СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гүзәл ӘдҺәм "Кызыл муенса"

Сәлимә апаның тавыклары йомырканы читкә сала башлады. Инде ничәнче көн шуларның яшерен ояларын табалмый җәфалана. Печәнлекне дә, лапасны да, баз өсләрен дә актарды, бәрәңге буразналарын да йөреп чыкты хәтта. Юк кына бит!
«Кая гына икән шул каһәр сукканнарның оясы!»
Аннары кызы Әлфиягә ябырылды:
— Уйнарга урын беткән мәллә сиңа? Бар, урамга чык! Гел шушы тирәдә йөреп, син генә тавыкларымны ояларыннан биздереп бетердең!
И-и-и, эләкте дә соң Әлфиягә! Эләксә эләгә инде! Анысына гына түзә ул. Тик күкәйне генә күбрәк салсыннар. Ә менә тавыклар, әнисе әйткәнчә, Әлфиядән тамчы да курыкмый. Әллә кайчан «дрисиравать» итеп бетерде инде ул аларны. Әлфиянең өйдән чыкканын баскыч буенда көтеп кенә торалар, хәзер сырып алалар. Тавык дигәч тә! Тәмле әйбер белән үзләрен кем сыйлаганын белмимени алар?! Буфеттагы тәмле-тәмле перәнник- печеньеләрне әллә Әлфия үзе ашый дип беләсезме?!
— Ашагыз, матурларым! Ашагыз! Ләлә апам кайтырга өч кенә көн калды инде! Күкәйне кү-ү-үп итеп салыгыз, яме!
Ләлә — Әлфиянең апасы, Казанда институтта укый.
И ярата да соң Әлфия үзенең апасын! Яратмассың, бар! Ләлә апа бит ул! Бөтен кешедән дә чибәр, әйбәт аның апасы. Кызганыч, авылга бик сирәк кайта, каникулга гына. Ә менә сеңлесен бер дә онытмый. Кайткан саен, Әлфиягә — нинди дә булса бер сюрприз! Быел беренче сыйныфка керде ул. Иң матур портфель, пенал, папкалар кемдә дисезме? Әлфиядә, билгеле! Апасы Казаннан алып кайтты. Ә фломастер, альбомнар? Барысы да «казанский»!
Бүләк ашы — кара-каршы, ди бит әбиләр. Эх! Ләлә апага да бер матур бүләк әзерләргә иде! Тик ни генә бирергә соң? Башы катты инде Әлфиянең — ни бирергә дә белми. Апасы Казанда яши лә. Ә анда кибетләр шундый зу-у-ур, ди, алар авылы кадәр... Казан кибетендә дә булмый торган әйберне табулары — ай-һай!
Нәрсә бүләк итәсе, күрше кызы Сәрияне күргәч, хәл ителде дә куйды.
Кып-кызыл муенса! Сәрия муенындагы кебек! Бервакыт апасы, телевизордан күреп:
— Муенсасы бигрәк матур! Кызыгам да инде шундыйга! — дигән иде.
Нәкъ Сәриянеке кебек! Кып-кызыл, шундый матур!
— Югары очның Зәкәрия бабай ясап бирде. Кырык күкәйгә — бер муенса, — ди Сәрия.
Мондый муенса Казан кибетендә юк та юк инде! Муенсаны чишеп, төймәләрен берәмтекләп санап чыктылар. Барысы кырык төймә! Кырыгы да кып-кызыл булып ялтырап-янып тора. Үзләре шундый матур! Менә ичмасам бүләк!
Шул көннән башлап, Сәлимә апаның тавыклары йомырканы «читкә» сала башлады.
...Әлфия килгәндә, Зәкәрия бабай капка төбендә утыра иде. Иске бүректәге ап-ак кырык күкәйне күргәч, бер — кызга, бер бүреккә карап, бабабыз кеткелдәп көлеп куйды:
— Хи-хи-хи! Танымый торуымны күрче! Кем кызы суң син?
— Түбәноч Сәлимә кызы... Әлфия... Кызыл муенса кирәк...
— Хи-хи-хи! Муенса кирәк дисең инде, алайса?
— Кирә-ә-ә-к... Бүләккә... Ләлә апага...
— Бу йомыркаларны әниеңнән сорап алдыңмы соң?
Карт бу юлы никтер көлмәде, озак кына Әлфиягә карап торды.
— Иртәгә Ләлә апам кайта... Бүләккә — кызыл муенса... Сораган булсам, әни болай да биргән булыр иде... Бу бит — сюрприз! Сюрпризны алдан әйтмиләр...
— һе!
Зәкәрия карт шундый итеп тамак кырып куйды, Әлфия елап ук җибәрде:
— Сюрприз шул...
— Йә, ярар, балавыз сыкма! — диде карт. — Сүр- прис тек — сүрприс! Шуны онытма: сүрприс харам булмаска тиеш!
Ул куен кесәсеннән нәкъ Сәриянеке кебек муенса тартып чыгарды.— Мә, ал, кызым, Ләлә апаңа — бүләк! Ә йомыркаларны әниеңә кире кайтарып бир.
Ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде Әлфия. Әнисе өйдә юк иде, бүректәге күкәйләрне тиз генә лапастагы тавык оясына бушатты.
«Әйтергәме? Әллә әйтмәскәме әнигә?»
Йөгереп өйгә керде, көзге каршына басып, муенсаны әллә ничә кат киеп карады. Төймәләре шундый матур! Кып-кызыл булып янып торалар! Нәкъ телевизордан күргән кебек! Ләлә апасы тизрәк кайтсын иде!
Уйлады да, йомыркалар турында әнисенә әйтергә булды.
Сюрприз харам булмый бит ул!