СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Мушинский "Сабантуй"

Истәлекле ул Сабантуй көне аяз, эссе иде. Без, гамьсез- ваемсызлар (каникуллар бит!), ничек тә бүләксез кайтмаска дигән уй белән паркка юнәлдек. Җитәр җанатар булып кына йөрергә, инде үзебезне дә чын эштә күрсәтергә вакыт. Вакыт, бик вакыт! Барганда, ярты юлыбызны үзебез катнашырга тиешле ярышлар төрен сайлауга, икенче яртысын стратегия һәм тактика билгеләүгә багышладык. Нәтиҗәдә шундый план килеп чыкты: табигатьтән килгән яхшы координациягә ия буларак, мин күзләрем бәйләнгән килеш чүлмәк ватарга һәм төп бүләкне алырга, Шәех икенче ярышта — очына приз куелган шоп-шома, озын багана башына менүдә җиңәргә тиеш.
Без паркка килеп җиткәндә, Сабантуй башланган гына иде әле. Мәйданны тамаша кылган халык арасыннан үтеп, без, алдан ниятләгәнчә, чүлмәк вата торган урынга үттек. Чүлмәк ватучылар чиратында мин җиденче идем. «Җиде — изге сан, бәхет, һичшиксез, елмаячак», — диде Шәех һәм, багана янында хәлләр ничегрәк икән дип, разведкага китте. Мин исә үз көндәшләремнең ничек эш итүләрен күзәтә башладым. Аларның кулына таяк тоттыралар да, күзләрен яулык белән бәйләп, үз күчәрләре тирәсендә егылыр хәлгә җиткәнче әйләндерәләр. Аннары приз алырга теләүче мескеннәр үзләренең тулгатылган вестибуляр аппаратлары белән балчык чүлмәкләрне эзләп китәләр һәм, тирә-яктагы халыкны көләргә мәҗбүр итеп, таяклары белән алардан бөтенләй читтәге чирәмне кыйнарга тотыналар. Бары тик чиратта миннән алда
торган җирән берәүгә генә чүлмәкне челпәрәмә китерү бәхете тәтеде, аның өчен аңа кызуга чыдам балчыктан Васильевода ясалган чәйнек бирделәр.
Минем чират җитте. Шәех миңа, кояш үз курсы буенча нәкъ чүлмәкләр читендә, яктысы бәйләвеч аша барыбер күренәчәк, дип әйтте дә, рухландырып, йомшак җиремә сугып алды. Мин зур тәвәккәллек белән үземә сузылган таякны кулыма алдым да күзләремне бәйләргә ирек бирдем. Шуннан соң әллә ниткән куәтле куллар иңнәремнән тотып шундый көч белән әйләндерә башлады, әйтерсең мине, шөреп шикелле, җиргә борып кертергә телиләр иде.
Бәйләвеч аша кояш күренми. Ә аның кайчан кайсы ягымны җылыта башлавын көтәргә вакыт юк, баш әйләнә, әллә уң, әллә сул колагымда Шәех тавышы ишетелә, тик аның сүзен, нинди киңәш бирүен һич аңлап булмый. Аның соңыннан сөйләве буенча, мин, таягымны баш өстенә күтәреп, судья өстәленә таба киткәнмен һәм түбәтәйләр киеп утырган ак сакаллы коллегия арасында паника тудырганмын. Ләкин аларга берничә адым барып җитмичә, бик ышанычлы адымнар белән тәртип бозып, киртәләп куйган кызыл флагчыклы бау артыннан чыккан җанатарларга таба юнәлгәнмен. Милиция эшли алмаганны мин булдырганмын: тәртип бозучылар ашыгыч рәвештә трибуналарга — үз урыннарына кире кайтканнар.
— Алдыйсың син! — дидем мин Шәехкә, чүлмәкләр белән килеп чыккан уңышсызлыктан туган ачуны аңа аударып.
Бозылган кәеф белән күңелсез генә алга таба атладык.
Очында агачтан бизәкләп ясалган матур гына «өй»дә оялаган, сары койрыгы аска таба салынып торган әтәчле багана янында бигрәк тә җанлылык хөкем сөрә иде. Тик ул призны алып төшәргә тырышучыларның берсе дә багананың яртысына да җитә алмый. Әйе, монда тимердәй нык мускуллар гына түгел, баш та кирәк. Ничегрәк менәргә, кайчан... Багананың шомалыгын арттыру өчен, ул нәрсә беләндер сөртелә-буяла, шуңа күрә, беренчеләрдән булып файдасызга көчәнмәс өчен, менү вакытын чамалый белергә кирәк, ләкин шул ук вакытта кайсыдыр җитезе борын төбеннән әтәчне менеп алганны да чөтеп торырга ярамый.
Без ике чират алдык. Беренчесенә мин бастым, ә биш кеше аша — Шәех. Чиратым җиткәч, мин аңа: «Хәзергә үткәреп торыйк, әле багана кибеп җитмәгән, әнә малайлар ничек тәгәрәп төшәләр», — дидем. Ләкин Шәех башка көтеп тора алмады, аяк киемен, чалбарын салып, бары тик футболка белән плавкидан гына калгач, багана янына килде дә, чын матрос кебек учларына төкереп куйды, шома багананы тотып карады һәм... сикерде. Җансыз дошманны кочагына алып кысты.
Шунда мин үз-үземә, әтәчне һичшиксез алып төшәчәк бу, дип куйдым. Башкача була да алмый, чөнки мин аны бик яхшы беләм: ул тешләре белән ябышса ябышыр, ләкин бирешмәс. Бу бит очраклылык та, җай килүе йә була, йә булмый торган футбол түгел, монда, нәкъ менә монда, ул үз үҗәтлегенең бөтен көчен күрсәтергә тиеш.
Болай дип бер мин генә уйламый идем.
— Тавык ите хакына бу татар монда гына түгел, әллә кая менәр!
— Хе-хе, бу һичшиксез алачак, менә күр дә тор.
Борылып карасам, Жбан белән Киләле.
— Ә син нигә калышасың? — дип авызын ерды Киләле.
Дәшмәдем.
Бу ике дус та сүзсез калды. Жбанның кечкенә күзләре баганадагы фигурага кадалды, яңакларында төерләр уйнаклый башлады. Соңыннан гына белдем, ул безнең янга көрәшчеләр келәмендә аяусыз җиңелүгә дучар булганнан соң килгән икән. Ниндидер егет кисәге аны беренче секундларда ук нык итеп келәмгә сылап куйган.
Шәех, багананың яртысын узгач, һаман әкренәя барды, еш-еш туктый-туктый менә башлады. Ул туктап калган саен, инде ул көчен башка җыя алмас, әкрен генә аска шуып төшәр шикелле тоелды. Ләкин тикмәгә генә Шәех дип йөртмиләр бит аны, үзәге нык шул аның. Дустым өскә таба һәр метр саен һаман шомара барган багананы тагын да ярсурак һәм көчлерәк кочаклый төште. Бар Сабантуй, бөтен парк үзенең бию мәйданнары, аттракционнары, калкулыклары, чокырлары, урманнары белән безнең аста ята иде, янәшәдә генә болытлар йөзә, тирә-юньдә кошлар оча, оя-өйчектән төшкән кояш күзне чагылдыра, ә битне әтәч койрыгы кытыклый. Әйе-әйе, хәлиткеч бу минутта мин анда, багана башында, Шәех белән бергә идем һәм боларның барысын да тойдым, күрдем, сиздем һәм аның белән бергә багана башындагы серле ояга омтылдым.
Призны җиргә бик ипләп, сак кына төшерергә кирәк иде, чөнки аны алу өчен бик күп көч куелды лабаса. Кинәт әтәч Шәехнең арудан калтыранган кулларыннан ычкынып китте дә, канатларын кага-кага, каурыйларын чәчә-чәчә, мәйдан уртасына таба очты. Көрәшчеләр, ярышучылар арасында аны тотып алу ансат эш түгел иде. һәркем әтәчне өркетү-куркытуны, аңа кагылышлы нинди дә булса шаярулы сүз ычкындырып тирә-юньдәгеләрне көлдерергә тырышуны, әлбәттә, иң беренче чиратта аның яңа хуҗаларыннан көлүне үзләренең бурычы дип саный иде бугай. Без кулларны алга тырпайтып йөгердек, мүкәләп шуыштык, һәм инде безгә ирексездән килеп чыккан бу тамашаның ахыры булмас сыман тоелды.
Шунда миңа бәхет елмайды. Мин, җаен туры китереп, ерткыч сыман сикердем дә үҗәт кошны көрәш келәме читендә тотып та алдым. Бу мизгелдә батыр үзенең көндәшен аркасына китереп салды, һәм җанатарларның шатлыклы сокланулары миңа да, көрәшчегә дә җитте.
Әтәч токымлы экземпляр булып чыкты. Кара-сары-ал төстә, текә күкрәкле, озын, югары чөелгән койрыклы һәм тарак сыман уеп ясалган кикрикле. Кикригенең ике киртеге мәһабәт рәвештә өскә карап тора, ә калганнары кырын салынган, җитмәсә, зурлар, авырлар. Менә нинди табыш белән кайтып бара идек без!