Бәхет турында күпме акыллы сүзләр әйтелгән, ә аны һәркем үзенчә аңлый.
Әхмәдулла бәхетнең нәрсә икәнен яңа белде. Ул шулкадәр зур икән. Шуңа күрә Әхмәдулла гел бәхетле булган, тик үзе генә белмәгән. Бәхет ул —шушы дөньяда яшәү, ә калганы барысы да вак нәрсә.
һәр нәрсәнең кадерен аны югалткач кына беләсең, диләр. Әгәр дә бәхетсезлеккә юлыкмаса, ул моны, бәлки, гомерендә дә аңламаган булыр иде. Шуннан тернәкләнеп торып китә алса, ул бөтен дөньяга ишетелерлек итеп:
— Әй, кешеләр! Сез бик бәхетле! Шуның кадерен белегез!—дип кычкырыр иде.
Мондый акыл, вакыты җиткәч, һәркемгә дә киләдер. Тик ул кешелек өчен бик кадерле булган бу сүзләрне әйтеп кала алмый, үзе белән мәңгегә алып китәдер.
Кичә аны профессор карады. Карады да янәшәсендәге врачка нидер әйтте. Ул моны латин телендә әйтсә дә, Әхмәдулла барыбер аңлады. Профессор, әлбәттә, егет озакламый китәчәк дигәндер. Шулай димәсә, ят телдә сөйләшмәсләр иде.
Берәү дә мәңгелек түгел. Бабасы әйтә торган иде: туудан калмагач, үлемнән калып булмый...
Анысы дөрес, тик азагы бигрәк тиз килде. Үлем, әйтерсең кара балтасын тотып, караңгы почмакта сагалаган да торган. Хәтта яшеренмәгән дә... Ваемсыз барган кеше аны күрмәгән. Теге ыргылып чыгып бәрде дә куйды. Дөньяда шуннан да зур гаделсезлек һәм мәкер юктыр.
Ул еш кына Зариф дигән бер авылдаш агайның сүзен исенә төшерә: бер шулай тормыш, гомер турында сүз чыкты да, теге агай ихлас күңелдән: "Әле мин яшәгән сымак та түгелмен",—дип куйды. Әхмәдулла таң калды. Аның өчен инде Зариф агай бик күпне күргән кеше. Алар ыштансыз йөргән чакта ук агаең ордем-медальләрен тагып, ярты дөньяны әйләнеп сугыштан кайтып төшкән иде. Шул вакытта ук инде Зариф бик өлкән күренә иде. Хәзер ул заманнардан соң күпме сулар акты. Әхмәдуллалар үзләре ир булды. Хәтта өйләнеп гә алдылар. Менә хәзер исәпләп яга: бик өлкән күренгән теге агайга сугыштан кайтканда нибары егерме биш яшь булган. Хәзер андыйларга, гомумән, малай итеп кенә карыйлар.
Дөресен әйткәндә, аның шушыңа кадәр берәрсенең үлем хәбәрен ишетсә, артык исе дә китми торган иде. Әйтерсең шулай тиеш. Шуннан бабасы сымаграк уйлап куя: "Ярар, ашар ашы, эчәр суы, күрер көне беткәндер..." Аларга кадәр дә әллә күпме кеше яшәп киткән бу җирдә. Бөтенесе дә үлә. Бу җәһәттән дөнья гадел.
Әхмәдулла, гомумән, тормышны бер тауга охшата. Тау биек. Түбәсе очлы. Иң түбәдә ул үзе тора. Ә калганнар — аңа кадәр яшәгән кешеләр бөтенесе дә түбәндә, тауның итәгендә. Алар, әйтерсең үз гомерләрен Әхмәдуллалар югарыдан тамаша кылып торсын өчен генә яшәгәннәр. Дөнья шушында барып җиткән дә туктаган, ә калган ягы —мәңгелек...
Хәзер генә ул үзенең коточкыч алданганлыгын аңлады. Берәү дә мәңгелек түгел. Димәк, аның үзенең дә ашар ашы, эчәр суы, күрер көне беткән. Ул шушы тау итәгендә җиргә сеңеп, күмелеп калачак, ә тау торачак, үскәннән-үсәчәк.
Бәлки, үлем үзе куркыныч та түгелдер. Тик тормыш кала, дөнья кала бит. Аннан соң да кояш көн дә чыгачак, ел да яз булачак. Иптәшләре һәркөн автобуска утырып иртән эшкә, вахтага китәчәк... һәр дүшәмбе көн оперативкага җыелачаклар. Кычкырыш нык кына булса, кайтышлый ресторанга сугылып чыгачаклар. Ә анда Әхмәдулла булмаячак. Гомумән, беркайчан да булмаячак, һич кенә дә башка сыярлык түгел. Ул дөньяны үзеннән башка күз алдына да китермәгән иде. Баксаң, ул дөнья өчен бернигә дә тормый икән!
Әхмәдулла үлемне шулай күз алдына китерә: әнә, алда караңгылык. Шундый зур, әйтерсең дөньяның нәкъ яртысы. Яртысы ап-ак, яртысы кап-кара. Шундый караңгы, хәтта капкасыз баздан да хәтәррәк. Менә шушы дөнья аны әкренләп үзенә суыра. Елан күлдә ятып аҗдаһага әйләнә дә кешене тыны белән тартып йота икән, имеш, дип сөйли торганнар иде элек. Нәкъ шуның шикелле.
Хәзер ара да зур калмаган. Әхмәдулла карыша алмый, хәле юк. Акрын гына йотыла бара, йотыла бара. Менә озакламый кара дөнья аны бөтенләй йотачак. Йотачак та таш шикелле итеп бер киштәсенә китереп салачак. Ул үзе дә күмер шикелле инде, күзләре генә ялтырый. Әхмәдулла шу шы киштәдә ятачак та ятачак, ә үзе якты дөньяга караячак. Мәңге шулай... Йөрәгең ярылыр! Юк, беткәч, берьюлы бетсен, берни дә күренеп тормасын!
Әллә ниләр килә башка... Ә берничә көн элек аннан да бәхетле кеше булмаган. Шулар бөтенесе дә киредән кайтса икән.
...Әхмәдулла күптән инде, путевка сатып алам да чит илдә йөреп кайтам әле, дип хыяллана иде. Быел шул турыда сүз кузгаткач, әллә кайсысы:
— Чит ил дигән буласың, ә үзең юньләп Башкортостанны да белмисеңдер әле,—диде.
Уйнап әйтелсә дә бу сүзләр аның уйларын икенчегә борды да җибәрде. Дөрес сүзгә ни җавап дигәндәй, бер иптәше белән җәй резина көймә сатып алырга да Агыйделнең башыннан алып Камага койган җиренә кадәр төшәргә дип сөйләштеләр. Тик иптәшенә отпуск бирмәделәр. Әхмәдулла бөтенесенә кул селтәде дә авылына кайтып китте.
Аларның авыллары тирәсенә геофизиклар килгән булган. Будкалар тартып китергәннәр, палаткалар корганнар, тирә-як гүләп тора.
Ничек вакыт үткәрергә белми йөргән кешегә шәп булды лабаса! Әхмәдулла көн дә шулар янында маташты. Студент чагында мондый разведкада йөргән иде ул. Элек бер дә исе китмәгән кебек иде, әллә үзенең туган яклары булгангамы, кызыкты да китте. Бәлки берәр нәрсә табарлар. Ул әллә ниләр уйлап та бетерде: менә көтмәгәндә нефть фонтаны бәрә. Зур ятма ачалар, промысел оештыралар, Әхмәдулла эшкә шунда кайта.
Шулай ул көн дә болар янына килә дә сейсмик карталарны өйрәнә, тегеләр белән бәхәсләшеп китә. Кайвакыт: "Син нәрсә беләсең, әзер нефтьне чыгаручы гына бит син", — дип үзеннән көләләр.
Разведчиклар Сүктай тавын бораулый башлады. Заманында Әхмәдулла аз таптамады бу якларны. Бәләкәй арбага утын төяп, шул үзәннән менүләре онытылмый. Әй озын була торган иде соң үре! Менәсең, менәсең, һаман очы күренми.
Менә шушы җирләрнең астында ниләр ята икән? Ул чынлап кызыгып китте, әйтерсең инженер түгел, ә авыл малае. Партия начальнигы да аның уен белгәндәй:
— Карыйк әле, син нәрсә таптап йөрисең икән? —дип үзе белән бергә йөртте.
Скважинаны бораулап бетереп баралар, озакламый шартлатырга тиешләр. Әхмәдулла станок янына килде. Әйтерсең хәзер Суктай тавы астыннан әкияттә генә сөйләнгән алтын-көмешләр килеп чыгачак.
Бөтенесе дә гадәттәгечә барды. Шофер двигательне җибәрде, бораулаучы тормоз янына басты. Роторның гүләве генә ишетелеп калды — Әхмәдуллага искиткеч каты нәрсә белән китереп суктылар. Ул миңгерәп китте. Кайдадыр очып барган сымак сизде үзен. Шуннан бөтенесе дә онытылды...
Әхмәдулла больницада гына исенә килде. Врачлар ике кабыргасының сынуын гына әйтә алды. Дөрес кенә диагноз куя алмадылар, бәхәсләштеләр-бәхәсләштеләр дә, дүртенче көнне самолет чакыртып, Уфага озаттылар.
Теге вакыт бораулаучы егет әллә каушап, әллә онытып китепме, роторны ачкычын алмый тоташтырган да куйган.
Гүләп әйләнеп торган тимер ычкынып китеп аңа китереп суккан. Менә хәзер икенче атна инде больницада ята. Әйтерсең эчкә утлы тимер кисәге тыгып куйганнар. Искиткеч яна. Аны ничек салып куйганнар, шул килеш кузгалмыйча ята.
Кичә ул күршесеннән көзге сорап алды. Аны хәлсез куллары белән көчкә-көчкә тотып, йөзе каршысына китерде. Каравы булды, куркуыннан шунда ук күзен йомды. Мондый ябык кешене гомердә дә күргәне юк. Икенче урында булса, шушы кешенең үзе икәненә һич тә ышанмас иде. Элекке көлеп торган күзләре, мае беткән шәм сымак, сүнеп кенә бара. Йөз сары, авыз зур, яңак сөякләре зураеп чыгып тора. Ике атна бит инде, тәгам ризык капканы юк. Тик су гына йоткалый.
Әлбәттә, врачлар да, күрергә килүчеләр дә "терелерсең",—дигән булды. Алар, мөгаен, хәл өстендә яткан кеше беркатлы була, дип уйлыйлардыр. Бәлки аннан да түгелдер. Озак калмаганын Әхмәдулла тегеләрнең күзләреннән үк күреп тора. Тик бу хакта әйтергә генә теләмиләрдер. Әйдә, юатсыннар, шуннан да рәхәт булып кала.
Әхмәдулла сызлануыннан төннәр буе йоклый алмый ята.
Шуннан, йончуның чигенә чыгыптыр инде, йокымсырап китә, тагы уяна. Уянса, әлеге шул бер күренеш: дүрт стена, аның эчендә ак кием кигән аксыл йөзле кешеләр.
Аларның палатасы икенче катта. Тәрәз төбендә генә бер карама үсеп утыра. Картайганлыктан микән, җәй уртасы гына булса да, аның яфраклары саргайган. Җиләс көндә шушы сары яфраклары шабыр-шобыр килеп үзара серләшәләр, ә җил шәбрәк булса, өзеләм-өзеләм дигәндәй, чәбәләнәләр.
Әхмәдулла көне буе шул сары яфракларга карап ята. Әнә бер чебен икенче көн инде иреккә чыгып китә алмый, тәрәзәгә елышып бызлый. Монда нишләп йөридер инде мескенем. Кичә берәү тастымал белән сугып үтерергә маташкан иде, эләктерә алмады. Әхмәдуллага ул жәл. Хәле булса, тәрәзәне ачып, чыгарып җибәрер иде. Әйдә, очсын, дөнья тармыни, ул да җан иясе бит. Моннан ерактагы бер катлы йортларның калай түбәләре дә күренә. Күпләре байтактан бирле буялмаган, ахрысы, тутыгып беткән. Ялыгып китсә инде, шул йортларга карап ята. Төнлә бу күренешкә трамвай штангасыннан ялтырап очып калган очкыннар гына өстәлә. Әхмәдуллага күренгән бөтен дөнья менә шул.
Кызык, шушы вакыт трамвайда кемнәр китеп бара икән? Мөгаен, модалы киемле бер яшь егет янындагы кызга бик эре, белдекле кыяфәт белән нидер сөйләгән буладыр, ә авылдан килгән бер әби, төшә торган җире әле бик ерак булса да, әллә кайчан ишек төбенә килеп баскандыр да үтүчеләргә комачаулап торадыр. Кешеләр билет алу өчен бер-берсе аша кассага акча җибәрәләр, һәркайсының күңеле шат. Алар шушы вакыт Әхмәдулланың дару исе аңкып торган палатада, сызланып, бөтен дөньядан көнләшеп ятканын башына да китермиләрдер.
Эштә иптәшләре нишли икән? Бүген чәршәмбе шикелле. Мөгаен, әле Исәнгулов кабинетында оперативка барадыр. Идарә начальнигы бишенче промысел мөдире Грабовскийны сүгәдер. Әллә нишләп яратып бетерми начальник шул кешене. Ә тегесе, гадәттәгечә, план үтәп җиткерә алмавын нефть катламында басым түбәнлегенә сылтыйдыр. Шуннан Исәнгулов цех начальнигына борыладыр. Бәлки, аны, производство бүлегенең өлкән инженерын да искә алырлар. Шулай әрепләшеп утырган чакларында Әхмәдулла, ниндидер уен сүз табып, ярсыган кешеләрне көлдереп тә ала торган иде. Хәтта Исәнгулов та елмаймый түзә алмый торган иде.
Башта кем әйтер икән аның исемен? Мөгаен, һәрчак ишек төбендә генә утыра торган Тоня әйтер. Сөйкемле кыз ул. Очрашсалар, кыз, берни әйтми, зур матур күзләре белән Әхмәдуллага тагы да якынрак булып китә.
Әхмәдулланың Сәгадәт исемле бер дусты бар. Кызык кеше ул. Хәзер инде картаеп барса да, мәктәптән калган гадәтен ташламый — почта маркалары җыя. Кайчан да булса филателистлар конференциясендә катнашачакмын, дип хыяллана. Әле һаман да, көн дә иртән секретарь янәшәсенә килеп, яңа килгән хатларның маркаларын кубарып йөридер.
Шулай Әхмәдулла әллә нәрсәләр турында уйлап бетерде.
Кызык, кеше исән-сау чагында гына үзен шулай гаҗәп көчле, бөтен дөньяның хуҗасыдай тоядыр инде.. Таза чакта ул нәрсә тели, шуны эшли ала. Менә Әхмәдулла теләде — институтка керде, теләде — гомердә күрмәгән Татарстан про мыселларында эшләп кайтты...
Бер шулай, студент чагында әле, төнлә бик соңлап кайтып бара иде. Ике егет бәйләнделәр. Күзләрендә өмет юк. Сүз, гадәттәгечә, тәмәке сораудан башланды. Әхмәдулла папирос чыгарып бирде дә китәргә чамалады. Тегеләр тагы туктаттылар. Күренеп тора, ниятләре яхшыдан түгел. Берсе килде дә эре генә төс белән моның пальтосын тотып карады.
— Яхшы, чишендерергә мөмкин,—дигән булды ул иптәшенә. Ни чамалаулары күренеп тора иде.
Әхмәдулла үзенең көченә ышана иде. Ул да тегенең бишмәтен капшап карады.
— Синеке начар, чишендереп тормыйм,—диде.
Тегеләр бераз каушап калды.
—Чамала,—дигән булды берсе. Болар өчәүләп бер-бер- сенә көзге әтәчләр кебек карап тордылар да Әхмәдулла үз юлына китеп барды.
Менә ул хәзер дөньяда иң көчсез җан иясе. Тәрәзәдән күренгән бөтен нәрсәгә көнләшеп карап ята. Кояштан да, шул карамадан да, әнә теге иске йортлардан да, трамвайда китеп барган кешеләрдән дә... Элек бөтен дөнья Әхмәдулланы бик якын күргән, үз кешесе санап иркәләгән, аннан бер нәрсәсен жәлләмәгән, бар ишекләрне дә шәрран ярып ачып куйган сымак иде. Менә авыр хәлгә тару белән берни дә ярдәм кулы сузмый, йортлар да, әнә агачлар да, күге дә, кояшы да, хәтта болытлар да хуш күңел белән карап тора лар. Әйтерсең алар өчен Әхмәдулла булды ни дә булмады ни. Шулай инде, бу галәм өчен нәрсә генә ул Әхмәдулла дигән бәндә? Үлгәч якыннарына хәбәр итәрләр. Кешеләр килер, елашкан булырлар, әйбәт адәм иде, иртә китте дип үкенешеп утырырлар.
Әлбәттә, аның өчен генә бетте, ә бит кояш көн дә чыгачак. Әллә кемнәр яңа ел каршылап шампанский шартлатырлар, айга да очып кайтырлар. Теге кем әйтмешли, Җир шары әйләнеп тора бит!
Ә шулай да, дөньяны калдырып, ялгызың гына китеп баруы бик тә авыр икән...
Әй, яна да соң... Әйтерсең теге утлы тимерне кыздырганнан-кыздыралар. Үзе зурайганнан-зурая. Мөгаен, дөньяда шушыннан да катырак авыру юктыр. Әле дә түзә кеше...
Янә ашарга китерделәр. Балык, ахрысы. Исеннән үк укшыта башлый. Әхмәдулла авырлык белән генә стена ягына борылды. Аның ашамасын беләләр бит инде, нигә китерәләрдер. Әхмәдулла алар өчен палатадагы бер гадәти әйбер кебек кенә, күрәсең. Врачлар ашатырга кушканнар да, болар инде кемнең кем икәненә карап гормаенча, китерәләр дә китерәләр. Әхмәдулланың җаны көя. Әрләшәсе, кычкырышасы килә дә, хәле юк.
Кичә аларның палатасында бер кеше үлде. Ашказанында яман шеш, диделәр. Әй ябыкты мескенем. Бала сымак кына торып калды. Әхмәдулла аңа карамаска тырыша торган иде. Ялгыш кына күзгә чалынып калса да, кәеф бетә,әллә нишләп китә иде. Ә теге моңа карый да, әйтерсең безнең икебезне дә бер нәрсә көтә бит, ди.
Ул чирлене монда бөтен кеше белә иде. Профессор да, медсестра белән аш ташучылар да үзен исеме белән генә йөртә. Үз кеше, әйтерсең ул чирле түгел, ә больницаның бер инвентаре.
Ул адәм моңа кадәр дә ике тапкыр ятып чыккан икән. Операция артыннан операция ясаганнар. Кабат алмыйбыз дисәләр дә, кычкырышып тагы кергән. Өченче операцияне күтәрә алмаган. Аңа да шулай көн дә аш китерә торганнар иде. Әхмәдулла кебек, ашамасын белсәләр дә китерәләр.
Иә, ярар... Бәлки, чынлап та эчәр суы, ашар ашы беткәндер. Кайбер адәм аның ише дә яши алмый китеп бара бит әле...
Әхмәдулла кайвакыт шулай үзен-үзе юата, язмышына күнәргә тырыша. Ни хәл итәсең... Тик бер үкенеч кенә кала дөньяда. Хәтәр үкенеч! Шунысы булмаса, калганы әлләни авыр да тоелмас иде, язмыштан узмыш юк, дип кенә куяр иде.
Күпме хыялланып йөрде, ә шуны эшләп бетерергә вакыт таба алмады. Кайда ул бетерү, хәтта башламады да. Форсат тапмады. Кайвакыт бөтенесен дә атып бәрергә дә әлеге эшенә утырырга дип хыялланды. Берчак күзне йомып тотына язып та калды.
...Менә ул көтмәгәндә зур ачыш ясый. Кая барма, тик аның эше турында гына сөйлиләр. Бу хезмәтен хәтта чит илдән килеп тә өйрәнеп китәләр. Әхмәдулланы хәзер беркайчан да онытмаячаклар... һәрхәлдә, Җир шарында тере җан бар чакта. Хәзер инде бер нәрсә дә үкенечле түгел бу дөньяда!
Нефтьчеләр алдында күптән инде бер проблема гора: ничә еллар күпме акыл ияләре баш вата, әмма һаман очына чыга алганнары юк.
Шушыңача кешеләр җир астындагы нефтьнең яртысын гына чыгара ала. Булганның яртысын ала, ә калганы мәңгегә шунда тора да кала. Кайчак көчле насослар куялар, су белән кысрыклап та карыйлар, тагы әллә ниләр эшләтәләр, тик калган яртысын, кайчак хәтта аннан күбрәген дә суыртып ала алмыйлар. Ни дисәң дә, кеше өстә, ә теге аста, чемереп кенә алып булмый бит. Шулай маташалар-маташалар да, ятма искерде, бу урынның нефте бетте дип, икенче якка китеп баралар.
Нефть, әлбәттә, беркая да качмый, ята шунда. Берәр вакыт, бәлки, чарасын табарлар, анысын Алла гына белә. Кешегә бит хәзергесе кыйммәт. Әле дә кайберәүләр катламга эссе су, кайберләре пар, кайсылары төрле реагентлар кудырырга тәкъдим итә. Тик файдасын күргәннәре юк әле.
Гади бер инженер булса да, Әхмәдулла шушы турыда баш ватты. Үзенең ниндидер фикерләре дә бар иде. Кайвакыт зур мәгънә килеп чыгар кебек тә күренеп куя. Ул дәртләнеп, янып китә. Ә кайвакыт бөтен бу уйлаганнары балалар уены шикелле генә дә тоелып куя.
Быел институтларында курсташлары белән очрашу булды. Шунда Әхмәдулла элекке кафедра мөдирләре белән сөйләшеп торган иде. Картка яшь инженерның фикере бик ошаган. Гомумән, профессор аны күрүенә ихластан куанды:
— Мин сине онытмадым, тик кайда икәнлегеңне генә белми идем. Хәтереңдәдер әле, диплом яклаган вакытыңда ук монда калырга тәкъдим иткән идем. Бәлки, эшләп алуың шәбрәк тә булгандыр. Хәзер сиңа командировка алып, тәҗрибә үткәреп йөрисе түгел. Лаборатория үз яныңда. Реферат язып китер. Тик озакка сузма, калганына үзем ярдәм итәрмен,—диде. Әхмәдулла вәгъдә бирде. Хәтта срогын әйтте. Тик кайту белән онытты. Хәер, онытуын да онытма ды, ничектер, вакыт таба алмады. Көннәр төрле мәшәкать белән үтә торды. Ярар инде, бүгенгә вакыт юк, иртәгә тотынырмын диде. Ә иртәгесен инде алдагы ялдан башларга булды. Хәтта бер җаен табып китапханәдән кирәкле китаплар да алып кайткан иде. Иптәшләренә масаеп та ташлады, тик эш килеп кенә чыкмады. Китаплар ятты шунда, ара-тирә ачкалап карады да салып куйды. Нигәдер һәрчак шулай тоела бит: әлегә вакыт юк, әллә' нинди эшләр туып кына тора. Менә шул мәшәкатьләрдән арынып кына алсын. Бөтен зур эшләр алда! Әле яшисе көннәр бик күп бит! Барысы да эшләнәчәк, һичшиксез эшләнәчәк!
Сәгать суккан шикелле, көннәр дә шулай бер-берсенә охшап үтә торды. Ә теге вакытын көтеп яткан нәрсәгә барыбер җитә алмады. Белмим, бәлки, уйлаганча зур эш килеп тә чыкмас иде... һәрхәлдә дә, әгәр үлеп-нитеп калса, ул. үзе белән бик зур серләрне алып китәр төсле. Ул уйлаганны, ул белеп кичергәнне беркем дә белми дә, кичерми дә. Бәлки, беркайчан да белә алмаслар! Нинди зур җинаять бит кешелек алдында!
Шушылармы уйласа, үзәкләре өзелеп китәрдәй була. Кинәт ыргылып торасы килә. Уйланудан хәтта сызланулары да бетеп киткән сымак була. Йөрәге ешрак тибә башлый. Тукта, нишләп ята соң әле монда! Ул шундый көчле егет лә! Менә кинәт одеялларын атып бәрде, ыргылып торды!
...Әхмәдулла ыңгырашып җибәрде. Болар бөтенесе дә аның хыяллары гына иде. Үзе шул килеш ята икән. Тик, ничектер, яман кузгалып куйган да әлеге утлы тимер торган җиргә тиеп калган.
—Ни булды?! — Палатадагылар сикерешеп торды.
—Юк, болай гына...
Авырулар аның янына җыелып бераз тордылар да үз урыннарына киттеләр. Әхмәдулла кире стена ягына борылып ятты.
Медсестра килеп керде. Хәбәр иткәннәр икән. Монда авырулар берәрсенә хәтәррәк хәл булырдай булса, йә дежур врачны, йә медсестраны чакыра алалар. Бердәнбер күрсәтә алган хәстәрлекләре шул.
—Бураншин, хәл ничек? — Медсестра аңа фамилиясе белән эндәште.
—Яхшы...— Әхмәдулланың җаны көйде.
Медсестра бик сылу, мөлаем кыз. Чәчләре сары, хәтта аксыл сары, буяганмыни! Бәлки буягандыр да, хәзер белеп бетермәссең, ә күзе яна, тәрәзәдән чак кына күренеп калган күк йөзе сыман. Шушы кыз алдында бер мескен булып ятчы!
—Кая... —Ул чак кына одеялны тартып куйды. Әхмәдулла сискәнеп китте: һаман мондамыни әле ул? Җитмәсә, ничек йомшак сөйләшеп торган була. Шунысы бигрәк җанга тия.
Әхмәдулла башын күтәребрәк карады. Сестра шприц тотып тора. Менә хәзер ул Әхмәдулланың имән кебек каты тәненә шушы инәсен кадар. Әйдә, теләсә нишләсен, барыбер беткән баш...
Ул иртән уянганда тумбочкада бер сумка күчтәнәч тора иде.
— Кичә иптәшләрең килгән иде. Син йоклагач, уятып тормыйк, — диделәр.
Әйе, чынлап та, әйбәт йоклаган, ахрысы. Хәтта төш тә күрде, Авыртуны бетерә торган дару биргәннәрдер инде.
Онытылып күчтәнәчне алды. Китермәгән нәрсә калдырмаганнар. Ашый алмасын беләләр бит инде, барыбер китерәләр. Хәер, буш кул белән йөрү уңайсыздыр. Алар урынында үзе дә шулай эшләр иде.
Кем килде икән? Язу да калдырмаганнар. Әхмәдулла иптәшләрен күрә алмый калуына, нигәдер, үкенмәде. Алар алдында да мескен булып ятасы килмәде.
Ә язу калдырганнар икән! Менә нинди көнгә калды кеше, хәтта кәгазьне дә тартып чыгара алмый.
Ниһаять, ул үзенең нәзек озын бармаклары белән кәгазьне ачты. Ә-ә, Шик! Беларус егете. Җир асты ремонты мастеры. "Беларусь" тракторын якташым дип йөртә торган иде. Әхмәдулла көлемсерәп куйды. Шәп егет, шул килгән икән. Мөгаен, монда бер эш белән җибәргәннәрдер дә юл уңаеннан сугылгандыр. Җәй аларның бик тыгыз вакыты. Йә ялга чыккандыр. "Эштә бөтенесе дә әйбәт, тик сине генә юксынабыз", —дигән булган. Анысын күңел өчен әйткәндер инде. Бәлки, ихластан язгандыр. Ничек булса да рәхәт. Аларны артык якын дуслар димәгәндә дә аралашып, сөйләшеп йөри торганнар иде.
Теге вакыт Карабаевны шушы егет коткарып калды инде, югыйсә башы киткән иде...
Карабаевны искә төшерүе булды, кәефе бозылды. Юрмашты харап итә язды бит. Шундый саф, таза елга иде. Исенә төшкән саен җан әрни. Күпме әйтеп йөрде шуңа: "Алмаштыр теге скважинаңның арматурасын, алмаштыр. Хөрти бит, ә скважинаң зрәгә эшли!"
Карабаев үзенә күрә түгел, һавалы кеше, игътибар итмәде. Үз хуҗалыгында үзе баш, янәсе. Менә сиңа баш — бөтен елганы нефтькә пычратты.
Язгы ташкын вакыты иде, әлеге скважинада киткән авария! Нефть бәрә, скважина су уртасында. Шикка рәхмәт әйтсен инде, ул коткарып калган. Юкса, гаугасы әллә кайларга китәр иде. Кикриге төшкән егетнең, йөри хәзер бер мескен генә булып. "Син артык шаулама инде. Әйтүен әйткән идең дә бит..." —дигән була. Гаугасы басылган иде —тагы онытты. Була бит шундый адәмнәр.
Әхмәдулла байтак вакыт кына шушы хакта уйланып ятты. Төшкә таба сызлану тагы көчәйде. Хәзер инде кабырга гына түгел, бөтен тән яна. Әйтерсең, теге утлы күмер бөтен тәнне чорнап алган. Кеше үзе дә, ай-һай, түзем җан иясе икән! Тәннең дә, җанның да шул сызлануларга каршы көрәшеп хәле калмагандыр инде дигән иде, менә һаман яши бит. Нәрсәсе белән шулкадәр карыша ала икән? Мөгаен, йөрәге беләндер! Ай-Һай, шәп иде аның йөрәге. Хәтта врачлар да аптырап куя торган иде. Хәзер хәле бетәдер инде, ничә көн ашаганы да юк бит.
Ашаганы?.. Ул әлеге күчтәнәчләрне исенә төшерде. Егетләргә бирергә кирәк, ашасыннар. Ул күзен ачты. Палатада беркем дә юк. Йөрергә чыгып киттеләрме икән? Көнне шундый матур дип сөйлиләр. Яңгыр да булып үткән ахрысы, шуны да сизмәгән. Тәрәзә ачык, тыштан саф һава бәрә. Бәхетле кешеләр тышта йөриләр. Бәхетле!.. Шушында яткан кеше бәхетле була диме инде? Шулай да урамдагылар аннан бәхетлерәк.
Әхмәдулла җайлап ятты да тәрәзәгә карады. Әле төшме, кичме? Бәлки төш тә җитмәгәндер. Ничек төнне җиткерергә... Төне, бәлки, җиңелрәк тә, тизрәк тә үтәр иде. Аннан соң, бәлки, берәр нәрсә үзгәреп китәр...
Ул янә кичәге уйларын исенә төшерде. Чынлап та, ничек гамьсез кеше булган икән үзе. Йә, кара, күпме көннәрен бушка үткәргән. Вак-төяк күңел ачулар, мәгънәсезгә урам таптау, юк-бар уен, бәхәсләргә никадәр көннәрен, көчләрен әрәм итәләр бит. Хәтта кайчак вакыт үткәрә алмый аптырый торган иде. Сәгать стрелкасын көчләп борырдай буласың!
Йә, шуннан бер генә көн булсын иде Әхмәдуллага! Әй белер иде ничек яшәргә икәнен! Секундын да әрәм итмәс иде. Күрсәтер иде вакытны ничек кадерләргә икәнен! Иң элек әлеге эшенә тотыныр иде. Бернигә дә карап тормас, тотыныр да, эшләп тә бетерер, сусап килеп чишмәгә юлыккан кеше сымак. Юк! Иң элек ул дөнья кешеләренә васыять язарга тиеш. Гомер турында, вакыт турында... Тукта, ә нәрсә дип язар соң ул? Мөгаен, шушылай башлар:
"Әй, кешеләр, сез якты дөньяда яшәвегезнең кадерен белегез. Гомерегезнең бер бәләкәч кенә өлешен дә бушка үткәрмәгез. Сез, бәлки, бөек эшләр дә башкара алмассыз, әмма үзегездән соң яшәр кешеләр өчен нинди дә булса истәлек калдырып китәргә тиешсез. Үкенечле гомер үлемнән дә куркынычрак. Гомерне мәгънәсезгә үткәрү —сине тудырган кешеләр алдында зур җинаять!" —Әхмәдулла үз уйларына әле шул хәтле ышанган иде, хәтта авыруын да онытты...
Озак уйлап ятты бу турыда. Соңыннан планын шулай корды: васыятен язып бетергәч тә әлеге эшенә тотына. Хәтта бер танышын, дустын күрмәскә риза, тик уйлаганнарын гына эшләп өлгерсен. Ичмасам, кешеләргә дә файдасы тияр иде. Соңыннан әлләни булса да ул кадәр үкенеч калмас.
Уф, тән яна. Түзәр генә әмәл юк. Нигә тизрәк операция ясамыйлар. Ни булса да булсын иде...
Юк, мөгаен, үләр ул, озакка бармас. Шул көнне үк иптәшләренә, туганнарына хәбәр итәрләр, машина килер. Аны карага кызыл төшкән материя белән уратып куярлар. Табут сатып алырлар. Хәер, анысын тегендә үк столяркада эшләтеп китерерләр. "Әхмәдулла үлеп киткән икән",—диярләр. "Кайсы?" "Әнә производство бүлегендә эшли иде бит әле, өлкән инженер..." "Китче әле? Вәт дөнья, ә? Нинди Нык егет иде! Яшь бит әле, өйләнмәгән дә бугай..." "Жәл, әлбәттә, тик үлем карап тормый инде..."
Шулай сөйләшеп йөрерләр бирничә көн. Кайберәүләр елар, әйбәт егет иде, диярләр. Кая күмәрләр икән? Эшләгән җиргә алып барырлармы? Юк, туганнары риза булмас. Авылга алып кайтырлар. Тәртибенә китереп күмәрләр, шуннан баш очына бер таш куярлар. Шуның белән вәссәлам! Әхмәдулладан бу олы дөньяга калган нәрсә шул. Калган бөтенесе дә вакытлы нәрсәләр булган.
Кайчан үләр икән? Мөгаен, шимбә көн булыр... Тукта, нигә шимбә көн соң әле?
Әхмәдулла үзе дә аптырап китте. Тик нигәдер, барыбер, шимбә көн үләр сымак. Ул санарга тотынды. Шимбәгә кадәр ничә көн калды икән? Теге адәмгә кайчан операция ясадылар соң әле? Якшәмбе түгелме? Юк, дүшәмбе көн. Аннан соң ничә көн үтте? Кичә иптәшләре килде. Тукта, бүген атнакич түгелме соң әле? Өч! Кайда өч, ике генә көн калган лабаса! Нишләп шимбә үк дип уйлады соң әле ул? Хәзер киләсе шимбә аңа иң котсыз, кара гөн булып күренә.
Шимбә... Мөгаен, бу көнне иптәшләре Кара Идел буена балыкка барырлар. Монда күп яклардан җыелалар. Кайберәүләр хатыннарын, балаларын да ияртә. Палатка корып җибәрәләр. Ир-ат елга буена, ә хатын-кыз гөмбәгә китә. Әхмәдулланың гөмбәгә йөргәне юк, аларны танымый да. Башкортлар гомер-гомергә гөмбә ашамаган. Ашаган кешедән көлә, хәтта җирәнә торганнар иде. Кызык халык булган. Менә әле һаман өйрәнеп җитә алмыйлар. Янәшәдә генә ур ман. Әллә кайлардан килеп җыялар, ә авыл халкы уйлап та бирми. Кызык, кайберәүләр калага барып яши башладылармы, шушында кайтып гөмбә җыярга тотына. Әхмәдулла үзе дә нефтьчеләр арасында йөри башлагач кына өйрәнде.
...Ә шулай да ничә көн калды соң әле? Чынлап та, бүген чәршәмбе микәнни? Юктыр, егетләр кайткач сорар әле. Хәер, сорарга ярамый. Йә дөрес чыгып куюы бар.
Шулай итеп, васыять тә яза алмады, эшен дә эшли алмады инде. Суга тамган тамчы кебек кенә юк булыр да куярмы?
Юк, шимбә үк түгел! Соңрак... Бер-ике көнгә булса да. Соңрак....
Кинәт бер нәрсә исенә төште. Кемнедер җәзалап үтерәләр икән. Кисәргә дип башын бүкәнгә салгач, теге адәм палачтан тагын бер минут бирүләрен сорый... Кайда укыган иде соң әле? Хәтердән чыккан. Кемдер көләр. Янәсе, бер минут нәрсә инде ул? Әхмәдулла да көлгән иде... Ә, исенә төште! Достоевский "Идиот..." Мадам Дюбарри...
Кинәт Әхмәдуллага түшәмдәге люстра кузгалып куйган төсле булды. Әйе, әйе... Әнә, люстра да, түшәм дә кузгала.
Икесе ике якка кузгала. Стеналар да селкенә. Нәкъ гомер ахыры сымак. А-а!... Ярдәм итегез!..
Менә йөрәк тә тибүдән туктады шикелле. Аяклар суына. Әй, дөнья, нигә шулкадәр рәхимсез, битараф торасың? Ярдәм ит, бер кешең үлә ләбаса! Нигә шулкадәр тыныч карап торасың бу хәтәргә!
Ичмасам, әлеге карамага күз салып калырга иде. Китәр алдыннан бер тапкыр гына. Тәңре бер көнен дә жәлләде, бирмәде. Күзе дә ачылмый, тик иреннәре генә селкенә шикелле.
Бөтен дөньяны, җирне караңгылык баса. Хуш, якты дөнья...
Операцияне профессор үзе ясады. Теге вакыт каты сугылудан ашказаны белән бавыр арасына кан төялгән булган. Ул зурайганнан-зурайган, бавырны кыскан. Шеш дип ачсалар, бөтенләй икенче нәрсә булып чыкты. Бу җирне кире тегеп, икенче җирне тагын ярдылар.
Операция озак барды. Күбесен ул хәтерләми. Хәер, бернәрсәне дә хәтерләми. Үтте инде, хәзер ашарга да ашарга гына. Китергән ризыкларын савыты-ние белән йотардай була. Өлешне аңа болай да зуррак бирәләр, иптәшләре дә китереп тора, юк, һаман туенып булмый.
Озакламый палата эчендә йөри башлады. Савыгып кына чыксын әле, белер ничек яшәргә кирәк икәнен!
Авариядән соң ай ярым дигәндә, Әхмәдулла больницадан үз аягы белән чыгып китте. Башта бераз авылда ятты, шуннан ике ай Кавказда ял итте. Хәзер инде бөтенесе дә элеккечә: һәр чәршәмбе алар Исәнгулов кабинетына опера тивкага җыелалар. Әхмәдулла, берәр кәмит сүз сөйләп, кешеләрне көлдереп ала. Хәтта Исәнгулов үзе дә елмаеп куя.
Әйе, бөтенесе дә элеккечә. Әхмәдулла да уйнап-көлеп кенә яши бирә. Кайвакыт больницадагы көннәрен дә исенә төшереп ала. Васыять язып калдырырга дигән уйларыннан көлеп кенә куя. Булгандыр инде, авыру кешенең башына ниләр килмәс дисең. Теге эшенә дә тотына алганы юк. Вак- төяк мәшәкатьтән бушап булмый. Булыр әле. Бөтенесе дә алда...