СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Япон халык әкияте "Гаугалы бәхәс"

Берзаман авылның өч кешесе атаклы Исә гыйбадәтханәсенә юл тотканнар ди. Шактый баргач, хәл алырга дип, урман читендә туктаган болар.
— Алай-болай юлда акча тапсак, өчебезгә тигезләп бүләр идек, — дип сүз башлаган шулчак агайларның берсе.
— Дөрес түгел! — дип каршы чыккан икенчесе. — Акчаны беренче булып кем күрә, шуңа күбрәк өлеш чыгарга тиеш.
— Юкны сөйләмә! — дигән өченчесе. — Тигез итеп бүлсәк кенә гадел була ул.
Икенче агай һаман үзенекен сөйли икән:
— Аучыларда шундый тәртип бар, боланга кемнең угы беренче тия, аңа болан башын бирәләр. Без дә шулай итик, акчаны иң элек күргән кешегә күбрәк өлеш бирик.
Шулай бәхәсләшә торгач, кычкырыша ук башлаган болар. Тавышны ишетеп, янәшәдән үтеп баручы бер сәүдәгәр болар янына килгән. Базарда сатарга дип алган май чүлмәген агач төбенә куеп, ул да сүзгә кушылган:
— Әй, сез, агайлар, башта ул акчагызны менә монда, уртага куегыз. Аннары...
Ә ул арада юлчы агайлар инде чынлап торып сугыша ук башлаганнар. Таяк белән бер-берсенең сыртына да менеп төшкәннәр, бер очтан май сатучыга да эләккән, аның чүлмәге ярылып, мае агып беткән.
— Туктагыз! Туктагыз! — дип кычкырган ул агайларга. — Сез минем маемны әрәм иттегез. Бирегез миңа ул каһәр суккан акчагызны!
— Нинди акча ул? — дип дәррәү аваз салган өч агай. — Без аны тапмаган идек бит әле!
Бераздан алар, бу бәхәсне онытып, юлларын дәвам итәннәр. Шушы хәлдән соң май сатучы агай киләчәктә кеше бәхәсенә кысылмаска дип үз-үзенә сүз биргән ди.