, аның һәр карарын җиренә җиткереп үти, җыелышларына беренчеләрдән килеп, алгы рәткә утыру ягын карый. Аның партиягә бирелгәнлеген, тырышлыгын күреп торсыннар.
Нуретдинов җизни насыйбына җылы, төшемле урын — Нурлат май-сөт заводы чыкты. Ул аның директоры итеп билгеләнде. Без, аның ерак һәм якын туганнары, әлеге хәбәрне Рейхстагка кызыл әләм кадалган көн шикелле шатланып каршы алдык. Бу билгеләнү нәзари яктан Разия апаның һәм аның балаларының, туган-тумачаның табадан чыжлап төшкән беленнең «күңелен күрү» өчен каз канатын кая манчу мәсьәләсе көн тәртибеннән алынды дигән сүз иде. Әлбәттә инде, ата мәче үлепләр яраткан канатны май заводы эшләп чыгара алган иң затлы ризыкка батырачакбыз.
Матурлык җәһәтеннән, минем фикеремчә, беренче укытучым Рәйсә ападан чүт-чүт кенә кайтышрак, кушаматы да — «тәти апа». Разия апаны күргән-белгән кеше башкача уйлый да алмас. Аның ап-ак тән тиресе, иртәнге кояш нурында ачылган чәчәк кеби алсу йөзе һәр көнне әле генә агач кашык белән җыеп алынган сөт өстен туйганчы, даими тәмләп, яңа каймактан ясалган сыекчаны битенә сөртеп яшәгән кешенеке төсле чиста, нәзакәтле. Ник бер «чүп үләне» — сипкел, бетчә, сөял ише нәрсә булсын. Өлеш тәлинкәсе кебек җыйнак битенә килешеп торган борыны, әле генә табадан төшкән кабартмадай алсуланып торган яңаклары, өлгергән чия төсле иреннәре — мул тормышта яшәүнең шаһитлары — мондый фаразны аклап, ярлы-ябаганы үртәп, ирештереп торалар. Кыскасы, әгъла яшәеш күрсәткечләре — күз алдында.
Дөресен көянтә кашлы Разия апа үзе генә белә. Чөнки ул май белән эремчекне, итне базардан сатып ала. Сатучы түтиләр аны таный.
—Бу бит маслызавут директоры хатыны — Нурегдинова.
—Синнән ак май сатып алдымы?
—Әйе.
—Кылана! Күзгә төтен җибәрә.
—Аның ире шундый строгий, ди. Өенә завуттан берни алып кайтмый, ди. Хатыны базарга йөри менәтери. Акчага ашый.
Нуретдинов җизни, алтмышын тутырып, заводны тапшырып, түләүле профсоюз эшенә күчте. Соңрак бер шәй ачыкланды: складта, тотылган дип саналып, «списайт» ителгән югары сыйфатлы дүрт зур фляга спирт исән-имин калган булып чыкты. Онытмаган. Үзе: «Мин аларга тимәдем», — дип әйтеп калдырган. Шуның өчен без — Нуретдинов җизнинең ир-ат туган-тумачасы — бик нык рәнҗедек, эчтән әрләдек...
Хәер, бу мал әрәм булмады, икенче бер җаваплы коммунистның җылы кулына килеп керде. Җизнине алыштырган, шулай ук Кычытканлы кешесе Замир Бильданов бу авыр савытларны җиңеләйтү мәсьәләсен бик тә ансат, ирләрчә хәл итте, диләр. Ул авыл кешесенә хас хәйләкәрлекне, уйлап эш итүне коммунистик караш белән кушып алып китүнең яңа юлларын эзли. Май заводына аннан һич зарар килми, киресенчә, ул яшәреп, яңарып китә. Директор эш йөртә белә. Ниндидер нечкә хисләргә (әйтик, дуслык кебек) бирелеп, үзенә файдасыз кешеләр белән очрашып, вакыт уздырып йөрмәс. Рационалист шәхес.
Замир дус авылда йорт-җирен саклады, Нурлатның күрекле урынында коттедж салды, кызларына югары белем бирде. Башкалардан аермалы буларак, аз сүзле, имән төбе шикелле таза булды, һәр гамәлен уйлап, үлчәп эшләде Замир. Тиз агышлы вакыт җилләренә сизгер кеше буларак, соңгы елларда ул чит илләргә еш йөрергә тырышты.
Әйе, без, Разия апаның энекәшләре, шулчаклы спиртны ташлап калдырганы өчен, җизнигә үпкәләштереп йөргән идек. Хәзер аңа ихластан рәхмәт әйтәсе килә: Әмирхан ага Еники әйтмешли, значыт, видимо, ул, кадерле туганнарын көчле эчемлектән ераграк тотып, бавыр-бөерләребез, йөрәк үпкәләребез турында уйлаган, исәнлегебезне саклау хәстәрен күргән. Шул кайгыртулар нәтиҗәсендә, иншалла, менә алтмышка җиттек...
Өлкән буын коммунистлар даирәсендә көнкүреш, гаилә мәнфәгатьләре турында артык кайгырту мәртәбә саналмады. Ул башкалардан берни белән аерылып торырга тиеш түгел. Нуретдинов җизни гаиләсе белән Нурлатның күркәм бер җирендә урнашкан йортта яшәде. Менә дигән гөлбакча. Олы бакчаны караучы эшче көч берәү генә — Разия түти. Агач өй тиз искерә, түбәсе яңгыр үткәрә, болдырлары череп, сыгылып төшә. Май заводы хуҗасы булып эшләгәндә дә җизнәкәй йортына рәтле-башлы ремонт ясатмады. Кеше нәрсә әйтер?!
Гел халык мәнфәгатьләре, олы идеаллар белән яшәгән фиркалеләр, гаилә, туган-тумача мәшәкатьләреннән өстен торсалар да, трибунада болытлар, йолдызлар арасында йөзсәләр дә, үзләре турында кайгыртуны түбәнлек санамадылар. Нуретдинов җизни дә гомуми кагыйдәдән чыгарма түгел иде.
Үзеннән унбиш яшькә кечерәк, инсафлы, матур гәүдәле, хезмәт сөючән Разия апага өйләнеп башлы-күзле булуга, ул бөтен хуҗалык эшләрен, өч бала багуны сөекле хатынына ышанып тапшыра. Ә үзе — хөкүмәт эшендә. Иртән чыгып китә, кич кайтып керә. Ел саен кимендә бер тапкыр берүзе санаторийда ял итә. Хатынына да путёвка табар иде, балаларны тәрбиялисе, укытасы бар.
Җизни азып тузып йөрмәде, артыгын ашамады, кеше исәбенә булганда да лыкынганчы эчмәде. Картлык көненә чаклы төз, чандыр гәүдәле булып калды. Үзен шул рәвешле тәрбияләүне ул, әлбәттә инде, яңа җәмгыятьтә сәламәт кешеләргә ихтыяҗ зур булыр дип фараз кылып аклагандыр.
Ни әйтсәң дә, коммунистик әхлак кануннарына Нуретдинов җизни иҗади килгән, фирка әгъзасына кулай форсатларны ычкындырмаган. Үзе өчен, үзе теләгәнчә яшәп, безнең көннәр башбаштаклыгын, котырынган караклыкны күрмичә, фани дөньяны тыныч кына ташлап китте Разия апамның хәләл җефете.
Күңел барыбер Нуретдинов җизнине сагына. Ихластан киләчәккә ышанып яшәгән, әхлакый саф, артык байлыкка кызыкмаган, галифе чалбардан йөргән берничә дистә кеше генә булсын иде хәзерге җитәкчелек арасында. Дөньяны үзгәртер очен түгел, чаң кагар, сискәндерер өчен булса да!