СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Сәмига Сәүбанова "Моң"
Аның Айнур янына йомыш белән гадәттәгедән ешрак йөрүенә баштарак игътибар итмәделәр. Әмма егет янында җимгә җыелган чыпчыклар кебек черек-черек килеп утыручы яшь-җилкенчәк арасында Нәзимәне дә күрә башлагач, сәерсенделәр.
Әллә?.. Юк ла, булмас! Нәзимә кем дә, Айнур кем? Нәзимә - ир хатыны, бала анасы - кызы җитеп килә. Алай дисәң, Айнурның да кәләше бар. Хәер, сөю-сөешүләрнең барысы да өйләнү яисә кияүгә чыгу белән тәмамланырга димәгән бит. Әгәр шулай булса, бәхетсез никахлар, ятим балалар бөтенләй булмас, кешеләр дә моңланмас, сагышланмас иде. Моң-сагыш ул җавапсыз мәхәббәт нәтиҗәсе дә бит.
Бер-берсенә тиң, чордаш кешеләр өчен моңлану-сагышлану гадәти хәл инде анысы. Акыл гыйбрәт ала, күз күрә, ә йөрәк исә бернигә дә карамыйча хисләнә, тилмерә, үзенчә тилерә. Тик менә Нәзимә... һәр адымын уйлап атлаган, һәр сүзен чамалап сөйләгән Нәзимә бер яшь кенә малай өчен башын югалтыр дип, берәү дә уйламагандыр.
Әлбәттә, җитди хатынның яшь егеткә игътибарын башта берәү дә сизенмәде. Айнур янына эш белән бәйле кәгазьләрне компьютерда җыярга килүчеләр бер ул гына түгел иде.
- Эш сөйгәнгә эш бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә, - диештеләр.
Ләкин эш кәгазьләре кирәгеннән артык күбәйде.
Тора-бара моның сәбәбенә төшенделәр тагын. Айнурга хатын- кызларның берсе дә битараф түгел иде. Әллә ай нуры булып килеп керде инде ул бирегә? Сөйкемле сөяге бардыр, дигән әйтем нәкъ аңа атап әйтелгән кебек тоела. Аның янында тукталалар, тукталгач, озаклап сөйләшәсе, якты йөзенә карап сокланасы да сокланасы гына килеп тора.
Нәзимә аңа күзе төшкән хатын-кызлар арасында булырга да тиеш түгел кебек иде. Менә дигән гаиләсе бар, дөньясы түгәрәк.
Ир-атлар игътибары белән ул беркайчан да мактана алмады.
Студент чагыннан ук шулай. Арада дуслашып, сөйләшеп йөргәннәре дә байтак булды. Тик алар белән Нәзимә үзе дә, тегеләре дә артык якынаеп китәргә ашыкмады.
Дуслары арасында соңгы курста укыган һәм тиздән шушы ук институтта эшкә калырга тиешле Рәкыйп тә бар иде.
Ул да кыз артыннан башын югалтып чапмады. Әмма бүтәннәрне:
-Бу кыз - минеке! - дип кисәтте.
Аңа беркем дә каршы килмәде. Кызлар күп иде - һәркемгә җитә.
Нәзимәнең, бүтән кызлар кебек, егетләр белән чыш-пыш киләсе, берсе ошамаса, икенчесе белән танышасы, анысын ташлап, бүтәне белән дуслашасы килә; кичәләрдә егетләр белән таныша, озатып та куялар, очрашу турында да килешәләр һәм - шуның белән вәссәләм! Бүтән, очрашу түгел, танышкан урынга да килмиләр. Моның сәбәбен кызлар үзенчә аңлаттылар.
-Синең белән шухыр-мухыр килеп булмасы йөзеңә үк чыккан бит! Егетләрең әле җитди мөнәсәбәткә әзер түгел, димәк. Синең белән өйләнердәй булсаң гына очрашырга кирәк. Бүтән килмәүләренә сөен генә, димәк, егетләр тәртипле...
-Нишләргә кирәк соң миңа? - диде Нәзимә.
-Егетләр озата килгәндә, каккан казык кебек басып тормаска кирәк. Кочакласалар - кочакларына кер, үбим дигәнче үк иренеңне суз!
-Ничек инде? Беренче көнне үкме?
-Харап икән! Үпкән-кочкан - җилгә очкан! Билдән түбән - бернеке, билдән югарысы - меңнеке ул, бәгырькәем. Егетләр белән үз- үзеңне тоту әлифбасы капка төбеннән башлана ул!
Нәзимә беренче тапкыр үбешүне оҗмах капкасын ачып җәннәт бакчасына килеп керү кебегрәк итеп күз алдына китерә иде. Ничек инде моңарчы белмәгән-күрмәгән кеше белән беренче тапкыр озата килүгә үк үбешергә? Үбешү ул вәгъдә билгесе булырга тиештер.
Ә Рәкыйп... Аның белән вакытны болай гына үткәрү турында уйларга да мөмкин түгел иде. Аның өчен артык акыллы, артык һавалы идеме шунда... Ул үзенең китапларыннан башка берни күрми иде бугай. Әледән-әле төрле конференцияләргә йөртәләр, докладлар әзерләтәләр, әйтерсең дөнья бер шуларга гына терәлеп калган. Аның өчен хатын-кыз бөтенләй юк кебек иде.
Алай булмаган икән. Кызлар очлы күзле, алар моны күрделәр.
-Йомыкый гына үзең, менә кемнең башын әйләндергәнсең бит!
-Кемнең? - диде Нәзимә, аптырап.
-Рәкыйпнең.
-Китегез, булмаганны! Укуыннан башка берни дә күрми бит ул!
-Ипидер менә!
Нәзимә ышанмады. Рәкыйп бит аңа, баласытып, «бала» дип кенә дәшә иде.
Алай димәсә дә, Нәзимә үзен аның янында чебеш кенә итеп тоя.
Студентлар аңардан, теге яки бу фәннән имтиханга әзерләнгәндә, еш кына ярдәм сорыйлар. Нинди генә сорауга да җавабы әзер иде.
-Кайдан исендә тота ул аларның барысын да?! - дип гаҗәпләнәләр, аптырыйлар иде моңа.
Нәзимә аңардан ярдәм сорап тормады. Аңламаган сорауларына җавапны үзе эзләде, үзе тапты. Ә инде кызларның әлеге хәбәреннән соң сорар җиреннән дә сорамас булды. Рәкыйпнең бераз һавалырак, үзен баласытып сөйләвен ошатмый иде ул. «Каян килгән акыллы баш! Менә без дә соңгы курска җитәрбез әле!» - дип уйлады ул. Рәкыйпнең бүтән студентларга ярдәм итүен үзе белән аралашырга тырышуыннан икәнен һич тә башына китермәде.
Студентлар арасында усаллыгы белән даны таралган һәм, кат- кат кереп караганнан соң, кечтеки генә итеп «өчле» куеп чыгаруы да зур бәхеткә саналган бер укытучы фәненнән имтиханга әзерләнгәндә, төрлесе төрле танышын эшкә җикте. Рәкыйп бу юлы үзе янына килгәннәрен көтеп тормады. Ул лекцияләр, докладлар язылган папкасын һәм бу фәнгә кагылышлы сорауларга җавапларны старостага алып килде. Ә староста - Нәзимә иде.
-Миңа кирәкми, - диде Нәзимә. - Минем кеше әйбере өчен җавап бирәсем килми. Югала-нитә калса...
-Боларның барысы да минем башымда инде, - диде Рәкыйп. - Югалса да куркынычы юк. Югалса, шул сезнең кебек ннчарадан бичара студентлар гына кызганыр.
Нәзимә аның бу сүзләрен һавалану итеп кабул итте.
-Горур кыз син, - диде Рәкыйп. - Онытма, хатын-кызның бәхетсезлеге горурлыгыннан башлана.
Нәзимә җавап кайтарып тормады, китәргә талпынды. Тик егет өлгеррәк булып чыкты, аны иңнәреннән тотып, үзенә якын китерде.
-Минем бүтәннәр кебек юкны бушка әйләндереп йөрергә вакытым юк. Хәзер ярты елга, белемемне күтәрергә, Англиягә китәм. Кайткач өйләнешәбез, әзер булып тор! - диде.
Нәзимә телсез калды. Аның уенча, өйләнәсе кеше кызга тәкъдимне шулай дип әйтергә тиеш түгел иде. һичьюгы, азмы-күпме айлы кичләрдә айга карап, йолдызлы кичләрдә йолдызлар санап йөрергә тиештер кебек иде. Хәер, хәзер шәһәр җирендә хәвефсез генә алай йөреп гә булмый. Шулай да... Аның кирелеге, мин-минлеге баш калкытты. Ул әле егет үзенә ошыймы-ошамыймы икәнен уйлап та карамый, Рәкыйп аның өчен бик биектә шикелле тоела иде.
Кем белән киңәшергә икән? Ризалыгын сорап та тормады, ичмаса.
Рәкыйп китте. Нәзимә дә үз тормышында беркем дә, хәтта үзе дә күз алдына китермәгән адымны ясады. Беркем белән дә киңәшмичә, бүтән шәһәрдәге уку йортына күчте.
Рәкыйп аны эзләмәде. Ул барысын да аңлаган иде.
Бу вакыйгадан соң беркем дә зыян күрмәгән кебек тоелган иде. Рәкыйп өйләнде. Нәзимә дә кияүгә чыкты. Ул ирнең төплесен, таянып булырдаен сайлады. Тик аның да, вакыт-вакыт, яратып, үзенә «бала» дип эндәшүе Рәкыйпне еш исенә төшерде... Әкренләп Нәзи мәнең күңелендә ниндидер аңлатып булмый торган канәгатьсезлек хисе калыкты. Бу хис көчәйгәннән-көчәйде. Еш кына ул үзе яшәгән өйне яратмавын, анда ялгыз калырга өнәмәвен дә шәйләде. Күңеле һаман каядыр омтылды, сабыр гына кемнедер көтте. Шулай еллар үтте.
Айнурның үзләрендә эшли башлавы аның өчен аяз көндә яшен суккан кебек булды. Койган да куйган Рәкыйп иде ул! Әйтерсең еллар тузаны артыннан Рәкыйп үзе килеп басты.
- Айнур Рәкыйпович, - дип таныштырды директор аны коллектив белән. - Безгә практикага килде. Ошап китсә, бөтенләй үк калуы бар...
Айнур Рәкыйпович... Менә бит, бу очрашудан куркып кая качса да, тапты ул аны. Элек күрмәгән бөтен күркәм яклары белән килеп басты ул аның каршына. Нәкъ әтисе кебек һавалы да, максатчан да, ярдәмчел дә. Әтисе кебек үз бәһасен белә. Тик ул чагында Нәзимә боларны күркәм сыйфатлар дип уйламаган гына икән.
һәм аның моңарчы тыелып, буылып торган хисләре ургылып ташып чыкты. Ул «ярый» белән «ярамый» дигән төшенчәләр арасындагы аермалыкны югалтты. Нигә ярамый, ди, әле? Ул бит бернигә дә дәгъва итми. Аның өчен Айнурны күрүе - зур бәхет. Томырылып бер каравы, яшенә хас булмаганча, җитди фәлсәфәсен тыңлавы... Нәкъ әтисе инде. Суйган да каплаган...
Кайда булган аның хәзерге акылы?
Нәзимәдәге үзгәрешне күрми калу мөмкин түгел иде. Әмма аны беркем дә яшь малай алдында болай туарылыр дип көтмәгән иде. Хәер, «туарылу» дип нәрсәне аңлыйсындыр бит. Әнә Кәшифә теләсә нинди ир-атка күзен майландырса да, игътибар итмиләр. Киресенчә, тәүфыйклы булуына гаҗәпләнәләр генә. Ә менә шушы яшенә кадәр әз генә дә кыек атламаган Нәзимәгә ничек гаҗәпләнмисең?
Нәзимә күңелендәге яктылык өенә дә күчте. Үсмер кыздай ачылып, чәчәк аткандай балкып китте. Өйдәге һәрнәрсәгә ямь иңде, әйтерсең алардан да нур чәчелә иде.Өй яктырып китте бит әле, бала... Әллә Җир күчәре үзгәрде инде? - диде ире, гаҗәпсенеп.
Их син, Рәкыйп... Нигә теге чагында тагын да әрсезрәк булмадың икән? Ник юлламадың, ник эзләмәдең?
Нәзимә бу сорауны ничәмә-ничә кат кына кабатламагандыр.
Беркөн иртә белән Айнур Нәзимә бүлмәсенә килеп керде.
-Нәзимә Хәеровна, без сезне кунакка чакырабыз, - диде.
-Кемнәр инде сез?
-Әти белән әни, мин... Сезнең белән бергә эшләвебезне белгәч, әнием бик куанды. Әтине әйткән дә юк инде. Шуннан сезнең белән очрашырга булдылар.
-Мин бернәрсә дә аңламыйм...
-Бөтенесе дә аңлашылырлык: әти яшь чагында сезне яраткан, ә сез тоткансыз да качкансыз. Шуннан әти минем әнигә өйләнгән. Алар бүгенге бәхетләре өчен үзләрен сезнең алда бурычлы саныйлар. Сезгә бик рәхмәтлеләр. Шул исәптән мин дә... Тик мин бит күреп торам, яшьлегендәге ул кыз хатирәсе, әти өчен, гүзәл моң булып, бүгенгә хәтле яшәп килә...
Хикмәт менә нәрсәдә икән! Нәзимә тыныч кына, берни дә уйламыйча яшәп ятканда, дөньяның икенче бер җирендә яшәүче Рәкыйпнең күңелендә шушы көнгә хәтле яшәгән, яши икән бит! һәм Нәзимә үз тормышында моңарчы күз алдына да китермәгән олы бәхетеннән мәхрүм булуын аңышмыйча яшәвен аңлады. Ә Рәкыйп шул вакыт эчендә, гомер буе тама-тама ташны тишкән тамчы кебек, аның дөньясын кузгаткан һәм максатына ирешкән иде. Кем өчен омтылган, диген? Бер туң йөрәк өчен бит! Тик туң йөрәкне дә тамчы тама-тама эретә иде түгелме соң?
Айнурның:
-Килерсез бит? - дигән соравыннан айнып китте ул.
-Рәхмәт, энем, - диде Нәзимә. - Тик әтиең дә, әниең дә ялгышкан, энем. Мин - бөтенләй башка кеше. Мине аның белән бутагансыз. Ул юк, бөтенләй юк, ул үлде инде. Сезнең өчен шулай яхшырак булыр, энем.
Егет ни әйтергә белмичә, аптырап, бүлмәдән чыкты. Нәзимә үзе генә калгач, күз яшьләренә ирек бирде. Ул бу минутларда бик бәхетле дә, бик бәхетсез дә иде. Хәер, бәхетне ничек аңлыйсың бит. Әйтерсеңкайдадыр бүтән йолдызлыкта адашып калган гүзәл моң, ниһаять, аңа килеп ирешкән һәм дөньясын яктырткан, яшәвен ямьләгән иде...
2025-04-09 16:59