Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып шактый арылган иде. Тиз генә кулларны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.
—Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене, — мин әйтәм.
Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды һәм тизрәк өстәл янына узды. Ләкин бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.
—Алдакчы, тәмле дигән була тагы, — дип, кире диванга барып ятты.
—Ашыйсың килмәсә, улым, — диде аңа әни, — сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Көн бик эссе, коргаксып китүе бар. Шуны гына тутырып керсәң иде...
Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем теләр- теләмәс кенә урыныннан кузгалды.
Кисмәккә аз дигәндә дә кырык чиләк су сыя. Без чыкканда, энем аны тутырып бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:
—Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер...
Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:
—Аша, улым, аша, — диде, — эшләп ашагач, суынса да тәмле була ул шулай.