СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Кәтән Иваныч"

Борын заманда Төлке белән Бүре озак вакытлар бергә дус кыш яшәгәннәр, ди. Бүре яшь, таза вакытта ашарларына алып кайта торган булган. Бер заманны Бүре картайган, үз тамагын да туйдыра алмый башлаган. Төлке уйлап-уйлап торган да, тукта әле мин үзем чыгып карыйм, дип чыгып китә. Барып керә бу урманга. Йөри торгач очрый моңа Мәче, Карап тора Мәчегә, «күргәнем юк иде, бу бик кызык хайван икән»,— дип. Мәче дә, Төлкене күргәч, йоннарын кабартып җибәрә.
Төлке сорый Мәчедән:
— Син, иптәш, кайлардан киләсең,— ди.
— Мин урманнарны тикшерергә чыктым,— ди Мәче.
— Алай булгач,— ди Төлке,— әйдә безгә, кунак итәрбез,— ди.
Мәче ышаныр-ышанмас кына Төлке белән китә. Ул арада Мәче бик ачыкканлыктан бераз дулап та ала, бу Төлке өчен бик кызык тоелды инде. Бервакыт карт Бүре кайтып керә. Төлке әйтә:
— Кайттыңмы?
— Кайтуын кайттым, тик бернәрсә дә алып кайта алмадым,— ди.
— Тукта әле, син ашыкма, бездә бер кунак бар — участок инспекторы, урманнарны тикшерергә килгән, Кәтән Иваныч, ди.
Аны сыйларга кирәк булыр инде, бер ашаганда бер сарык, бер үгез ашый икән, каян булса да табарга кирәк,— ди. Шулай дигәч, Бүре куркып чыгып китә. Бара торгач очрый Аюга.
— Кая болай ашыгасың?— ди Аю.
— Участок инспекторы килгән, ди, шуны сыйларга бер сарык белән бер үгез табарга кирәк, шуңа ашыгам,— ди Бүре.
— Әйдә, бергә эзлик,— ди Аю.
Китәләр болар, икәү. Бара торгач очрый боларга Кабан дуңгызы. Аңа да шул ук хәлне сөйләп бирәләр. Ул да куркуыннан болар белән китә, Шулай өчәү сөйләшеп торганда күрәләр бер Куян узып бара. Аны да чакырып алалар да хәлне сөйләп бирәләр. «Сиңа әллә нинди эш булмас, элемтәче булырсың»,— диләр.
Ярар, болар дүртәү булдылар инде. Китәләр сарык белән үгез эзләргә, Хәзер Куянны җибәрәләр кайда нинди көтү барлыгын белергә. Куян килеп әйтә кайда көтү барлыгын. Бүре сарык алып килергә тиеш, ә Кабан ңгызы белән Аю — үгез алып килергә. Ярар, тотып килделәр болар бер сарык белән үгезне. Куянны чакырып алалар да җибәрәләр Төлке өенә, Мәче белән икесен кунакка чакырырга. Төлке сорый:
— Нәрсәләр хәзерләдегез соң кунакка?— ди.
— Бер сарык, бер үгез,— ди Куян.
— Бар, кайтып әйт, ул гына җитми, ди. Тагын берәр туш ит тапмасалар, үзләрен ашап бетерер ул,— ди Төлке.
Куян кайтып сөйләгәч, тагын эзләргә чыгып китәләр болар. Бүре бер сарык, бер тай алып килә. Шуннан соң Куянны Төлкегә җибәрәләр. Хәзер чамага килде булса кирәк, Төлке белән Мәче барырга булалар.
Аю әйтә: «Нинди хайван икән бу, качып карап торыйк әле»,— ди. Аю нарат башына менеп кача, Кабан дуңгызы бер чокырга кереп ята, Бүре дә үзенә урын таба, Куян яфрак астына кереп кача.
Мәче белән Төлке киләләр. Мәче сыртларын күпертеп, мыекларын турайтып тора. Килеп җитүгә тушка ташлана да әй «мырау-мырау» дип ашый башлый бу. Тегеләр качкан җирдән генә, «малы-малы дип әйтә нишләп һаман аз икән?»— дип сөйләнеп ятканда печән өстеннән бер тычкан узып бара икән. Мәче шуның өстенә ташланган. Кабан дуңгызы,үз өстенә сикерә дип белеп, яткан чокырыннан чыгып чаба. Ул арада Мәче Аю качкан нарат башына менеп китә. Аю да артыннан менә дип белеп, куркуыннан агач башыннан егылып төшә. Җитмәсә, Куян турысына төшкән икән, ул да моның егылып төшкәнен күргәч, яфрак астыннан чыгып кача. Боларны күреп Бүре дә кача. Шулай итеп, болар дүртесе дә Мәчедән куркып чыгып качалар, ди. Ә Мәче белән Төлке икәү генә калып, ит ашап, әле дә булса рәхәт, дус яшиләр, ди, әле.