СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәфкать Шаһиев "Җем-җем Аннук".

Сентябрьнең кояшлы матур бер көнендә безне, педучилищеның икенче курс студентларын, колхозга эшкә җибәрделәр. Бу — үзе бер романтика, үзе бер җан рәхәте. Авылын сагынып, шәһәрдә интегеп укып йөргән авыл баласына шул гына кирәк тә. Автобуска төялеп килеп төшкән студент егет-кызларны, бик кирәкле кешеләргә санап, колхоз идарәсе янында каршы алдылар. Юктан да көләргә генә торган яшүсмерләрне идарә йортына кертеп торуны кирәк санамадылар, күрәсең.
— Иван дәдәй, син боларны, бишәр-алтышар кеше итеп, сөйләшкән кешеләргә фатирга таратып чык инде,— диде безне каршы алган урта яшьләрдәге ханым, ниндидер кәгазьләр тотып чыккан эшләпәле абзыйга.
Сөйләшүләреннән аңлашылганча, без биш егетне Җем-җем исемле әбигә урнаштырырга җыеналар иде. Федотовканың үзәк урамыннан аска төшеп, азрак уңга борылгач, безне утыртып килгән УАЗ машинасы туктап калды. Озата килүче Иван дәдәй белән ихатага килеп кергәндә, хуҗабикә әбиебез, чиләгенә вак бәрәңге тутырып, бакча яктан кереп килә иде.
— Синнән башка булмый, Аннук түти,— диде Иван дәдәй,— Хәлеңне дә аңлыйм, ну синнән башка кешем юк. Каршы килмә инде, иптәш тә булырлар үзеңә. Арада татар малайлары да бар. Шулаймы, җегетләр? — дип, безгә елмаеп карап куйды.
Эш киемнәрен, сабын, теш пастасы ише вак-төяк кирәк яракларны салган сумкаларыбызны тоткан килеш, әбинең ишегалдын күзәтеп, үзара төрткәләшә башлаган идек инде.
Әйе, әйе, менә дигән татар малайлары, әби. Тик безне Җем-җем әбигә кертәбез дигәннәр иде,— диде төптән нык, Керкәле малае кара-чутыр йөзле Җәдит.
Иван дәдәй белән әби карашып алдылар.
Ярар инде, бер килгәч, үземдә генә калыгыз. Җем җем карчык җыламас әле,— дип, әби кеткелдәп көлеп җибәрде.
Җем-җем әби шушы Аннук түти инде ул, җегетләр. Андый түти бөтен авылына бер генә. Җегетләрне бик әбижәйт итмә инде син, түти, күршегә кача күрмәсеннәр. Азык-төлекне кичкә таба Начтый китереп китәр берәрсе белән. Җарый, җегетләр сез мине дә, укытучыларыгызны да уңайсыз хәлгә куймагыз, үзегезне әйбәт тотыгыз. Мин киттем.
Курсның старостасы, шәһәр малае Рустик, җаваплылыкны үз өстенә алырга булды:
— Яхшы, без әйбәт булырбыз,— диде ул татарча сөйләшергә тырышып.
Чыннан да, Рустик бик акыллы, тәртипле-тәрбияле егет. «Мин кем?!» дип һаваланып, борын чөеп йөрми. Үз яшеннән акыллырак, зурлар кебек фикер йөртә, бөтен нәрсәгә бик җаваплы карый торган егет Әни әйткәндәй, безнең ише «авыл томаналарына» да үз итеп, якын итеп карый белә. Монда да, Иван дәдәй артыннан капка ябылуга, Рустик дилбегәне үз кулына алды.
Җәгез, өйгә узыгыз, диде Аннук түти, бәрәңге тутырган чиләген абзар янына илтеп куйгач. Үзе өйгә керергә ашыкмады, өстендәге халаты белән башындагы сарылы-зәңгәрле шакмак шәлен келәт диварындагы агач ыргакка элде. Аннары, шәл астындагы бизәкле яулыгын салып, ак чәчләрен сыпырып җыйды да янәдән чатлап бәйләп куйды. Без дә, баскыч төбенә килеп җитүгә, өйгә кермичә, аңа карап тора башладык.
Аннук түти, безнең яннан үтеп, баскыч төбенә килде. Эчендәге йомшак кызыл чүпрәге ышкылып беткән галошларын салып, берәм-берәм баскыч төбендәге ташка какканнан соң, читкә алып куйды. Оекбашына ябышкан эт эчәгесен, алабута чүпләрен алып, кырындагы иске буш чиләккә ташлагач, оекбашын салып, тузанын кагарга тотынды, кагып арыгач, бөтереп галошы эченә тыгып куйды. Аннары, шаярудан туктап тын да алмыйча үзенә карап торганыбызны күреп:
— Менә, улларым, әби булгач, шулай буласың икән ул. Әйдәгез инде, узыгыз,— дип, безне үз артыннан өйгә чакырды.
Өй эчендә күзләрне рәхәтләндерә торган яктылык иде. Ап-ак итеп буялган тәрәз төпләрендә йодрык- йодрык чәчәкләре белән песи гөлләре утыра. Идән яңа гына буяп чыккан кебек ялтырап тора. Ялгыз әби яши дип уйламыйсың да. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: әбинең мич алдында бер чүп кисәге дә, күмер төшеп көйгән, буявы кырылган бер урын да юк иде.
— Шушында бер җалгызы яшәп ята инде Җем-җем әбиегез. Бабаем да әле яңарак кына калдырып китте,— дип сөйләнә-сөйләнә, ул эчке якка узды,— Кайларга җаткырыйм икән сезне, ә? Өч карават менә, үзегез карагыз, кайсыларыгыз кайда җата,— дип, әби безне түр якка дәште.
Без, түр өйнең уң як почмагына куелган иконага карап, авызларны ачып катып калдык. Мондый иконаларның рәсемнәрен сәнгать тарихы дәресләрендә укытучыбыз Нина Михайловна слайдлардан гына күрсәткәне бар иде. Без генә түгел, урыс егете Юра белән чуваш малае Олег та, беренче тапкыр икона күргәндәй, телсез-өнсез булып аңа карап катканнар.
Иңе-буе бер метрга якын алагаем зур, эре-эре ясалма чәчәкләр белән бизәлгән рамлы пыяла эченнән озын чәчен уртадан аерып ачкан, аптыраган, сәерсенгән кыяфәттә, зур күзләре белән берәү безгә карап тора. Без сихерләнгән кебек селкенми дә торабыз.
Ну и икона у бабули-и!— диде Юра, тынлыкны бозып.
Ә? — диде шулвакыт әби, безгә таба борылып.—
И Ходаем, китегез аннан, сез татар малайлары түгелме соң?! Үзем дә ул тәрегә чукынмыйм. Әтиемнең әтисе булган бабамның истәлеге итеп кенә тотам. Китегез аннан, сезгә ярамый ул.— Җем-җем әби авыз эченнән генә нәрсәдер укынып куйды.— Бер-икегез менә монда җатар,— дип, хуҗабикә тагын бер караватны каплап куйган чаршауны күтәрде.
— Кая, чәй куеп җибәрим әле. Ипиләрем дә суынмагандыр. Сез килер алдыннан гына мичтән алып, бакчага чыккан идем. Кайнар ипи белән чәй эчерим үзегезне.
Әби күздән югалуга, без тизрәк үзебезгә карават сайлый башладык. Ишек янындагы бер кешелек диванны Рустик-староста эләктерде. Мин тизрәк артымны тәрәзә буендагы караватка төрттем. Шулвакыт минем өскә шапылдап Җәдитнең сумкасы килеп төште. Аның да чаршау артына керәсе килмәде. Шулай итеп, чаршау арты Юра белән Олегка калды.
— Әйдә, чаршау арты аларга тансык. Тәреләре дә үзләренеке, ятсыннар чукынып,— дип елмайды Җәдит.
— Ла-а-дно,— дип сузды Юра,— мне всё равно, где спать.
Бишебез арасында иң тынычы, сабыры Юра.
Күп ме бергә укып, берәүгә дә тавыш күтәреп, холыксызланып дәшкәнен күргән-ишеткән булмады. Укытучыбыз Галина Леонтьевна ачулана башласа да, бәхет кошының аягына ябышкан Иванушка кебек, авызын ерып аны да елмаерга мәҗбүр итә иде. Юкка-барга көенә торган урыс түгел.
—Ну да, тебе только спать,— диде Рустик, дусларча елмаеп.
Олегка чаршау арты бик ошап бетмәсә дә, аның сүзенә игътибар итүче булмады. Без сумкаларыбызны карават, урындык асларына урнаштырып, киемнәрне безне элеп маташканда, Аннук түтинең тавышы ишетелде:
—Урнашып беттегезме? Кысанрак булса да түзәсез инде. Бабаем ята торган карават иде монысы, шушында җан бирде,— диде дә: — Господи помилуй! — дип чукынып алды. Аннан без сайлаган караватның җәймәсен сыпырып, тигезләп куйды. Җәдит белән бер-беребезгә карашып куйдык. Аның кара күзләре орбитасыннан чыгардай булып ачылган, керпе энәләредәй каты чәчләре тагын да тырпаебрак киткән төсле тоелды.
—Анаңны гына икән, малай, бетте баш,— диде ул шыпырт кына.
—Әйдәгез, чәйләп алыйк. Ашыйсыгыз да килеп беткәндер инде. Сезнең кебек чакта гел ашыйсы килеп тора ул,— дип, Аннук түти, алгы якка чыгып, чәй көйли башлады.
Егетләр әби артыннан иярделәр.
—Малай, нишлибез инде хәзер, ничек йоклыйбыз? — дидем мин, Җәдитнең җиңеннән тартып.
—Ничек булсын, ятып,— диде ул эшлекле кыяфәт белән. Тик аның да шикләнүе күзләренә чыккан иде.
Инде ашарга сорап эчләр кычкыра башлады. Әби шактый юмарт «кыланган». Өстәлгә авыл каймагы, карлыган кайнатмасы һәм алдан вәгъдә ителгән, кайнарлыгы бетсә дә, җылысын саклаган авыл ипие куелган иде. Әби чәйләр ясады да почмак якта кайнаша башлады. Без башта уңайсызланып торсак та, бераздан, көлә-шаяра, каймаклап, ике-өч чынаяк чәйне каплап куйдык.
Әби, сезнең исем ничек булды соң инде, Җем- җемме, әллә Аннукмы? — диде Җәдит, авыз кырыен сөртеп.
Икесе дә минеке,— диде дә әби кеткелдәп көлеп кибәрде. Дукумитта Аннук — Анна инде. Авылда — Җем- җем. Мин кечкенә чакта әтием ярминкәгә барган җиреннән миңа бик тә матур бер күлмәк алып кайткан иде. Шуны кигәч: «Минем кызым җем-җем итеп тора»,— дигән. Вәт шул исем тагылып калды миңа. Инде әтинең дә, күлмәкнең дә духы да юк, ә «җем-җем» бар. Әле миннән соң дә җәшәр, Алла боерса! Матур бит?! — Аның йөзенә моңсу елмаю чыкты.
Өстәл яныннан кузгалырга өлгермәдек, «Аннук түти, кайда җегетләрең? — дип, ишектән иртән безне каршы алган яшь ханым килеп керде,— Болар һаман сыйланып утыралармы әллә?! Әйдәгез, мин алып килгән әйберләрне алып керегез әле».
Бишәүләп урамга атылдык. Капка төбендә колхоз «уазиг»ы тора иде. Шофер егет безнең белән кул биреп исәнләште дә машинадан кәгазь тартмаларны бирә башлады. Ит, ярма, макарон, шикәр комы тутырган каплар иде анда.
— Ай-яй, минем җегетләремнең аяклары җиңел булды. Приданнары нык булган боларның,— дип елмаеп каршы алды безне әби.
— Җегетләр, иртәгә җиденче яртыда контор җанында көтәм үзегезне. Соңга калмагыз. Җарый, Аннук түти, исән булып тор. Үзең дә җегетләрне тик тотма!
Әби күчтәнәчләр алып килүче апаны озата чыгып китте. Без үзебез алып кергән тартмаларны актаргалап карый башладык. Рустик-старостага бу бик ошап җитмәде. Ул арада әби дә әйләнеп керде.
— Бигрәк нык сыйларга уйлаганнар үзегезне. Ашаган малда өмет бар, дип әйтә торган иде минем әти, Менә кичкә итле аш пешерербез. Ир-җегеткә ит ашарга кирәк ул. Ит ашасаң гына тәнгә ит куна,— дип, хуҗа әбиебез Начтый китергән азык-төлекне урнаштырырга тотынды.
Без исә авыл белән танышып кайтырга дип чыгып киттек.
Федотовка — шактый гына таралып утырган керәшен авылы икән, һәр йорт каршындагы бакчада, алтын-сары «туй шарлары» белән, әле көзге кырау көйдермәгән тубал-тубал дәлияләр балкып утыра, Коймаларга сарылып, авыл урамына әкрен генә әчкелтем-куе бәрәңге сабагы исе җәелә. Урам тын, кеше-кара күренми. Акыллы, сәламәт кеше мондый көнне урамда селкенеп тә йөрми инде. Бөтенесе бакчада кайнаша. Илле кешегә эш бар, тиле кешегә генә эш юк, дип әйтә минем әни. Урам башына кадәр бардык та, тыкрык буйлап Үзәккә күтәрелгәч кибеткә кереп, өч кило виноград сатып алдык.
— Әйдәгез, тиле кеше кебек, урамда селкенеп йөрмик, кайтыйк,— дидем мин малайларга.
— Ну,— дип, минем сүзне җөпләде Җәдит,— Бездән башка урамда берәү дә юк.
— Чё, запряг? — диде Юра, Җәдитнең «ну» дигәненә авызын ерып.
— Аха, давай садись,— диде Җәдит тә, сер бирергә теләмичә.
Без кайтып кергәндә, өйгә тәмле аш исе таралган иде. Кулларны юып, табын янына утырдык. Өстәл уртасына зур коштабакка салынган ит килеп кунаклады. Аның өстенә урталай ярып пешерелгән бәрәңге, кулчалап суган турап салган. Зур гына касә белән катык куйган. Әби бишебезгә дә токмачлы аш салып китерде дә үзе дә безнең янга килеп утырды. Өй ашын таксыклаган булганбыз икән. Бер кеше дә авыз ачып сүз әйтмәде Катыклап, борыч сибеп, «әх» дигәнче ялтыраттык.
Итен ашагыз, сез эшкә барасы кешеләр. Сөякле ит тәмле була ул,— дип, Аннук түти итне безнең алгарак этеп куйды.
Син үзең дә аша инде, әби,— дидем мин, иткә үрелеп.
Ит, чыннан да, тәмле иде. Үзебез ит ашыйбыз, үзебез шул арада шаярышып алырга да вакыт табабыз. Сөйләшә-көлешә яхшы гына сугып куйдык. Итен ашадык, ә сөякләрен, сыдырып, Олег алдына өеп куйдык. Без ярый инде, бу юлы безгә Рустик-староста да кушылды.
— Ну ты, Олег, жрёшь,— диде Юра,— Совесть надо иметь, не успели работать, а ты уже столько мясо пожрал.
Без, эшебездән канәгать булып, дүртәүләп ат кешнәгән тавышлар чыгарып көлештек. Булдырдык, янәсе.
Олег та сер бирмәде:
— Уметь надо,— диде, елмаеп. Нәрсә дисен инде.
Без Аннук түтигә, тәмам ияләнеп, игътибар да итми башлаганбыз.
— Ашап та карыйсыз, җегетләр... Күрми дә калдым, сез сөякләре белән ашап бетергәнсез икән. Әнә иптәшегез сөякләрен булса да калдырган. Сез инде икенче юлы хет сөякләрен ашамагыз, алдыгызда калсын. Җыеп песигә бирермен,— дип, әби Олегка карап елмайды да күзен кысып куйды.
Ә чуваш малаена ике дөнья, бер морҗа иде әбиеңнең сүзләре. Нәрсә сөйләгәнен аңламады да. Ул аңламады, ә безгә оят иде.
Беренче көн шулай узып китте.
Әллә, чыннан да, әби дөрес әйтте, әллә курыкканга куш күренде, Җәдит белән икебез төне буе саташып чыктык. Тик бу хакта, теш агартып, берәүгә бер сүз әйтмәдек.
Иртәнге салкынча һавада йомышларыбызны йомышлап өйгә кергәндә, тәмле булып кызган таба, май исе чыккан иде. Юынып өстәл янына утыруга, Аннук түти безнең алдыбызга ачыга изеп пешергән коймак өеме китереп куйды.
— Кунак егетләрен сыйлыйм әле. Әниләрегезнеке кебек үк булмаса да, тәмле итеп ашагыз. Тәмле дип ашаганны ризык белә ул, тагын да тәмлерәк булырга тырыша,— дип, ул читтән генә безнең чәй эчкәнне карап торды. Аннары, дәррәү кузгалып: — И-и-и, туктагыз әле, бүген бит иртәнге сөтне Марҗага бирмәдем, сезгә дип калдырдым. Хәзер алып керәм,— дип, өйалдына чыгып китте.
— Мммм, вкусно то как, еще варенье бы сюда,— дип куйды Юра.
Ул арада әбиебез өч литрлы банка белән сөтен күтәреп тә керде. Без исә чүмәләләп өйгән коймакның яртысына төшкән идек инде. Аннук түти, безнең чынаякларга сөт сала-сала:
— Әйдәгез, коймак ул сөт белән тәмле,— дип кыстады.
— Бабуль, а можно варенье? — диде Юра, әрсезләнеп.
— Мужны, мужны. И башсыз, хәзер,— дип, әби шкафтан кайнатма алып өстәлгә куйды.
Ә Юра, безгә карап, «менә ничек кирәк ул!» дигәнне аңлатып, күзен кысты.
Рустик-староста Юрага шелтәле караш ташлады.
— Ты что, совсем что ли?
— Всё нормально, начальник,— диде Юра, авызын ерып, һәм шунда ук өстенә кайнатма сылаган коймакны «төпсез чүлмәгенә» озатты.
Рустик-староста кичтән үк кизү тору графигын төзеп куйган иде инде. Исемлекне алфавитның азагыннан башларга килештек. Шуңа да ашаган савыт-сабаны юу миңа калды. Эшне бетереп урамга чыкканда, малайлар капка төбендә мине көтеп торалар иде.
Сентябрь кояшы яхшы җылыта. Безнең эшебез, пакоска салынмаган, тәртипсез рәвештә өем-өем калган саламнарны җыеп, тюклый торган техникага биреп торудан гыйбарәт. Трактор килеп туктауга, без, эшлекле кыяфәт белән, «убыр авызына» салам ташлый башладык. Бер-ике сәнәк алып кына ыргыткан идек:
— Смотри, смотри,— дип, «нәчәлнигебез» бөтен көзге басуны яңгыратып акырып җибәрде.
Аның шулай кисәк кычкыруыннан без куркып киттек. Аңышырга да өлгермәдек, Рустик сәнәген атып бәрде дә басу буйлап чаба башлады. Без, берни аңламый, аңа карап торганда, Олег:
— Вот придурок, нашел за кем гоняться,— дип куйды.
Карасак, салам астында бер оя алсу төстәге тычкан балалары ята. Олег тычкан оясын сәнәгенә алды да читкә атып бәрде. Ул арада таза гына тагын бер тычкан пәйда булды. Тик монысы, әллә куркудан, әллә артык батыраеп, селкенми дә безгә карап тора иде. Җәдит белән Юра, алдан сөйләшеп куйгандай, тешләрен кысып, бөтен көчләренә тычкан өстенә сикерделәр. Тик... тычкан да булсын, өстенә дә бастырып торсын, юләр ди ул.
Шулчак, ау эте кебек, телен салындырып, көчкә тын ала-ала, «нәчәлник» әйләнеп килде. Ә йөзе-е-е Берлинны алган солдатныкыннан ким түгел. Рустик учлап тоткан кулын безгә таба сузды. Аннан күзләре акаеп ачылган тычкан башы күренеп тора иде.
— Нәрсә, тычкан күргәнегез юкмы әллә? А ну-ка хәзер үк эшкә тотыныгыз,— диде беркетелгән абзый, тракторының ишегеннән үрелеп. Үзе авызын җыя алмыйча көлә иде.
— Әйдәгез, тычканны да тюковать итәбез. Нәрсә булыр икән?— диде дә Рустик тычканны салам «ашый» торган «авызга» ташлады, һәм тычкан кереп киткән салам төргәге төшкәнне ата мәче кебек көтеп торды да, тюк төшүгә аны сүтеп ташлап, тычкан эзләргә тотынды.
— Менә бит шәһәр баласына тычкан белән уйнау ничек рәхәт! — диде Җәдит, үзалдына сөйләнгәндәй итеп.— Их, азрак авылга кайтарып яшәтергә боларны.,,
Җәдит — гаиләләрендә бердәнбер ир. Әтиләре ул кечкенә чагында үлгән. Шуңа да ул авылдагы эш-мәшәкатьне яхшы белә.
Безнең эш әллә ни авырдан түгел. Ә шәһәр малайларына үзенә күрә бер кызык та иде. Әле кайчан шулай тычкан артыннан йөгергән булырлар иде.
Эштән кайткач, әбинең бәрәңгесен казыйбыз, ул казып куйганны ташыйбыз. Кайтып әбигә булышкач, өстәл артына утырып ашавы да рәхәт була. Рәхәт дип, дөресрәге, кыен түгел, «бушка ашамыйбыз» дигән кебегрәк.
Төштән соң яңгыр явып китте дә, беркөнне иртәрәк кайттык. Тузанлы өс-башны ишек төбендә чишенеп, верандада өсләрне алыштырып, өйгә кергәндә, әби калайга салган ипиләрен мичкә тыгарга әзерләнә иде.
— И и-и... Улларым кайтуга өлгертә дә алмадым инде,— диде ул һәм таба майлый торган канатны чынаяктагы суга тыгып алды да, шул канат белән ипиләрен чукындырып, бер-бер артлы мичкә тыкты.
Моның ише нәрсәне күргән булмагач, бу миңа гаҗәп тоелды. Аптыраулы карашымны күреп, Аннук түти елмаеп куйды.
— Азрак көтәбез дисәгез, ипи пешкәч, салкын сөт белән кайнар ипи ашарсыз. Көтмәсәгез, хәзер чәйне кайнарлатам, — диде ул.
—Көтәбез, көтәбез,—диештек әбине аңлаганнар.
-Чё «кутэбез, кутэбез»? И нам скажите,— диде Юра, аңламаганы өчен үртәлгән бала кебек.
-Ничего. Скоро будет свежий хлеб. Подождём?! Давай немного наброски делать. Совсем не рисуем |тут,— диде Рустик-староста.
Рәсем ясап «азапланган» арада әбинең ипие пешеп тә чыкты.
Чыгыгыз. Әйдәгез, кайнар ипи белән сыйлыйм әле үзегезне,— дип, ул безне табынга дәште. Өстәлгә банкасы белән сөтне китереп утыртты да: — Әйдә, кунакка килмәдегез, чынаякларны алып, сөтне бүлә торыгыз,— дип елмайды, үзе парлары чыгып торган ипине сындыргалап уртага куйды.
Малайлар, кайнар ипине карлыган кайнатмасына манып-манып, сөт эчәргә тотындылар. Минем аптырап торганны сизенеп булса кирәк, әби миңа:
Ә син бисмиллаңны әйтеп аша,— димәсенме.. Ипиләрен чукындырганны карап торганны күргән иде бит ул.
Ипи искиткеч тәмле иде, әнинеке кебек. Мин дә, башкалар кебек, дөньямны онытып, ипине кайнатмага манып, сөт ашарга тотындым. Өч литр сөт чәп итәргә да ж,итмәде. Рәхмәт әйтеп торырга җыенганда, Аннук гүти безгә:
— Сез бит татар малайлары, ашап туйгач, бит сыпырырга кирәк. Сезнең бит сыпырганны сизми дә калалар. Ә менә безнекеләр кул күтәреп чукынырга оялалар,— диде, өстәл өстендәге ипи валчыкларын бушаган савытына сыпырып. Бу сүзләрне ул ничектер үзәккә үтә торган итеп әйтте. Ниндидер бер тантана белән, олылап, сүзнең дә, үзенең дә дәрәҗәсен белеп, беребез дә әбигә кайтарып сүз дәшмәдек, рәхмәт әйттек тә торып киттек.
Бер ай вакыт тиз үтте. Авылга да, Җем-җем әбигә дә ияләшеп беткән идек инде. Иртәгә китәбез дигән
кичне әби камыр куйды. Кайчан салган да, кайчан өлгерткәндер. Иртән китәргә дип әйберләребезне җыйнап бетергәч, әби безне алгы өйгә дәште.
— Өйрәнеп тә беттем үзегезгә, инде китәсез дә. Менә һәркайсыгызга дип атап ипи салдым. Әле суынмаган, төреп сумкаларыгызга салыгыз. Башка күчтәнәчем юк,— дип, ашъяулыкны ачып, безгә берәр ипи бирде.
—Кирәкми инде, әби. Үзеңә рәхмәт! Безне кунак егетләре урынына сыйлап, карап тордың. Тагын нинди күчтәнәч ул?! — дидек без бертавыштан.
Тик әби безнең сүзне ишетми иде.
— Әйдәгез, хәзер юл алдыннан утырып алыйк. Шулай тиеш.
Тора башлаган җирдән без кире утырдык. Әбекәйгә карата хөрмәтебез шулкадәр зур иде, без ул нәрсә әйтсә, шуны ихлас күңел белән тыңлый идек. Капка төбендә безнең арттан килгән автобусның сигнал биргәне ишетелде. Без, торып китәргә кыенсынып, кыймшанмый торабыз.
—Хәерле сәгатьтә. Исән-сау укып, зур кешеләр булыгыз. Бәлки әле, мине дә искә алырсыз. Алмасагыз да үпкәм юк. Әйдәгез, чыгыйк,— дип, урыныннан торды әби.
Без дә ишеккә юнәлдек.
Малайлар-кызлар, шау-гөр килеп, безне автобуста каршы алдылар. Сумкаларны утыргыч асларына урнаштырып бетерүгә, автобус кузгалып китте. Мин тәрәзәгә карадым. Капка төбендә басып торучы Җем-җем Аннук чукынып алды да шакмаклы шәл яулыгының очы белән күзләрен сөрткәләде. Автобус инде тыкрыктан борыла башлады, ә ул һаман да баскан урыныннан кузгалмаган иде әле.