СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Гомерлек моң"

Камалетдин абзый гомере буена хатынын көнләде. Моның бер җүләрлек икәнен үзе дә белә, әмма берни кыла алмый - көнли бирә и вәссәлам.
Карап торырга Миңлебикәсенең ятлар күзе төшәрлек берние дә юк кебек - исеме җисеменә туры килгән - тупырдап торган түп- түгәрәк бер хатын. Башын күтәреп чит-ятка карарлыгы да булмады - бер-бер артлы йә малай, йә кыз алып кайтты, аларның санын алтыга тутырды. Җиденчегә дә ниятләре бар иде барын, насыйп булмады - өмет иткән җан иясе бу дөньяга вакыты җитмичә туды да үлеп китте.
Камалетдин абзый аны әнә шул балаларыннан да көнләде. Әниләренең итәгендәге Гөлзадасыннан да. житеп килгән улы Шәйхаттарыннан да. Ишегалдына чыгу белән Миңлебикәсенең аяк араларында җим сорап буталып йөргән тавык-чебешләреннән дә. сарык бәрәннәреннән дә. Инде гомер кояшы авышып бату ягына таба юнәлгәч тә, бу гадәтенән котыла алмый.
Ул үзенең бу гадәтен бик тырышып яшерә, аңардан котылыр өчен ниләр генә кыланмый. Көнләшүенә чик-чама булмаган чакларында моңа кадәр кулы тими торган нинди дә булса бер эшкә тотына, аңа бөтен ярсуын салып, башкарып чыга да бөтенесен гаҗәпкә калдыра. Андый чакларда авылдашлары тел шартлаталар, башларын чайкыйлар да:
- Җеннәре булышкандыр, - диләр.
Камалетдин абзый тәмәкесен «җене» басылган чагында гына кабыза.
Миңлебикәсе картының гадәтләренә күнегеп бетсә дә, кайчан ачуы котырачагын һаман аңлап-белеп бетерә алмый. Ә Камалетдин абзыйның ачуы еш кузгала. Ишегалдында таралып яткан бүрәнәләргә «кунып», мунчага да әйләнде ул жен ачуы, челлә уртасында ярты кары эреп бетмичә кала торган түбәле базга да әйләнде, ишегалды уртасындагы сиртмәле коега да әверелде, дүртпочмаклы өй алтыпочмаклы, алтыпочмаклысы сигезлегә дә әйләнде... Барысы да әнә шул көнчелек галәмәте. Иорт-кура тирәсендә ут уйнатырлык шөгыль табылмаса, күршедәге ялгыз карчыкның таралып яткан йортына очып куна ул җен, йә авылның түбән очындагы Шәйхислам картның авып яткан коймаларына барып тотына...
Камалетдин абзый олыгаеп кына өйләнде. Миңлебикәсе дә кияүгә чыкканда сазаган кыз иде инде. Дөрес, ул чагында Миңлебикә талчыбыгыдай нечкә билле, зифа буйлы иде әле. Яше узып баруына да үзе гаепле түгел иде - Миңлебикәнең сөйгән егете сугышка китте дә, үзен ут эченнән иңенә салып алып чыккан шәфкать туташына өйләнеп, бу якларда бөтенләй күренмәде. Хәер, аның Миңлебикәдән башка көтәр кешесе дә юк иде - ул бу якларныкы түгел, каяндыр килеп эшли башлаган гына иде.
Миңлебикә әнә шул каяндыр килгән егетне көтте дә көтте.
Камалетдин абзыйның да өйләнә алмый йөрүе үзе аркасында булмады. Бергә уйнап үскән Миңсылукай, ике толымын ике якка тасма белән үреп сала торган Миңсылукай, эссе җәй уртасында бозлы яңгыр астында калып, үпкәсе кабарудан гүр иясе булды.
Камалетдин үсте, егет булды, ут эченнән исән-имин кайтып төште. һаман Миңсылуының вафатына ышана алмады. Әмма калганнарга яшәргә кирәк, калганнарның яши белүе үлгәннәр өчен дә барыбер түгел, аларның имин йокысы өчен җирдәгеләрнең бәхете кирәк. Камалетдин күрше авыл кызы Миңлебикәне күптәннән белә,аның нигә иргә чыкмаганын да белә иде. Менә шул икесенең күңел уртаклыгы Миңлебикәне якын иттерде дә, ул аңа яучы җибәрде.
Дус булдылар, тату яшәделәр. Алардан туган балалар да үстеләр,канат чыгардылар да оядан очып китә тордылар. Сигез почмаклы,чәчәкле-чуклы верандасы, бизәкле урыс капкасы, түбәле базы булган йортта карт белән карчык әтәч белән тавык кебек ялгыз яшәп калдылар.
Хәер, бу ялгызлык исем өчен генә - аларның ишегалды тулы һаман бала-чага, ыбыр-чыбыр, чыр-чу. Миңлебикәнең әнә шул чыр- чудан арынырга да вакыты юк, Камалетдин абзый тәмәкесенең дә төтене йә бер урам очында, йә икенче башында чыга тора, ни дә булса башкарыла иде. Аның янына кияүләре, уллары, кызлары, киленнәре килә. Камалетдин абзый, тартырга өйрәнә алмаса да, эш беткәч, төтенне шәп чыгара.
Инде гомер үткәч, чәч агарткач, теге кайтмый калган егетнең Миңлебикәләр авылына таба килгәнен күреп алды бит Камалетдин абзый. Күрде дә таныды. Күлмәгенең бер җиңе буш икәнлеге дә, бер якка кыйшаеп атлавы да, кулындагы таягы да, аның бик арыганлыгы да күзеннән читтә калмады аның. Тикмәгә генә кайтмый
калмавын да. ни гомерләр үткәч, бу юлдан тикмәгә узмавын да аңлап алды. Аңлап алды да чабылмый калган печән өстенә «лып» итеп утырды. Күздән югалганчы карап калды. Озак утырды ул, бу юлы йөрәгендә кайнарга тиешле көнчелек жене дә әллә кая бер почмакка кереп посты һәм, хәлсезләнеп утыргач, Камалетдин авыр гына урыныннан кузгалды.
Миңлебикәсе, картының мондый сәер-гажиз кыяфәтен бер дә күрмәгәнгә, ахры, әллә урамда уйнап йөргән берәр оныгы аның болай кайтуын әйтте микән, түп-түгәрәк гәүдәсе белән тып итеп урыс капкадан атылып чыкты да Камалетдингә ташланды.
- Ни булды, атасы? Йөзеңнең нуры юк!
Камалетдин абзый кулын гына селтәде дә өйалды почмагына утырды. Маңгай тирләрен сөртте.
- Бар, әнкәсе, бар! Балаларны кара!
Ул карчыгының бер алдына, бер артына төшүенә дә. оныкларының үзе тирәсендә бөтерелүенә дә карамастан, бераз тын гына утырды. Аннан соң карчыгына эндәште:
- Син, әнкәсе, туган өеңә кайтып кил әле. Бүген үк. Хәзер үк...
Миңлебикә түти гаҗәпкә калды.
-Яңа гына булдым бит...
-Бар, тагын бар... Җир астыннан юл булмас... Бер сөйләшеп утыру - бер гомер... Туйганчы сөйләш... Ашыгып кайтма...
Миңлебикә карчык картының тел төбен аңлап бетермәсә дә. әлегә аңлаганы да җитәрлек иде, төенчеген жыя башлады андагы бала- чагага кәнфитен, перәннеген әзерләде.
Миңлебикәсен озаткач та, Камалетдин абзый гаҗизләнеп бик озак утырды. Ул теге егетнең кайту хәбәре бүген булмаса. иртәгә барыбер Миңлебикәсенә ишетеләсен, Миңлебикәсенең бөтен эшен ташлап, шунда барачагын да аңлый иде. Киленнәре, кызлары, бер-бер артлы, эштән кайтышлый балаларын кереп алдылар, зурраклары үзләре китте. Көтү дә кайтты, сыер да савылды, кош-кортлар да ашатылды, мал-туар да эчертелде. Әтиләрен бу хәлдә бер дә күрмәгән килен- кияүләр, ул-кызлар, оныклар һәркайсы аны үзләренә алып китәргә, йә булмаса әтиләре янында куна калырга теләк белдерсәләр дә, Камалетдин абзый кулын гына селтәде.
- Барыгыз, карт бүрегә ни булсын?
Камалетдин абзый берара башын күтәрде, аның күзе ишегалдындагы кәтмәнгә төште. Бер оныгы бахбай итеп атланып йөргән иде бугай. Кәтмәнне күргәч, ялгыз карчык Мөсәббихәнең өелми калган чирек гектар бәрәңге бакчасы исенә төште, ә аның инде моңарчы бер почмакка кереп поскан көнчелек жене дә урыныннан купкан иде.
Күз ачып йомганчы, кәтмән абзыйның кулына эләкте, кулга эләккән кәтмән күрше бәрәңге бакчасын пыр туздыра башлады.
Камалетдин абзый Миңлебикәсенең ялгыз калуына сәбәп була язган һәм инде гомер үткәч, икесе үткән сукмакларны бер күрергә зарыгып кайткан теге кешегә дә үч итеп селтәнде, үзенең Миңсылуын җир астына алып киткән бозлы яңгырга да ачу итте, могҗиза булып, ялан тәпиле Миңсылу калкып чыкса, бөтенесен ташлап, бер күрер өчен генә булса да әллә кайларга китәсен, әмма моның беркайчан да булмаячагын һәм боларның бөтенесенә дә сәбәп булган тагын әллә нәрсәләргә үчләшә-үчләшә селтәнде дә селтәнде. Җен котырды, кәтмән кызды, җир селкенде, йөрәк дулады.
Җәйге төн кыска була. Таң атканда, Камалетдин карт бакчаның аргы башындагы соңгы рәттә иде инде.
Кәтмәнгә бәрәңге бакчасында эш бетте. Картның кулындагы көче китте, кулындагы көче киткәч, йөрәктәге ачуы да. көнчүе дә сүнде. Ул кәтмәнне ачу белән алган булса, саклык белән генә киртәгә сөяп куйды да җиргә чүкте. Тәмәкесен алып, акрын гына авызына капты да шырпы сызып җибәрде.
Күңелдәге давыл тынган, гомер буена сызылып килгән моң гына калган иде.