СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гадел Кутуй «Хәнҗәр”

Кич якынлашып, караңгы төшә башлаган чак иде. Лейтенант Әюп Хәсәнов ватык машиналар, тетелеп ташланган чемоданнар, канга баткан үлекләр аунап яткан юл буйлап Вестфальде авылына таба борылды. Соңгы көннәрдә булып узган вакыйгалар аның рухи халәтендә зур үзгәрешләр тудырдылар. Әле моннан бер генә атна элек һәр сүзендә шатлык, күңеллелек яңгырап торган шаян холыклы офицер кинәт картаеп киткәндәй булды: ябыкты, сүзгә саранланды, башын түбән иеп йөри башлады. Хәер, ул гына түгел, сафка тезелеп аның артыннан килүче сугышчылар да күңелсез иделәр.
Вакыйга моннан гыйбарәт иде.
Олы юлдан сигез-ун километр читтәрәк утырган авылларда һәм шул тирәдәге урманнарда чигенергә өлгермәгән немец гаскәрләре яшеренеп яталар һәм төннәрен безнең вак төркемнәргә һөҗүм ясыйлар иде. Бу төнге илбасарларны коралсызландыру яки юк итү Хәсәновлар ротасына тапшырылган иде.
Эш башта ярыйсы гына барды кебек. Унбиш-егерме километрга сузылган урман һәм шул тирәдәге унлап немец авылы качкын фрицлардан бөтенләй дип әйтерлек тазартылды.
Ләкин соңгы бәрелешләрнең берсендә Әюп Хәсәновның кардәштәй якын күреп йөргән иң сөекле дусты — рота командиры Александр Васильев һәлак булды.
Хәсәновның үзенең дә үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклары күп булды. Ул, каты яраланып, бер атна буена кыл өстендә торды: аны үлә-үлә дип тордылар. Сугыш кырында байтак иптәшләрен югалтты ул. Алар өчен дә кайгырырга туры килде, әлбәттә.
Әмма икәү бер койкада йоклаган, икәү бер кашыктан аш ашаган, иң татлы уйларны, иң кадерле серләрне бергә уртаклашкан Васильевны югалту Әюптә тирән тетрәү тудырды.
Әле кичә генә иде кебек, моннан дүрт-биш көн элек алар икәүдән-икәү генә бик озак серләшеп утырдылар. Сугышны тәмам иткәч тә, бер-берсенә кунакка бару, мәңге онытылмаслык итеп, ду китереп, туйлар ясау турында сүз куештылар. Сөйгән кызларының рәсемнәренә карап, мең дә беренче тапкыр мәхәббәт турында сөйләшкәннәр иде.
— Без генә түгел, безнең сөйгән ярларыбыз да дуслашачаклар. Минем Олям — гаҗәп күркәм кеше. Синең Нәфисәң аны, һичшиксез, яратачак. Эх, күңелле итеп яшәрбез дә соң! Туй сәяхәтен дә бергә ясарбыз...
Әнә шулай дигән иде ул кичне Васильев. Ә бүген Әюп аның белән мәңгегә саубуллашты. Александр Васильевны бүген күмәргә алып киттеләр. Рота белән җитәкчелек итү Хәсәновка күчте.
Әюп үзенең рухын төшермәскә, һич тә булмаса, тыныч күренергә никадәр генә тырышмасын, булдыра алмады. Бугазга ниндидер әче төер тыгылды. Баш һаман түбәнрәк иелде. Әюпкә аның белән янәшә Васильев һәм Оля басып баралар кебек тоелды.
— Кайт, җаным, кайт. Кайчан кайтсаң да, мин сине көтәм. Әмма йөрәгем тизрәк кайтуыңны тели. Күз тутырып миңа карап утыруыңны, йөрәккә сөенеч салган матур елмаюыңны сагындым мин. Зәңгәр күзләреңнән үбәсем килә минем...
Соңгы хатында Оля әнә шулай язган иде. «Инде ничек хәбәр итим? Кадерле Оля, моннан соң сез Сашаны күрмәссез инде, аның зәңгәр күзләреннән дә үбә алмассыз инде дип язаргамы?»
Әюп ни дип язарга да белмәде. Шул ук вакытта ачулы да иде ул. Васильевны чәнчеп үтергән немецны тота алмавы, кулдан ычкындыруы өчен үзен дә, сугышчыларны да тирги иде ул. Гүяки юлбасар немецны тотып алып үтерсә, кайгысы бу кадәр зур булмас иде, ничектер, аны кичерүе җиңелрәк булыр иде төсле.
— Ничек булды соң бу? — дип, Әюп үз-үзенә сорау бирде һәм вакыйганы хәтерләргә тырышты.
...Таң беленеп килә иде. Рота үзенә караганда икеләтә артыграк санда булган качкын немец автоматчыларына очрады.
— Дошманны камап алырга, — дип боерды Васильев.
Озакламый кул сугышы башланды. Хәсәнов уң флангыдан, Васильев сулдан хәрәкәт иттеләр. Кул сугышы бетә дигәндә генә, кайсыдыр берәү Әюпкә командирның яралануы турында әйтте. Хәсәнов Васильев янына чапты. Ул якынлашканда, җиргә егылган Васильев яныннан саргылт чәчле, озын буйлы бер немец офицеры калыкты һәм агачлар арасына кереп югалды.
— Тотыгыз! Үтерегез үзен! — дип кычкырды Әюп һәм үзе Васильевның гәүдәсе янына тезләнде.
Васильевның күкрәгенә көмеш саплы хәнҗәр кадалган иде. Әюп аны суырып алды һәм, дустының ярасын бәйләргә теләп, марляга кул сузды, ләкин соң иде инде.
Васильев:
— Оля... Оленька... кү...решеп булмады, — дип, берничә сүз әйтте дә күзләрен йомды.
Вестфальде авылына килеп кергәндә, Әюп аз гына артта калыбрак килгән связнойга борылды һәм:
— Теге хәнҗәр кайда? — дип сорады.
— Миндә, менәгенәк, — диде связной Гайнуллин һәм аңа ак яулыкка төрелгән бер әйбер сузды.
Хәнҗәрнең сабына вак хәрефләр белән «Иоганс Шульц» дип язылган иде. Хәнҗәрдә дустының кан тапларын күргәч, Әюпнең йөрәге тагын әрни, тагын телгәләнә башлады. Хәнҗәрне ул, яулыкка төреп, Гайнуллинга кайтарып бирде һәм:
— Кан тапларын сөртмичә яхшы иткәнсең, сакла, югалтма, — диде.
Авылда ротаны старшина Сидорин каршы алды.
— Менә шушы өч йортны сайладым мин, иптәш лейтенант, — диде ул, сул яктагы кырый йортларга күрсәтеп. Аннары ни өчендер көлемсерәп куйды һәм: — Сезнең үзегез өчен әнә теге йорт җайлы булыр, — дип өстәде.
Ләкин Әюп Хәсәнов «җайлы йорт»ка тизрәк керү өчен ашыкмады, үз янына командирларны чакырып алды һәм аларга сугышчыларны ничек урнаштыру, әйләнә-тирәне җентекләп карап чыгу һәм сакчылар кую турында боерыклар бирде. Тик шуннан соң гына өйгә юнәлде.
Аны каршы алу өчен өйдән кыз белән карчык йөгереп чыктылар. Җыерчыклы йөзе суда пешкән алмага охшаган карчык: «Без сезгә шундый шатбыз!» — дигәндәй, якты чырайлы булып күренергә тырыша иде. Һава шактый җиләс һәм салкын булуга да карамастан, кыз, каядыр очып китәргә җыенган сыман, җиңел һәм пөхтә киенгән иде.
Әюп үзенең тирәсендә күбәләктәй очынып йөргән кызны күрүгә түзмәде, елмаеп куйды. Кыз елмаюны үз хисабына алды һәм елмаюга елмаю белән җавап кайтарды.
- Минем исемем Эмма, сезнеке ничек? — дип сорады кызый.
— Әюп, — диде Хәсәнов, өйгә кереп.
Эмма аның шинелен салдырырга кереште, карчык бит юарга җылымса су хәзерләде, өстәлгә, пар чыгарып, кофе килеп утырды. Ләкин Әюп кофе эчеп утырмады, битен юу белән эчке бүлмәгә кереп ятты.
Башта ул кыз белән карчык турында уйлады. Ни өчен алар бу чаклы түбәнләнәләр? Кемгә кирәк аларның ялагайлануы? Җиңүчеләргә ихтираммы бу? Юк. Әюп аларның кыланышларында нәрсәдәндер курку, нәрсә өчендер гафу үтенү һәм ялвару сизде.
- Юк, безнең халык бервакытта да болай тез чүкмәс иде, — дип, Әюп горурланып куйды һәм, Васильев турында уйга чумып, йокыга талды.
Төн уртасында ул тәмам тиргә баткан хәлдә уянды. Сулышы кысылды һәм ютәлли башлады. Иң элек хәл белергә Гайнуллин белән Сидорин килеп керделәр. Озакламый санинструктор белән бергә, курка-курка гына, Эмма да килеп керде. Кыз, шыпырт кына чыгып, яңадан кайтып керде. Аның кулында дарулар бар иде.
Санинструктор:
- Юкка мәшәкатьләнәсез, дару безнең үзебездә дә җитәрлек, — дип, аны йомшак кына читкә какты.
Эмма, банкалар салырга кирәк, дип тәкъдим ясады. Санинструктор да, лейтенант үзе дә моңа каршы килмәделәр. Эмма, җиң сызганып, кулларын кош канатыдай йомшак итәргә тырышып, эшкә кереште. Тәнендә кыз кулларын сизүгә, Әюп башта калтыранып китте, соңра: «Нәфисә булсын иде хәзер», — дип, татлы уйларга чумды.
Эмма шулкадәр тырышып эшләде ки, гүя ул банкалар салып кына түгел, үзенең җылы сулышы белән дә Әюпне сәламәтләндерергә тели иде.
Менә шул төннән башлап Әюп Хәсәнов белән Эмма арасында имлә нинди җылы мөнәсәбәт урнашты. Әюп болай да аз-маз немецча белә иде. Эмма аны үзенең тормышы белән дә таныштырды. Әтисе күптән вафат икән, ике абыйсы булган: берсе Россиядә сугышта үтерелгән, икенчесе, коммунистлыкта гаепләнеп, качып йөри икән.
— Ул абыемны мин бик яратам. Ул сезнең җиңүегезне тели иде һәм сез килер алдыннан гына өйгә кайтып китте, — диде Эмма.
Кыз төннәр буенча Әюп янында утырырга әзер иде. Читтән карап торучыларга ул хәтта мәхәббәт утында яна кебек тоелды. Мондый вакытларны Гайнуллин да, Сидорин да, үзара күз кысышып, бүлмәдән тизрәк чыгып китү ягын карыйлар иде.
Әюп исә, Эмма якынлашканда, үзенең Нәфисәсе турында уйлый иде һәм Нәфисә аңа: «Карап карыйк, вәгъдәңдә тора алырсыңмы икән?» — дип, бармак яный кебек иде.
Әюпнең салкынлыгы, кызның ялварулы карашларына җавап бирмичә бүлмәдән чыгып китүе Эмманы тәмам акылдан шаштыра иде. «Бер генә сәгатькә булса да мин аны үземә буйсындырырга тиешмен», — дип уйлый иде Эмма.
— Сез, россиялеләр, бигрәк кызык икән, безнең бөтенебезгә дә нәфрәтләнеп карыйсыз. Шулай түгелме? Гитлерның яки гитлерчыларның шундый булуларында минем ни гаебем бар?..
Шулай сөйләшеп утырган минутларның берсендә ишегалдында шау-шу күтәрелде. Тавышка Эмма да, Әюп тә йөгереп чыктылар. Капка янында сакчы белән янәшә гражданскидан киенгән һәм өйгә таба узарга омтылган бер кеше тора иде.
Эмма, аны күреп алуга: «Абыем!» — дип, капкага йөгерде, әлеге немецның муенына сарылды һәм шатлыклы тавыш белән:
— Менә ул мин кичә сөйләгән коммунист абыем! — дип, Әюпкә эндәште. — Танышыгыз.
Немец күрешергә дип, Хәсәновка кул сузды, ләкин Әюп, күрмәмешкә салышып, читкә борылды һәм сакчы белән Гайнуллинга нидер ымлады.
Немецны тентү башланды. Ләкин аның кесәсеннән кечкенә генә таныклык кәгазеннән башка бер нәрсә дә чыкмады.
Әюп, таныклыкны укый-укый, өйгә кереп китте һәм немецны да алып керергә кушты.
Хәсәнов немецка тентү ясаган чакта ук сугып егарлык булып торды. Мондый хәрәкәттән ул үзен үзе көчкә тотып калды. Таныклыкны укып чыгуга, Әюптә яңадан ачу уты кабынды.
— Абыем ул минем, коммунист ул, нишләтәсез аны? — дип, Эмма аңа ялварды.
Ләкин Әюп эндәшмәде, нидер язарга утырды. Аның язу минутлары Эммага озакка сузылган сәгатьләр булып тоелдылар. Ниһаять, Әюп язып бетерде һәм сержант Федоров белән ике автоматчы чакырып китерергә кушты.
— Кайда качып тордыгыз, ниләр эшләп йөрдегез, Иоганс Шульц? Сөйләгез, мин сезне тыңлыйм, — дип, Хәсәнов немецка сорау бирде. -— Ләкин ялганламагыз.
— Урманда да, авылларда да яшәргә туры килде.
— Армиядә күптәнме?
— Армиядә булганым юк минем, — диде калтыравыклы тавыш белән немец.
— Мин сезгә баштан ук ялганламаска кушкан идем. Офицерлык шинелен күптән салдыгызмы?
— Минем аны кигәнем дә юк...
Әюп: «Хәнҗәр!» -— дип, Гайнуллинга эндәште һәм, хәнҗәрне өстәлгә куеп:
— Ә менә бу әйберне кайда онытып калдырдыгыз? — дип, Шульцның күзләренә карады.
Канлы хәнҗәрне күрүгә, Иоганс Шульц башын түбән иде, Эмма Хәсәновның аягына егылды.
— Кичерегез сез аны, үтенәм, — дип, кыз Әюпнең итекләрен үбә-үбә идәндә аунады.
— Торыгыз, тузанда аунамагыз. Бөтен тормышыгыз, бөтен кыланышыгыз ялган сезнең.
Әюп сөйләп бетерергә өлгермәде, ике автоматчы белән сержант Федоров килеп керде.
— Менә шушы пакет белән, — диде Хәсәнов, — менә бу еланны күрше шәһәргә алып барып, комендатурага тапшырыгыз.
Федоровлар чыгып китүгә, Әюп тә өйдән чыкты:
— Менә нәрсә, — диде ул старшинага, — биредә мин бер генә минутка да кала алмыйм. Бүтән квартира әзерлә һәм, әйберләрне шунда күчереп бетергәч, миңа хәбәр итәрсез.