Маратның вәгъдәләр таратырга маһир икәнен мәктәптә күпләр белмиләр дә әле. Бары дусты Илдар гына аның ничек итеп ялган вәгъдәләр бирергә оста икәнен чамалый. Компьютердан дискка уеннар яздырып бирәм, тегене алып киләм, моны эшлим... Бик күп алар!.. Илдар үзе дә шакката дустының шундый ялганчы булуына.
— Болай кеше алдап йөрмә, барыбер бер килеп кабарсың, — дип һәрчак кисәтә ул аны.
Тик Маратның исе дә китми:
— Бернәрсә дә булмый. Барыбер ышандырам мин аларны!
Ә беркөнне Илдар бөтенләй телсез калды.
Сыйныфташлары Алиягә җырлардан торган диск яздырам дип вәгъдә биргән икән Марат. «Иртәгә алып киләм, берсекөнгә әзер була», — дип, бер ай буе алдап йөргән кызны.
Дәресләр тәмамлануга, өенә ашыккан Илдарны ишек төбендә Марат белән Ал ия тотып алды.
— Нәрсә булды? Ашыгам! — диде Илдар.
Марат:
—Менә Алиягә диск алып килгән идем. Соңгы дәрестә югалттым. Сыйныфта калган булырга тиеш. Әйдә, бергә эзлик әле? — диде.Икенче каттагы сыйныфка менеп барган Марат Илдарның колагына пышылдады:
—Нишләргә икән, малай? Диск минем өйдә бит.
Илдар Маратны беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпләнеп карап куйды. Шулай да озаклап дискны эзләгән булдылар. Таба алмагач, Марат яңа хәйлә уйлап чыгарды:
—Ул Ринатның сумкасында киткән булырга тиеш, шылтыратып сорыйм әле.
Ул читкәрәк китте дә, кәрәзле телефонының «шыл тыратырга» дигән яшел төймәсенә басмый гына сөйләшеп йөргән булды:
—Ә-ә, шулаймы, синдәмени ул! Син кайтып киттеңме инде? Ярар, ярар, иртәгә алып кил, Алиянең дискы иде ул.
Аннан, кызга борылып:
—Синең диск Ринатта икән. Иртәгә алып киләм, диде. Мин сиңа берсекөнгә яздырып килермен.
Алар өчәүләшеп баскычлардан төшеп киттеләр. Ә беренче каттагы ишек янында Ринат басып тора иде.
—Кайчаннан бирле шылтыратам: ник телефоныңны алмыйсың? — диде Ринат, Маратны күрүгә. — Инде бер ай буе вәгъдә биреп йөрисең, хет бүген алып килдеңме китапны?!
Хәлне аңлап алган Илдар көлеп җибәрде. Алия, аптырап, бер Ринатка, бер Маратка карады. Марат үзе дә чарасыз калды. Илдар, кулын Маратның җилкәсенә салып:
— Менә шулай, «вәгъдә батыры», йөри торгач тәки килеп каптың бит, — диде.