Мөнирә җил-җил атлап килү уңаена җил капканы ачып та җибәрде: «Әби, мин кайттым!» — дип, шатлыклы аваз салды. Бакча ягыннан Камәрия карчык килеп чыкты. Кыз кулындагы сумкасын болдыр янындагы чирәм өстенә ыргытты да йөгереп барып әбисен кочаклап алды.
— Сагындым да соң үзеңне, әбием! Нихәлләрдә яшисең?
— Әйбәт кенә, кызым. Имтиханнарың беттеме?
— Бетте, әби, бетте. Канатларым булса, очып кына китәр идем. Әй әби!.. Шулкадәр дә бәхетле булып була микәнни?
— Әйдә, кызым, өйгә керик, чәй эчкәндә сөйләшербез. Мунча да әзер.
— Тупса аша атларга гына җыенганда, Камәрия карчык артка таба ава башлады. Шулай да ишек яңагына тотынып өлгерде.
— Әби?.. — диде кыз, борчылып.
— Кичә-бүген нигәдер башым әйләнеп тора, һава торышы үзгәрүгәме...
Әтисе белән әнисе аерылышканда, Мөнирәгә ике яшь тә юк иде әле. Нигә аерылышканнардыр, томанлы. Әтисенең: «Сүз әйтер хәл юк, эттән алып эткә салырга гына тора», — диюен аңларлык яшьтә түгел иде әле кыз. Шуннан бирле ул әбисе белән яшәде. Атна азагында, бер-берсе белән очрашмаска тырышып, йә әтисе, йә әнисе кайта, шәһәр ашамлыклары, уенчыклар калдырып китәләр иде. Ләкин кызны бу ялтыр нәрсәләр кызыксындырмый, күңелләре булсын дигәндәй генә алган була да, үзен уенчык белән алдап китүләренә үч итеп, икенче көнне үк каядыр «югалта» иде. Аңа сарык бәрәннәре белән уйнау, әбисе белән бакчада чүп утау, каз бәбкәләрен су буена төшерү кебек шөгыльләр кызыграк тоелды.
— Әби, утырып кына тор әле, үзем карармын, — диде кыз, өйгә кергәч.
— Нинди утыру инде, барысы да өстәлдә, әйдә, кулыңны ю да, — диде әбисе, чәй ясарга керешеп.
Өйгә балачактан таныш мәтрүшкә исе таралды. Мөнирә өстәлгә торт китереп куйды. Өстәл артына кереп утыргач:
— Әби, сер итеп кенә бернәрсә әйтимме? — диде. — Теге Рамил исемле егет өйләнешик ди бит әле.
— Бик әйбәт, бик мәслихәт. Ни дип җавап бирдең соң?
— Мин... — Кыз, йөрәге тасырдап тибә башлавын сизеп, чәен капты. Шуннан торт кискән булып маташты. Үз-үзен бераз кулга алгач кына, бик исе китмәгән шикел ле: — Әйбәт егет тә бит... Тик байлар бит бигрәк, шунысы гына, — диде.
— Хәзер шулай байлык аерамыни?..
Карчык, кызга сиздермәскә тырышып кына, стенада эленеп торган фотога күз төшереп алды. Кыз сизде, билгеле. Күкрәгендә «Дан» орденлы лейтенант рәсеме бу урыннан бервакытта да алынганы да, башка урып га күчереп эленгәне дә юк. Кыз, үзе кузгаткан сөйләшү турында инде бөтенләй оныткандай, әбисенең бәрәңге бөккәннәрен мактый-мактый «суга» башлады.
Чәйдән соң Мөнирә алгы бүлмәгә узды. Стенага кыек итеп эленгән көзге янына килеп, озак кына үзенә сынаулы караш ташлап торды. Хушлашканда, Рамиле шулкадәр суырып үпте микән соң, иреннәре тулышып торган кебек тоелды.
Туган йортның исе, үзен белгәннән бирле алышынмаган өй җиһазлары кызда хатирәләрне уятты. Күпме балачак хыяллары монда туды, күпме яшьлек өметләре әле кабынды, әле сүнде...
— Әби! — диде кыз. — Менә бу бизәкле этажерка, ул кайдан?
Әбисе, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, аның янына чыкты.
— Бабаңның эше ул, кызым. Ул бит тирә-якка даны чыккан агач остасы иде. Өстәл, утыргыч дисеңме, чана, тәрәзә йөзлекләре... Алай үзең кызыксына башлагач, бер әйбер күрсәтим әле...
Камәрия карчык, капкачы һәм ян-яклары җиз калай белән нәкышләнгән сандыгын ачып җибәрде. Кием-салымны аралый-аралый, аның төбенә үк төште. Ниндидер төргәк китереп чыгарды. Төргәкне сүтә башлады. Чүпрәк эчендә агачтан эшләнгән сын — япь-яшь кыз сыны күренде.
— Бабаңнан калган иң кадерле истәлек бу, — диде әбисе. — Мине ясаган иде.
Мөнирә сынны кулына алды. Аны кул сузымы күтәреп, яктылыкка әле бер, әле икенче ягы белән әйләндерә-әйләндерә карый башлады. Күзләрендә очкыннар уйный иде. Ул, инде дипломлы дизайнер, сынның үзенә тәэсир итү көченә бирелеп, бу тәэсирнең серен аңлый алмыйча баш ватты.
— Әби! — диде, ниһаять. — Бу бит мөмкин түгел! Мөмкин түгел бу, әби!
— Нишләп, — диде әбисе, бәхетле елмаеп, — мин дә бит кайчандыр яшь идем.
— Әби, син кара, кара! Йә!
— Сөбханалла! Чыннан да. Бу бит син, кызым! Койган да каплаган.
— Әби-и! Эш андамыни? Мин бит синең оныгың, охшагандыр инде. Гап-гади авыл остасының мондый сын ясый алуы мөмкин түгел дим. Юк!
— Шулай да бу — аның эше. Тәнемә ятып торган бу күлмәгем әле дә сандыкта саклана.
— Ә аның тагын берәр шундый эше бармы?
— Юк шул. Эшләп карады... Эшли дә утка яга, эшли дә утка яга...
— Әби, ул сине шулкадәр яраткан икән!..
Карчык, читкә борылып, күзенә яулык почмагын китерде, икенче бүлмәгә чыгып китте. Беркадәр тынлыктан соң, тамак кыргалап:
— Кызым, бар инде мунчага, бар, — диде.
— Әби, әйдә икәү.
— Юк, үзең генә иркенләп кер. Себеркесе пешкән, күңелең булганчы чабын. Эссесен кызганма, без Гөлия әбиең белән кичә генә кергән идек әле.
Кыз, мунча алдында чишенгәч, әлеге сынны күз алдына китереп, кулларын акрын гына нәзек биле, матур аяклары буйлап шудырып алды. Бармак очлары белән генә кендек тирәсенә, тыгыз күкрәкләренә кагылды. «Рамил минем сынны ясый алыр иде микән?» Кызның шушылай, анадан тума, яраткан егете каршында басып торасы, аның соклануыннан ләззәт аласы килә иде. Бу аңа дөньяда иң бөек ләззәттер кебек тоела иде...
— Көтү кайтсын да, чәй эчәрбез, — диде әбисе, алсу йөзле Мөнирә мунчадан соң өйгә килеп кергәч.
— Сиңа көтү нигә, тавыклардан башка малың юк лабаса...
— Юк та бит, шуңа корылган инде... Ә, син сусагансыңдыр шул, әйдә, табынга утыртам, алайса.
Чәй эчәргә утырганнар гына иде, ишегалдыннан: «Камәрия!» — дигән таныш тавыш ишетелде. Әбисе, өй ишеген ачык калдырып, чоланга чыкты. «Әйдә, кер, нишләп торасың?» — диде. «Кызың кайттымы?» «Кайтты, кайтты, әйдә». «Үтеп барышлый гына сугылган идем, хәлеңне белим дип кенә». Мөнирә дә чыкты: «Исәнме, Гөлия әби, әйдә», — диде дә, аны, култыклап, өйгә алып кереп китте.
Көн инде, күзләрен йомып, өстенә юрганын тарта башлаган иде. Түргә узышлый Камәрия карчык ут кабызгычына басты, ләкин ут кабынмады.
— Бәй, моңа ни булган?
— Белмисеңмени, Иек аръягында давыл булып, чыбыкларны өзгән бит, — диде Гөлия әби. Ул, гел йөреп, кешеләр белән аралашып торгач, һәрнәрсәдән хәбәрдар иде.
— А-ай, кәрәчин лампасын көйләргә туры килә инде, алайса.
Лампаны кабызып өстәл уртасына утырткач, йөзләр караңгыдан чыгып, өй эче җанланып китте.
- Менә элекке аулак өйдәге кебек булды, — диде Гөлия әби. — Сугыш башланасы төнне сезнең өйгә җыелган идек бит, Камәрия, хәтереңдәме?
— Җанны үртәп, кайтасың да шуны сөйлисең.
— Ярар, мин кызыңа сөйлим әле, тик кенә утыр, алайса. Шулай, егетләр, кызлар уйныйбыз, җырлыйбыз. Төн уртасы узуга, кәрәчине бетеп, лампа сүнде. Шушы сәке өстенә тәгәрәштек. Егетләр янында ятасың... Яннарында гына ятасың, ә шундый рәхәт. Әхәт исемле егетнең миңа күзе төшеп йөри иде. Юрган астыннан кулын суза бервакыт. Үбәргә үрелә, әйдә, чыгыйк, ди. Ә мин иреннәремне яшерәм... Җүләр! Шунда киреләнмәгән булсам, һич югы, балам булып кала иде бит, гомерем шыр ялгыз үтмәс иде. Шул егетләрнең берсе генә дә сугыштан әйләнеп кайтмады шул...
— Ә минем бабай? — диде Мөнирә.
— Алар өйләнешкән иде инде, әбиең безнең арада иң акыллысы булып чыкты.
Шулчак тәрәзә пыяласына кемдер акрын гына чиертте. Өчесе дә тынсыз калды. Чиертү кабатланды.
— Бабаң шулай чиертә иде, — диде Камәрия карчык, нигәдер пышылдауга күчеп.
— Бу инде сиңадыр, кызым, безгә булмас, — диде Гөлия әби, мут елмаеп.
Мөнирә тәрәзә пәрдәсен күтәрү белән шундук төшерде дә:
— Әбиләр, мин сезне хәзер бер егет белән таныштырам, сез аңардан сорау алырсыз, — дип, чыгып та югалды.
...Туйда егетнең әтисе путёвка бүләк итте. Бер ай Урта диңгез суларында чайкалдылар. Шулай да ят мохит башта кызык тоелса да ялыктыра икән. Мөнирәнең, калак сөякләре асты сулкылдау дәрәҗәсенә җитеп, туган йортына кайтасы килә башлады. Әбисе, аның этажеркасы, мич башыннан төшмәүче мыраубикә, түшәмдәге шүрәлегә охшаш ботак, һәр тактасы үзенчә шыгырдый торган идән — барысы да сагындырды аны.
...Траптан Мөнирә очып кына төште. Тизрәк мәтрүшкә исенә исереп, әбисен кочаклап аласы килә иде. Аларны Мөнирәнең әтисе каршылады. Кызның ялкыны әтисенең караңгы чыраена барып төртелде дә, йөрәге убылып киткәндәй булды. Әтисенең беренче сүзеннән үк барысы да аңлашылды: «Әбиең... Сез китеп бер атна узгач та...» «Нигә хәбәр бирмәдегез?» «Әбиең рөхсәт итмәде, ялларын бүлмәгез, диде». Кыз, әтисенең күкрәгенә капланып, иреннәрен тешләде.
...Нәрсә бу? Машина белән, чыжлап, ниндидер ят йорт янына килеп туктадылар. Тирә-як өйләр таныш, әбисенең өе шушында булырга тиеш, ләкин бу аның өенә охшамаган. Стеналар пластик; тәрәзәләр, күзләренә ак төшкән сыер шикелле, рамсыз, йөзлексез пыяла; түбәсе, мүк белән капланган шифер урынына, күзне камаштыргыч ялтыр калай. Өй эченә кергәч, бөтенләй коелып төште Мөнирә. Мич юк, стеналарда обой, идәндә линолеум. Бабасының ядкяре булган этажерка урынында ялтыравык сервант, әбисе белән сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчкән өстәл дә юк. Сәке урынында — Рамилләрнең алгы бүлмәсендә торган кәнәфи...
Мөнирә идәнгә сыгылып төште, күзләрен чытырдатып йомды, башын тезләре арасына тыкты. Аның нәзек кулбашлары чарасыздан калтырана иде. Әтисе, кызының халәтен күрмичәме, аңламыйчамы:
— Менә, кызым, кода ремонт ясатты, сезгә дача булыр дип, — диде. — Өйне әбиең сиңа яздырган.
— Этажерка кайда? Әбинең сандыгы, бабайның фотосы кайда? — дип илерде кыз, күз яшьләрен инде тыеп тора алмыйча.
— Келәттә, кызым. Нигә алар сиңа? — диде әтисе, аптырашта калып.
Кыз ишекне шар ачты да тышка чыгып йөгерде.
Әтисе белән Рамил чыкканда, ул инде юк иде. Келәт ябык. Мунча ишеге бикле. Бакчада да беркем юк. Эзләмәгән җирләре калмады...
Инде кояш та баеп бара... Әнә бит кайда икән ул! Елга аръягындагы кыя өстендә, аның иң кырыенда, шәфәкъ нурларына коенып, Мөнирә утыра иде... Кыя тирәли, ниндидер гарасат алдыннан була торган өермәне хәтерләтепме, әллә инде кызның уй-кичерешләре шул рәвешле бәреп чыкканмы, «чыр да чу» карлыгачлар бөтерелә иде...
Икесе дә катып калды. «Мөнирә!» дип кычкырырга ачылган авызлары берьюлы кире ябылды. Кычкырсалар, кыз шунда ук кыядан аска ташланыр яки, кинәттән булган бу тавышка дертләп китеп, ялгыш егылып төшәр кебек иде.