СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әмирхан Еники “Картлар” (хикәя)

Бүген таң алдыннан Рамазан бабайның карчыгы Әсмабикә әби үлгән дип әйттеләр... Авылда үлем-бетем сирәк булганга күрә, бу хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күпләр өчен ул хәтта көтелмәгәнрәк хәбәр дә булды, чөнки әби атна-ун көн генә ятып, ничектер тиз генә үлеп тә киткән, «һай Алла, кай арада гына булды соң әле бу, күптән түгел генә әбиебез кәҗәсен куып йөри иде бит!» — дин гаҗәпләнделәр... Ләкин үлемгә, бигрәк тә карчык кешенең үлеменә, хәзер берәүнең дә артык исе китми. Була торган эш... Аның каравы исән калучыны күбрәк кызганалар. Менә сиксәннән узган Рамазан картның хәле чынлап та мөшкел инде. Көтмәгәндә генә алтмыш ел гомер иткән карчыгыннан аерылды да куйды. Нишләр ул, бахыркай?.. Кем карар, түшәген кем җыяр, кем җылы сүз дәшәр?.. Көчсез, хәлсез — ятим бала белән бер бит инде ул хәзер!
Ул көнне карт өенә килүчеләр күп булды. Карт-корыны әйткән дә юк, эштәге ирләр дә, авылның икенче очындагы хатыннар да, хәтта яшь-җилкенчәкләр дә килеп, бабайга күренеп кенә булса да чыгарга тырыштылар. Авыл советы председателе белән колхоз председателе дә килеп киттеләр. Үлгәнне күмү эшләренә һәрвакытта бик күңел биреп йөрүче идарә члены Әзһәл абзыйга колхоз председателе әйтте: «Белегез, нәрсәләр кирәк? Кәфенлеге булмаса, хәзер сельподан ак материя җибәртермен. Тагын нәрсә?.. Акча?.. Тиздән хисапчы бер утыз сум китереп бирер... Ат җибәртермен, машина кирәксә, машина да җибәртермен... Карт сораганны көтмәгез, үзегез белеп эшләгез!» — диде. Бу бик урынлы боерык иде, чөнки картның үзенең ни дә булса уйларлык, хәрәкәт итәрлек чамасы калмаган. Фани дөнья белән алыш-биреше беткәндәй ул иртә таңнан бирле карчыгының аягы очында бөкрәеп утыра — һичкемне күрми дә, ишетми дә. Мәетне юарга кирәк булгач та аны ипләп-юатып кына урыннан кузгата алдылар. Хәсрәттән генә түгелдер инде бу, күрәсең, картлыгы да бик җиткән бабайның!
Безнең халыкта мәетне озак яткырмыйлар, бигрәк тә җәйнең менә мондый эссе көннәрендә. Әле иртәнге якта ук өч-дүрт кеше, көрәкләрен иңбашларына салып, зиратка кабер казырга киткәннәр иде... Зират авылдан өстәрәк, тигез чирәмлектә. Моннан биш-алты ел элек зиратны әйләндереп киртәләгәч һәм терлек кереп тап тамый башлагач, андагы агачлар бик тиз куерып үсеп киттеләр. Хәзер ул кечкенә бер урман булып утыра, җәй башларында аннан өзлексез кошлар сайравы ишетелеп тора...
Төш җиткәндә инде Әсмабикә әбине әзерләп тә өлгерттеләр. Монысы өчен берни дә кирәк булмады — карчыкның күптән әзерләп куйган кәфенлеге дә, кабергә төшерүчеләргә дип саклаган сөлгеләре дә, тагын нәрсә өчендер җыйган тәңкәләре дә бар икән... Колхоздан ике ат килде, озатырга шактый гына халык та җыелды. Башта бер арбага палас җәйделәр, мендәр куйдылар, аннары әбинең иске юрганга ураган гәүдәсен өч кеше ипләп кенә күтәреп чыгарып салдылар. Карчыгы артыннан өстенә озын җилән, башына бүрек кигән Рамазан бабай үзе дә күренде. Ул, бусагадан атлап чыккач та тукталып, зәгыйфь тавышын күтәрә төшеп, көтеп торучыларга эндәште:
—Оланнар, Әсмабикә әбиегез, мәрхүмә, әйбәт кеше иде бит!
—Әйбәт кеше иде, Рамазан бабай, бик әйбәт кеше иде! — диделәр аңа каршы төрле яктан.
Шуннан соң гына Рамазан бабай болдырдан төшеп, ике егет ярдәмендә карчыгының аяк очына менеп утырды. Башка картлар икенче арбага тезелештеләр. Атлар кузгалды. Ирләрнең бер өлеше мәет артыннан иярде, ә күп кенә өлеше атларның бераз ераклашканын көтеп тордылар да үз юллары белән китеп бардылар. Капка төбендә исә хатын-кызлар гына күзләрен сөрткәләп торып калдылар.
Атлар һәм озата баручылар, тыкрыктан авыл читенә чыгып, зиратка таба күтәрелделәр. Зират янына җиткәч, туктап, мәетне, паласының дүрт почмагыннан тотып кына, арбадан яшел чирәмгә төшерделәр. Авылда, билгеле, күптән инде мулла юк, ләкин шәригать гамәлләрен аз-маз белүче Яхъя исемле чатан бер карт бар, менә шул бабай үлгән кешенең якыннары сораган чакта, кышын өйдә генә, җәен яшел чирәмдә җеназа да укый иде. Хәзер дә шул ук бабай, үзе кебек берничә карт белән сафка басып, мәет өстендә кычкырып җеназа укыды. Башкалар исә читтән тын гына карап тордылар... Мәет әйләнәсендәге үләндә «ак тәтәйләр» хәйран күп иде (бездә ромашка чәчәген шулай дип атыйлар), ак тәтәйләр өстендә ак күбәләкләр оча, киртә буендагы агачлардан әрсез кошларның чыр-чу килеп тавышлануы ишетелеп тора, ә якында гына чирәмгә чөй кагып, шуңа озын бау белән бәйләп җибәргән бер кызыл бозау, кешеләр монда нишлиләр дигән шикелле, башын гына борып, җеназа укучыларга карап тора, һәм шушы тереклек эчендә Әсмабикә әби үзе дә юри генә үлгән булып ята кебек... Бер уйласаң, бик гади нәрсәгә охшый бу үлем дигәнең!..
Кыска гына җеназа укыганнан соң, мәетне кире арбага салмыйча, паласы белән генә күтәреп, зират эченә, кабергә алып киттеләр. Кабер әзер, бер читтә тәмәке тартып утырган кабер казучылар, сукмак буйлап килүчеләрне күргәч, кагынып урыннарыннан тордылар. Монда тагын Яхъя карт җитәкчелек итә башлады. Аның кушуы буенча өч кеше мәетне ләхеткә куяр өчен кабергә сикереп төштеләр. Әсмабикә әбинең ак кәфенгә төргән гәүдәсен юрганнан чыгардылар, астыннан өч тастымал үткәреп, шул арның башларын кабердәге әлеге кешеләргә бирделәр. Алар мәетне ипләп кенә кабергә төшерә башладылар. Шул чакта Рамазан бабай, тураеп, халыкка нидер әйтергә теләде:
— Оланнар, Әсмабикә әбиегез... — Ләкин кинәт тавышы өзелде, бөгелеп төште һәм иңбашлары калтыранып китте. Кабер әйләнәсендәгеләр аның ни әйтергә теләгәнен аңлагандай:
— Әйбәт карчык иде Әсмабикә әбиебез, бик тә әйбәт карчык иде, мәрхүмә! — диештеләр.
Ун-унбиш минут та үтмәгәндер, таза егетләр әбине күмеп тә куйдылар. Башкалар шул чакта иелеп йә көрәк, йә кулы белән генә кабергә туфрак ташладылар. Шуннан соң картлар кабернең ике ягына тезелеп утырдылар. Яхъя карт моңсу гына итеп Коръән укыды (хәер, аның нәрсә укыганын хәзер кем белә инде), аннары Рамазан бабай җилән чабуына баса-баса сәдака өләшеп маташты. Дога кылдылар, шуның белән эш бетте һәм халык ашыгып тарала да башлады. Рамазан бабайны, атка утыртып, күршеләре алып китте, кабер казучылар, Әзһәл абзыйга ияреп, сельпога таба төшеп киттеләр... Кабер очында, ниндидер бер фәрештәнең Әсмабикә әби белән сөйләшергә килүен ишетер өчен, Яхъя карт ялгыз үзе генә утырып калды.
Гаҗәп, безнең зират буенда «ак тәтәйләр» быел нигә бу хәтле күп икән?
...Рамазан бабай хәзер көн дә иртә-кич зиратка, карчыгы янына барып йөри. Без моны һәр көн диярлек күреп торабыз. Эш шунда: әлеге зиратка илтә торган тыкрык каршында гына, Ясәвиләр коймасы буенда өелеп яткан бүрәнәләр бар — менә без, бу тирәдә торучылар, эштән бушагач, кичләрен шул бүрәнәләр өстендә тәмәке тартып, гәп сугып утыргалыйбыз. Шулай булгач, Рамазан бабай да зираттан кайтышлый гел безнең каршыдан узып китә. Без аны күреп алсак, сүздән туктап, артыннан гына карап калабыз. Аның зиратка йөрүенә артык исебез дә китми, хәлен аңлыйбыз да кебек, чөнки карчыгы янына бару карт өчен хәзер бердәнбер юаныч булса кирәк... Ләкин шулай да аны күргән саен күңелне ничектер тырнабрак торган шундыйрак уй да туа: картның Ходай бирмеш һәр көнне иртә-кичен зиратка йөрүе бары үзенә юаныч табар өчен генәме, әллә моның бүтән берәр тирәнрәк сәбәбе дә бар микән?
Бер кичне шулай түбән очның Лотфи карт, узып барышлый безнең янда туктап, бераз утырып торды. Шул чакта тыкрыктан Рамазан бабай да килеп чыкты. Ул гадәтенчә таягына таянып, бөкрәя төшеп, зираттан кайтып килә иде. Без аның каршы яклап үтеп киткәнен сүзсез генә карап калдык. Бабай ераклаша төшкәч, кемдер җиңел генә сулап:
— Йөри карт, йөри! — дип куйды.
— Юксына инде, мескен, юксына! — диде аңа каршы икенче берәү.
Безнең Лотфи карттан ни дә булса ишетәсебез килә иде. Лотфи карт, Рамазан бабайдан бер ун яшькә кечерәк булса да, аның егет чагын, ир чагын күргән кеше. Аннары үзе дә карт булгач, ялгыз калган бабайның эчке хәлен дә дөресрәк аңлыйдыр инде, билгеле. Ләкин картыбыз таш сын шикелле бер сүз дәшмичә, хәтта чыраен да үзгәртмичә тик кенә утыра. Шуннан соң безнең күрше Казбек, шәһәрдән кайткан студент, үзе башлап Лотфи карттан сорады:
— Лотфулла бабай, әйтегез әле, Рамазан бабай, имеш, яшь чагында бик таза, бик чибәр егет булган, диләр, дөресме шул?
— Нигә, Рамазан бабаегызның яшь чагында ниндирәк егет булганын хәзер дә чамалап була торгандыр, — диде Лотфи карт, чак кына елмая биреп.
— Чамалап булса да, күз алдына китерүе читен. Сиксәннән узган карт бит... Ә сез аның яшь чагын үзегез күргәнсез. Йә, ничегрәк иде соң?
Лотфи карт, күзләрен кыса төшеп, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды. Аннары ашыкмыйча гына әйтте:
— Рамазан карт егет чагында мин малай гына идем әле, шулай да яхшы хәтерлим: өрлектәй төз гәүдәле, таза егет иде ул, төскә дә чибәр иде, борыны пычак сыртыдай туры, күзләре шомырттай кара, ә кашлары карлыгач канатыдай кыйгачланып тора иде... Авылда бер егет иде бабагыз!
— Әнә ничек икән?! — дидек без, гаҗәпләнеп. — Күз алдына китереп кара син аны хәзер!.. Сөйләп бирсәң, үзе дә ышанмас!
— Ә менә Әсмабикә әбине ямьсез кыз булган диләр, дөресме шул? — диде Казбек, бер дә тыйнакланып тормыйча.
— Анысы инде сорамасаң да билгеле, — диде кемдер шунда. — Картлык ямьсезлекне яшерә алмый икән... Мәрхүм әбинең авызы зур, борыны ямьшек, шадрасы да бар иде — кая куясың?
— Юк, менә Лотфулла бабай әйтсен әле, — диде Казбек, һаман картны кыстап.
— Ни әйтәсең инде, — диде карт, авыр гына сулап. — Ходай Әсмабикә әбиегездән матурлыкны кызганган шул.
— Алайса, шундый чибәр егет ничек итеп шундый ямьсез кызга өйләнде икән, ә?.. Лотфулла бабай, сез беләсездер?..
— Беләм?.. Каян?.. Мин үзем дә ул заманда малай гына идем бит әле...
— Юк, шулай да?.. Ну, ничек булырга мөмкин бу?..
— Дөресе аның шул, — диде Лотфи карт, бераз көттереп. — Рамазан бабагыз Әсмабикәсенә күрми өйләнгән.
—Күрмичә?.. Ничек ул алай? Күрмичә кеше өйләнәмени?
—Сез, оланнар, ул заманны белмисез... Рамазан бабагыз яшь чакта әле күрмичә өйләнү, күрмичә кияүгә чыгу булгалый торган иде. Исегез китмәсен!
—Ну бит, күрмәсә дә ишеткәндер... Бөтенләй белмичә алмагандыр инде.
Лотфи карт башын әзрәк кагып торды да аннары әйтеп куйды:
— Аны алдаганнар.
— Алдаганнар?.. Ничек итеп?.. Кызык бу, кызык!
Лотфи карт җавап бирергә ашыкмады, нидер күңелен борчыгандай, ул уйга калыбрак утыра иде. Ләкин аны төрле яктан: «Сөйләгез инде, Лотфулла бабай, сөйләгез», — дип, бик нык кыстарга тотындылар. Бары шуннан соң гына картыбыз эчке икеләнүен җиңгәндәй бер сулап:
— Ярый, алайса, — диде. — Үлгән кешенең йөгенә керү килешми килешүен, күңел дә тартып бетерми, әмма мин сезгә, оланнар, үзем ишеткән кадәресен генә сөйлим. Гайбәт түгел, Ходай кичерсен!.. Иң элек шуны әйтәм: Әсмабикә әбиегез безнең авылдан түгел бит, Такталачыктан, шуннан безгә килен булып төшкән кыз. Такталачык, үзегез беләсез, бездән унсигез чакрымда, кайчандыр зур базарлы, биш мәхәлләле бер авыл иде. Анда байлар да күп булган, хәер, сез аның ул чагын белмисез инде, ә соңыннан бу авыл яртылаш диярлек таралып бетте... Менә шул Такталачыкта Гобәйдулла исемле бер бай була. Ходай аңа кызларны күп биргән икән, бер бер артлы җитеп килгән дүртме-бишме кызы булган, имеш. Арада иң өлкәне менә шушы Әсмабикә әбиегез булган инде... Ишле кызга кияү табып бетерү ансат эш түгел, хәтта бай кешегә дә... Шуның өстенә, ул чактагы гадәт буенча, башта иң өлкәнен бирергә тырышканнар, өлкәнен бирмичә торып, кечерәкләрен бирә башлауны килештермәгәннәр, теге беренче кызлары утырып калыр дип курыкканнар. Бу урында шуны да әйтергә кирәк: байның кече кызлары барысы да бик чибәр булганнар, имеш, тик Әсмабикә бичара гына матурлыктан мәхрүм булып калган... Шулай да атасы, Гобәйдулла бай, өлкән кызына ничек тә кияү табарга тырышкан. Бай кешенең, мәгълүм инде, тирә-якта таныш-белешләре күп була, безнең авылда да аның кемдер бер якын танышы булган, менә шул кеше Ризван картка, дөресрәге, Ризван картның малаена, байның кызын димләргә тотынган. Шәт, аңлыйсыздыр, Ризван карт ул Рамазан бабагызның атасы — мин дә аны яхшы хәтерлим әле... Юаш кына, адәмчелекле бер кеше иде, мәрхүм!.. Җирдән башын күтәрмәгән гади бер мажик... Бай кеше белән туганлашып китү картның күңеленә, билгеле, хуш килә — соң шулай булмыйча, заманасы шундый бит аның... Тик ышанып кына бетми, булмас, бай кеше кызын безнең ише мужикка бирмәс, ди. Ә димләп йөрүче ышандыра, яучы гына җибәр, Гобәйдулла бай кызын берәүгә бирмәсә дә, синең малаеңа бирәчәк, ди, ант итеп ышандыра. Шуннан соң Ризван карт мәсьәләне улына чишә: «Менә, ди, шундый җирдән, шундый кешенең кызын сиңа димлиләр, ни уйлыйсың, соратып карыйбызмы әллә?» — ди. Рамазан бабагыз моңа риза була (булмыйча, бай кызына кем өйләнмәс!), ләкин бер шартын куя: кызны күрмичә алмыйм, ди... Инде теге димләүче ике арада йөри бит, менә шул — егетнең теләген байга җиткерә. Бай моңа каршы әйткән, имеш: кызны никахка чаклы егеткә күрсәтергә шәригать кушмый, атасы килсен, атасы күреп китәр дигән, имеш... Шуннан нишләргә кала? Киңәшәләр дә, әлеге димләүче белән Ризван карт, ат җигеп, Такталачыкка китеп тә баралар... Анда баргач, Гобәйдулла байның үзенә төшмиләр, ярамый, бай бернәрсә дә белмәскә тиеш, янәсе... Каршыдарак торган бер йортка керәләр, Ризван картны урам тәрәзәсенә утырталар һәм көтәргә кушалар. Менә берзаман, күпмедер вакыт узгач, бай капкасыннан купшы гына киенгән, көянтә-чиләк аскан бер кыз килеп чыга... Картка әйтәләр: әнә кара инде, синең улыңа буласы кыз шул үзе, диләр... Кыз чынлап та бик сылу, бик чибәр була. Карт аның вак-вак кына атлап чишмәгә киткәнен дә, чишмәдән кайтканын да карап тора... Әлхасыйль, кыздан бик канәгать булып калган Ризван карт... Кайткач улына да кызны бик мактап сөйләгән: «Улым, үз күзем белән күрдем, кызның килмәгән җире юк, алсаң — уңарсың!» — дигән.
Шуннан эш җайлана инде. Тәвәккәлләп яучы җибәрәләр (шул ук димләп йөрүчене), бай кызын бирергә риза була, аннары озакка сузмыйча туен да итәләр. Ике авыл арасы якын җир түгел, моннан Такталачыкка туй барып җиткәнче дә никах укылганчы, көзге көн үтеп тә китә. Рамазан бабагыз инде ак келәткә, кәләш куенына күз бәйләнгәч кенә барып керә... Оланнар, мин сезгә ишеткәнемне генә сөйлим, чын дөресен инде аның Рамазан бабагыз үзе генә белә торгандыр... Кыскасы, зөфаф төне узгач, икенче көнне генә ул янында яткан Әсмабикәсен ачык күргән, диләр. Бик гаҗәпләнгән, имеш, ни уйларга да белмәгән, әмма кызның үзенә берни дә сиздермәгән. Тик җаен туры китереп атасыннан: «Әткәй, киленеңә бер күз сал әле, шунымы син миңа димләдең?» — дип сораган. Ризван карт киленен күргәч бик аптыраган: «Юк, — дигән, — минем моны күргәнем юк, миңа бөтенләй башка кыз күрсәттеләр», — дигән. (Әлеге чибәр сеңелләреннән берсе булган икән ул.) Моны белгәч, Рамазан бабагыз башта бик яман дуламакчы, туйны ташлап китмәкче булган. Ләкин атасы, әйткәнемчә, сабыр, адәмчелекле кеше, малаен ул эштән тыйган: «Кыз хәзер синең никахлы хатының, — дигән, — эт баласы түгел, эт баласын да ташлап китмиләр, кара аны, җылатасы булма!» — дигән... Дөрес тә инде, никах укылган, бер кич янында кунган, ничек итеп, нинди җан белән кыз баланы ташлап китмәк кирәк?! Ямьсез дигәч тә гарип түгел бит ул, кул-аягы, бөтен җире тап-таза. Озын сүзнең кыскасы, Рамазан бабагыз, өлешемә чыккан көмешем шушы икән, дигән дә Әсмабикәсен әйбәтләп туйлап өенә алып кайткан... Менә шул аның тарихы, оланнар!
Лотфи карт сөйләп бетерде дә җиң очы белән нечкә мыекларын сыпырып куйды. Ләкин аның бик гади генә итеп сөйләгән бу сүзләрендә нидер җитми иде әле. Ярый, алдап булса да егетне өйләндергәннәр, ди, әмма, өйләнгәч, бергә торасы бар бит әле. Соңыннан ничегрәк яшәгәннәр алар?..
— Алтмыш ел гомер иттеләр, — ди Лотфи карт тыныч кына.
— Ләкин гомер итү төрлечә була бит, Лотфулла бабай!
— Булмыйча... Гомер юлы бик озын, чокырлы да чакырлы, шома гына бармый ул... Шуны да әйтергә кирәк, Рамазан бабагыз яшь чагында шактый кызу канлы кеше иде, юктан да дулап китә торган гадәте бар иде. Әмма ләкин Әсмабикә әбиегезгә Ходай матурлык бирмәсә дә, күркәм холык биргән. Сабыр, чыдам, артыгын әйтмәс, яшен йота белер... Хәзерге кайбер яшь киленнәр төсле тавыш чыккан саен тырт итеп әтиләренә йөгермәгән.
— Анысы инде үзен гаепле дип белгәнгә күрәдер...
— Ә нинди гаебе бар аның?.. Ризван картка сеңлесен күрсәткән чакта аңа әллә әйтеп торганнар дисезме? Юк, булмас, андый нәрсә бик яшерен эшләнә ул, хәтта суга барырга чыккан сеңлесе дә белмичә калгандыр әле.
— Ә ярату? — диде Казбек, егетләнеп. — Ярату булганмы соң алар арасында?
— Сезгә тагын нинди ярату кирәк? — диде Лотфи карт, бик гаҗәпләнеп. — Әнә Рамазан бабагыз карчыгының кабере өстеннән кайтып та керми, ә сез монда, ярату дип, оялмыйча лыгырдап утырасыз!..
Без дәшмәдек, хәтта ничектер уңайсызланып та калдык, гүя без бик гади бер хакыйкатьне аңламый идек. Дөресен генә әйткәндә, картларны тыңлап утыру яхшы, әмма аларны аңлап бетү, бигрәк тә алар белән бәхәскә керү һич тә мөмкин түгел. Әнә «ярату» дигән бер сүздән картыбыз кызды да китте. Ни өчен, бик гаеп сүзмени ул?.. Әллә яратуны картлар бөтенләй башкача аңлыймы?
Рамазан бабай карчыгы янына һаман да йөри дә йөри, һәр кичне диярлек без аның зираттан кайтканын күрәбез һәм сүзсез генә артыннан карап калабыз. Мескен бабай!.. Хәер, ни өчен мескен, бәлки, бер дә мескен түгелдер? Бәлки, аның гомере буена әкренләп төшенгән һәм үзе генә белгән зур бер хакыйкате бардыр, ихтимал, шуңардан аңа ялгызлыгын җиңеләйткән чын юаныч килә дә торгандыр. Серле-тирән булса кирәк картларның җаны, тик безгә генә ни өчендер караңгы ул!