СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Роза Мулланурова "Бер яшьлектә, бер картлыкта"
Әбиләр чуагы! Ник болай моңсу-сагышлы була икән ямьле-тын иртәләр?! Ә-ә, гомернең әкрен генә, сиздермичә узып киткәнен аермачык аңлыйсың! Шуңа ямансу... Әнә, күкне-җирне моңсу сагышка
төреп, чылбырдай тезелеп, торналар очып бара.
Китәсез дәмени, торналар?!
Гаҗилә, гел иелеп эшләгәнгә бөкрәеп каткан билен көчкә турайтып, күккә бакты. Кояшка туры карады бугай, күзләре чагылды. Ике күзеннән тиң, сызландырып, яшь бәреп чыкты.
Торыйк-торыйк! Торналарның моңсу тавышы әбиләр чуагының үтә күренмәле бәллүр тынлыгын челпәрәмә китерде. «Китмәгез әле, торналар! Торыгыз туган җирдә-ү!» — дип аваз саласы, кошлар моңына кушылып сыктыйсы килә иде. Берәү, икәү, бишәү... Ят күзләрнең төбәлеп каравын өнәмәгәндәй, чылбыр сүтелде. Бер җыелды, бер таралды. «Санарга ярамый! Югалырлар!» — дия иде әбисе. Югалалар шул. Әнә кара нокталарга әйләнеп күздән дә җуелдылар. Кайсы кайтыр, кайсылары калыр?! Китәләр... Туган җирдән кем туйган? И-и, язмышлар кошлар һәм кешеләр иркендә булса иде! Туган ягын ташлап китеп, берәү дә читтән җылы, бәхет эзләп азапланмас иде...
—Алла куәт бирсен!
Керфекләренә сарган яшь-томан пәрдәсе аша, танырга теләп, киртәгә таянган юлаучыга текәлде. Шәһәр кешесенә охшаган, өстенә җиңел көрән костюм, ап-ак күлмәк, башына да көрәнсу эшләпә кигән, ялтыр туфлиле ир уртасы адәмне кайчан, кайда күргәнен исенә төшерә алмады. Ә тавышы көр, ягымлы. Таныш та сыман болай.
Көлемсерәп, мондый очракларда әйтелә торган сүзне әйтте:
—Сезне монда бирсен! — Чит-ят кешене чакыруыннан уңайсызланып, ашыгып өстәде: — Кунакны танымыйм түлке. Кем дисәм дә...
—Тыкрыктан борылгач та... шушы йорт хәтеремдә әле. Шуңа атап кайткан ием. Беләсезме икән, Гөлчирә атлы бер сылу, әнисе белән генә яши иде. Күптән... Утыз еллап элек...
Гөлчирә?! Белмим, ишеткәнем юк андый кешене, дисәң. Күрше-тирәдән сораштырып йөрсә...
Йә Ходай! Аяз көнне күк күкрәп, яшен яшьнәп, борын төбендә шарлы яшен ярылса да, бу кадәр үк аптырамас иде, бәлки, Гаҗилә. Юк, булуы мөмкин түгел. Саташу, төш кенәдер бу.
Гаҗилә, ялгыш егылып китүдән курыккандай, көрәген кысыбрак, ипләбрәк таянды. Гаҗизләнеп, бер ызан буйлап таралып яткан беләк-беләк эре бәрәңгеләргә, бер юлаучының билгесез өмет һәм сагыш төсмере ягылган хәсрәтле йөзенә текәлеп, аптырап торды да торды.
—Белмим. Исәндерме-юкмы?
Утыз биш ел элек... Ул чакта да авыл өстендә нәкъ бүгенге кебек кояшлы, якты, алтын көз хакимлек итә иде. Иренеп кенә тоҗым-тоҗым пәрәвез җепләре оча. Үтә күренмәле чиста-саф һава зеңләп тора — ялгыш тавыш яки бер ямьсез хәрәкәт бәллүр тынлыкны челпәрәмә китерер төсле. Көн аяз чакта тизрәк эшен бетерергә теләп, тырыша-тырыша бакчада бәрәңге ала иде Гаҗилә.
—Әй тырыша бер сылу кыз! Алла ярдәм бирсен!
—Сезне монда бирсен!
Кызның шаярып дәшүен көтеп кенә торгандай, ап-ак тешләрен ялтыратып, киң итеп елмаеп, егет киртә аша бер генә сикерде. Икенче мизгелдә кызның көрәгенә ябышкан иде инде.
—Бир, үзем казыйм! Ялт иттереп чәчеп ташлыйм бәрәңгеңне!
-— Кирәкми. Мин үзем.
Җир казу кыз бала эше түгел лә. Син чүплә. Ә миндәй егеткә җир казу — мускул ныгыту, физзарядка гына ул, беләсең килсә.
Бер сәгать үттеме, ике сәгатьме? Актарылган җирдә кызгылт, ак, сары бәрәңгеләр, ниһаять, кояш күрүләренә куангандай, дымлы туфрак арасында көлеп-чәчелеп яталар. Гаҗилә тутырган капчыкны егет йөгерә-атлый, базга ташый. Көчле иде егет, елгыр- җитез. Көлә-көлә, төртмә сүзләр әйтешеп, шаярышып, рәхәтләнеп эшләделәр икәү. Шул көздә казылган бәрәңгенең тәмен утыз ел сагынып яши Гаҗилә. Ул чакта да күрше-күлән бәрәңге эшен алданрак бетергән, ә кыз, авыру әнкәсен хастаханәгә илтеп йөргәнгә, япа-ялгызы бакча казу белән мәшгуль иде. Әле ярый көз аяз, коры килгән ел булды.
Заводтан колхозга булышырга шефлар ел да килә иде ул чакта. Егет калада — заводта эшли икән. Авылын сагынганмы, япа- ялгыз җирдә казынган кыз балага ярдәм итәсе килгәндерме, киртә аша бакчага сикереп төшүе бер гаҗәп, көтелмәгән хәл булды.
Гаҗиләнең йөрәгенә сөю угы кадалды. Йөрәген яралады. Атна чамасы эшләгәч, шефлар кире калага — үз эшләренә китеп барды.
—Кайтып алам! Без бергә булырбыз!— диде егет.
Вәгъдәсендә тора алмаган егет җир йөзендә бер Нурислам гына түгелдер дә... Ә Гаҗилә тик аны — бердәнберен өзелеп-сагынып көтте дә көтте. Бер атнаны көчкә уздырды, ял көне кайтыр, диде. Атна арты атналар, айлар, ел үтте... Торналар киткәндә киткән иде ул. «Торыйк-торыйк» дип, кошлар кайтты. Җылы якларга янәдән очтылар. Зәңгәр күлне сагынып кайттылар, бала чыгардылар. Кошларга да җылы тансык.
Торналар кайтты, тик ул кайтмады...
Аны көтә-көтә Гаҗилә чәч агартты.
Сазаган кыз булып утырып калуын әнисе генә авыр кичерде. Авыл җирендә ялгыз яшәү кыен. Дөрес, аңа сүз кушучылар да, кияүгә соратучылар да булды. Әмма ул һаман могҗизага ышана иде әле.
Алар ике кыз туган үстеләр. Галия апасы яшьләй кияүгә чыкты, тупырдап торган ике ир бала китерде. Әмма саулыкка туймады. Йөрәк чире белән интекте, һәм язгы матур бер иртәдә күзләрен ачмады... Түбәләрдән тамчылар тама, өр-яңа өмет, яңа ыша ныч белән яз килә. Ягылмаган салкын өйдә аяксыздан-күтсез ике сабый елап ята.
Ул язда да Гаҗилә торналар кайтканын өметләнеп көтә иде әле. Нурисламның кайтырмын дип киткәненә биш ел узса да... Күңеле тагын биш, унбиш ел көтәргә дә әзер...
— Кияү бу кайгыдан эчүгә сабышса, ятим-үксез оныкларым ни эшләр? — дип, әнкәсе күз яше коя. — Тизрәк башлы-күзле булса...
Әгәр-мәгәрләр булмаса икән ул дөньяда!
— Ятимнәрне канат астына алмый чараң юк. Яшең узып бара.— Әнисе дә, туган-тумача да бер сүзне тукый: — Син тиеш. Син! Уйлап карасаң, ирләргә хатын табыла анысы, ә балага чит ана үги була.
— Бер оя булыйк, үстерик нарасыйларны. — Җизнәсе ул чакта да салмыш иде. Кызганыч та... Ни кылсын, риза булды Гаҗилә.
Апасы сиздермәгән генә, җизни кеше каты күңелле, саран адәм булып чыкты. «Балдыз, балдыз! Калдырмам ялгыз», — дип өзгәләнү тиз үтте. Һәр кашык он, бөртекле чәйне исәпләп, тавык йомыркасы санап теңкәсенә тиде. «Мул тамызасың, әндри казнасы бар дип белдеңме әллә?» — дип, юктан да бәйләнеп йөдәтте. Ә Гаҗилә эштән ямь, юаныч тапты. Егерме биш сыер сауды. Сөтләчләрның сыртларын кыргыч белән ялтыратып, җиленнәрен җылы су белән юып, бүтән кызлардан озаграк та юана бугай фермада. Берара бура кадәр бер сыерга, кеше күрмәгәндә, Нурислам, дип эндәшкәләде. Нәселле, сөтле сыерга күрше колхоз рәисе кызыгып йөри икән. Юлын тапты, җитәкләп үз хуҗалыгына алып китте. Кеше көләр дип тормады, шунда үкереп елады Гаҗилә. Бозавы да калмады бит, ичмасам, дип җаны әрнеде. Ә өйдә... ир булган кеше белән бер тән, бер җан булып кушылып китә алмадылар. Җизниенең аек көне сирәк, исерек көе бәйләнә башласа, Гаҗиләнең бөтен тәне тартыла. «Кыргый! — дип сүгә җизни кеше. — Күңелең ятмады тәки», — дип елап та алгалый иде. Бала чага әкренләп аякка басты. Тавышлы ояны тарсынып, кайсы кая очу ягын карады. Олысы хәрби училищега керде, озакламый кечесен дә ияртте. Алар киткәч, йорт бушап калды, нур, ямь бетте. Әни карт дигән сылтау белән Гаҗилә төп йортка кире кайту ягын карады. Ир аны тотмады. Көчләп яраттырып булмый кешене. Ялганмады язмыш җепләре... Аннан Гаҗилә әнисен җирләде һәм көннәрдән бер көнне, ташландык көймә кебек, яр читендә берьялгызы торып калды.
—Гөлчирә атлы сылукай...
—Гөлчирә... апам иде ул. Үлде...
Юлаучының кулыннан җыйнак зәңгәр юл биштәре төшеп китте.
—Күптәнме?
—Күптән... Утыз еллар булыр.
—Каберен... Күреп китәргә иде инде килгәч-килгәч! Бәлки, су бирерсез. Эчәсе килә.
Гаҗилә, җиңеләеп, бакча капкасын барып ачты.
Юл кешесен чәй эчерми озату килешәме инде, йә? Үзе дә сусаган иде. Кунак сыйлау хәйләсе белән әзрәк ял итәр. Җир эше — җен эше, димәсләр ие аны, арытуы да хак.
—Узыгыз. Аштан олы түгел адәм баласы. Табыным җыймаган да.
Теленә ни килсә, шуны сөйләнә-сөйләнә, җил-җил атлап, үзе алдан ишегалдына узды. Кыяфәте ташка үлчим анысы. Өстендә иске-москы, ямаулы кием. Хәер, бакча казырга ярамаган! Кешелеккә дигән киемен кияргә юләрмени авыл кешесе! Яргаланган куллары балчык кына. Тузган чәчләре яулык читеннән бүселеп чыккан. Шәп кыяфәт!
Аруын кул белән алып ташладылармыни, әллә ниткән җиңеллек тоеп, кызуланып, җитез генә эшләп йөри. Чәй куйды, казан астына ут үрләтте, шулпа салды. Мунча мичен кабызып җибәрде. Нәүрәптән сөт-катык, эремчек, сөт өсте алып менде. «Шөкер, ипи яңа чакка туры килде», — дип, эчтән анысына сөенде. Түрдәге көзгегә ничә еллар күз дә салганы юк иде, узышлый килеш-килбәтен карап үтте: вакытны туктату адәм баласы кулыннан килә торган эш түгел шул. Берни эшләр хәл юк, олыгаеп бара. Хәер, аяк-кул йөргәнгә шөкер итәргә кирәк. Җитү кыз мислендә булалмас. Буласы булган, буявы уңган...
—Эштән бүлдереп йөри бу, диясездер инде.
—Димим. Кунак дип кенә кызу эш өстендә, табында җәелеп утырып булмас анысы. Болытлап та тора. Бәрәңгене җыештырмый ярамас. Теләсәгез, ятып тора аласыз. Зиратка соңрак төшәрбез.
—Кул кулдан ялт иттерәбез бакчагызны! Эш сагынган куллар бу!
Басу сыман иләмсез зур иде бакчалары. Икәүләп, кызуланып эшли торгач, бәрәңгенең эшен бетереп, урнаштырып та куйдылар.
—Җеннәрең булыштымы? Бүген бетәр дип уема да кермәгән иде. — Көрәк тотып күрше Әминә әби булышырга кергән. Ят кунакны абайлагач, тизрәк чыгып китү ягын карады. Мәнле ул авыл кешесе!
Нурислам капка кагар дигән уй кергән идемени соң башына? Көтүен көтте инде. Аннан өзелде өмет. Көтүнең дә бер чиге була бит. Оныткан иде инде ул аны.
Караңгы куера башлагач, кунак мунча кереп чыкты.
— Иртә кичтән хәерлерәк. Авылда туган-тумачагыз булмаса, ятып йоклаудан да хәерлесе булмас.
Мунчаның идән сайгаклары череп эштән чыккан, Гаҗилә кайсы заманнардан бирле шуларны алыштырырга хыялланып йөри дә бит... Кунак аз торыр, күп сынар, диләр. Күргән Нурисламның очлы күзе... Череген дә, алмаштырырга дип хәстәрләп куйган яңа такталарны да...
—Кулы эшкә ята, дип мактыйлар иде үземне. Юри үсендерүләре булгандырмы? Сынап карарга җай чыгып тора. Сайгак алыштыру кулдан килмәслек эш түгел дип уйлыйм. Рөхсәт булса, әлбәтгә.
Идән алыштыру белән генә чикләнмәде, ләүкә-сәкесен, чарача шүрлекләренә кадәр өр-яңадан ясап куйды Нурислам. Лапас - келәт тирәсендә дә ирләр кулын сагынып ягучы кырыкмаса кырык эш табылды. Кунак кына мин дип тормады, шөгыль арты шөгыль табып, йортны бөтәйтергә тотынды Нурислам. Гаҗилә уй- ламаган-көтмәгәндә кинәт яшәреп киткәндәй очып кына йөрде. Китек күңелле булганга сизмәгән генә, дәрт-дәрманы ташып тора икән әле, илледән узса да...
Әш беткәч, ашап-эчкәч, тормыш хакында гәп куертып, кич утыру да үзе бер рәхәт, хозурлык икән ләбаса.
...Яшь чакта Нурислам заводта эшләде... Цехтан өч егетне, колхозга урып-җыю чорында булышырга, ягъни шефлык ярдәме күрсәтергә дип, Карсуга җибәрәләр. Егетләрнең берсе сукыр эчәге шартлап хастаханәгә кергәч, аның урынына Нурислам килгән булган.
—Карсуда бер атна гына эшләдем шул. Күршедә — фатирыбыз. Гөлчирәне гомер бакый сагынырмын дип төшемә кергән булсае... Бик ягымлы кыз ие шул. Күреп китәсем килгән ие. Соңарганмын...
«Юк иде бит ул Гөлчирә! Булганы юк!» дип ничек кенә әйтәсе? Гаҗилә пошынды, эчтән янды, көйде. Хәер, күпме гомер узгач, тиле кеше сыман: «Исемемне яшереп, юри Гөлчирә, дидем, Гаҗилә — мин идем ул!» — дип торса да, ни эшләтә ала ул аны? Үткән эшкә салават!
Кала егетенә үзен Гөлчирә дип атавының бер бәләкәй генә серен ачса да була югыйсә. Алдашмады бугай ул. Әллә алдаштымы?
Әтиләренең Гаҗилә тумас борын: «Кыз булса, Гөлчирә атлы куябыз, яме!» — дип кыбырсуын әниләре ошатмый. «Исем генә табылыр»,— ди. Ә күңелендә шик ярала: «Ник шулкадәр сөекле икән бу исем? Әллә мин белмәгән кызы булган тагын?» Әмма ир теләген аяк астына салырга базмый. «Ярар, кушсак кушарбыз», — белән чикләнә. Мулла абзый яңа туган баланың исемен колагына кычкыра. Ә иртәнгә ни хикмәттер кызның битләре кызышып, бөтен тәне ут яна. «Исеме килешмәгән, күтәрә алмый, бичара, — ди өшкертергә дип чакырган абыстай. — Шуңа чирли. Телгә алмагыз Гөлчирә дигәнне».
Таныклыкка «Гаҗилә» дип яздырудан башка чара калмый.
Ни хикмәттер, исем кушу тарихын белгәч, яңа исемен сөймәс булды кыз. Әйтерсең Гөлчирә дигән яңгыравыклы исемнән мәхрүм итеп аны кимсеткәннәр, бер баскыч түбән төшереп куйганнар. Янә Гөлчирә атлы буласы килде. Әмма әнисе, ярсып: «Авызыңны ачасы булма, колагым ишетмәсен!» — дип кырт кисте.
Нурислам, утыз биш елдан соң аны эзләп тапкан ир, егет чакларын искә төшереп утыра әнә.
—Гөлчирә хакында... сөйлә әле, — диде ул бер кичне.
—Ни сөйлим? Сине көтеп саргайганын, сагынганын сөйлимме?
—Юк, алары кирәкмәс. Мин — гаепле. Кичералмаган алайса.
Уй-хыялга кергән эш түгел иде дә... Колхоздан кайтуына аны — Нурисламны — яңалык көтеп тора: комсомол путевкасы белән шахтага җибәрәселәр икән. Заводка күрсәтмә килгән. Таза-тырыш татар малае күмер базы өчен бик тә кулай тоелган кемгәдер. Телисеңме дип сорау юк. Изге Ватан-ил чакыра икән, бәхәсләшеп тору урынсыз! Шуннан да кодрәтлерәк тагын ни бар җирдә? Ватан — ата сүзе белән аваздаш, бер тамырдан. Ата сүзенә каршы килеп булмаган кебек, Ватан чакыруын да аяк астына салу мөмкин түгел. Нурислам зурдан кубып шулай уйлады, ягъни заманча — комсомолча фикер йөртте. Ашык-пошык җыенып юлга кузгалды. Ә Карсуга барып урнашкач, яңа адресны әйтеп хат язармын дип кичектерде. Гөлчирәне яныма чакыртам дип тирәнтен ышанган да иде ул шул мизгелдә. Хәер, берне түгел, ике-өч хат сырлап салды. Карсуда Гөлчирә атлы кыз юк дигән хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми миңгерәп йөрде.
Ә аннан соң...
Ул эшләгән күмер шахтасында — Прокопьевск каласында татар малайлары бөтенләй юк түгел, шактый иде. Тик ул нишләптер, үз мөселманнары белән дуслашасы урынга, украин егете Степан белән якынайды. Чит-ят җирдә бер-берсенә терәк булдылар.
Эшкә нык, дуслыкка тугры, яхшы иптәш булды Степа, аны сеңлесе Оксана белән дә ул таныштырды. «Хохлушкалар шат, хөр күңелле халык. Аш-суга да оста. Ир кадерен белә торган менә дигән хуҗабикә. Безнең Оксана начар бичә булмас», — дип, көн- төн колагына тукый торгач, биреште Нурислам. Югыйсә, ял алуга, Гөлчирәне эзләп китәргә иде уе.
Хәер, алдамаган иде дусты. Оксана, чыннан да, күпләргә үрнәк булырлык назлы-иркә хатын: башын артка ташлап, рәхәтләнеп, кычкырып көлүләре, гөр-гөр килеп күгәрчендәй вак-вак атлап йөрүләре, кулъяулыгын болгый-болгый биюләре үзе генә дә ни тора! Теләсә кемне гашыйк итәрлек килеш-килбәте булган килеш ул аны — татар малаен сайлады. Бу бераз гаҗәп тоелды... Тора-бара хатынының үзсүзле, кире, башбирмәс холыклы икәнлеген төшенде. Тик ул чакта туйлар узган, туннар тузган иде. Ирнең сабыр-тыныч яшисе килә. Талашу-тарткалашу холкына ят, шуңа юл куя... Таза бәдәнле, озын буйлы, көч-куәте ташып торган ирне җайлап бөкте Оксана. Хәйлә капчыгы буш булмаган, димәк. Ире сыман ул үзе дә буйчан, татар кызлары күк кап-кара чәчле, сызылып киткән кара кашлы, ак йөзле. Уңган хатын, дияләр аны. Хәтта артыграк та уңды аннан Нурислам. Өйләнешкәннәренә җиде ай тулар-тулмаста, тупырдап торган малай алып кайтты. Җитлекмичә туганга охшамаган иде Михайло, аю кебек таза бала. Шикләнү кортын эчкә — күңеленә кертмәс өчен, күзләрен чытырдатып йомды ир. Бер елдан Оксана тагын бер баһадир малай китерде. Монысы арыш саламыдай сап-сары чәчле, сипкелле, инеш суыдай болганчык-каралҗым күзле: «Нәселдә юкны!» — дияр иде әнисе күрсә. Кан катышкач, хикмәт-гыйбрәт күп була торгандыр, алар нәселенә охшау-охшамавы... вак мәсьәлә. Нурислам ул ташбашны да яратты. Бала исе татлы, күңелгә рәхәтлек бирә.
Яшь гаиләгә ныклап аякка басу, тернәкләнеп китү өчен иң кирәге акча. Бер сменага түзми егетләрнең күбесе, ә Нурислам икешәр смена җир астыннан чыкмый, баш күтәрми кәйлә белән күмер чаба. Чалыш-чолыш атлап кайтып ава да унар-уникешәр сәгать уянмыйча борын сызгырта. Башта фатир, диделәр, аннан — машина... Аннан гараж, затлы мебель, кием-салым кирәк. Оксана ишеккә сыймаслык булып аркылыга җәелде. Тәмле тамак шул. Телеңне йотарлык итеп әзерли дә рәхәтләнеп, ләззәтләнеп ашый. Умырып, тәмләп ашаганнарын карап утырырга ярата Нурислам. И-и, безнең татар хатыннары да яшәп карый инде, мескенкәйләр. Авылдагысы сыер койрыгына тагылган, иртә дими, кич дими, фермада бил бөгә. Гөлчирә дә шулай ватыла торгандыр?! Вәгъдәсез Нурисламны һаман көтәме икән? Юктыр, андый кыз иясез калмас. Киткәндер...
Малайлар тупырдап үсте. Ял-бәйрәм араларында Нурисламның кан кардәшләр — татарлар белән аралашырга омтылуын аңлый алмады гаиләсе. Арага рухи тарлавык, ятсыну ятты. Ә мәчеткә сукмак салуын динне мыскыллау дип кабул иттеләр. «Чаплашка!» Бу кушамат әллә кайчан ябышкан аңа. Тик үзе сизенмәгән. Тау-тау күмер чабып, башлары түшәмгә тиярдәй таза уллар үстергән атаны мыскыл итүләре гайрәтен чигерде. Гарьләнде, каны катты. Тик сайлаган юлдан чигенү кыен. Ул үзен югалтачак, ә ахирәт көне якын, инде бик якын.
Күмер базында озын-озак еллар буе бикләнеп ятулары да эзсез узмаган. Эзнең дә ниндиен калдырган диген! Күмер тузаны утыра торгач, үпкәсе ташка әйләнгән.
—Кайтыйк минем туган якларга. Саф һава, сыер сөте, яшел үлән шифа бирер, бәлки. Монда нәрсә, миллионлаган тонна күмер вагы — тузан оча һавада. Ком бураны урынына күмер бураны. Су, һава, туфрак — агулы. Балаларга да илдә яхшырак булыр!
Ир сүзен сүз итмәскә күнегеп беткән хатын бу турыда ишетергә дә теләмәде.
—Юлыңа ак җәймә! Без сине тотмыйбыз.
Оксана әйтсә бер хәер, ят милләт, чит кавем ул. Хәтта уллары да шул сүзне тәкрарлагач соң! Ата белән Ватан бер тамырдан икәнен белми дә белми болар. Дөньясына битараф. Атага кадер булмаган җирдән бәрәкәт оча. Күңелен вәсвәсә корты кимерде, тора- бара тәмам әрсезләнде: атамы икән ул аларга? Ник, алайса, бер дә санламыйлар? Бәлки, ашатучы гына булгандыр. Ят кавемгә татар хатыннары, татар ирләре кан яңарту өчен генә кирәк түгелме соң? Юкса... Җан тартмаса да кан тарта, дигән бит борынгылар. Ә боларныкы — тартмый. Көче кимегәч, артык кашык итеп тоя башлады ул үзен. Бу кадәр кадерсез булып, мәхбүслеккә калып яшәгәнче үлгәнең артык. Әмма ләкин үлеп күмелер өчен кулай түгел бу миһербансыз туфрак. Туган якның күпереп торган кәрәзле бал күк туфрагы тарта. Катып ташка әйләнгән җирдә үскән каты бәгырьлеләрдән ераккарак китәсе килә. Монда үләсе, җир куенына кереп ятасы килми хәтта ки.
Болганчык уйлар әйләнә-тулгана, күңелне алгысыта, йөрәкне ярсыта. Әмма барысын-барысын ничек аңлатасың читләргә? Гаҗилә Гөлчирә түгел бит. Апасы гына. Әллә сеңлесеме? Үземе?
Лапастагы күгәреп яткан агач эшкәртү станогы — борынгы заман коралына юлыкты беркөнне. Күңеле ачылып китте. Кул кычыта иде, тиккә түгелдер, һөнәрле үлмәс, дигәннәр. Хыялга киртә юк та юк.
Көзге җылы, кояшлы көннәр бу якларда да кунак кына. Әбиләр чуагы узганчы ашыгырга кирәк. Тыштан өйне тышлаган такталар тузып, буявы коелып беткән. Нурислам беркөн иртүк торды'да, авыл аша уза торган автобуска утырып, район үзәгенә китеп барды. Буяу, пумала, кыргыч, кадак, тагын әллә никадәр кирәк-ярак төяп төш авышкач кына кайтып төште.
—Саубуллашмый да китеп баргансың дип белдем. Борчылдым.
—Ниһаять, котылдым чакырылмаган кунактан дип сөенсәң дә, үпкәләмим.
—Син бигрәк инде? Күпме эшемне эшләдең. Бөтен җир ялт итте. Рәхмәтләр укып туялмыйм. Әйтми китсәң, үпкәләтте, дияр идем.
—Әш күп әле монда. Эчен үзең ялт иттереп торасың да. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Тышкы ягы да көлеп торсын.
—Бер дә бүтән түгел, сине миңа рәхмәт фәрештәсе юллаган.
—Фатир хакы сорамыйсың. Торыйм әле. Туйдырганчы.
—Тора гына күр! Күңелең булганчы, туйганчы, рәхәтләнеп яшә. Барыбер аш салам ич, тик бер чүмеч суны артык өстисе. Ялгыз башка аш пешерәсе килми. Күңелсез.
Күңелдәге — телдә, диләр. Пулеметтан сиптергәндәй әйтте- әйтте дә пырдымсызлыгыннан оялып чыгып качты. Бәйләнә дип уйлый күрмәсен абзыкаең. Утыз биш ел элек булсае... Тәтесәе мондый бәхет!
Бүрәнәләрне тышлаган такталарның тузганын алыштырып, кайсын кыргычлап кырып, ялтыратып-буяп җибәргәч, алтын нурлар сибеп, балкып утырган йортка үзе дә шаккатып, сокланып карап торды Нурислам. Әгәр тәрәзә йөзлекләре дә ясаса? Такта бизәкләп булашканы бар иде кайчандыр!
Иртә таңнан кемнәр сайраша дисә... Өйалдыңда хатыннар быдыр-быдыр килә икән. «Сипаратым ватылган» хәйләсе белән сөт аертырга килгән Маһруй белән Мөкәррәмә Гаҗиләне уртага кысрыклаганнар да бәйләнепме бәйләнәләр.
— Яшереп яткырма инде, ахирәт, безгә дә күрсәт бу кадәр оста куллы адәмеңне. Барыбер беләбез бит... Чиратка басабыз. Әүвәл кияү чәенә дәшәбез. Аннан эшкә... безгә дә ясап бирсен челтәрле йөзлек!
— Ни сөйлисез, кызлар? Хур итәсез бит! Ул бит, ул... «Булмаган Гөлчирәне эзләп, адашып йөрүче юлаучы гына» дигәнен телдән ычкындырасы килми.
— Беләбез, беләбез. Дөньясында бер оста икәнен күреп торабыз... Бәһәсеннән тормабыз. Ясасын безгә дә тәрәзә йөзлекләре. Күрсәнә, авыл ничек ямьләнеп китте.
— Ясар, ясар. Китеп бармаса.
— Җибәрмибез! Дуслар рөхсәт итми, диген.
Рөхсәтләр сорап тормады, килде дә кереп утырды шул йөрәк түренә.
Гөлчирәне сораган идең, алдадым, мин бит ул, дияргәме?
—Нурислам! Бүген әйтәм, иртәгә әйтәм, дип йөри-йөри аптырадым. Яшерен серемне ачасым килә сиңа.
—Кирәкми, Гаҗилә...
—Гөлчирәнең каберен күрәсең килгән иде ич. Ник сорамыйсың? Алып барчы, дип үтенмисең. Аны бит миннән башка беркем белми.
—Мин сине яраттым, Гаҗилә. Сине... Ялгыз яшәп арыган, назга, бәхеткә сусаган, хәсрәт күреп тә күңелендәге хыялын, яратуга өмет өзмәгән Гаҗиләне. Искиткеч якты күңелле син, Гаҗилә.
—Ә Гөлчирә? Калын толымнарын хәтерлисеңдер? Нәфислеген...
—Аңладым. Күрүгә таныдым мин сине. Томан артында калган Гөлчирә кичерә күрсен. Мин Гаҗиләне яратам икән. Гаҗиләне генә.
Бирчәеп, ярылып, тупасланып беткән кулларын тартып алмакчы, бала-чага кебек артына яшермәкче иде Гаҗилә. Кыенсынып аска карады. Ә Нурислам, сак кына тотып, аның кулларын күкрәгенә кысты. Битенә тидереп, сыйпап сөйде, бармак очларын берәм-берәм үбеп чыкты.
—Кирәкмәс, Нурислам. Без карт бит инде. Килешми безгә бала-чага уены уйнау. Оялам мин! Кирәкми, йоклаган хисне уяту нәрсәгә?
—Ялгышасың, Гаҗиләкәй! Мәхәббәтнең яше юк бит! Яшьлек, яшьнәр чаклар узган, анысы хак. Әмма бу картлык түгел лә, өлкәнәю генә... Сизәсеңме, йөрәк ничек дәртләнеп тибә! Сабан туе чабышкысымыни?!
Алсуланган яңакларын Гаҗилә ирнең күкрәгенә куйды.
—Өлкәнәю, олыгаю — акыл җыю чоры ул, — дип, уйланып кына сүзен дәвам итте Нурислам. — Әйе, ялгышлыклар булды. Ә ялгышны кат-кат кабатлау килешми. Янәдән ялгышырга вакыты быз да, хакыбыз да юк. Бер — яшьлектә, бер — картлыкта, дигән бабайлар! Дөрес әйткәннәр бит!
2024-12-23 11:13