СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрит Яхин " Күз яше сере"

Әсәретдин абый сөлек кебек кыз үстерде. Аның гүзәллеге җырларда җырланачак, шагыйрьләр һәм язучылар теленә керәчәк, егетләрнең төн йокыларын алачак иде. Әмма авыл халкы эш ярата, чибәрлекнең туйда гына кирәк булачагын белеп яши. Шуңадыр үлеп гыйшык тотарга бик алай җайлары да калмый. Ә менә Әсәретдин абый, мәсәлән, үз хатынын үлеп-үлеп, юк-барга да көнләшә-көнләшә, үз шик- шөбһәләреннән мыскыллана-таушала ярата, җаны өзелеп, бәгыре өзгәләнеп сөя белде. Бу мәхәббәтенең үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителеп бирелгән бәхет икәнлеген төшенеп үк тә бетерми иде. Киресенчә, бу хисләре аңа авыр, санын изүче газап кебек тоела, чөнки хатыны тойгыга — хиссият, шатлыкка — куаныч, бәхеткә сәгадәт белән җавап бирә белүчеләрдән түгел шул. Ә монысын, әйтмәсәләр дә, Әсәретдин абый үзе дә бик яхшы белә иде. Шунлыктан кызына һаман да бәхетләр генә теләде. Бу баласы бигрәк- ләр дә кытай пыяласы шул! Икенче кызы өчен алай ук борчылмый, анысының корылыгы әллә нинди диңгездәй ташыган хисләреңне корытыр. Ә улы, ягъни соңгы өченче баласы, әлегә сабый иде.
Олы кызы, ягъни чибәрләрнең дә чибәре булып үсеп җиткән Бәриясе артыннан егетләр борын төпләре кибеп җитмәстән йөгерә башладылар. Тик берсен дә саф мәхәббәт хисләре белән тулы кыз колач җәеп көтеп тормаган булып чыкты. Бәрия килде-киттегә һич сер бирмәде. Егетләрне итәге тирәсендә генә әйләндерә дә, башларын хыял боламыгында тәмам болгатып, юкка чыга. Чәчәкләр арасында сайланып очкан күбәләктәй, ул да эзләнә, лаеклы тиң ярының һичшиксез табылачагына ышана, янында меңнәр булса да, нәкъ шуны, бердәнберен көтә. Әмма аның әлегә кайдадыр адашып йөрүенә ачуы да килә иде. Шунлыктан ул аны үзе эзләп китәргә булды. Әсәретдин абыйның исә моңа рөхсәте юк иде.
Ә Бәриясе Казанга китеп барды. Аның артыннан авыз суларын корытып йөргән егетләре дә олактылар, ягъни дә мәсәлән, уҗым бозаулары кебек иярешеп, калага таба юл алдылар. Анда — демократия, анда иркенлек иде. Авыл үзенең кысынкылыгы, мөмкинлекләренең тарлыгы белән һәр баласын исән-сау йөрегез, дип озатып калды, кайтмаслармы дигән өметтә төннәрен гүяки саташудан уянып китә дә, сагынуларын кая куярга белмнчә елый иде булырга кирәк, ахрысы. Әмма шәһәр иркенлекләре һәм чуарлыклары, төзеклек ләре һәм ялтыравыклары белән үз кысаларына бөтереп алган иде инде аларны, һәм тулысынча буйсындырды. Сөлек кебек кыз Бәриягә кала гына түгел, инде бөтен дөнья кызыга иде, дисәк тә, ялгыш булмас.
Аның янына хәл белештерү сәбәбе белән килеп чыгучылар да аз түгел. Үзләрен иркенрәк тотарга өйрәнеп алган авыл егетләре шәһәрчә кылану гынамы соң, арттырыбрак та җибәргәлиләр: кайсылары мәхәббәтләрен яшермичә белде рергә батырчылык итсәләр, кайберләре Бәриянең чибәрлегеннән телсез кала, йөрәкләре яраланган хәлдә гыйшык дәрьясында гарык була бара. Чөнки кыз үзе генә һаман сер бирми, әле анысы белән, әле монысы белән бераз шаяргалый да, беришләренә кочагын да ача һәм, иреннәреннән дәрт шәрабын эчертеп, аларны шунда ук сәрхуш хәлләрендә калдыргалый, һәм дә мәхәббәт бакчасында үз акылын җуймый гына гизә иде.
Кешеләр шундый инде алар: сүз сөйләшми тора белмиләр. Бәриянең күңелен яулап алу кулларыннан да, акылларыннан да, буй-кыяфәтләреннән дә килмәгән егетләр:
— Мин аның белән кич кундым!.. Кочагының рәхәтен татыдым... Тыштан гына гөнаһысыз икән, — дип, юк-бар сүзләр чыгарып, бүтәннәрнең күңелен аннан суытырга, шулай кызны үзләренеке итәргә тырышып, болганчык гайбәт елгаларын күп агыздылар.
Тел машинасы болар өчен сафсата онын тарта түгел, хакыйкать балын сыга идеме, белгән юк, әмма ләкин бер кол аклы ларын икенче колаклы лары алдый торгач, үз ялганнарына ышанып та беттеләр. Гайбәт авылга да килеп ирешми калмаячак иде.
Бәрия исә һаман да кызларның солтаны булды. Шунлыктан арада бер-бер ханзадәнең барлыгына һәм үзенә насыйп ителәчәгенә өметен өзмәде. Дөрес, андый егетнең ханлык тәхетен тотуы шарт ителмәсә дә, әмма дә йөрәк тәхетенә менүе һичшиксез сорала иде.
Кемнәрнең күңелендә нәрсәләр барлыгын кайлардан белеп бетерәсең? Монда әле үз-үзеңне аңлап җиткереп булмый. Ә Бәриянең күңеле олы мәхәббәт көтә иде. Бу «олы мәхәббәт» дигәне пеләш башлы да, аксак-туксак та, чулак та, сукыр да, саңгырау да булырга тиеш түгел. Дус кызлары инде кайсы кияүле, кайсысы егетле генә булса да була тордылар. Бәрия артыннан черки-чебен кебек гөжләшеп асылдан-асыл, гайрәтледән-гайрәтле, чибәрдән-чибәр генә яшь- җилкенчәкләр җилкә киереп йөрсә дә, озакламый алары да тарала башладылар.
Әнисе генә:
—И кызым, баштарак солтан кирәк була ул, аннары олтан да ярый башлый... Үзеңә тиңеңне сайлап ал инде,— диде, ничә тапкырлар кызы өчен хәсрәтләнеп, хатларында үгет-нәсихәтләр бирә-бирә.

Аның өчен Бәриянең башлы-күзле булуы, гаилә корып, ярты хәсрәтеннән ата-анасын азат итүе кирәк иде. Кызының исән-саулыгына, бәхет-шатлык насыйбына никадәр догалар укытты әнисе, яхшы иргә тәтүен теләде. Юк кына!
—Әллә, Ходаем, Бәриямнең күңеле чуар инде? — дип, әнисе хәсрәт чигә башлаган иде инде, җәйге ялда авылларында яткан кадерлесенең шулай ук Казанда укыган җиреннән кайткан бер егет белән сөйләшеп торганлыгы хакында ишеткәч, йөрәге жу итеп куйды: — Бу бит теге Хәбибҗан малае түгелме соң? Ничә кызның башын әйләндерде! Йөри генә башлый да ташлый, йөри генә башлый да ташлый, хәерсез!
Ананың хәсрәте хак иде. Ишетелгәннәр буенча, чыннан да, Хәбибҗан абзыйның бу улы телгә галәмәт тә оста, әмма күңелгә артыгы белән чуар булып, бер кичтә ике-өч кызны озатып, ярты авылны талаштырып, яртысын үпкәләтеп бетерде. Ә кызлар, аңа да карамастан, шушы бер кашык сусыз да йотарлык Зарифка сагыз кебек ябыша, иреннәреннән бал өзәргә җан аталар, имеш. Әй, булсалар да булырлар икән! һай бәхетсезләр, һай буш өметлеләр! Хәбибҗан малае алар насыйбынамы соң? Бәриянең кискән тырнагына да тормый лар алар!
Ана әле тиргә батты, әле туңды. Бәриясе капка төбеннән таң алдында гына керде. Урынына мыштым гына барып ятты. Йокы күрмәгән анасы аның дәртле итеп еш-еш сулыш алуларын колак тотып тыңлаштырды. Бәриясенең йөрәге ут булып яна. һәр сулышы саен мәхәббәт төтеннәре чыга, тәнен генә түгел, бар дөньялыкны чолгый бара иде. Ана бу юлы сүз әйтергә кыймады. Бәхетен киметермен дип уйлады. һай шунда ачуланган булса иде. Вакытында ул утны сүндерерлек кенә сүзләр табар иде. Юк шул, теле әйләнмәде. Насыйбыдыр инде, насыйбыдыр!
һәм шулай булды да. Бәриянең күзгә күренеп үзгәрүе, Зариф, дип саташуы көннән-көнгә арта барды. Ананың бу хәлләргә әле сөенгән, әле көенгән чаклары иде...
—Нәрсә, әнкәй?
—Юк, болайгына!..
Бәрия йөрәк серен яшерергә тырышты, анасы да белмәмешкә сабышты. Кызы белән Зарифның гыйшкы телгә алып сөйләнерлек дәрәҗәдә хак иде югыйсә.
Кибеткә яңа товар кайткач, аларны тамаша кылырга һәм алырга ярты авыл җыела торган заманнар бу. Бәриянең әнисе шунда бармый кала аламы соң?
—Хәбибҗанның улы Зариф белән кызым Миләүшә көзгә өйләнешерләр, ахрысы!..— Югары оч Камиләнең бу рәвешле сөйләнеп торуын ишетүгә, ул егыла язды.
—Ничек?
—Менә шулай, Фәгыйлә, менә шулай!..
Әмма бу сүзләр чатан Хафизның кечкенә Фәгыйләсенең колагына дип әйтелмәгән иделәр. Бәриянең анасы юләр түгел, үзенә аталган икәнлекне бик тиз аңлады һәм үзеннән мыскыллы ачы көлү буларак кабул итте. Шунда Хәбиб җанның хатыны Суфия килеп керде, һәммә кеше аны зурлап, үз итеп каршы алды. Зарифын өйләндерергә җыенуы хакында халык арасында сүзләр йөргәнлеге яшерелми әй телүгә, ул:
—Нинди сүз бу тагын? — дип аптырады да калды,— Кайдан чыкты?
—Әнә, Камилә бытырдый! — Бәриянең әнисе ачу белән әйтте, әмма Суфия шунда ук үзен кулына алды, бер дә гаҗәпләнмәгән кыяфәт чыгарды. Ул, тынычланырга өлгергән күңел белән:
—Минем Зарифым синең кызың белән йөри түгелме әллә? — дип сорады.
Бәриянең әнисенә җитә калды, Камилә каршында борынын чөйде.
Кибеткә җыелган хатыннарда әлегә товар кайгысы юк иде.
—Миләүшәгә Зариф карыймы соң... — диючеләренә бүтәннәр кушылып:
—Бәрия белән тиңнәр! — диделәр.
Сүзгә кибетче аксак Мортаза кушылды:
—Егет әле утырып җитмәгән, тиз генә өйләнмәс, — дип, үзенең яшьлегендә бер авылдан икенчесенә яшь хатыннар артыннан чабып, исереклеге аркасында салкын буранда йоклап калып, аягын өшетүен исенә алып сөйләмәкче иде. Кырыкмаса-кырык чәйнәлгән мәсьәлә буларак, аңа колак куючы табылмады.
һәм китте сүз, китте сүз. Диңгез булса, ул да кайнап чыгар иде. Әмма авыл хатыннары бирешә торганнардан түгелләр. Инде алтынчы «круг»ка җитеп, бишенче тапкыр гына кызып килә иделәр. Шунда бәхәсне Суфия чиште:
—Минем малай кайсыгызның кызына карарга үзе белер!
Кибет эчендәгеләр бу кадәр төгәл әйтелгән сүзләрнең тәэсиреннән гүяки егылышып калдылар, урамдагылар аңлашып өлгермәделәр, ә үрдәк йөрешле Суфия, башын югары чөйгән хәлендә, кайтып китте. Шул көннән бирле Зариф та вакытыннан алда йокларга ята башлады. Бер генә кызны да озата алмый иде шул ул хәзер, һәммәсе юлына киртә куйдылар. Болай яшәп булмасын аңлаган егет ике атнадан Казанга китеп барды. Авылның яшь-җилкенчәге, ул китүгә ты нычлап, бәхеткә иреште. Барысы да парлашып алып, күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар. Егетләрнең күңелендә көлке сүз булса да, күңелләрендә: «Зариф кайтып төшмәсен, йөргән җирендә рәхәт күрсен!»— дигән сагышлы һәм үтенечле дога вә өмет иде.
Бәриянең кияүгә чыгуы, туй булачагы дигән хәбәр авылны бер очтан икенчесенә кадәр көнгә кырыгар әйләнде. Ул кода-кодагыйлар, җизни-җизнәкәйләр килеп тулды. Ак келәткә пакь урын җәелде. Бәрияне үз әнисе шунда алып керде һәм, кызының елавын ишеткәнендә йөрәгенә зәхмәт сәнәге чәнчелеп, кайгыга чумды. Нәрсәләр генә дисен икән, ничекләр генә юатсын? Никләр генә шулай сыгылып төшеп елый икән?
—Кызым, ни булды?
Әмма Бәриясе серен чишмәде.
—Кияү керер алдыннан елаган киленнең бәхете мул булыр! — диде иснәнеп йөргән кодагый, келәт эченә узып.
Ул көндә яки төндә Зарифны кайтып килер дип өметләнеп һәм Ходайдан сорап, ялварып, үтенеп көткән бердәнбер кеше Бәрия иде. Ничә тапкырлар елап алды ул, качыплар китәргә дә уйлады. Яратмый иде ул куенына мөгрәп кереп килүче бу булачак ирен, аңа Зариф кирәк иде, ул бары тикЗарифны гына сөя, бары тик Зариф өчен генә туган һәм үскән, бары тик Зариф дип кенә яшәячәк иде. Шуңа да елады да елады. Әмма күз яшенең серен һичкемгә дә чишмәде.