Мин хәзер сезгә үзебезнең урманда булып үткән бер вакыйганы сөйлим.
Бер заман шулай, тармакланып үскән матур мөгезле иң карт болан көтүне ял итәргә алып бара икән.
Ул дөньяда озак яшәгән, бик күп таулар арасында йөргән; куркыныч чокырларны, аучыларның нинди урыннарда күбрәк йөрүләрен, яшел үләннәрнең, салкын сулы чишмәләрнең кайдалыгын биш бармагы шикелле белгән. Шуңа күрә, ул һәрвакыт боланнар көтүенең алдыннан җитәкләп барган.
Боланнар барып җитәргә ашыккан аланга инде ерак та калмаган. Шул вакыт сүз тыңламаучан чытлык бер соры болан баласы карт болан янына йөгереп килгән дә тартынып кына:
— Туктагыз, бабай, туктагыз! Шушы урыннан бер адым да алга атламагыз! Анда зур чокыр бар! — дигән.
— Юкны сөйләмә әле, олан, — дип җавап биргән карт болан. — Мин бөтен урманнарны, тау-таш араларын бик яхшы беләм, ә син мине, карт боланны, өйрәтергә борын астың кипмәгән. Мин беркайчан да чокырга егылып төшмәячәкмен!
Һәм ул, үзенең артыннан бөтен боланнарны ияртеп, горур гына алга таба киткән. Ләкин ун адымнар чамасы җир китәргә дә өлгермәгәннәр, кинәт көчле тавыш, нәрсәнеңдер шартлап сынганы ишетелгән, — бу шулай карт болан чокыр эченә егылып төшкән, аучылар куйган капкынга эләккән.
Башка боланнар баскан урыннарында туктап калганнар.
Шул чакта карт болан әйткән:
— Тыңлагыз, балаларым, мин сезгә менә нәрсә сөйлим. Аучылар моннан ерак түгел. Алар сезне саклыйлар, кем кая булдыра ала, шунда качыгыз! Барыгыз да качып бетегез, сез дә минем хәлгә калмагыз. Сезне кимсеткән чакларым булса, барысы өчен дә мине кичерегез, һәм шуны да онытмагыз: кечкенәләрнең акыллы киңәшләренә колак салыгыз! Әгәр дә мин кечкенә оныгымның сүзен тыңлаган булсам, гомерем дә болай вакытсыз өзелеп калмаган булыр иде! — дигән.