СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Гаффар “Коелы өй”

Бу хәл-әхвәл булганга әллә күпме вакыт узган инде. Шул кадәр дә узып киткән ки, әйтерсең лә кичәге, бүгенге, иртәгә дә килеп чыгуы мөмкин хәл кебек кенә. Адәми зат гомерендә әйтерсең лә күптән булган кебек бер вакыт мизгеле булып алучан, ә ул, бактың исә, сине котылгысыз төстә ерак, алга таба да һәрчак көтеп тора икән. Әлеге киләчәк теге ераклыкның кичә булганмы, иртәгә килеп чыгасынмы белү сиңа язмаган, язылмышсыз. Төштәгечә тоелган гынамы, ә бәлки чынмы икәнлеге хәзер сиңа һич кенә дә кагылмый инде. Бөтенесе мәңгелеккә фәкать үзеңнең генә хәтереңдә кала. Буралы өегезнең матчасына түр тәрәзәләрегез ягыннан төшкән яктылык тарафына беркетелгән чөйгә элеп куелган, нык ышанычлы сиртмә пружинада тибрәлгән бишегең сыман.
Нигә икәнлеген карлар челтәрләнер-челтәрләнмәстән, гөрләвекләр агар-акмастан, әле туеныр җимен табар-тапмас чакта ук, оя корырга вакыты җитәр-җитмәстә үк ашкынып очып кайткан тургайдан да, августның бер-бер көнендә мизгел дигәндә, җәйге челлә кичендәге гадәттән тыш төгәллектә, бердәмлектә канатка канат, җанга җан оешканнан соң, туган, торган җирләре белән хушлаша-хушлаша, киләсе язга кадәр басу-кырлар турысыннан очышкан сыерчыклардан сорыйсыңмыни? Шундый вакытта йөрәгеңнең какканын сизәсең, авырттырып җибәрә, тик киләчәктә үз өстеңдәге сажин ярым туфрактан да арттырыбрак түгел әлегә. Көндезге сәгать икедә шул сәгатеңне көзгегә каршы куеп карасаң, бишенче яртыны күрсәткән шикелле, үтә бара торган вакыт арасында кичәгесе, киләсесе бутала, адаша, юкка чыга, күрәсең.
Әйе, бу хәл булганга, җаның аркылы ашып ташканга күптән инде, әллә кайчан: әгәр дә үзең оныткан булсаң, әнкәңнең сөтеннән аерганнары кебек, һичкемнән сөйләтә алмыйсың, һичкайчан.
Өйгә — әнкәң янына кендегең калган җиргә кайтыр өчен юлга чыгып китәргә кирәк иде. Күктән боз, таш яуган шәттә дә. Яңа елга керер кич, төн алдыннан. Иң кимендә — таңда. Әни янына, авылга. Ул андагы өебездә сыер, өч сарык, җиде-сигез тавык-әтәч, ике ана, бер ата каз тотып, япа-ялгызы яшәп ята. Йорт-җиребез ару гына таза, кешенекеннән ким түгел. Артыграк булмаса әле! Җәйләрен яшелчә үстерүенә аңа — әниебезгә җиткәннәр сирәктер. Болай ул кырык сигез яшеннән тол калган килеш, кош балаларыдай очкан-киткән, таралган тугыз ул-кызын сагынып зарыкканлыгын ризасызлык белдерепме, зарланып, интизарлап, үпкәләпме, искә-оска алмаган да шикелле. Тере, яшәмчән, елмайганда бөтен йөзе уылган кызыл кирпеч тузаны белән ышкып чистартылган җиз самавырдай балкып тора. Ә инде әнкәңнең онытканда дигәндәй үзе дә сизмәстән тирәнтеннән уфтанып куйган чагында, хәл-әхвәле, хәтмәле төстә ишелеп төшкән язгы ташу сыман, синең бар күңелеңне, җаныңны, бәгырь үзәгеңне басып киткән чаклар, аһ, булгалый ул. Ничек кенә булгалый иде әле! Әллә бу үткән дөнья сугышында алган ярасыннан соң, ары таба, өстәп, колхозда җан атып эшли-эшли тәмам алчыгу-талчыгуларданмы, дошман үз авылын, хатынын, балаларын измәсенгә, мыскылламасынга Украинада кулына тоттырылган винтовка белән һөҗүмнәргә бара торгач алган җәрәхәтләреннәнме илле алтынчы яшендә вафат булган (ә бәлки, «һәлак булган» дию хаклыракмы?) иренең һич онытылмас назыннан мәхрүм калу мәхшәреннән микән? Соравы, тәгаенләве уңайсыз бит инде.
Инде менә шушы — сиңа үзе укалы күлмәк, сатин чалбар кигезеп йөрткән һәр баласына пар бияләй, оекбаш бәйләгән, трусик, матросларныкы ише майка көрнәгән газиз әнкәң янына дип, салкын, буранлы декабрь киченә каршы юлга кузгаласың. Әнкәң янына кайтасы юлыңның газабы, алдыңа куйган өч-дүрт кыстыбыйны ашап куйганың шикелле генә: фасыллардагы беренче иреньяргыч, көпшә, шомырт, җир җиләген капканың кебек, моның берни белән дә һич алыштыргысыз мәңгелек тәме бар.
Шулай итеп, син бүген чуен юл станциясендәге вагоннан алтмыш тонна чәчелмәле цемент бушаттың. Ничек итеп икәнлеге кемгә хаҗәт: иң мөһиме, сиңа дөнья пролетариаты юлбашчысының рәсеме төшерелгән шәмәхә төстәге, шытырдап торган егерме биш сумлык кәгазь акча яздырып түлиләр; ул җанкай-җанашны, студентларның тулай торагындагы шимбә кичендә бергә биегән элек кадерләп йөргәнең, хәзер хатыныңның тыгыз билен сак кына кыскандай, урталай бөклисең дә чат тузанлы телогрейкаңның түш кесәсенә тыгып куясың; кайтышлый, якыныңның түш төймәсен беренче тапкыр ычкындырганнан соңындай итеп, капшап-капшап аласың әле: теге банкнотның кәбестә шикелле шыгырдап куйганына сөенәсең. Аннары инде тәнең, бөтен җирең әлеге кәгазь акча сыман шыгырдап торырдай итеп, беренче каттан түбән урында юынып чыгасың. Үзең кебек үк нык беләкле, тыгыз бәдәнле «цементташ» өч иптәшең белән бергә-бергә инде уйный-көлә. Аларның кайтасылары юк — якын-тирә, ерак шәһәрләрдән, шәраблары алып куелган, ә синең хәмер дигәнне иснәп караганың да юк, өнәмисең; урам аша торган «Стрела» кибетеннән ике бөтен икмәк, күмәч, ике кило алма, яртышар килодан кара җимеш, күрәгә, хөрмә, кадак ярым «Ласточка» дигән шикаладлы, «Лимонный» дигән карамель, аннары көрән мендәрле конфетлар сатып аласың; өстәп, әзме-күпме тутырмасы да кирәк ич инде — кыскасы, әлеге дә баягы егерме биш тәңкәң исәбеннән. Юлга юк кеше генә буш чыга. Әзрәк өстәгәндә дә ярар дигәндә кысталып, тансыкка тагын вак-төяген дә өстисең әле аны. Кайтыр-кире килер юлга дигән кадәресен чиста, кылычтай үтүкләнгән чалбарыңның уң балак кесәсе төбенә җыйнап куясың, калган барчасын якыныңа биреп калдырасың. Алга таба да яшиселәр бар ич әле; җитмәсә, тегеннән-моннан аласы керемең дә юк түгел. Беткәнчегә тикле үк акчасы беткәннең ир-егетлеге шултиклем генә. Булмаганнан булмый.
Ә кайтып килергә кирәк. Кыш көне. Яңа ел төненә каршы кичтә. Әллә кайчан бабаң утырткан чагында әбиең тотып торган неп-нечкә үсентеләрнең, ниһаять, колачың да җитмәслек булып җәелгән юан-юан кәүсәле тупыллар, таллар, атаң сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнан соң әнкәң белән бергәләшеп, тамырларын җәеп, таратып, туфракка иңдергән канәфер куаклары ышыгында тыныч-имин утырган, кайчандыр син елап дөньяга килгәч, бишегең тирбәлгән борын-борынгы нигезеңә таба. Иртәдән үк йомшак, аклы-кызыллы сыерыбызның абзарда бу чыгара-чыгара сулыш алганыдай тын, мамык-мамык тыныч кар ява башлаган иде. Аннары төньяктан ачы җил исәргә керешеп, син автобуста кайтканда җәяүле буран кузгалды, асфальт юлга урыны-урыны белән көртләр дә себертеп куйган икән инде: чистарткычлар алгы тәрәзәләрне сөртеп алырга өлгермәскә әйләнде. Шуңа күрә син юлны тәгәрмәчләр арасына шуышып кергән тузбаш елан сурәтендә генә абайлыйсың инде. Ә җил себерткән җәяүле буран арыган күз керфекләреңнең мизгел-мизгел ачылып- йомылулары гына булып тоела башлый. Мондый итеп җәйге челлә кояшы нурына туенган кыр, болын чәчәкләре генә үзләренең таҗ яфракларын каплап куючан. һәрхәлдә бу мәлеңдәге әңге-мәңгедә шулай хис ителә.
Минем йөгем пөхтә — чагыштырырга яраса, әз-мәз көмәнле бер-бер хатын-кызның, күргәнең очрагында «кайчандыр мин дә шунда булган бит инде» дип уйлаткан әлеге сизелер-сизелмәс, яшертен кием-салымына тартым: күрәселәрен күптән күргән сары күн букчада иде.
Автобустан Масловка авылы — Әшнәк юл чатында төшеп калып, су күсесе тиресеннән тегелгән затлы бүрегемнең колакчынын төшереп бәйләгәч, букчамны аяк арасына кыстырган килеш, биш бармаклы күн бияләемә ак брезент эш бияләе кидереп куйганчыга кадәр, җилдән ышыкланып, сигарет кабызгач, аркаң ягыңнан тын гына әйтелгән:
— Син күрмәдең дә, — дигәнне ишетеп аласың.
Шым гына керергә теләгәндә, кинәт сагаерга мәҗбүр итеп, көтмәгәндә ишек күгәне шулай тавыш биреп куючан. Бусы шыгырдап, тешеңне камаштырырдай чытырдап түгел, ә бәлки, әйтик, кышкы зәмһәрирдә өй җылысы белән тышкы суык чалт иттереп яңакларга ябышкан ишекне дерт иттереп кенә ачканың шикеллеме соң? Юк бугай, аркаң яктан: «Син күрмәдең дә», — дигән әлеге аваз миңа үзең белән ияреп керергә аягың янында ясканып, атлыгып торган ак мәченең тыйнак кына, «минем дә керәсем бар» дигәнедәй тын гына тавыш бирүе сыман тоелып китте.
Ә мин шул мәлдә сискәнеп куйдым. Нигәдер.
Әйтерсең лә әллә кайчан — күптән инде — әнкәң иртән иртүк: «Тор инде. Вакыт», — дип, йомшак тавыш биргән көенчә синең иңбашыңа өч бармагы белән кагылып узган.
Сискәнеп дип... һич юк анысы. Нигә дигәндә, мин бу аваз иясен тегендә — һәркем фәкать үз-үзен генә кайгырткан автовокзалда күреп искәрмәсәм дә, хәзер исә ул ишетсен өчен каршы искән җил белән бураннан янтаебрак, мең дә бер елдан соңгы шикелле итеп:
- Күрдем, — дидем.
Ишеткәндерме, — тынымны, әйткәнемне кисәк җил бүлде.
Хәер, автобуста басып барганың чагында аркаңа терәлеп барган тыгыз түш, аягыңны алыштырырга да ирек бирмәгән чемоданның иясе шушы тавыш иясе икәнлеген минем бүген унбиш тонна цемент бушаткандагы арыган тәнем, алҗыган җаным сизми, белми ди инде, әйеме.
Кабызган сигаретымны бияләй ышыгында тотып, өстән аска — сул аягым кырыйлата карап алгач, мин аның теге чемоданы белән бергә янәшә шактый мул бүлтәеп торган рюкзагы барлыгын да күреп өлгердем инде.
Мин аңа:
— Кузгалыйк, — дидем.
Ул:
— Әйдә, — диде дә шул йөкләренә иелде.
Шунда аның уң кул ягына үзеңнең «йөкле» портфелеңне куясың да уң иңеңә аның яшькелт рюкзагындагы пар элмәкләрне эләсең, ә инде аның чемодан тоткасына тотыныр алдыннан, үзеңнең брезент эш бияләеңне, берсен тешең белән, икенчесен болай гына алмаш-тилмәш салып, әкрен генә:
— Ки, — диясең.
Ул карыша. Тик инде мин бала чагымда ук озын бер пакус үләнне чабып куйганнан соң җиделе чалгым йөзеннән кайрагымны, аннары соң үткер кыргычымны алгы-артлы чажлап үткәнендәге шикелле нык итеп:
— Ки! — дип кабатлыйм.
Нишләгәндер, мин ары таба атлап киттем. Аның йөген күтәреп без, автобустан төшеп калган аермадан соң ике чакрым да йөз сажин чамасы арадагы имән утыртмасына җиткәнче борылып карамадым. Инде эңгер-меңгердән соңгы атлап киткән ике адәми затның ошбу юлда икәнлеген өстән дә бәргән, җәяүләп тә сызган буран белән җилдән гайре бу дөньяда һичкем белми иде.

Әй-й! Әйбәт эткә җиде чакрым ара юлмыни соң ул?

Син мамык шәл япкан, зәңгәрсу тукымалы кышкы пәлтә, аягына күн тышлы итек кигән, ә йөзенә килгәндә, куе кашлы, зуп-зур күзле — бөтен җирен кар сарган бер кыз кисәгенең сулыш алуын искәрә-искәрә, шушындый төнгә каршы шулкадәр дә йөк төяп кайтканын үз ихтыярың белән кулыңа алганыңа, күтәргәнеңә, шуңа мәҗбүр икәнеңә күңелеңнән сыкрый-сыкрый, аны сүзсез-нисез генә әрли-әрли туган авылыңа таба барасың да барасың. Сукранмыйсың анысы: чөнки үз авылыңа таба кайтудан да якынрак, җиңелрәк бүтән юл юклыгын син ахырзаманга — мәхшәр мәйданына чаклы яхшы беләсең. Сиңа әлеге юлда барышлый һичнинди юлдаш-ахирәт очрамаса да, мәшәкатеңне, рәхәтеңне, уеңны, сүзеңне уртаклашырдай, җан йөгеңне күтәрешердәй һичкем калмаслыгына тәмам ышанганың сурәтендә дә.
Сиңа аның рюкзагы белән чемоданы барыбер бүген өч иптәшең белән бергә бушаткан алтмыш тонналы цемент вагоны түгел ул — күпкә авыррак кебек тоела.
Мин атлыйм да атлыйм, әнә теге күтәрелештән соң Борынлы авылы каршындагы түбәнлек китә, аннан ары шактый озын күтәрелеш башлана, аның үренә җиткәннән соң, Корноухово авылы утлары күренер дә, әз генә төшә торгач, безнекеләр күренер. Юлның яртысын узгансың икән, калганын ташбака булсаң да үтәсең. Иң мөһиме — җил белән буранга каршы барасы, юлга өелгән көртләрне зур-зур адым белән атлапмы, ерыпмы үтәсе дә үтәсе. Атлау кирәк: җырламыйча, тик сүзсез-нисез генә.
Шулчакта син юлдаш кызның аяк атлавын ишетмәгәнеңне искәртеп аласың.
Шул ук вакытта каршы буранның көчәйгәннән-көчәя барганын да. Бу — давыл. Кышкы. Сирәк нәрсә түгел. Күргән, кичергән бар. Ә исә шушы мәхшәр уртасында ике адәми зат бар бит әле. Шушы мәлдә аркан әйләнеп карыйсың да инде. Атлап китәр алдыннан аяк астыңны барлап алган шикелле итеп. Йә инде ул-бу хәтәр хәбәр ишеткәннән соң (әйтик, таныш кемеңнеңдер вафат булганын) госел коенып чыкканың шикелле. Моны атап, сурәтләп, әйтеп тору кирәкмәс тә. Мөэмин-мөселман икәнсең икән, шулай тиешле, шулай фарыз.
Әйе, бара-тора аркан борылып карыйсың. Чөнки син аның — һич тә теләмәгән ирексез юлдашыңның — атлавын ишетмисең. Колагыңны гүя җил өреп тутырган буран мендәре каплаган.
Әнә ул: аны буран ташкыны аша чамалыйсың. Әле ярый күз үткер — югалтмыйсың. Шундук аны: «Ниме дип туры килдең соң әле син?» — дип әрепләп атасы килгәнеңне басарга теләгән ниятең мизгелендә аның алты сажиннар чамасы артта калганлыгын, үзеңнең затлы портфелеңә утырганын, ишетелер-ишетелмәс төстә тын гына итеп:
— Су, — дигән авазын ишетәсең.
Шунда шәйләп аласың инде: бактың исә ул синең йөгеңне юл кырыена трактор сөйрәтеп барганнан төшеп
калган салам күченә терәтеп утырган икән. Шулчакны сине, аның тарафына чигенеп, янәшәсенә җайлашкач, сигарет кабызып тарту нияте биләп ала, тик син аның «Су!» — дигәненә каршы:
— Хә-зер! — дисең. Каршы ургым җилдән тыныңны коткаргач: — Хәзер, — дип кабатлыйсың. — Хәзер, эчертәм мин сиңа су!
Мин аның бала чагында үзебезнең йорт кулинарыбызның мамыгын йолыкканда чыелдап куйгандагы йә әти безнең чәчебезне кул машинкасы белән китәргән чагында чәч бөртегебез өзелеп-өзелеп кенә чыккан мизгелләрдә кисәк авыртуга сискәнеп киткәндәгечә:
— Әй! — дигәнен ишетеп алдым. Аннары ул: — Нәрсә? — диде.
— Су түгел, — дидем мин.
— Ни?
— Арт сабагың.
— Типкәнче тор. Тиз баскан бул.
Аңа таба борылгач, арка ягым уңай җилдәге җилкән сыман ипләнде тагын. (Гәрчә җилкәнле көймәдә йөзгәнем булмаса да, тойгысы шулайрак иде булса кирәк.)
Ул:
— Тын аласы иде, — диде.
Мин тыныч кына:
— Юк инде, — дидем дә, йомшак кына итеп, портфельгә тибеп куйган булдым. Саллы булгандыр, күрәсең, чөнки аркамда — аның биштәре, уң кулымда — чемоданы. Өстәп, карлы бияләеңне ул оеган кыз затының битенә алмаш-тилмәш (уңлы-суллы) бәргәләп аласың әле. Шунда син катгый төстә:
— Тор! — дип боерасың.
— Утырып тор әле.
— Ярамый.
— Әз генәгә генә.
Мыегыма кунган бозны йолкып аткач, мин катгый төстә:
— Егерме бер градус. Цельсий буенча, — дидем.
Мин аның:
— Ә Фаренгейт белән? — дигәненә аны җәлеп итәр өчен дип көлеп җибәрдем дә мул кар кунган бүрегемне күтәреп куйдым, аннары, салып, өч-дүрт мәртәбә теземә бәргәләп алгач:
— Фаренгейтны белмим, — дидем.
Кыз заты:
— Абсолютмы? — дип сорады.
Син бу сөйләшүнең аны арыганлыгыннан арындыру, аеру өчен кирәккә генә икәнен яхшы беләсең инде. Ә сүз алышуны дәвам итәр өчен:
— Зерә? — дип әйтеп куясың. Юри генә. Тынмаска. Сүз булсынга. Хәрәкәттә бәрәкәт өчен.
— Әйе. Әйе, әйе, нуль. Бүтән берни түгел. Син дә мин генә, — дип, ул муеным тирәли уралган яшелле-кызыллы җон шарфыма тотынды. Ныклап, сулыш алырга комачауларлык, хәтта буарлык итеп.
Мин тоташлый җилне уздырырга теләп кычкырмадым, ә бәлки, пышылдап, тагын:
— Тор! — дидем.
Ул, минем шарфымны үзенә таба тартыбрак:
— Кочакла әле мине, — диде. — Суык.
Әйтерсең лә менә хәзер — бу салкын буранда, кайтыр юлымда — миңа шул гына җитмәгән иде. Шулай да мин:
— Аннары, — дидем.
Ул:
— Кайчан? — диде.
— Кирәкмәс.
— Нигә?
— И инде! — дидем мин.
— Син өйләндеңмени? — дип сорады ул.
— Әйе.
— Балаларыгыз да бардыр?
— Булмыйча!
— Сөясеңме?
— Кемне?
Ул:
— Мине түгел ич инде, — дигәч, син кайтыр юлыңа каршы искән ургым-ургым җилне үзең аша Чулман елгасы тарафына озатасың да, тирән итеп бер сулыш алгач, күтәргәннәреңне башта җилкәңдә, аннары кулыңда кагынган шикелле барлап алгач, тагын бер — инде соңгы тапкыр, тик йомшаграк итеп:
— Тор. Бас. Әйдә. Киттек, — дип, аңа буш сул кулыңны сузасың.
Ул тора, баса, киерелеп, билен язып алган була. Боергач, тормыйча, басмыйча нишләсен соң ул: шунда утырып калса, аны, иртәгесен бөрешеп каткан килеш, узгынчы бер-бер юлчы табып алсынмыни. Яңа елның беренче көнендә. Барчасының күңелләрен әллә нишләтеп-нишләтеп дип, билгеле инде: өшетеп, ел буена теңкәп.
Торганы, аягына басканы шәпкә уң кулындагы мин кигезгән бияләйгә сарган карны авызына якынайтканы, ирененә тидергәне мәлендә син аның кулына сугып аласың:
— Кирәкмәс.
— Тамагым чатнады.
— Кайткач.
Ул әле генә торган урынына борылды да, сине сискәндереп җибәреп:
— Кочакламадың да... Монда йомшак иде, — диде.
Син аңа бүгенгедәй буранда, ургым-ургым искән салкын җилдә ул урынның иртәгесен нинди каты буласын, ә инде аннан торып баскансың икән, язгы алсу-зәңгәр беренче чәчәкләрне, аннары сап-сары тавыкмы, казмы бәбкәләрен, тилгәннәрне, тагын әллә ниләрне һичшиксез күрәсеңне әйтеп тормыйсың инде. Ул үзе дә — кинәт исеңә төшә — сигезьеллык мәктәбебездә миннән өч сыйныф түбән укыган «чебеш кызы» гына ич. Рәсимә бугай. Әйе, Рәсимә.
Шунда син, аңа карамыйча, йөгеңне, җилкәңне, кулыңны калкытып ипләгәч, буранга каршы атлап китәсең.
— Әйдә, — дисең, — өйгә. Анда эш күп.
— Күп, - диде ул.
Шунда син кар дәрьясының кыл уртасында капылт туктыйсың да, мамык чалбарыңның каеш перәшкәсен ычкындыргач, аяк киемең аша гына салып, аңа сузасың:
— Ки.
Ул кия белми — булышасың: кече кызыңның трусигын алмаштырганың шикелле генә итеп. Аның эчке киеменме, тагын нәрсәләрен бөтереп, җайлап, әлеге җып-җылы ыштанга тыкканда, авылыбыздагы туган өебезнең җылы миченә тәнеңме, җаныңмы белән сарышасыңны гына уйлыйсың. Аннары инде барасың да барасың. Юл бер генә. Бүтәне юк.
Инде менә, эндәшмичә-нитмичә, үзара һичбер сүз катмыйча, тып-тын (җил-буранны ис-оска алмасаң) авылыңа кайтып җитәсең, күпердән соң урамы буенча баргач, аны үз өенә хәтле озатып куясың. (Ә бу мәлдә үз өеңдәге япа-ялгыз әнкәң, ак мәче, абзардагы буаз сыер, өч сарык, тыннарын бүлеп, сине көтеп тормый ич әле. Көтеп дип... чамалыйлардыр, анысын кем белә. Чамаламасалар кайтып торасыңмыни ул?)
Без аларның капка төпләренә килеп җиттек. Шундагы кар япкан коелары капкачын каерып ачып, чиләкне бияләем белән тыштан-эчтән сөрткәләгәч, чыгырны борганда да боларның Тузик кушаматлы этләре нигәдер өрмәгәнен искәреп куйдым. Өч-дүрт йотым су эчкәнемнән соң мин аңа:
— Хәзер ярый, — дидем.
Дөнья ап-ак иде. Тып-тын. Ә мин аның миннән соң голт-голт итеп су эчкәнен рәхәтләнеп тыңладым.
Ул:
— Тәмле, — диде.
— Тәмле, Рәсимә, — дидем мин.
— Мин исеңдәмени?
Җавап бирмәдем.
Син фәкать аның кое төбендәге рюкзагына, чемоданына, күтәреп кайтканыңны инде тәмам онытканың хәлдә ымлаган, ишарәләгән генә шикелле итеп:
— Нигә болай авыр төялеп кайттың соң әле? — дип сорыйсың.
—Азык-төлек, — диде ул. — Иртәгә әнинең җидесе.