СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Соңгы әманәт"

Ишегалды коймасын алыштыру белән әвәрә килеп, капка төбенә килеп туктаган машинаны Индүс күрмичә калды. Шуңа күрә, капканы ачып кергән хатынның тавышына сискәнеп китте.
-Исәнмесез! - диде ул, кыяр-кыймас кына. - Керергә ярыймы?
-Кергәнсең бит инде, - диде Индүс, бераз аптырабрак.
Аптырамаслыкмыни? Ни кирәк аңа? Балалар исенә төшкәндер,дисә... Ике ятып бер дә төшләренә керми иде...
Кәттә машинада килгән бу чибәр хатынга Индүснең бер ачуы да булырга тиеш түгел. Үзенең бүгенге тормышына, яраткан хатыны, өй тулы бала-чагасы белән бәхетле генә яшәп ятуына ул шушы хатынга бурычлы да бит әле. Тик шушы мәлдә аны җилтерәтеп чыгарып җибәреп, артыннан капканы «шап» иттереп ябасы килде.
Ник килгән икән? Капканы ачып керергә уйлагач, тиккә түгелдер.
Хатынның күз карашында тазалыгы ташып ашкан, бөтен кыяфәте белән бүгенге тормышыннан канәгатьлек хисе бөркелеп торган иргә көнләшү хисе чагылгандай булды. Тирә-юньгә хуш ис таралган, бакчада нинди генә гөлләр үсми. Чебен-черки кермәсен өчен челтәр куелган ачык тәрәзә аша да яран чәчәкләре, тәрәзә төбен генә тарсынып, урамга чыгасы килгәндәй балкып торалар.
-Сездә гөлләр әйбәт үсә икән. Ә минем утырткан гөлләрем корыды, - диде ул.
Шуны әйтер өчен килмәгәндер бит ул.
-Аллаһы Тәгалә җәзасыдыр. Булганнарын корытырга тырыштыгыз бит.
Индүснең тәрәзә төбендәге гөлләр турында әйтмәгәнен хатын аңлады.
-Үткән эшкә - салават. Хәзер берни дә үзгәртеп булмый инде.
-Сезгә нәрсә? Җырлап яшисез. Дөнья үз кулыгызда. Бер гөлегез корыса, унны үстереп бирерләр, дим. Айдарның орлыгы да үрчемле. Әллә кайларда шыткан гөлләрен күтәреп килмәгәйләре. Ник килдең?
Хатын авыр сулады.
-Бер дә киләсе түгел идем. Иремнең сезне күрәсе килә.
Индүс ток суккандай сикереп куйды.
-Кит аннан? Безне дә исенә төшердемени?
-Сезнең истән чыкканыгыз да юк.
-Ышанды, ди!
Хатын Индуснең кулыннан тотты.
-Сез аның авырганын ишетмәдегезме әллә?
-Ишетсә соң? Дару үз кулында.
-Хәле бик авыр. Югыйсә, мин килер идемме? Сезне күреп сөйләшәсе килә. Бәхиллегегезне аласы... Үзен ярлыкавыгызны сорыйсы.
-Кайсыбыздан инде, мәсәлән?
-Барыгыздан да.
Индүс йодрыгы белән койма тактасына китереп бәрде. Такта «шарт» итеп сынды.
-Юк!
Хатын урыныннан кузгалды.
-Шулай диясегезне белә идем. Ярар, мин әйттем. Гөнаһысы үзегезгә булсын.
Индүс шаркылдап көлде.
-Гөнаһ турында исегезгә төштемени?
-Шулай да уйлашыгыз әле. Соңыннан үкенүегез бар. Ни дисәң дә, чит кешеләр түгел бит без. Менә хәзер терсәкне тешләр идем дә, соң... Парлашып, матур итеп яшәп ятасыз бит әнә. Ә ул... Ничә ел яман чир белән азаплана. Рәхәт яшәде дип беләсезме сез аны? Әллә рәнҗеш төште инде. Бәхиллек алмыйча, күңелендәге авыр йөкне үзе белән алып киткәннән җиңел булырмы сезгә дә?
Индүс Гөлүсәнең өйдә булмавына сөенеп куйды.
-Ни генә дисәң дә, ике аягымның берсен дә атлыйсым юк. Минем кулымнан килсә, ул йөген тагын да авырайтыр идем.
-Йөрәксез түгел бит син... Балаларга хәтле үз фамилияңне бирдең.
-Гөнаһсыз сабыйлар белән иреңне чагыштырма. Әллә аны да уллыкка алырга кирәкме?
Хатын, машинасына утыргач, берара кабыза алмадымы, шактый вакыт кузгалмыйча торды. Аннан соң машина ишеген ачып:
-Син минем кебек бәгырьсез булма инде, - диде.
-Остазларым шәп булды шул минем...
Машина кузгалып киткәч кенә, Индүс, кабат рөхсәтсез керә күрмәсен дип, капканы эчке яктан элеп куйды.
Ярый әле, берсе дә өйдә юк иде.
Бу хатынның күкрәк киереп, тантана итеп йөргән чаклары бар иде бит. Ул чагында берәү белән дә исәпләшеп тормады. Кеше сүзенә дә, киңәшләргә дә колак салмады. Сабыйларның яше барыбер төшәр, дип тә уйламады.
Гөлүсәнең кәләш кенә түгел, әни булырга җыенуы да беркемгә дә сер түгел иде. Чөнки язылышуны формаль нәрсә генә итеп, Айдар белән бергә яшиләр, медик кешеләрнең туасы баласы да уйламыйча хәл ителмәве барысына да билгеле иде. Алар үзара бик бәхетле, бер- берсеннән күзләрен дә ала алмый торган пар кебек иде.
Менә шуларның арасына кермәсә булмый идемени бу хатынга?
Гөлүсә белән Индүсне бәләкәй чагыннан ук «кияү белән кәләш» дип йөрттеләр. Шулай дип йөртүләре үзләренә дә ошый иде.
Индүс кызны усал ата казыннан да, усал малайлардан да саклады. Вакыт-вакыт малайлар белән сугышып, борынын канатып, я берәр җирен сыдырып, киемен ертып кайтып кергәндә дә әти-әнисе:
-Тагын кәләшеңне үзеңнән тартып алырга тырыштылармы? - дип көлемсери иде.
Бүтән малайларның да Гөлүсә белән уйныйсы килгәнен кайдан белделәр икән? Аларның да Гөлүсәне үзләренең кәләше итәсе килә.
-Индүснең кәләше булып күп уйнама инде, минеке дә бул, - ди иде Айдар.
Аңа бүтән балалар да кушыла.
-Минеке дә! Минеке дә...
Гөлүсәгә нәрсә? Кәләш булып уйнарга ярата ул.
Бүтән кызларның да кәләш буласы килә бит. Аларга да ошый бу кәләш булу. Тик кәләшнеке кебек күлмәкләрен уйнаганда кияргә рөхсәт итмиләр.
-Мондый киемнәрне бәйрәм вакытында гына кияргә дип алдык бит, - диләр.
-Андый күлмәкне патша кызлары көн саен кия, - ди Гөлүсә.
-Әйе, алар кия. Патша кызы булу бер дә җиңел түгел. Андый күлмәкләр белән уйнап та, йөгереп тә булмый, үзеңне матур итеп тотарга, туп-туры итеп йөрергә кирәк.
Балалар туп-туры гына йөреп карыйлар да, шулай йөрүдән тиз туеп, курчакларын кияү, кәләш, патша кызы итеп уйный башлыйлар.
Ә Гөлүсә, андый кием кимәсә дә, патша кызларыннан бер дә ким түгел. Аның күз сирпеп каравы да, башын югарырак чөеп алуы да, гәүдәсен туры тотып, аякларын биеп китәргә әзерләнгәндәй атлавы да бүтәннәрнекенә һич охшамаган. Гади күлмәк кигән чагында да аның һәр хәрәкәтеннән «менә мин кем, мине күрегез» дигән кебек, үзенчә сүзсез һавалану күзгә ташланып, аңа бик килешеп тора иде.
Тик Гөлүсә үпкәчел, тиз хәтере кала торган иркә кыз булгач, аның бүтән балалар белән артык озак уйный алмавына Индүс сөенә генә иде. Башкалар аны көйләп тормыйлар, бүтәннәр белән уйный башлыйлар. Индүскә шул гына кирәк тә - кызны юата башлый. Хәзер инде Гөлүсә көне буе аныкы.
-Үскәч, мин сиңа кәләш күлмәге алырмын, - ди.
Әкренләп Гөлүсә дә юкка-барга еламый башлады. Ул инде үз- үзен генә түгел, кыерсытылган бүтәннәрне дә яклый ала иде.
Хәзер инде Индүснең абруе бетте. Кыз тирәсендә Айдар бөтерелә башлады.
Айдарны бүтән кызлар да ярата шул. Яратмыйча! Аның бәләкәй генә ап-ак эте бар. Алар шул эт белән көннәр буена уйныйлар. Индүс әтисе белән әнисеннән үзенә дә шундый эт алуларын бик сорар иде, тик андый этне базарда сатмыйлар икән.
-Әти аны миңа Мәскәүдән алып кайтты, - ди Айдар. - Аның бәясе бер машина тора.
Шулай булгач, сорап та торасы юк. Ул хәтле бәягә эт алмаячаклар инде аңа.
Тора-бара аларны «кияү белән кәләш» дип үртәүдән туктадылар. Тик малай барыбер кызыйны булачак кәләше итеп күрүен дәвам итте. Ә бервакытны, аның игътибары өчен, сумкасын аягы белән тибеп җибәрде дә кызны аяк чалып екты.
Ул, кыз елар да, үзе «башка алай эшләмәм» дип, гафу үтенергә уйлаган иде. Тик уйлаганча булып чыкмады.
-Дурак! Тиле! Тилергән! - дип, күзләрен усал елтыратты кыз.
Аны бүтәннәр дә күрде.
-Индүс тилебәрән орлыгы ашаган! - дип үртәргә тотындылар.
Малайның да ачуы килде.
-Мин сиңа ак күлмәк алмыйм болай булгач, - диде ул.
Кызның исе дә китмәде.
-Алмасаң тагы! Аны миңа Айдар алам диде!
Улының күңелсез генә кайтуын күргән әнисе, борчылып:
-Я, кем кыерсытты тагын үзеңне? - дип сорады.
Малайның бар борчуын әнисе белән бүлешә торган чагы иде әле.
-Ә син үзеңнең аңа лаек икәнеңне расла, - диде әнисе. - Кызларның игътибарын башкача яулыйлар. Ул синең бүтәннәрдән бер башка өстен булуыңны күрсен. Үзе үк, мине кәләшең итмәссең микән, диярлек булсын.
Бу сөйләшүдән соң Индүс Гөлүсәгә бөтенләй игътибар итмәгәндәй булды. Дәресләренә тырышып әзерләнде. Укытучы сораганга берсе дә җавап бирә алмаган чагында кулын күтәреп җавап биргәндә, Гөлүсәнең аңа карап тыңлавы күңеленә бер рәхәтлек өстәде.
Бераздан аларның кәләш белән кияү булып йөрүләрен бөтенләй оныттылар. Гөлүсә - кызлар, ә Индүс малайлар белән аралаша башлады. Кызларның үз серләре, малайларның үз серләре барлыкка килде. Кызыл әләм кебек Гөлүсә янында җилфердәп йөргән Айдар да әти-әниләре белән бергә Яр Чаллы шәһәренә күчеп китте. Теге матур этне дә үзе белән алды.
Башта җәйләрен әбисе белән бабасы янына кайтып йөрсә дә, кызларның үз уеннары, малайларның үз уеннары барлыкка килде.
Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, көндез дә, кич тә шул бәләкәй бала-чага гына уйнап йөри, ә үсә төшкәннәренә эш табып кына торалар. Тавык-чебешләрне, каз-үрдәкне саклау, яшь бозауларны болынга алып чыгу, яшелчә бакчасына су сибү, чүбен утау, су ташу кебек эшләрнең исәбе-хисабы юк. Авылда җәен кунак кешегә генә рәхәт, ә авыл кешесенең эшен тавык чүпләп тә бетерә торган түгел. Тәрбияләмәсәң, тәрәзә төбендәге гөл дә чәчәк атмый.
Кичләрен кызлар, матур итеп киенеп, үзара нидер серләшә- серләшә, көлешеп, дискотекаларга йөри башладылар. Алар артыннан егетләр дә калышмады. Ул, җыелышып, капка төпләрендә сөйләшүләр, үртәшүләр... Хәзер инде кызларның да, егетләрнең дә борчуы бүтән - мәктәпне тәмамлагач нишләргә? Егетләрне армиягә алачаклар, ә анда берсенең дә барасы килеп тормый иде. Ата-аналарның барысы да борчуга төште: балаларын армия хезмәтеннән калдыру өчен укырга кертергә акча кайдан гына табарга? Гади авыл баласына дәүләт хисабына уку турында хыялланырга да ярамавын һәркайсы белә.
Индүснең әти-әнисе башкача уйлый иде.
-Ул түләп алган диплом белән ерак барган кешене күргән юк әле. Әнә күпме яшьләр, атасы-анасын ыштансыз калдырып, укырга кергән иде, беренче елны ук имтиханнарын бирә алмыйча кайттылар, армиядән дә котылмадылар, кайберләре анда бармас өчен хәзер дә качып йөри. Армия хезмәте ирләрне ныгыта гына ул, - диделәр.
Гөлүсә шәфкать туташы булырга укырга керде. Айдар табиблыкка укый икән, дип ишетелде. Ә Индүс армиягә китте.
Гөлүсәгә ничәмә-ничә тапкыр хат язарга җыенды ул. Төшләрендә берничә тапкыр аңа ак күлмәк кидерергә тырышканын, тик бу күлмәккә кызның бер дә сөенмәгәнен күрде. Туй күлмәген үзе белән кияргә теләмәгәннән, дип кабул итте моны Индүс. Шулай да ул аңа, бәйрәм белән котлап, берничә тапкыр открытка җибәрде. Кыз җавап бирмәде. Аның каравы бүтән кызлар хатка аптыратмады. Балачак хыяллары балачак белән артта калды, ул үзе дә бөтенләй башка кеше иде.
Солдат хезмәте әнисе кочагыннан гына чыгып килгән егетне җитдиләндерде.
Индүс авылга кайтып бераз ял иткәч, Яр Чаллы шәһәрендә милициягә эшкә урнашты. Шулай итеп армиядә йөрүнең файдасы тиде. Чөнки эшкә бик каты тикшереп, җиз иләктән үткәреп кенә алалар иде. Ә армия хезмәтендә булуы аның шул мәшәкатьләрен җиңеләйтте. Аралашырга кызларга кытлык юк иде. Күңелгә ошаганнары да булды. Тик өйләнешү турындагы уйларны ул башына да кертеп карамады әле.
Үзе дуслашып йөргән кызлар да аңа «кияүгә чыгам» дип тормадылар, аякка ныграк баскан җитдирәк егетләр дә җитәрлек иде алар өчен.
Вакыт-вакыт аның балачагындагы вәгъдәсе исенә төшеп, кибеттән кәләш күлмәкләре карый. Кәләшкә күлмәк кенә түгел, тагын әллә нәрсәләр кирәк икән бит. Ә кияү егетенә? Ә туй өстәленә? Туйдан соң кайда яшәргә? Әти-әнине кысрыкларгамы? Дөрес, каршы да килмәсләр. Тик алар җилкәсендә күпме яшәргә була? Юк, бу аның өчен әнә шул балачактагы кебек матур хыял гына әле.
Ә Гөлүсә? Индүсне уйлап та бирмидер. Кайчандыр кияү белән кәләш булып йөргәннәрен оныткандыр да инде.
Гөлүсә белән Айдар өйләнешәләр икән, дигән сүзләр ишетелгәч, күңелен бераз моңсулык басты.
Эшендә ташламалы ипотека белән фатир чиратына документлар тапшырган иде. Чираты якынайгач, кызлары да аның белән ягымлырак сөйләшә башладылар. Ул үзе дә, шулар арасыннан кайсын сайларга икән, дип йөргән чагында, Гөлүсә кайтып төшмәсенме!
Гөлүсә!
Индүс аны оныттым, балачакның самими хыяллары булып кына калган дип уйлаган Гөлүсә! Кияүгә дә чыкмаган, үзе генә! Отпускага да түгел, ә бөтенләйгә!
Егетнең бөтен планнарының асты өскә килде.
Димәк...
Ул, хәбәрне ишетү белән, авылга кайтты. Кайту белән Гөлүсәләр ишегалдына карады. Кер бавындагы бала чүпрәкләренә, ишегалдында зур бала арбасына игътибар да итмичә, үзе күренмәсме дип күзәтте ул.
Бала елаган тавыш та аны сагайтмады. Хәйдәр абыйның балалары күп, оныклары да әллә ничә. Тагын бер кеше туган, димәк.
Әнисеннән читләтеп кенә авыл хәлләрен сораштырса да, әнисе күршеләргә кагылмады. Югыйсә, элек аларның тавыклары ничә чебеш чыгарганын да сөйли торган иде бит. Индүс түзмәде:
-Гөлүсә кайткан, дип ишеткән идем... - диде.
Әнисе:
-Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри икән, - дип, күз яшен сөртеп алды.
-Нинди бәла турында сөйлисең, әни? Гөлүсә кайттымы, дим?
-Кайтты шул. Кайтмаса, әйбәтрәк буласы иде дә...
-Аңлатыбрак сөйлә әле, әни!
-Берәү генә булса да ярый иде... Игезәкләр бит, игезәкләр. Бу Айдар кеше түгел икән.
Әнисенең сөйләвеннән шуны гына аңлады - Айдар Гөлүсәгә түтел, бүтән кызга өйләнгән. Теге кыз: «Гөлүсә, карынындагы балалары башка кешедән икәнен миңа сер итеп әйтте», - дигән хәбәр тараткан. Айдар да ишеткән моны. Корсагын төшерүне таләп иткән. Ә Гөлүсә акланып тормаган, куган да чыгарган. Айдар белән туйга дип алган күлмәген йөзенә аткан. Ә тегесе, үч итеп, икенче көнне үк дус кызын алып кайткан. Соңыннан гафу үтенеп тә йөргән. Тик ул кыз да, Гөлүсәдән аз гына соңга калып, балага узган булган.
-Бу заманын да әйтер идем, үбешеп кенә йөрмисез бит сез. Ир- ат үзенә борчу килсә, я шешәгә үрелә, я бүтән хатын кочагына керә. Андый чакта иркәләүчеләре дә табылып тора. Айдар кебекләрне бигрәк тә... Аннан соң бу яктан ул егет чагында ук әүлия түгел иде.
-Бернәрсә дә аңламыйм әле мин, әни. Бер дә ышанасы килми моңа.
-Аңлашылганы да җитәрлек. Хәйдәр көне-төне кайгысыннан эчә әнә. Даниянең дә күзеннән яшь кипми. Балакаем, бу Г өлүсә ничекләр түзәдер?
-Ә Айдар?
-Ирләргә нәрсә? Теге кызга өйләнү белән, баш табиб итеп куйганнар үзен. Ул кызның бик абруйлы «йонлы кулы» булган икән.
Сөяркәсе булмады микән, дип тә сөйлиләр. Гөнаһсына кермим, дөрестерме-түгелме. Андый чакта гайбәт күп була. Ул балалар аныкы түгел дигән генетик анализлар да күрсәткән Айдарга.
-Аны бит кабаттан да тикшертеп була. Судка бирергә.
-Г өлүсәнең суд юлында йөрергә уенда да юк! Ул ал арны Айдарга тагарга уйламый да. Тегесе шухыр-мухыр китергән.
-Хәтерлисеңме, әни, бәләкәй чакта безне «кияү белән кәләш» дип йөртә идегез?
-Хәтерләмимме соң? Син, берүк, аны исенә төшереп, канына тоз сала күрмә. Күзләренә күренеп йөрмәсәң дә ярый. Аларда синең кайгы түгел.
-Айдарның әти-әнисе ни ди соң? Кода-кодагый булып йөри башлаганнар, дигән идең бит.
-Аптыраганнар инде. Алар гына түгел, бөтен кеше аптыраган. Ул балаларның күз яше кайсына төшәр икән, диләр хәзер.
-Төшәр дип уйлыйсыңмы?
-Аллаһы Тәгалә барын да күреп тора бит.
-Бәбиләрне күрдеңме соң?
-Бигрәк матурлар! Карап кына тормалы. Гел Айдарның үзе инде.
-Кызлармы, малайлармы?
-Малайлар. Үзләре тере! Ашарга сорап кына торалар. Сөте дә җитмидер инде Гөлүсәнең. Бигрәк ябык.
-Игезәкләр, дидеңме әле, әни?
-Игезәкләр шул. Нәселләрендә игезәкләр бар бит аларның.
Гөлүсәнең Айдар белән өйләнешергә җыенуын белгәч, шулай булырга тиеш дип уйлап, моңа аптырамаган да иде. Тик менә хәзергесен һич кенә дә аңлап булмый. Игезәк балалары туасын белә торып, аларны әтисез калдырырга ничек курыкмаган?!
Аның уйларын белгәндәй, әнисе дәвам итте:
-Гөлүсәсен дә әйтер идем инде... «Ул бу гайбәтне, миңа өйләнмәс өчен, юри үзе дә чыгарган булгандыр әле. Бик тә баш табиб буласы килә иде аның. Аннан соң, өйләнешкәч: «Синең иреңнән балам була, дип, тагын берәрсе килеп әйтмәс дип кем әйтә ала», - ди. Ә тегесе аның дус кызы да булган бит, җитмәсә!
-Дус булмаган, димәк.
-Булмаган шул. Айдарны тартып алыр өчен генә дус булып йөргән.
-Соң бу Айдарын да әйтер идем инде! Шик төшкән, ачуланышкан саен бүтән хатын-кыз кочагына егылмасаң булмый идемени?
-Хатын-кыз, үзенә кирәк чагында, юха елан белән бер ул. Аның кармагына килеп капканыңны үзең дә сизми калуың бар.
Индүснең башыннан мең төрле уй үтте. Яшь чагында аны-моны уйлап бетермисеңдер шул. Ул үзе дә гөнаһсыз түгел бит. Элек кенә, өйләнешкәнче, егет белән кыз бер-берсе белән үбешүдән ары китмәгәннәр. Ә хәзер кызларның да әхлагы үзгәрде - әтисез бала табу да алар өчен берни түгел. Никахсыз җенси мөнәсәбәткә керүне дә көнбагыш яру кебек кенә күрәләр. Нишләп әле кызларны гына гаепләп тора ул? Үзе дә мулла песие түгел! Әгәр дә берьюлы ике-өч кыз аның үзеннән балага узып куйса? Кыяфәте ярый, нәселләре сау-сәламәт, менә дигән балалар туар иде.
-Бала-чагага тәүфыйк бирсен инде, - дип, авыр сулады әнисе. - Айдарның әти-әниләренә дә рәхәт түгелдер. Бөтен авыл шул турыда гына сөйли хәзер.
-Гөлүсә нишләр икән инде хәзер? Ул игезәк балалар белән, дим?
-һәр бала үз ризыгы белән туа. Алла ташламас үзләрен. Күр дә тор, менә дигән егеткә чыгар. Гөлүсә кебек кызга, биш баласы булса да, ир табылыр. Тик хәзерге көндә аңа бик авыр.
Әгәр дә Индүс үзе шул хәлгә калса? Буйдак булып озак йөрергә ярамас. Өйләнергә вакыт. Кемгә? Үзе белгән кызларның кайсысына?
Ул кызларын күз алдына китерде. Арада әйбәт кенә хатын булырдайлары да бар кебек. Тик «ярату» дигән нәрсә дә бар бит әле. Күңелеңә ятмаган кеше белән ничек инде гомер буе бергә яшисең, ди? Аннан соң бармы соң ул «ярату» дигән хис? Уйдырма гына түгелме? Әнә бит бер-берсен яраткан парлар да соңыннан пыр тузып аерылышып, мал бүлеп, дошманлашып бетәләр. Бер-берсенә тартылу хисе булмаса, өйләнешмәгән, балалар үстермәгән булырлар иде!
Ул Гөлүсә белән бала чактагы хыялларын оныткан да кебек иде. Тик менә хәзер әллә нишләде, йөрәге сулкылдап-сулкылдап куйды. Ул игезәк малайлар аның үзенеке була ала иде бит, әгәр балачактагы хыяллары тормышка ашкан булса. Аңа да әти булырга вакыт бит, бик вакыт...
Ә күрше ишегалдында Гөлүсә бу якка таба борылып та карамый. Юк, бер дә хәсрәттән сыгылып төшкән кешегә охшамаган ул. Әнә кояшта кипкән чүпрәкләрне җыеп алды да алар урынына яңаларын элеп куйды. Аннан соң игезәкләрен арбага чыгарып салды һәм, аларны селкетеп, бишек җыры көйли башлады.
Йоклагыз, күз нурларым,
Җанымның йолдызлары...
Бу җырны курчакларын йоклатканда да җырлый торган иде бит ул! Ә Индүс курчакларны һич йоклатасы килмичә, машина белән выжлап, аңа комачаулый иде.
-Әле йокларга иртә! Әйдә, машинага утырсыннар. Мин аларны кунакка алып китәм!
Тик курчакларның һич машинага утырасылары килми, гел егылып төшәләр. Әллә Индүс аларны йөртә белмиме?
-Синең машина йөртергә хокукың юк, шуңа машинаң ава, - ди Гөлүсә. - Башта правага укырга кирәк. Юкса, аяк-кулларын сындырып бетерерсең. Әйдә, мин сине правага укытам.
Гөлүсә аны «укытып», «права» хокукы булган кәгазь «язып» бирә. Тик барыбер, курчаклар аның машинасын яратмыйлар, машинадан «төшеп калалар».
-Минем курчаклар безнең ил машиналарын яратмыйдыр, чит ил машинасы алырга кирәк, - ди Гөлүсә.
-Алар машинада йөрерлек түгел, аларга бала караватында гына йокларга кирәктер, - ди Индүс.
-Син үзең үсмәгән! Аларны кияүгә бирергә вакыт.
Тик курчаклар арасында кияү егете булырдае юклыгы ачыклана.
-И, булмады инде бу. Кияү егете син булырсың!
-Кәләш син булсаң гына, кияү егете булам!
«Кияү белән кәләш» табылгач, киемен табу кыен түгел, аларның бәйрәм киемнәре бар бит. Тик туйда кунаклар да кирәк.
-Кемнәрне чакырырбыз икән? - ди Гөлүсә, җитди төстә.
-Әнисәне чакырмыйбыз, ул - елак...
-Гөлүс тик утыра белми...
Туйга кунаклар исемлеген барлап чыккач, әниләре ашарга чакыра. Аннан соң бүтән уеннар уйлап табалар. Чөнки гомер буе кәләш белән кияү генә булып йөрмиләр бит.
Хатирәләр генә шул барысы да. Ә хәзер Гөлүсә чынлап бәби үстерә. Кәләш булмаган килеш...
Ул күрше ишегалдына ничек килеп кергәнен дә аңышмыйча калды.
-Исәнме, Гөлүсә! - дигәч кенә айнып китте.
-Исәнме, - дип елмайды Гөлүсә.
һаман шул Гөлүсә. Бер дә елап утырганга охшамаган. Тагын да ягымлыланган.
-Кайткансың икән...
-Әйе.
-Әни дә булгансың.
-Әйе...
-Карарга ярыймы?
Кош балалары кебек ике нарасый.
-Без дә шулай бәләкәй булдык микәнни?
Гөлүсә көлемсерәде.
-Юк, туу белән йөгереп йөри башладык.
-Сарык бәрәннәре кебекме?
Икесе дә көлештеләр.
-Мин сине бик кызгандым.
-Нишләп кызганасың? Балаларым минем белән.
-Әйе.
-Без югалмабыз. Әйе, бит, балалар? Сезгә әнидән башка беркем дә кирәк түгел!
Авыл кырмыска оясын хәтерләтә. Әле генә җир тетрәгәндәй тоелган вакыйгаларны да бер якка этеп, бүтәннәре килеп чыга, һәркемнең үз кайгысы, үз борчуы.
Гөлүсәнең дә әтисе кайгысын аракы белән юуудан туктады, оныклары да күзгә күренеп үсә башладылар.
Кая гына барса да, Индүснең күз алдыннан ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган малайлар китми. Моңа хәтле бала-чагага исе дә китмәгән егетне әллә нишләттеләр алар. Аның да, өйләнеп, балалар үстерәсе, аларны җитәкләп йөрисе, күккә чөясе килә башлады. Тик кемгә өйләнергә? Белгән кызлары арасында үзенең баласына әни булырдайлары күренми иде.
Гөлүсәләргә кереп, аның улларын уйнатырга ияләшеп киткәч кенә:
-Син безгә алай еш кермә, яме. Бүләкләреңне дә ташыма. Кешедән яхшы түгел, - диде ул.
-Кешедә минем ни эшем бар?
-Балаларны да үзеңә ияләндермә. Күреп торасың бит, аларның «әти» дип әйтәселәре килә.
-Мин аларны уйнатам гына бит.
-Алар күңел ача торган уенчык түгел. Син үзеңнекеләр белән уйнарсың инде.
Дөрес әйтә Гөлүсә. Дөрес. Үзенекеләр турында уйларга вакыт.
Күпмедер вакыт түзеп йөрде ул. Эштә чагында җиңелрәк. Ә ял вакытларында өйгә кайткан чакта, күз барыбер күрше ишегалдына төшә. Башка да төрле уйлар килә. Әллә... Кайткан саен, әнисе кемнеңдер өйләнгәнен, кемнәрнеңдер гаиләсе тагын бер җанга артканын әйтеп, күңелгә ут салып кына тора.
-Өйләнми йөргәнгә кайгырма әле, әни, аларның күбесе ничә кат аерылып, ничә кат өйләнде бит инде, кайсылары хатынының усаллыгына түзә алмыйча эчә башлады, - дип, сүзне уенга бормакчы була.
-Шундыйлар арасында харап була күрмә, дим бит. Безнең авылда андый кеше бер Хәким генә иде. Ул да акылга утырды әнә, дәваланып кайтты. Акылга утыргач, хатыны да әйбәтләнде. Йорт салып йөриләр әнә. Җилбәзәк кызлар шәһәрдә инде. Артларыннан күзәтеп торучы әти-әниләре булмагач, тәртәдән тиз ычкыналар.
-Шәһәрдә тәртипсез йөреп булмый анда, әни. Анда акыл белән яшәсәң дә таман гына. Ә җилбәзәкләр кайда да бар. Андыйларны ата-ана гына тота алмый.
-Гөлүсә кебек киленем булса иде, дип теләгән идем дә соң...
-Ярар, әни, борчылма. Хатынсыз калмам әле. Берәр балалы хатын булса да табармын үзеңә. Оныклар сөясең килсә, рәхәтләнеп сөярсең.
-Әллә безгә әйтмичә генә бала таптырып йөрисеңме, юньсез!
-Син нәрсә, әни! Шаярырга да ярамый!
-Сүзеңнең ата-анасы юк. Ә болай кем белә? Гомер итәрдәй хатын булса, баласын да яратырмын. Ирне - ир, ата-ананы хаклап кына тора торган булсын. Мин үзем дә... Мин үзем дә, әтиеңә чыкканда, карынымда син бар идең!
Менә бусы - яңалык! Индүс башта бер сүз әйтә алмыйча торды. Аннан соң башына барып җитте. Димәк...
-Әллә минем әти башка кешеме? - диде, телен көчкә әйләндереп.
-Әйе...
-Ә әти... Нишләп бергә булмадыгыз? Начар кеше идемени?
-Бик әйбәт кеше иде ул. Тик аерылышырга туры килде. Чит ил кешесе иде ул.
Индүс берара ни әйтергә белмичә аптырап торды. Бераздан:
-Яраткан кешең белән аерылышу бик кыен булгандыр, әни, - генә дия алды.
-Әллә ни фаҗига ясамадык тагын. Икебез дә яшь, без ярамасын да, аерылышасыбызны да белдек бит. Мин анда китә алмый идем, ул монда кала алмады... Шуңа күрә балага узудан да сакландык. Без бер көн белән яшәдек. Алдагысын алда карарбыз, дип уйладык. Ә аерылышасы төнне саклану җитәрлек булмагандыр инде. Синең әтиең - бүтән кеше, балам.
Менә ни өчен ул әтисенә охшамаган икән!
-Әти... ул белә идеме?
-Ул минем авырлы икәнемне белеп өйләнде. Без аның белән бик әйбәт яшәдек, улым.
-Син аны яраттыңмы соң?
-Яратмасам, аңардан тагын биш бала тапмас идем.
-Нигә сөйләдең син миңа моны, әни?
-Моны син белергә тиеш, дип уйладым. Бу серне үзем белән алып китәсем килмәде. Моңа хәтле бу турыда авыз ачып беркемгә дә әйткәнем юк иде. Син - беренче кеше, балам. Әтиең дә төпченеп сорамады. Белгән кадәресе дә җиткән иде.
-Ничек очрашканыгызны сөйлә әле, әни?
-Кайсы белән?
-Үземнең әтием белән инде. Мондагысы белән!
-Мин кайтып эшли башлаганда, ул мәктәп директоры иде. Миннән унбиш яшькә олырак, хатыны, ике баласын калдырып, юл фаҗигасендә үлгән. Тол ир. Ә мин әле синең белән йөкле икәнемне дә белмим. Белеп алгач, аптырап калдым, нишләргә дә белмим. Миннән генә калмаган дип, төшерергә уйладым. Ничек кенә кешегә белдермичә эш итәргә? Казанда танышларым аша хәл итәргә уйладым һәм, бер атнага җибәрүләрен сорап, директорга кердем. Ә директор: «Уку елы башланганда нинди китү ул», - ди. Җибәрергә уенда да юк. Сәбәбен аңлатырга туры килде. «Төшермисең, - ди, - мин аны үземнеке итеп үстерәм, чык миңа кияүгә, мин сине күптән яратам», - димәсенме... Аптырадым да калдым. Ә ул әйтә: «Беренче баласын төшереп, күпме кеше бала таба алмыйча интеккәнен беләсеңме? Син мине яратмыйсың, беләм. Балаң хакына риза бул. Теләмисең икән, соңыннан аерылышырбыз», - диде. Мин риза булдым. «Бәлки, яратырсың да, мин алай яратмаслык кеше түгел бит», - диде. Башта әле без бер өйдә генә яшәдек, арабызда ул-бу булмады. Аннан яшәп киттек инде. Дөрес әйткән, әтиең теләсә нинди кыз яратырлык чибәр кеше иде.
-Берәү дә шикләнмәдеме?
-Кем шикләнсен? Ул бит миңа әллә кайчаннан: «Беркая да китмисең, үзебезгә генә кайтасың», - дип йөрде. Институттан үзе килеп алды.
-Ә миңа әти тиешле кеше... Кайда ул хәзер?
-Кайда булсын? Үз илендәдер, гаиләсе, балалары бардыр.
-Бер тапкыр да хәбәрләшмәдегезме?
-Юк. Нигә кирәк иде? Барыбер берни дә үзгәрми бит.
-Бер тапкыр да күрәсең килмәдеме?
-Юк.
-Әгәр чит илгә китәргә мөмкин булса, киткән булыр идеңме?
-Яшь чагында җүләр буласың. Бәлки, киткән дә булыр идем. Ярый әле китмәгәнмен. Син аңа бик охшагансың, улым.
Бу сөйләшү Индүс күңелен астын өскә китерде. Ул, моңарчы, үзенә балачагыннан билгеле булган бер яссылыкта гына яшәде. Монда аңа барысы да таныш, барысы да якын иде. Кинәт яссылык киңәйде, ул аның соңгы ноктасының кайдалыгын да әйтә алмый. Моңарчы барысы да гади һәм аңлаешлы иде. Ә хәзер - әллә кайда еракта, чит илдә, бөтенләй башка телдә сөйләшүче әтисе, туганнары булу аны тетрәндереп җибәрде. Анда да аның туганнары, монда да... Монда - кендек каны тамган җир, ә анда - моңарчы барлыгын да белмәгән туганнарыныкы. Анда да аның барлыгын белмиләр.
Ул үзенең дөньяга килүенә сәбәпче булган кешене күз алдына китерергә тырышты. «Син аңа охшагансың», - диде бит әнисе. Азмыни бер-берсенә охшаган кешеләр? Әйтәм аны, җыен карга арасында бер чәүкә баласы шикелле - башка туганнарына бөтенләй дә охшамаган. Каратут йөзенә, дулкынланып тырпаеп торган чәчләренә бөтенләй туры килмәгән зәңгәр күз. Исеменә хәтле Индүс. «Нигә андый исем бирдегез?» - дип кызыксынгач: «Шундый кушамат такмасыннар өчен»,-дигән иде әтисе. Кылыч борын. Таныш булмаган кешеләр, тиккә генә, тау халыкларына охшатып эндәшмәгәннәр бит. Нинди милләттән, кайсы илдән булган аның әтисе?
Әнисе аның алдына фотоальбом эчендәге конверттан берничә фоторәсем куйды. Анда, моннан чирек гасыр элек төшкән фотодан, нәкъ үзенә охшаган егет елмаеп тора иде.
-Ул һинд кешесе иде.
-Чит илдә укытырлык булгач, әти-әниләре акчалы кешеләр булгандыр инде.
-Шулай булгандыр. Ул чагында сорарга башыма да килмәгән. Бай яшибез, йортыбыз да сарай кебек, дигәне бар иде барын...
Их, әни! Әйтмәгән булсаң... Хәзер дөньясы икегә бүленә бит инде.
Егет фоторәсемдәге кешегә әти итеп карый алмады әле. Ул - бүтән дөнья кешесе. Аның Индүскә бөтенләй дә катнашы юк. Ул барыбер дөньяга килгән булыр иде, менә бит ул туган, үскән, аңардан башка да бик шәп яшәгән! Дөрес, зур йортта түгел, гап-гади авыл йортында үсте. Бакча артындагы болынлыкта кәшәкә сукты, каз- үрдәк бәбкәләрен саклады, кич көтүдән кайтканда сусыл үләнгә алданып кайтмый калган малларны шуннан эзләде, һәм тагын әллә нәрсәләр... Әнә әтисе җирләнгән зират... Ул аның чардуганын буяп, чүпләрен утап, күпьеллык чәчәкләр утыртты. Тегендә бит үлгәннәрне күмәрлек җир дә юк, мәетне яндырырга утын алыр өчен акчасы җитмәгән кешеләр дә күп... Ә утын бик кыйммәт... Эштән берәү аннан кайткач, Ганг елгасында янып бетмәгән мәетнең йөзеп йөрүен шаккатып сөйләгән иде. Берәр хәерченең яндырып бетерерлек утын алырга акчасы җитмәгәндер инде. Таулардан агып төшкән бу елгадагы су беркайчан да бозылмый - үзеннән-үзе чистара икән. Тагын әллә нәрсәләр... Анда байлар гына түгел, урамда яшәүче хәерчеләр дә күп, химаячеләр табышларының бер өлешен аларның тамагын туйдырыр өчен сарыф итәләр һәм башкалар, һәм башкалар... Ашарга ризыкны бамбук яфрагына салып бирәләр, ашаганнан соң аларны бер урынга өеп калдыралар. Соңыннан сыерлар ашап китә икән. Сыерга табыналар, алар өчен сыер изге санала. Теләсә кайда, ашыкмыйча, сыерлар йөри, аларны куучы юк, ә үлеп китсә, бөтен җирен чәчәк белән бизәп, махсус урында яндырып, көлен Ганг елгасына сибәләр... Аның күз алдыннан ак күлмәк-чалбар кигән һинд егетләре белән саридан һинд кызлары үтте. Гөлүсәгә дә килешер иде ул «сари» дигәннәре... Анда бит кабер казырга да җир юк!
-Әти белә идеме аның һинд егете икәнен?
-Белә иде. Тик без аның турында бүтән беркайчан да искә алмадык. Ул сине үзенеке итеп кабул итте.
-Әни, нишләп миңа сөйләдең моны? Сөйләмәсәң дә була иде бит!
-Элек мин дә шулай уйлый идем. Абыйларың белән яшь арабыз әллә ни булмаса да, мине «әни» дип йөртәләр. Мин дә аларны үги итмәдем. Хәзер дә, үз дөньялары булуга карамастан: «Әни, ни эшлисе бар?» - дип якын итеп торалар. Миңа әллә нәрсә кирәкми, шул сүзегез җитә. Кайгы-хәсрәтсез генә яшәгез. Нишләп сөйләргә уйлаганмындыр, үзем дә белмим. Бу Гөлүсә әллә нишләтте мине. Күрәм бит, синең дә күңелең тыныч түгел...
-Айдар - сволочь!
-Ул да болай булыр дип уйламагандыр! Аны да гаепләп бетермә.
-Дус кызы, дисең бит.
-Иң авыр җәрәхәтне дуслар гына ясый. Чөнки йомшак ягыңны яхшырак беләләр... Менә шулай, улым. Ул һинд егете белән мин дә улыбыз туасын уйламаган идек.
Әнисе белән булган бу сөйләшүне Индүс беркем белән дә уртаклаша алмый иде. Аның каравы аларның икесе генә белгән уртак сере барлыкка килде. Шул ук вакытта, ул бу турыда кабаттан сүз кузгатырга да курыкты. Әйе, кайдадыр, аның бу дөньяда барлыгын да белмәгән, әмма дөньяга килүенә сәбәпче булган кеше бар. һинд киноларындагыча, ул бай җиһазлы зур сарайда яшидер, балалары бардыр, сарига төренгән һинд хатыны ирен бик яратадыр. Әнисе сөйгән кешене яратмый буламы соң? Тирә-ягында гөлләр-чәчәкләр күптер, урамда бамбук агачлары үсәдер... Аңа туган тиешле балалар да кайсы табиб, кайсы юристлыкка укыйлардыр. Аларның кем белән гаилә корырга тиешлекләрен дә, туй хасиятләрен дә әти-әниләре әллә кайчан хәл итеп куйгандыр.
Әгәр ул анда яшәсә? Ул үзенең туен күз алдына китерде. Менә аның кәләше. Әле аны бер тапкыр да күргәне юк, анда яшьләр өйләнешкәнче бер-берсен күрмиләр дә, белмиләр дә. Алар өчен барысын да атасы-анасы хәл итә. Тик, нишләптер, Индүс кәләш киемендәге һинд кызы урынында Гөлүсәдән башка кызны күз алдына китерә алмады.
Әгәр аңа хәзер кайда яшисен сайларга кушсалар? Нишләр иде икән?
Юк, үзе бер тапкыр да булмаган, кинолардан карап, китаплардан гына укып белгән бу ил - аңа бөтенләй ят, бөтенләй чит. Андагы гадәт-йолалар да аның өчен түгел. Аның әтисе дә, туганнары да, сөйгән яры да монда. Ул монда дөньяга килде, теле ачылды, яланаяк йөгереп йөрде. Каз бәбкәләрен, тавык чебешләрен саклады, монда - әтисенең, әбисе-бабасының каберләре.
Әнисе моны тиккә сөйләмәде бит. Белә бит ул улының үзен кая куярга белмичә йөргәнен.
Икенче кайтуында ул тагын Гөлүсәләргә керде. Гөлүсә игезәкләрне, өстәл янына утыртып, кашыктан ашатып маташа иде.
-Әбекәй ачуы килгән кешегә: «Игезәк бала тапсын», - дип кенә тели торган иде. Нигә алай дигәнен менә хәзер белдем инде, - диде ул, елмаеп. - Бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар, тыныша да алмыйлар. Гел карап кына торырга туры килә.
Индүс, балаларның башыннан сыйпап, аларның кулына һәркайсына аерым машина тоттырды.
Малайлар уенчыкны күргәч, ашауларын да оныттылар.
-Әйттем бит инде, балаларны ияләштермә, дип.
-Ә бусы сиңа, - диде ул, кулындагы төргәкне тоттырып.
-Нәрсә бу?
-Чык миңа кияүгә, Гөлүсә. Мин сезне бик яратам. Сине дә, балаларны да. Мин аларны үз улларым итеп үстерермен.
-Нәрсә бу? - диде Гөлүсә, аптырап.
-'Туй күлмәге. Балалар бакчасында ук «алам» дигән идем бит.
-Онытмагансың икән әле.
-Я, киеп кара әле. Таман булмаса, алыштырырбыз, диделәр.
-Юк, юк. Туй күлмәген кияү егетенә күрсәтеп кияргә ярамый, - диде Гөлүсә. - Син юкта гына киеп карармын. Ярамаса, әйтермен.
Бу - аның ризалыгын аңлата иде.
Аннан соң аларның тагын ике улы туды. Гөлүсәнең үзенә охшаган кыз да алып кайтасылары килә. Әллә, дим... Әнә бит серле генә елмаеп йөри башлады, күкрәкләре дә калкыбрак киткәндәй, үзе дә түгәрәкләнгәндәй...
Ә Айдар...
Авырый, дип ишетелгән иде шул. Моңа әллә ни игътибар да итмәгән иде. Кеше авырмый тормый. Тик шулай көтмәгәндә генә...
Бу «тормыш» дигәнне аңламассың да. Менә ул да Айдарның игезәкләрен үзенеке итеп үстерә. Үзеннән аермалы буларак, тууларына кемнең сәбәпче булуын беләләр алар. Әмма моңа хәтле бер тапкыр да «әти» дип Айдарга тартылганнары булмады. Гаиләдә аның турында яхшы яктан да, начар яктан да телгә алмадылар. «Балаларыңны үстерәм, алиментын түлә», - дип тә тинтерәтмәделәр. Тормыш җайлы гына, тавышсыз-тынсыз гына бара иде шикелле. Тыныч кына булмаган, димәк. Гөлүсәнең, әти-әнисенең, игезәк балаларның күз яшьләре, рәнҗеше төшкәндерме, әллә авылдашларының каргышымы? Теге хатын да, үзе табибә була торып, ник саклану чарасын күрмәгән? Араларын бозар өчен махсус шулай эшләгәне шыр тиле кешегә дә ачык бит! Аннан соң... Бәлки, ул хатын да гаепле булмагандыр? һәркем үз бәхете өчен үзенчә көрәшә. Шулай килеп чыккан икән, хәзер берни дә үзгәртеп булмый инде. Гаеплене табудан берни үзгәрми. Терсәк якын да, тешләп кенә булмый. Гомере аз калган, ди бит. Тыныч кына яшәмәгән, димәк. Хәл итеп булмый торган хатасы, кара хәсрәт булып төерләнеп, җанын ашаган, төзәтеп булмас чиргә әверелгәнме әллә? «Бәхилләшәсе килә», - диде бит.
Тик торганда, бер сәбәпсез әҗәл чиренә дучар буламыни әле яшәргә дә яшәргә тиешле кеше?
Балаларының үзләренең дөньяга килүенә сәбәпче кеше белән бер тапкыр да күрешеп сөйләшкәннәре юк бит! Бу хатынга да яшәве җиңел булмаган, димәк. Югыйсә, килмәс иде. Соңгы әманәт... Аны үтәмәсә, Индүс үзе дә соңыннан үкенәчәк бит. Менә күрергә мөмкин булсын иде әле һиндстандагы әтисен. Юк, аннан әти буласы кешене эзләү - эскерттән энә эзләү белән бер. Аннан соң аның барлыгын белмиләр дә, белмәгәч - кирәге дә юк. Ә монда Айдар бар, җирнең читендә дә түгел.
Икенче көнне Индүс, гаиләсен алып, теге хатын калдырган адрес буенча китте.