СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ркаил Зәйдулла “Кызыл койрыклы төлке”

Бишек түшәмнең нәкъ уртасына эленгән кебек иде. Мин йодрыгым белән күземне удым. Бишек алагаем зур булып күренде. Бөтен өйне тутырып тора иде ул. Мин колакларымны томаладым. Ләкин бишектәге энемнең әче отышы, бармаклар арасыннан саркып, барыбер башымны дөбердәтә бирде. Күрше Фәрит мине уенга чакырганда капканы шулай дөбердәтә.
Әнә тагын килеп җиткән әле. Урамга чакыра. Урамда рәхәт. Яңа гына яңгыр явып узды. Юлдагы тәгәрмәч әзеннән гөрләвекләр йөгерешә. Малайлар шул гөрләвекләрне ерып, диңгезләнеп йөриләр. Кызлар ясаган кәгазь кораблар, дулкыннан дулкынга күчә-күчә, каядыр ашыга.
Энемнең, ниһаять, тавышы тынды. Мыш-мыш килеп йоклап китте энем. Мин дә, атылган уктай, ишеккә таба очтым.
Малайлар, кызлар Фәритләр турына җыелган иде. Арада бер кызый башкалардан аерылып тора. Чәчендә зәңгәр күбәләк тирбәлә, ак күлмәгендә кызыл алмалар тупырдаша. Аягына кыз ап-ак туфли кигән. Мин, аны күргәч, нигәдер уңайсызланып, игътибар белән үземнең бөрчәйгән аякларыма карап алдым. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, баш бармакларым кыймылдап куйды.
— Безгә кунак кызы кайтты! — дип кычкырды Фәрит һәм миңа бик тә, бик тә кызганып карап алды.
Хәер, башка малайларга да кунак кызы кайтмаган иде, ахрысы, әнә Нәби кинәт кенә башын артка чөйде, күзләрен уйнатты һәм кесәсеннән кара төстәге бер нәмәрсәкәй тартып чыгарды.
— Магнит... — диде ул серле генә. — Тимерне ун метрдан үзенә сөйрәп ала.
— Ә минем энем бар! — Мин горурланып дусларыма күз йөртеп чыктым.
— Минем дә, — диде Нәби.
— Минем сеңлем менә-ә шуның кадәр. — Фәрит ике кулын ике якка җәеп күрсәтте. — Җитмәсә әле, кунак кызы да кайтты.
Минем түзалмаслык булып күзем әчетә башлады. Кунак кызы нигә безгә кайтмаган икән? Әллә кунак кызы берәү генә буламы?
— Минем энекәшне кызыл койрыклы төлке китереп бирде. Чынлап! Кып-кызыл! Ут төсле, — дидем мин. — Төнлә, сез йоклаганда...
Малайлар эчләрен тотып көлде, кызлар җимгә кунган чыпчыклар кебек чыркылдашты. Тик кунак кызы гына, соры күзләрен зур итеп ачып, миңа текәлгән иде.
— Алдашырга ярамый, — диде ул. — Бәбиләрне бүлнистә табалар. — Аннары тагын сынап миңа карады. — Әллә шуны да белмисеңме?
Шулвакыт ертык болыт иренеп кенә кояшны каплады. Вак кына яңгыр сибәли башлады. Авыл капкасы янында ат пошкырган тавыш ишетелде. Бераздан ул үзе дә күренде. Арбада, иске мылтыгын кочаклап, сунарчы Әләү абый утырган иде. Малайлар, кунак кызын да онытып, аңа таба йөгерделәр. Мин генә, каккан казык кебек, урынымда басып калдым: Әләү абый янәшәсендә сузылып кызыл төлке ята иде... Авызы тирәсеннән, нәзек кенә сузылып, арбадагы печәнгә мүк җиләгенең суы агып төшкән...
Әләү абый сүгенеп дилбегәне тартты, бер күзе сукыр ат гөрләвек ерып алга атлады. Арбадан төлкенең калын койрыгы салынган пде. Тик ул инде кызыл төстә түгел — янып тормый, ә пычракка буялып шәбәргән һәм, белдекле кунак кызы янында басын торган минем сыман, көз ягыннан искән чәнечкеле салкынча җилдән ара-тирә дерелдәп ала иде.