Мине өйләндерәләр икән дип котым очты. Ул вакытта мин әле нибары җиде-сигез яшьләрендәге мәктәп баласы гына идем. «Хәбибулла бабай» дип йөртелүче бик матур гына ак сакаллы, чандыр гәүдәле, вәкарь белән сөйләшүче бер картлач бар авылда, һаман да алар турыннан узып йөрим. Көзге язгы пычракларда коймалары буенда, адәм йөрер юллар-тротуарлар ясап куя ул. Нинди генә пычракларда да чиста анда, җиңел һәм җай гына узып китәсең. Көненә кимендә ике тапкыр. Берсе — мәктәпкә барышлый, икенчесе — кайтканда.
һәм менә шул Хәбибулла бабай турында әйттеләр:
— Урамнан узганда, сине күреп калган. Исәнләшәсең дә хәлләрен сорашасың икән. Кем баласы булуыңны белешкән. Сөйләп биргәннәр. «Тәүфыйклы, зыялы гаиләдән икән. Тәүфыйк ул Аллаһы Тәгаләдән!» — дигән дә, сине үз оныгына ниятләп, дога укын куйган. «Чәчләрен чәчкә бәйләдем, кызымны аларга бирерсез, араларында олы мәхәббәт булсын!» — дигән.
Бу сүзләрне башта аңламадым. Аннары, зиһенем ачылып, тәмам аптырашта калдым. Елый ук башламакчы идем, әнкәй, кибеттән кайтып, бу хәлләрне сөйләп, сатып алган тәм-томны урнаштырганда, эшен онытып, күтәрелеп тәрәзә ягына карады да, кемнәрнеңдер узып баруларына игътибар итми генә, гүя аны күрделәрмени, башындагы яулыгын төзәтеп, үземне орышып ук ташлады:
— Кызлары, әниләренә охшаса, бик чибәр булыр. Әтиләре салырга ярата анысы. Көн туса тавыш чыгара, ди. Шуңа әйткән инде ул аны!.. Бу кыз тәтесә әле сиңа, мең сөенер идең! — диде.
Апам да, түр яктан ишетеп, бире чыкты. Йөзе кояш кебек балкый иде.
—Нинди кызык сөйләшәсез сез? — диде ул. — Әллә безнең Хәлимне өйләндерәбезме? Бик вакыт! Кемне алмакчы була?
Мин аның зәңгәрсу яшькелт күзләренә ачу һәм курку белән карап куйдым. Кечкенә, чыпчык томшыгы кадәр генә борыны көлгәндә югары чөелде, бөтерелгәндә, күлмәге-алъяпкычы чәчелеп алгандай итте. Үзе:
— Хәлим, туеңда кайчан биибез? — диде.
Мондый ук мыскыллауга түзәр хәл юк иде. Әмма мин сабыр малай бит, мич арасына, аралыкны каплап торган пәрдә артына кереп постым.
— Әнкәй, нәрсәләр алып кайттың? — диде апам. — Печенье, кәнфит, прәннек... Безнең Хәлимгә инде ул, прәннек корсакка!
Прәннекме? Андый тәмле ризыкны эләктерми каламмы соң?
Пәрдә артыннан чыгып, өстәлдән бер прәннекне кулыма алырга да өлгердем. Тешләп ашый да башладым.
— Нигә берне генә? Ә булачак хатыныңа кая?
Менә тапты мыскыллау сүзе. Бер дә бирешеп тордым юк әле менә.
— Мин өйләнсәм, без икәү булабыз! Сиңа, апам, көн бетә! — дидем.
— Аһ, оятсыз!.. Әнкәй, кара әле, нәрсә ди безнең Хәлим!
— Син үзең дә инде, кызым!.. Мин бит аңа тәүфыйклы булсын дип сөйлим, ә син сүземне бордың да куйдың.
Әнкәй плитәдә газны яндырып җибәрде, анда чәйнек утыртты.
Чынлыкта минем бер дә өйләнәсем килми иде әле. Шуңа күрә әткәйдән ялынып үтенергә булдым һәм ул бабайга ризалык бирмәвен сорадым. Әмма ул:
— Эш узган инде, улым, колакларыгыз икегезнең дә тешләнгән, — диде.
Аптырап калдым. Бүген мин «тешләнгән колак» сүзенең мәгънәсенә төшендем һәм киләчәк көннәремне бәхетсез, күңелсез, алдан ук язмышым билгеләнеп куелу сәбәпле, аны кызыксыз буларак күз алдына китердем. Хәлем, чыннан да, утырып еларлык иде...
2
Һәм мин өйләндем. Ул вакытта егерме биш яшьлек идем инде. Сайлаган бәхетле ярым кала кызы булып, аның чибәрлегенә бөтен дөнья соклана иде. Кунаклар күп килде, татлы, матур сүзләр кабатланып кына торды.
Туй шау-шулары эчендә нигәдер күңелсез була барды. Гүяки кайсыдыр ят, чит, гомумән миңа катнашы булмаган бәйрәмдәмен сыман тоелды. Янымда утырган кәләшем дә җаныма якын түгелдер кебек хис туа башлады. Мондый вакытта адәм баласы нишли ала? Туйны калдырып, ташлап качаргамы? Алай эшләсәм, бу гамәл бик зур мәгънәсезлек булыр иде. Дөрес, вакыйгасы романнар өчен ярарлык төс калдырыр анысы. Әмма дөньялыкка яраклы түгел. Аннары, яратып алган кешеңне шушы кадәр оятка калдырырга синең хакың бармы? Ничәмә тапкырлар аңа: «Мин бары тик сине генә яратам!» — дип әйткәнсең. Ул сүзләрең ялганга чыгарлармы?
Бу ят бер халәттә калуым, әлбәттә, юләрлек иде. Моның шулай булуын аңлавым сәбәпле, хисләремне урыннарыннан кузгатмый, акылым белән аларны басып тоттым. Уйга, сагыш- моңга бирелмәүдән дә хәерлесе юк иде. Әмма алай гына буламы соң? Туйдагы халык матур сүзләр генә сөйләми, ә биеп-җырлап та ала. Җырның ертыгы юк. Әле дәррәү сөенгәндәй, әле барысы бердәй сагышка күчеп, эчке уй-тойгылары йөгеннән изелгәндәй булалар. Йөрәкне биләп алган бу шашкын хисләр белән бер мин генә түгел, башкалар да «авырыйлар» икән дип уйлап, тагын да күңелемне юатам. Әллә нәрсә була да куя. һични аңлап булмый. Җанашыма елмаеп карап алам. Ул миннән берәр шаян сүз көтә, шуны матур итеп әйтүемне үтенгән кыяфәт чыгара. Барысы да ул теләгәнчә килеп чыга. Ә эчем тулы ут, сагыш, әллә нинди каралык шунда, гүяки сазлык эчендә бака сыман кабарып-шешенеп утырам. Үземә дә ямьсез кебекмен, башкалар да җаныма ят. Әллә нәрсә генә шунда. Котылу, бу халәттән арынырга теләү хисе туа да тора. Уйларымны учыма алырга телим. Кая ул, тезгеннәрен өзеп чапкан атлар кебек булалар да куялар. Менә-менә тынычланам. Арыймдыр сыман. Әллә төш бу, әллә өн? Чеметеп карыйм — тәнем сизә! Әйе! Уяу мин, уяу! Бу бит минем туй, минем бәйрәм! Кунаклар ничек матур итеп күңел ачалар! Миңа да елмаерга, сөенеч белән балкырга кирәк!
Шулай иткәндәй булам, төс чыгару өчен тырышам.
— Кызның чибәрен эләктердең, малай! Бәхетең бар икән! — ди дусларымнан берсе, Гариф исемлесе.
Беләм мин аны: җанашым артыннан авыз суларын корыта-корыта, ә кайчакларда корыта да алмыйча йөреп карады, әмма бәхетенә ирешә алмады. Ул әйтте инде Шакирәнең мине яратуы турында беренче булып. Кая инде ул, кызлардан кемнеңдер күзе төшкәндер дип уйларга башыма да килмәс иде. Гарифны егет асылы санап йөрим, ә аңа: «Мин сине яратмыйм! Мин Хәлимне яратам!» — дип әйтсеннәр әле. Җитмәсә, ул (Мөгаен, шуннан соң күңелгә бераз йомшап калган булгандыр?) Шакирә хакында үземә килеп сөйләде. Әле кичә генә картинадан төшкән егеттәй дустымның ул көндә почык һәм җебек борыны да, табак бите дә күземә ямьсез сурәттә күренә башладылар. Әле бер җилкәсе салынып, икенчесе чөелеп тә тора икән! Минем сары чәчләрем дә, кыяфәтем-сыным да ярыйсы, күзгә-башка ничава кебек тоелдылар аның янында. Ничә тапкыр кызлар артыннан бергә бардык. «Миңа карамаслар», — дип уйлап, бер дә тәвәккәлли белмәдем, һәм менә исем китте: безнең «кәртинкә» Гарифның Шакирәгә кирәге юк булып чыкты!..
Туебыз бара. Мин һаман да елмайгандай итәм. Мактауларга да хөрмәт йөзе белән җавап бирәбез.
— Шакирә белән Хәлим! Исемнәре дә, үзләре дә ничек пар килгәннәр! — диләр.
Кабул итәбез.
— Шакирә белән Хәлимгә мәңгелек мәхәббәт телибез! — диләр.
Кабул итәбез. Мин әле шаяртып өстәгән дә булам:
— Дөньяда да, ахирәттә дә!
— Шакирә белән Хәлимнең алтын туйларын да бәйрәм итәргә язсын! — диләр.
Кабул итәбез.
— Бриллиантына да чакырырбыз! — дибез.
Теләкләр күп. Мактаулар мул. Туйларда һәрвакыт шулай инде ул. Әмма минем күңелдә һаман да әллә нинди корт йөри. Куып та чыгарып булмый үзен. Инде онытылды гына дисең. Барлыгын кабат исемә төшерә. Ниндидер күңелсезлек бөтен барлыгымны биләп ала.
— Әллә арып киттең инде? — дип сорый гүзәллек иясе Шакирәм. Аның акылына мин элек тә хәйран кала идем. Бу юлы да ул шаккатыра: — Әйдә, биеп алыйк, хәрәкәтләнгәч, күңел дә иркенәеп китә! — ди.
Зал уртасына чыгабыз. Көйче егетләр ул арада парлы биюне сыздырып җибәрә. Мин, аккошны куеныма кочкан бөркет егет, онытылып вальс әйләнәм. Күңелгә рәхәт, бик рәхәт. Шакирәгә карыйм. Ул миңа кемнедер хәтерләтәдер сыман. Аптырыйм һәм:
— Гөлсинә! — дип әйтеп куям. Әмма моңа игътибар итмәгән булам.
Көй бетә. Утырабыз.
— Ә кем ул Гөлсинә? — дип сорый Шакирә, колагыма якын ук килеп.
— Белмим, — дим. — Ул нинди Гөлсинә?
— Син әйттең бит, — ди Шакирә. — Әле генә, биегәндә...
3
Гөлсинә. Мин бу исемне бөтенләй дә онытканмын. Ул да, минем кебек үк, Казанда укыды. Берничә тапкыр аның белән, — туры килеп кенә, махсус түгел, — очрашканыбыз да булды. Әмма күзләренә күтәрелеп тә карамадым. Мине ул чибәркәй кызыксындырмый торган иде. Малай чагымнан ишетеп-күреп үстем чөнки. Гөлсинә, җиденче сыйныфта укыган чагында ук, егетләр белән йөри башлады. Дөресрәге, алар үзләре әрсез, аның артыннан калмый иделәр. Шулай булмый ни, авылның бер чибәре иде бит ул!
Гөлсинәнең чибәрлеге җырларга керерлек иде. Кара куе чәч, ягымлы яшькелт күзләр, кыйгач каш, килешле генә борын, иреннәр, ияк һәм дә гаҗәеп матур буй-сын. Кайвакыт егетләр аның артыннан акылларын югалтып чаба торганнар иде. Хәтеремдә: шундыйларның берсе — каладан кайткан Данияр исемле егет. Безнең Гөлсинәбез күрендеме — бетте инде: Даниярның чәчләре гүяки үрә торалар, күзләре урыннарыннан куба, борыны сузыла һәм ул, сукыр тәкә кебек, бар дөньясын оныткан хәлдә, аның янына барып баса. Кесәсеннән әле генә тәмле кәнфит чыгара, сыйлый, күңелен күрү җайларын башкача да таба. Бары тик Гөлсинә аны ялгыз калдырып китмәсен дә егетебезне читкә какмасын. Авылда сүзе дә бар иде: имеш, ул Данияр, көне-төне Гөлсинәләр капкасы төбеннән китмичә, кызны тәм-том белән сыйлый икән. Булса да була ала бит адәм тәганәсе шушы кадәр әрсез. Ояты юк микәнни?!
Хәер, бу хәлләр мине әллә ни гаҗәпләндерми иде. Беренчедән, Гөлсинә миннән бер яшькә олырак, икенчедән, кешедә ни эшем бар? Кызның бабасы Хәбибулла «колакларыбызны тешләткән» диләр. Юри әйтелгән сүз булмыйча, нәрсә булсын! Исем китте ди! Колагымда теш эзләре юк та юк, аннары кайчан тешләттем әле мин? Булмады андый хәл! Мине үртәр өчен генә уйлап тапканнар аны! Догалы, имеш. Булмас! Дога ул дога инде. Мин ишетмәгән, Ходайга әйтелгән. Анда, күкләр кәнсәләрендә, язмышларны, догада үтенгәннәр иде дип, кабаттан язып утыралар ди әнә, көт тә тор!
һай, мин ул елларда! Тәкъдир дип тормый идем, ихтыярның өстенлеген дә, рәхәтлеген дә татыган чакларым булды. Шунлыктан Хәбибулла бабай да онытылды, «колак тешләтү» кебек сүзләр дә гүяки хан заманнарында торып калдылар. Гөлсинәне, көнгә ике ятып бер төшемә дә кертмәдем дигәндәй, исемә дә алмый идем. Ул минем өчен әллә бар, әллә юк!
Бервакыт мәктәптә аларның сыйныф бүлмәсе яныннан узып барам, тегермәндәге кебек тузан күтәрелгәнен күреп, ирексездән тукталып, аптырап карап тордым. Ә Гөлсинәне бер егет кочаклап алган. Сыйныфташы. Янында классташлары да бар. Кыз ычкынырга дип тарткалаша. Булдыра гына алмый.
— Әнә кеше карап тора! — дип берәү әйтүгә, теге егет тә мине күреп алды. Ул да түгел, кочагы йомшарып, Гөлсинә аңардан ычкынырга өлгерде.
Әмма мине игътибарга алып тормады. Тагын «Кыз куу уены» башланды. Гөлсинә, яшь кәҗә бәтие кебек, әле алайга ыргыла, әле болайга, ә егет һәм аңа ияргән иптәшләре, нәкъ әшәке бүре һәм эт балалары сыман, аның артыннан ташланалар. Миңа — тамаша. Авыз ерык.
Әмма кызыгы озакка бармады. Бу уен тамашасы тиз туйдырды. Мин китү ягын карадым.
Мондый хәлләрне күп күргән булды инде, һәр сыйныфта көненә кимендә ике-өч тапкыр андый гына кәҗә — бүре вакыйгалары булгалап тора. Минем ул уеннарда катнашырга теләгем юк. Менә беренче тапкыр әллә ничек кенә кызыгын тапкан идем, анысы да озакка бармады, тамаша кылудан узмадым.
Гөлсинәнең электән егетләре күп булды. Дөресрәге, алар аның артыннан сукыр тәкә урынына йөрсәләр дә, арадан берәрсен ул якын иттеме икән — әйтә алмыйм. Аның кемнедер яратуы хакында да сүзләр булды. Әмма ул кешене мин бөтенләй дә белми идем. Исеме дә хәтеремнән чыккан.
һәм менә әллә ничек кенә шушы хәлләр исемә килеп төште. Гомеремдә бер тапкыр да игътибарга алынмаган кебек тоелган Гөлсинә бит ул, Гөлсинә. Мин аны хәтта бер тапкыр да озата бармадым дисәм — юк, ялгышам икән. Булды ул андый хәл дә.
Студент идем. Кышкы каникулга авылыбызга кайткач, ялгышып, шунда берме тапкыр клубка чыктым. Анда, әлбәттә, күңелсез иде. Кайтып китәргә дип җыенганда, артымнан ике кыз иярде. Аларның берсе Гөлсинә иде.
— Менә безне озатырга егет тә булды! — дип үртәделәр.
Озатып куйган булдым инде, миннән бурыч калмасын! Хәтта юри, шаяртып:
— Хәзер мин бүре булам да сине тотып ашыйм! — дидем шунда, юләр баш!
Ә ул каршы килмәде:
— Ярар, — дип, тыныч кына, күндәм сарык бәрәне сыман бәэлдәп җавап бирде.
Котым алынды. Ничек андый сүзләрне телемнән чыгара алганмын? Кыз, капкалары ягына борылып, адым да атларга өлгермәде, кайттым да киттем.
Клубка да башка чыкмадым, бу вакыйганы да исемә алмадым. Ә менә хәзер хәтеремә килеп төште дә бәгырь төбенә таш булып ятты. Үземне хәлсез калгандай тоям.
Гөлсинәнең кулын сорап яучылар килгәлиләр икән, дип ишеткәнем бар иде, авылга кайткан чакларымда. Хәзер кияүдәдер инде ул? Хәтта шул хакта да кызыксынганым булмады.
«Колаклар тешләнгән», имеш, һе, ул йоланың бер дә көче юк түгелме? Гөлсинә башкада кияүдә, ә мин менә Шакирәгә өйләндем: яратып, әлбәттә!
Шулай да әллә нәрсә булды, йөрәгем урыныннан купты да, хәзер тынычлана алмыйча гаҗизләнәм. Авылда безнең өй каршында тау иде, аның итәгендә, куерып, тупыллар-юкәләр үсәләр. Хәтта шомырт агачы да бар. Аларның кайсыберләрен кешеләр утырткан булгандыр инде, ә кайсыларын, орлыкта чакларында җил куып китереп, язмышын шушында биреп, башкалары белән катнашып үсәргә насыйп иткәндер...
Шушы агачлыкның кояшлы ягында иске улаклы, электән агып ятучы олы гына чишмә бар. Безнең очтан аңа таба сукмак сузыла. Әле апам, әле әнкәй анда суга барып киләләр иде. Кайвакыт, кер чайкарга дип, башка урам апалары һәм кызлары килә. Суы мул булгач, һәркемгә җитә. Матур адымнар белән, анда бер, монда ике дигәндәй, Гөлсинә дә үтеп китә. Су китергәндә, көянтәләре шыгыр-шыгыр итә. Елыйлар. Ул үзе безнең урамнан түгел. Югыйсә алар очыннан гына инеш ага, аңа ничәмә чишмәләр кушыла. Әмма да яры биек һәм текә шул. Анда төшәргә курыкканга күрә, Гөлсинә безнең чишмәгә киләдер инде?! Хәер, ул гынамы соң, урамнарыннан Сиринә дә, Нәкыя да, Тәслимә дә безнең очта күренеп китәләр. Берсе — сары, икенчесе — кызыл, өченчесе — ак. Ә Гөлсинә — кара. Аның хәтта бите дә тут.
— Хәлим, чишмә буендагы ташларны җайлап салып куй әле! — дип әйтеп уза Гөлсинә.
Беләм инде үзем дә, кичә күмхуҗ көтүе узды, сыерлары- үгезләре чишмә буенда җыелышып тордылар, сөзешкәләп тә алдылар. Шулар гына ул тирәдәге тәртипне бозып китте!
4
Искә төшерә башласам, хатирәләрем күп җыела икән. Ә мин ул Гөлсинәне бер дә белмимдер сыман иде. Көн дә хәтеремә килә дә баса. Әллә бер-бер хәл булган инде үзе белән?
Алдан ук искәртергә тиеш булганмындыр: мин күптән кала кешесе идем инде. Яшьлегемдә үк бәхет эзләп чыгып китеп, бары тик озын ялларга гына кайта идем авылга. Калада үземә бәхет эзләдем. Гашыйк ярымны таптым. Сайлана торган кеше булмавым өчен, язмышыма рәхмәтле идем.
Туйлар матур гына узып та киттеләр. Хәзер үзем өчен генә түгел, икебезгә дә җаваплы мин. Шул сәбәпле гаилә тормышыбызны җайлау хәстәренә керештем. Фатир хуҗабыз, гаилә төзүемне белгәч, торак бәясен дә арттырып куйды. Ул таләп иткәнчә түләп яшәсәк, бүлмә сатып алырлык та акча җыя алмаячакбыз икән. Башка әмәле дә юк. Шулай да: «Им биргәнгә җим гияр», — дия идем. «Им»е — «җан» инде аның, «җим»е — «ризык». Менә бит ул ничек, ата-баба мирасы телебезне элегрәк гарәп-фарсы сүзләре кысрыклаган, хәзер рус алынмалары кимсетеп маташа. Монда да гаделлек юк икән бит! Дөнья йөзендә тормыш һаман шулай барырмы?..
Менә шушындый уйларга бирелеп, вакыт-вакыт аптырашта кала башлавымны әйтәм: әллә нәрсә, әллә ничек шунда! Элгәре бер дә хәсрәтсез яшәгәнмен. Ә хәзер, ник болай, нигә тегеләй, дип, башыма борчулы уйлар тутырам. Ул Гөлсинәне әйтер идем инде!
Безнең «колаклар тешләнгән» булу исемә төшә дә күңел белән әллә ни була да куя, йөрәгем өзелепләр генә китә! «Изге әманәт!» «Изге дога!» «Ходай кушуы!» Тәнем буйлап эсселе-суыклы эчке дулкыннар йөгерә.
Шушы гомер эчендә ник бер тапкыр исемә төшеп карасын иде ул «колак тешләнү» хәлләре! Аңа гомергә игътибар бирмәскә тырыштым, аның көченә дә, хикмәтенә дә ышанмадым. Ә хәзер?.. Дөрес, әнкәй кайтып әйткән көннәрне авылда малайлар-кызлар үртәштереп алдылар анысы. Әмма шунда ук диярлек телләре дә киселде. Гөлсинәнең: «Ул сары чәчле арыш башагы Хәлимгә тагын!..» — дип әйткән сүзләре килеп иреште дә, үртәлдем шунда.
Бары Хәбибулла бабайның гына: «Ходай Тәгаләнең хикмәтен белеп бетерми әле безнең Гөлсинә! Илдә бер итеп бар кылган Хәлимне! Юккамы аңа тәүфыйк бүләк ителгән?» — дигәннәре дә колакка кермәгән булса, мин үземнең, чыннан да, мескен бер җан иясе икәнлегем белән килешер идем.
Кеше, олы тормышка аяк баскач, тормышын уйлый-уйлый, шулай үткәннәре белән хушлашадыр инде ул? Тик артык озакка сузылды, шулар күңелемә килеп аптырата, теңкәмә тия тора. Ни җитми инде миңа? Яраткан, үлеп гашыйк булган, җитмәсә, дөньяның иң чибәре булган кызга өйләндем. Ә Гөлсинә гүяки безнең яныбызда йөри, караватыбызда уртага ятып йоклый, иртән бергә уяна, эшкә озатып кала. Әллә табибка барып, бу хәлләрне сөйләп биримме икән? Ул мине «исәрләнгән» дияр, күңелемне тәртипкә салу җаен табар! Әмма алай дисәм, җанымны актарсынмы? Димәк, барысын да үзем хәл итәргә тиешмен! Башка чарам юк. Аның хакында уйлардан азат булырга тиешмен!
Беркөнне калабызның үзәк урамында эш белән ашыга идем:
— Хәлим! — дип, мине дәшеп туктаттылар. Гөлсинәнең тавышын да, аннары, борылып карап, үзен дә таныдым.
Бәлки, аңымны җуя язганмындыр? Сүзсез идем.
Янындагы кешесе белән таныштырды:
— Мирхәлим! — диде. — Аны да «Хәлим» генә дип, «Мир»еннән башка атап йөртәләр. Исемнәрегез дә охшаган, әйеме?
— Синең егетең шушы идемени инде? Аның аркасында миңа карамый йөдәттеңме? — диде шунда Мирхәлим, кулын күрешер өчен миңа сузып, шушы рәвешле әллә хөрмәтен, әллә яхшылап танышырга теләвен белдереп.
— Әйе! Шушы егет инде башымны әйләндерде! Аннары, юньсез, башка кызга өйләнде дә куйды. Туйга да чакырмады! — диде Гөлсинә.
Мин һаман да аптырашта идем.
Елмаюын бер генә тапкыр да сүндермичә, Гөлсинә, вакыт-вакыт балкып, тагын юк-барны сөйләп алды. Үзе ул арада ничектер җайларын да тапты: Мирхәлименең кочагында иркәләнде. Мин һаман да тәмам-тәмам аптырашта идем.
Бераздан без, хушлашып, үз юлларыбыз белән киттек. Барам барам да — уйлар кузгала, киләм-киләм дә — күңелгә иңә: ни өчен Гөлсинә мине үзенең йөргән егете итеп сөйли икән? Мирхәлимен кара: озын буе, киң җилкәләре, бөдрәләнеп торган чәчләре, якты йөзе... Шулкадәр үзара пар килгәннәр, бер дә арыш башагы түгел ул минем кебек!
Зиһенемдә кинәттән утлар кабынды. Кайдадыр кайчандыр төшкән очкын күзе дертләп киткән кебек булды. «Йа Хода, менә нәрсә икән ул чын мәхәббәт!» — дидем мин шул мизгелдә. Дөнья йөзе яссыланды да калды. Гөлсинәнең: «Хәлим!» — дип чакыруын ишеттем.
Борылдым. Тавыш килгән якны күзләдем. Әмма ул анда юк иде. Юлымны тагын дәвам иттем. Кабат дәштеләр: «Хәлим!»
Тавышы шундый да ачык, шундый да үз иде... Инде егерме ел шушы дәшүне ишетәм.
Шул «тешләнгән колагым»ны кисеп тә ташлап булмый, ичмасам!
Шакирә белән тормышыбыз матур, хәтта, әйтер идем, әкияттәге кебек төзелде. «Им биргәнгә җим бирә», — дидем бит, фатирыбыз да булды, башкасы да. Балаларыбыз да акыллылар, әмма... Ишетәм бит һаман да Гөлсинәнең дәшкән тавышын, чакыра бит ул үзенә! Белмәдем мине өзелеп-өзелеп яратканын, аңламаганмын!.. Инде хәзер үзе дә иллегә җитеп килә түгелме? «Шул Хәлим йөрәгемә кадалган ук булды. Ярасы төзәлми дә төзәлми. Үз Хәлимем алдында да оят инде!» — дип сөйләгәннәрен дә миңа ничә тапкыр җиткерделәр. Ул «колак тешләнү» вакыйгасын Шакирә дә белә. Нинди утларда янадыр — миңа гына сиздерми!
Аллаһының барлыгын сөйләп йөреп тә, насыйбының хикмәтен, Аңа юлланган доганың куәтен-көчен аңлап җиткермичә, елгалар буе ясап суза-суза укып, сәдака җыеп гомер сөрүчеләр дә бар. Ә беләләр микән алар боларның берсе дә юк-бар, әкият кенә түгел икәнлеген? Әйт әле син аларга, белдер: җаваплылык хисен дә онытмасыннар!
Ә шулай да хәзер Хәбибулла бабайга бик еш рәхмәтләремне укыйм. Ул миңа тормыш мәгънәсенең хикмәтен атап калдырган. Йөрәгендә сере булган ирдә генә яши икән ул тәүфыйк дигән көч. Баш, акыл — алар олы нәрсә, әмма яшәеше өчен кешенең рухы таза тору кирәк, рухы!
Диндә бөтен сорауларга да җавап бар, һәммә мәсьәләләр дә чишелүчән, диләр. Ялгышалар. Дин ул йола-гадәтләр җыелмасы гына түгел. Аллаһының хакыйкать серләре дин белән генә чикләнми, алар гаҗәеп киң, тирән дә, бөек тә. Үлчәп бетереп була торганнардан түгел. Моны аңлау өчен, акыл әллә ни күп тә кирәкми. «Колаклар тешләнелгән» дигәнгә шикләнгән идем аны, күңелем җаваплылык йөген үз өстенә алганын сизенгән булган икән. Әгәр дә шунда Хәбибулла бабай ул догасын ике якны бергә чакырып, үзләребезгә белдереп, күз алдыбызда укыган булса, вакыйгалар болай төзелмәс иде. «Колак тешләтү» йоласы ничегрәк төзелергә тиешлеген белмәде микәнни...