Көтмәгәндә, уйламаганда, җәйге челләдә Айсылуга эш урыныннан ике атналык юллама тәкъдим иттеләр. Утыз яше тулуга карамастан, әле һаман тормышка чыкмаган, үзенә тиң яр таба алмаган, югары белемле, төскә-биткә коеп куйгандай чибәр кыз өчен бу инде күктән төшкән бәхет иде. Шуңа да ак костюмына килештереп сатып алган ап-ак сумкасын иңбашына элеп, яшүсмер кыздай җилкенеп, йөгереп диярлек кайтып керде фатирына. Ишек катында туктап бертын хәл алгач, дивардагы көзгегә карап, матур итеп елмайды да сумкасын ачты. Зәңгәрсу кәгазьдә «Анапа» дигән ымсындыргыч сүз ярылып ята. Күпләр өчен хыял гына булган ял итү урыны бит бу! Иксез-чиксез киң, ярлары офыкка китеп югалган диңгез буе... Кем белә, бәлки, аны менә нәкъ Анапада гомерлек мәхәббәте көтәдер? Дуслары күптән гаиләле, балалар үстерәләр, Айсылуга да бәхетле булырга вакыттыр. Күңеле тагын да күтәрелеп:
Их, чибәр кыз икән.
Кемгә бирербез икән? –
дип җырлап җибәрде.
Шулчак, кызны җырыннан бүлеп, телефон шалтырады. Хыял диңгезеннән арынып җитә алмаган кыз трубканы күтәрде. Аның шат тавышын ишеткән җан дусты Лилия:
- Әйдә, мактанып җибәр, кем белән таныштың бүген? Кайсы якныкы? «Яңа татар»мы? Ничә машинасы бар? Чибәрме? - дип, сораулар яудыра башлады.
Чибәрләрнең дә чибәре.
Җитмеш һөнәр иясе.
Калындыр кесә чамасы,
Бары калды табасы, -
дип шаяртты Айсылу
Иптәш кызының тиздән ял итәргә китәргә җыенуын ишеткәч, Лилиянең кызыксынуы икеләтә артты:
-Кайчан?
-Кайда?
-Кем белән?
Сорауларның бетәсе юк иде. Телефон аша сәгатькә якын барган сөйләшүдә, кызып китеп, Лилия дә бергә ял итәргә теләвен җиткерде.
-Мин кемнән ким? Иремнең бердәнбер хатыны! Майласам-җайласам, Салават та каршы килмәс. Итәккә ябышырга балалар да юк әлегә. «Билем авыр- та-а-а!» - дип, бер кич зарлансам, үзе үк путевка алып кайтып бирер.
Лилия, дусты белән серләшкәндәй итеп, эчендәге бөтен уйларын, хәйләләрен уртага ачып салды. Айсылу дәшми генә тыңлады хәйләкәр хатынны, ни дисәң дә белгән кеше белән баруы күңеллерәк булыр аңа. Лилия сүзгә оста, беркайчан да югалып кала торганнардан түгел. Юлга чыкканда, юлдашың үзеңнән зирәк булсын дип түгел, юлдашсыз юл озын дигән уйда иде ялга җыенучы путевка иясе.
Дөрестән дә, нәкъ Лилия әйткәнчә килеп чыкты: икенче көнне ике атналык путевка хәйләкәр хатынның кулында иде инде. Кичне ике дус телефоннан юл кирәк-яраклары турында сөйләшеп уздырдылар, кемгә нәрсә юнәтү мәшәкатен бүлештеләр.
Икенче көнне йокысыннан иртә уянды Айсылу. Сул аягы белән торып баскандырмы, көне буе эшләре уңмады. Өстәл янына килеп утыруга, кәефе кырылды. Яңа алган ак кофтасына ялгыш кофе түкте, аны
салып күпме генә юып караса да, тап шул килеш кала бирде. Кызга киемен алыштырырга туры килде.
Җылы якларда тынычлап ял итәр өчен, биредәге эшләрне алданрак тәмамларга кирәк иде. Айсылу кәгазьләр салган папкасын алды да шәһәрнең салым бүлеге бинасы урнашкан якка юнәлде. Үзенә кирәкле бүлмәгә кергәндә, ябарга дип тоткан ишек тоткасы һич көтмәгәндә кызның кулында торып калды. Ул тотканы кая куярга белми кулында әйләндерде, нишләргә белмәгәннән, үзенә текәлгән берничә пар күз алдында гафу үтенде. Ярый әле, биредә Айсылуны таныйлар, кайда эшләгәнен белгәнгәме, тавыш чыгармадылар. Телгә оста Гөлия генә телен кашымый түзәлмәде:
-Көчеңне кая куярга белмәгәч, хисапчы булып түгел, вышибало булып урнашырга иде сиңа, - дип, тотканы якындагы тәрәзә төбенә куйды.
Документларын калдырып чыккач, оятыннан комач кебек кызарган кыз туктап бераз хәл алды. Әзрәк тынычлангач, юл уңаеннан ательега кереп, ремонтка биргән зонтигын алып чыгарга уйлады. Биредә дә юлы уңмады. Ничек эләкте шулай җыелган зонтикны, хәзергә ниндидер кирәкле детале юк дип, кире кайтардылар. Күңеле төшеп, теләр-теләмәс атлаган Айсылуны машина сигналы аңына китерде.
Юл кырыенда туктаган кызыл төстәге «Митсубиши»ның ачылып киткән ишегеннән Лилиянең май кояшы кебек балкыган йөзе күренде.
-Арыгансың, ахры, әйдә, утыр, кайтып җиткәнеңне дә сизми калырсың. Әле утырганың юк бит безнең яңа тачкага, - дип, Айсылуны үзе янына чакырды.
Юк, никтер күңеле тартмады, машинага утырасы килмәде кызның.
-Саф һава сулап, җәяүләп кенә кайтам, - диюенә, Лилия кечкенә бала сыман иреннәрен турсайтты. Дустының күңелен күрим дип кенә «Митсубиши»ның арткы утыргычына кереп утырды Айсылу.
Машина кузгалып китте. Салават белән Лилия дә кибетләрдән юл кирәк-яракларын барлап йөргәннәр икән. Ни дисәң дә, үз шәһәрләрендә бәяләр түзәрлек, аннан күтәреп барасы түгел, поезд тартачак бар йөкне.
-Экономика экономлы булырга тиеш! - диде Лилия, баш бармагын югары күтәреп. Айсылу да белә бу әйтемне, тик, ничек кенә тырышмасын, акча җыя алмый. Путевка, юл кирәк-яракларын алырга да әтисе белән әнисе ярдәм иттеләр.
Айсылу янында яткан пакетыннан зонтигын тартып чыгарды да рәтләп төреп куярга ниятләде. Шулай инде, кеше әйберенең кешегә бер кыйммәте дә юк. Ватык булса да, туган көненә бирелгән кадерле бүләк бит ул. Чехолын салдыруы булды, автомат кнопка хәрәкәткә килде дә зың итеп нәрсәдер машина тәрәзәсенә килеп тиде. Күз ачып йомганчы, пыяла коелып төште. Кеше ышанмаслык хәл! Бер уйласаң көлке, бер уйласаң!..
Айсылу гына түгел, Салават белән Лилия дә өнсез калдылар. Хуҗа юл читенә чыгып машинасын туктатты да шул мизгелдә кечерәеп, гәүдәсе белән йомшак утыргычка сеңгән Айсылуга борылды. Салават ачулы карашы белән кызның җанын көйдерерлек итеп:
-Ит яхшылык, көт яманлык шушы буладыр инде! -диде.
Аңа каршы дәшүче булмады. Нигә дип кенә утырды соң Айсылу бу машинага? Иң күбе бер сәгатьтән фатирына әйләнеп кайтасы кеше иде бит ул. Утырасы гына калмаган! Күрәсен күрми кабергә керми дип, юкка әйтмиләрдер инде. Башы исән-сау булса, эшләп түләр бурычын, Анапада акчасын кысыбрак тотарга туры килер.
-Әйдәгез, автосервиска, пыяла куйдырабыз! - дип, тынлыкны бозды Айсылу, сумкасындагы бурычка дип алган акчасын капшап.
Салават: «Кирәкми!» - дип, кискен генә әйтеп куйса да, ремонтлау өчен кирәк-яраклар сата торган кибет ягына борды машинасын. Биредә пыяла булма ды. Тагы бер-ике кибеткә сугылдылар, анда да табылмады. Көн кичкә авышканда гына, шәһәр читендәге бер автосалонда кирәкле пыяланың берәр атнадан булачагын әйтеп, машинадагыларның күңелләренә өмет уты салдылар. Айсылуга да әзрәк җан керде. Ул, юлга дип әзерләгән акчалары арасыннан мең ярымын алып, Салаватка сузды.
Планнары үзгәрүгә эче пошып, ачуы чыгырыннан чыккан яшь ир Айсылуның акчалы кулын ачу белән этеп җибәрде дә:
-Дура! Кто тебя просил? - диде.
Кызның кискен генә торып китәсе, кеше аягы кермәгән утрауны табып шунда яшеренәсе, күзләренә тулган яшен бушатасы килде. Ул учындагы ике кәгазь акчаны утыргычка куйды да тын гына ишекне япты. Хәзер инде аңа дәшүче, машинага утырырга өндәүче булмады.
Дөньяның иң бәхетсез заты, иң мескен җаны ул иде бу көнне. Алдан ук утырасы килмәде бит шушы машинага. Күңеле сизгән икән. Алтынчы тойгы диләр аны. Җаның тартмаган эшне эшләмә, барасы килмәгән җиргә барма. Татар акылы төштән соң, әйе, төштән соң шул! Лилия бер сүз әйтмәде, авызына су капкан диярсең. Айсылуны гаепле итеп санагандыр.
Юлында очраган беркемне күрми, беркая керми, фатирына көчкә кайтып ауды Айсылу. Үзен бимазалаган уйлардан арыну өчен, үлән төнәтмәсе ясап эчте дә, урынын да җәйми диванына ауды.
Үлән суы тәэсир иттеме, көнлек аруы җиттеме, күзләре үзләреннән-үзләре йомылдылар. Кичтән үк каты йокыга талган Айсылуны телефон тавышы уятты. Лилия Салаватның дорфалыгы өчен дустыннан гафу үтенде, юлга әзерлеге белән кызыксынды. Элеккечә шаярырга теләсә дә, Айсылуның шаярып сөйләшергә теләге юклыгын аңлагач тынды. Тыныч йокы теләп, телефон трубкасын урынына куйды.
Нинди йокы ул? Әйберләре җыелмаган, сумкасы тутырылмаган. Айсылу төн йокламый юлга чыгарга әзерләнде. Иртәнге поездга утырып, ике дус ял итәргә киттеләр.
Анапа аларны кояшлы көннәре, шау чәчәккә күмелгән урамнары, күңелең ни тели шуны алырлык базарлары, аяк табаннарын бер басуга көйдерерлек комлы ярлары, парлы сөт кебек җылынган иксез-чиксез диңгезе белән каршылады. Айсылу белән Лилия туйганчы кызындылар, су керделәр. Үзе белән танышырга теләүчеләр булса да, Айсылуның күңелен биләрлек ир-ат очрамады.
Ике атна ике көн кебек сизелми дә үтте.
Салават кәрәзле телефоннан шалтыратканда, Лилия Айсылудан ераккарак китеп сөйләшергә тырышты. Бу минутларда кызның, теге вакыйга исенә төшеп, күңеле кырылды. Тик алар икесе дә, алдан сөйләшеп куйгандай, бер-берсенә ул көн турында ләм-мим сүз кузгатмадылар. Кыз акчасын күпме генә туздырмаска тырышса да, комга сеңгән су кебек бетә барды. Туган шәһәренә кайтып җиткәндә, кесә төбе бушаган иде Айсылуның.
Эшкә чыгарга өлгермәде, янына ашыгудан бит алмалары кызарган Лилия килеп керде дә, сәлам дә бирми, кулындагы кәгазь кисәген дустына сузды. Бу - ватылган пыяла кую өчен, машина утыргычында калдырган акчага караганда ике тапкырга артыграк бәя түләнгән квитанция иде.