СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илнур Дәүләтша "Алпамыш шәһәргә килде"

Бер карурманда Алпамыш исемле аю малае яши иде. Беркөнне ул шәһәрдә яшәүче абыйсыннан хат алды. Ул хатта «Алпамыш! Мин циркта чыгыш ясыйм. Кунакка кил!» дигән сүзләр язылган иде.
Әлеге хәбәрне алгач, Алпамыш бик сөенде. Моңарчы аның циркта гына түгел, шәһәрнең үзендә дә булганы юк иде. Ул тиз генә киенде дә юлга чыкты.
Шәһәрдә аны бик күп машиналар һәм җәяүлеләр каршы алды. Шулхәтле халыкны, шулхәтле машиналарны күреп, Алпамыш югалып калды.
-Әй син! Нишләп торасың монда?
Алпамыш сискәнеп куйды. Аңа бер көчек дәшә икән.
-Мин... мин... циркка... абый янына бара идем, - диде Алпамыш.
-Циркка бара беләсеңме соң? - дип сорады көчек.
-Юк шу-ул...
-Әйдә, алайса, үзем озатып куям, - диде көчек. - Таныш булыйк: мин - Зирәк.
-Ә мин - Алпамыш.
Менә алар, икәүләп, тротуар буйлап киттеләр.
-Исеңдә тот, Алпамыш... тротуардан барганда, һәрвакыт уң яктан барырга кирәк! - диде Зирәк.
Бара торгач, болар бер урам чатына килеп җиттеләр. Алпамыш юлдагы машиналарның әле туктап торуларын, әле китеп баруларын күрде дә:
-Бу машиналар нигә алай итәләр? - дип сорады.
Зирәк каршыдагы өч күзле баганага төртеп күрсәтте:
-Күрәсеңме? «Светофор» дип атала ул. Әнә кызыл ут яна. «Туктап тор!» дигәнне аңлата.
Хәзер сары ут яначак. Анысы «Игътибарлы бул! Юлыңны дәвам итәргә әзерлән» дигәнне белгертә. Сары уттан соң, яшел ут кабыначак. Менә шул чакта инде юлны дәвам итәргә ярый. Аңладыңмы?
-Аңладым, аңладым, - диде Алпамыш. - Ә менә бу ак төстәге сызыклар нинди сызыклар?
-Болар - юл сызыклары. Светофорда яшел ут янгач, җәяүлеләр шушы сызыклы юл аша каршы якка чыгалар...
Алпамыш белән Зирәк юлларын дәвам иттеләр. Тукталышта трамвайга утырдылар. Трамвай тәрәзәсе аша урамны күзәтеп барганда, Алпамыш ерактагы бер матур бинаны күреп алды. Ул бина оча торган тәлинкәгә бик тә, бик тә охшаган иде.
-Әнә цирк! - диде Зирәк, әлеге бинага күрсәтеп. - Әйдә, хәзер трамвайдан төшәбез...
Трамвайдан төшүгә, Алпамыш тиз генә трамвай артыннан чыкмакчы иде - Зирәк аны туктатты.
-Ашыкма, Алпамыш. Трамвай артыннан чыгарга ярамый! Каршы яктан килүче трамвай астында калуың бар. Трамвайның киткәнен көтик, - диде ул.
-Әнә теге кешеләр нишләп алай эшләми? - дип сорады Алпамыш, тукталыш янында туктаган троллейбуска таба ишарәләп.
-Ул бит - троллейбус. Троллейбус белән автобусның артыннан чыгарга ярый. Бу юлы машиналарның хәрәкәтен игътибар белән күзәтергә кирәк.
Алар урам аша чыга башладылар.
-Урам аша чыкканда, башта сулга, аннары уңга карарга онытма. Якынлашып килүче машиналар булмаса, юлны дәвам итәргә була, - дип аңлатты Зирәк.
-Барысы өчен дә рәхмәт сиңа! - диде Алпамыш.
-Очрашырбыз! - диде Зирәк һәм үз юлы белән китеп тә барды.
-Сау бул! - диде Алпамыш. Ул Зирәк артыннан бераз карап торды да циркка кереп китте.