СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәис Сафин “Күл буенда”

Тормышта һәркемнең күңеленә гомер буе онытылмастай уелып калган хәлләр була. Шуларның берсе безнең гаиләбезгә дә кагылып үтте.
Ял көне иде. Гаиләбез белән Казанның иң сокландыргыч, иң ямьле урыннарының берсе — Тирән күл буена ял итәргә бардык. Көн искиткеч матур. Бөтен дөнья иртәнге серле тынлыкка чумган. Шушы сихри тынлыкка әсирләнеп калган урман әйтерсең лә изрәп йокыга талган. Иксез-чиксез зәңгәр күктән чекерәеп карап торган июль кояшының шәмәхә нурлары, күл әйләнәсен дүрт яклап уратып алган табигатьне кочып, аңа кайнар сулышын өрә кебек. Агачларның яфраклары салынып, ылысларга хәтле әлсерәшеп калган. Күл буендагы җикән камышларның кыяклары агач араларыннан сирпелеп төшкән кояшның тылсымлы нурларына үрелгән. Ара-тирә искән талгын җилдән алар кыштырдашып та куя. Әйтерсең бу рәхәтлектән сихәт алып көлешәләр, шатлыкларын бүлешәләр. Купшы төнбоеклар, керфек таҗларын ачып, бал кортларын сөенеп каршы ала. Тегеләре исә, рәхмәт әйтә-әйтә, татлы бал суырудан ләззәтләнеп рәхәтлек кичерәләр, канатларын җилпи-җилпи «ым-м» диешеп, чәчәкләрнең берсеннән икенчесенә күчә-күчә, шифалы бал җыялар. Ак күлмәкле, иңнәренә яшел яулыкларын салган каен кызлары, әйтерсең лә ботак-көянтәләрен асып, су буена төшкәннәр. Резин көймәләрдә йөзеп йөрүчеләр күл өстендәге шәүләләре чагылышында, гүя ки агач башларыннан йөзәләр кебек тоела. Ялтыравык күлнең өсте энҗе-мәрҗән сипкән сыман җемелди. Әйтерсең кояш үзе, күл төбеннән көмеш баганадай нурлар балкытып, зәңгәр күккә ашкан.
Күл буйларын камап алган ярым шәрә халык су коена, кояшта кызына. Су өстендәге нурлар җәй балкышы йөзләрендә уйный. Барысы да шат, барысы да канәгать. Берәүләр табын әзерли, берәүләр инде шешәләр ачарга да өлгергән. Авызлар ерылган. Күзләр утлы ялкын белән тулган, һәр тарафта уен-көлке, шат авазлар тибрәнә. Сай урыннарда билләренә резин боҗра калкавычлар кигән бала-чага чыр-чу килә, бер-берләренә су бөркеп уйный. Улларыбыз Расих белән Ирек тә комнан төрле корылмалар ясап, казыган чокырларына су тутырып мәш киләләр. Без, хатыным Сания белән, алмаш-тилмәш коенып-йөзеп тә чыккалыйбыз. Тик улларыбыздан, чебиләрен хәвеф-хәтәрләрдән саклаган кош-корт кебек, күзләребезне алмый күзәтәбез. Вакыт-вакыт үзем дә аларга булышам, алар белән бергә комны чылатып пирамидалар төзим, ныгытмалар корып куям.
Менә өйлә вакыты да якынлашты. Без дә, башкалар кебек, табын әзерләү хәстәренә керештек. Ак җәймәгә өйдән алып килгән ризык-тәгамнәребезне тезеп куйдык. Табын уртасына үзебезнең бакчабызда үстергән яшел суган, кыяр, редиска кебек яшелчәләрне җәеп салдык. Дәү әнисе сөекле оныкларын сыйлау нияте белән пешереп, тастымалга төреп җибәргән һәм әле суынырга да өлгермәгән өчпочмаклар да тәлинкәләргә өелде. Шушы ризыкларның барлыгыннан, яныңда сөекле улларыңның, яраткан хәләл җефетеңнең булуыннан канәгатьләнү хисләре, шатлык хисләре кичерүдән дә бәхетлерәк мизгелләр бар микән бу якты дөньяда?! Шушы хисләрне тоюдан күңелем канатлана, җаным-тәнем рәхәтлек кичерә. Бөтен дөнья искиткеч гүзәл булып күренә. Әйтерсең бу дөнья аллы-гөлле бизәкләрдән генә тора. Әнә зәп-зәңгәр күктә кояш нурларын чагылдырып, ялт-йолт килеп самолет очып бара, артыннан күкне ярып ап-ак эз сызылып кала. Адәми зат та үзеннән соң нинди дә булса эз калдыру өчен бу дөньяга килә ләбаса.
Шушындый фәлсәфи уй-хисләргә чумып, улларыбыз яраткан зәңгәрсу төстәге «Тархун» дигән эчемлек шешәләрен ачып, инде һәммәсен табын янына дәшәргә генә торганда, биш яшьлек олы улыбыз Расих:
— Әни-әни, Ирек югалды ич, — дип, өзгәләнә-өзгәләнә елый башлады. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булып, башыма тукмак белән органдай итте. Күз алларым караңгыланып китте. Чәчләрем үрә торгандай тоелды. Тамак төбенә ачы төер килеп тыгылды. Тынсыз калдым. Бөтен тәнем чымырдап куйды. Көннең эсселеге 30—35 градус булса да, каз тәннәре бәреп чыкты. Хатыным Сания белән тирә-ягыбызга яшен угыдай күз атып, үзебез дә сизмәстән суга атылдык. Су астын мүкәләп тә, йөзеп тә капшый башладык. Шул арада тын алырга чыккан хатыным, ач ыргаланып:
— Ирек ул-ым... — дип, ачыргаланып кычкырырга, еларга ук тотынды. Әнисенең шашынып кычкыру авазларын ишеткәндәй итеп, кул җитәр-җитмәс арадагы суда улыбызның трусигы күренеп киткәндәй булды. Без икебез дә шул урынга ташландык. Ләкин күз ачып йомган арада, балабыз янә суга тонды, күздән югалды. Мин янә билдән тирәнлектәге суны тиз-тиз генә кулларым, аякларым белән капшарга керештем. Ул арада улыбызның трусигы янә су өстенә калкып чыкты. Бу юлы инде ул әнисенең алдында ук иде. Хатыным, үкси-үкси: «Улым җаным, улым җаным», — дия-дия, Ирекне судан алып, күкрәгенә кысты. Шушы күп булса ике-өч минут арасында булып үткән, безнең чәчләребезгә ак кундырырга өлгергән аяныч хәл, гомерлек кайгы, йөрәкләребезнең төзәлмәс ярасы булып калырга мөмкин иде ләбаса. Мин үзем, шәхсән, ахыры фаҗигале булып бетәргә ихтимал бу вакыйганы безгә Аллаһ тарафыннан сынау өчен җибәрелгән игелекле гыйбрәте дип кабул иттем. Улыбызны ике мәртәбә су астыннан этеп чыгаручы илаһи затның, мәрхәмәт иясенең безне кисәтүе булгандыр. Иң гаҗәбе шунда ки, улыбыз күпмедер вакыт су астында булып та, бер генә тамчы су эчмәгән, бер дә курыкмаган хәлдә иде. Бу үзе могҗизага тиң күренеш түгелмени! Өч яшьлек улыбыз үзенең суга тонуын да тик бер уен сыман кабул иткәндер кебек. Аның әнисе муенына сөлек сыман ябышуы да куркудан түгел, ә бәлки әнисен ярату хисенең чагылышы гына булды кебек.
Без, улыбызны күтәреп, яр буена таба атладык. Анда безне тораташ сыман катып калган, каушавыннан сүзен дә әйтә алмас хәлгә килгән улыбыз Расих каршы алды. Ул, яман төш күргәннән куркып уянган кебек, калтырана-калтырана безгә ябырылды. Ирекне кочагына алып: «Ирек энем, энекәшкәем», — дия-дия, аны капшарга, сыйпарга кереште. Аның күзләреннән энҗе бөртекләре кебек күз яшьләре саркып чыкты, алар нәни битләре буйлап тамчы-тамчы аска тәгәрәде. Бу аяныч вакыйга ике бертуганның җан-тәннәрендәге рухи халәтләрен кушып, ихтыяр көченә әверелдерде. Алар бербөтен сыман булды. Бу кан кардәшлек тойгылары һаман да ныгый, чыныга барып, уй-хисләре туганлык вазифаларына әверелде.
Гомерләре буе бер-берләренә карата намуслы гамәлләр кылып, тугрылык саклауны исләренә төшереп торды. Бу изге сыйфатларны алар һәрчак хәтерләрендә тотты. Балаларын да шушы үрнәктә тәрбияләргә тырыштылар.
Менә инде оныклары да бүген кайчандыр үзләре күл буендагы яшьләрен узып бара.
И гомер, гомеркәй! Искән җил кебек үттең дә киттең. Кайчак, Иректән шаяртып:
— Ә син су кырына нәрсәгә дип барган идең соң? — дип сораган булабыз.
— Мин учыма су алылга балдым. Анда минем тәпиләлем аска төсеп китте. Мин бум иттем, — ди Ирек, өч яшьлек чагын исенә төшереп.