СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сафа Сабиров “Беренче кар яуган көнне”

Кыш килүен хәбәр итеп, бүген иртән беренче кар яуды. Елгага караган ялан тау битләре, су якасындагы сөзәк комаяклар, утрау һәм иңкү тугайлар — барысы да агарып, уйга талгандай, моңсуланып калды. Безнең «Алмаз» пароходы да, тоташтан җепшек кар белән капланып, танымаслык төскә керде.
Әйе, безнең ише елгачыга кыен көннәр җитте. Төннәр озайды, һавалар салкынайды. Менә бит, вахтага чыгып, штурвал янына басканга сәгать ярым да юк әле, кара суык инде шактый сиздерә, сырган бушлат аша үтеп, туңдыра башлады. Рубка тәрәзәсеннән алга карап барган штурман Сәмитов та шинель якасын күтәрә төште, җылыныр өчен кулларын угалап алды һәм бик мөһим хакыйкатьне раслагандай:
— Бу әле беренче кар гына, бүгенме-иртәгәме эреп бетәчәк, — диде.— Димәк, кыш керергә тагын бер ай бар әле. Шулай да бу инде кышның беренче сулышы, ягъни алдан искәртеп куюы: табигать кышка әзерләнә, суыкларга бирешмәс өчен, чыныга торсын.
Быел яз дипломлы штурман булып күтәрелгәннән бирле безнең Сәмитов үзен хәтәр эре тота, шундый хикмәтле сүзләрне яудыра гына. Кара син аны, зур ачыш ясаганмыни: беренче кар эреп бетәчәк имеш.
Сөйләнә шунда сару кайнатып... Бетсә дә, бетмәсә дә, бу безнең соңгы рейсыбыз, Ташлыяр пристанена актыккы килүебез. Менә хәзер, шунда туктап, бер вагон бәрәңге тейибез дә, «Алмаз» затонга юл тотачак Шуның белән безнең навигация вәссәлам! Шөкер, начар эшләмәдек, затонга тыныч күңел белән кайтырга мөмкин.
Әнә түгәрәк утрау артыннан Ташлыяр үзе калкып чыкты. Хәзер ул, җәй көннәрендәге кебек, гөрләп тормый. Пассажирлар да, кармак салучы малай-шалай да юк. Сөзәк яр өстендәге амбар ышыгында гына кемдер берәү басып тора.
Аны Сәмитов та күрде бугай, бинокль алып, шул якка карый башлады. Мин үзем аны бинокльсез дә таныдым. Ул — безнең электрик-радист Әхмәдинең кәләше Фәүзия. Тиздән, затонга кайтып кышкы квартираларга урнашкач та, бөтен команда белән бик һәйбәтләп туйларын үткәрергә җыенабыз.
Алар инде күптән, җәй башында очрашканнан бирле бер-берсенә гашыйк. Әле дә исемдә, ул көнне кичкырын бу пристаньда безнең пароходка фестивальгә баручы бер төркем үзешчәннәр кереп утырды. Пароходта халык күп чак иде. Буш каюталар булмау сәбәпле, үзешчәннәр, капитан белән сөйләшеп, кызыл почмакта урнаштылар һәм шунда юл буе репетиция ясап, әзерләнеп бардылар. Форсаттан файдаланып, аларның концертын без дә күрдек. Яшьләр арасыннан берсе, кулында кызыл тышлы китап тоткан җыйнак кына гәүдәле, зур кара күзле кыз чыгып (конферансье аны совхозда китапханәче Фәүзия Рәхмәтуллина дип белдерде) шигырь укыды:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен», — дисәләр,
Син ышанма, бәгырем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс мине сөйсәләр.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
Моңарчы күптән таныш шигырь, укыганым да, артистларның радиодан башкарганын тыңлаганым да бар иде. Әмма Фәүзия аны, үз фаҗигаседәй, бик дулкынланып укыды, шигырьнең әлегә хәтле мин сизмәгән тирәнлекләрен ачып барыбызны да тетрәтте.
Безнең пароходта радист Әхмәди иң интеллигент кеше санала, кирәксә кем белән килештереп сөйләшә белә. Шуның аркасында булса кирәк, Фәүзия белән тиз дуслашып өлгерде, пароходтан төшкәндә теге кызыл тышлы китабын аңа истәлеккә бүләк итеп калдырды.
Дөресен әйтергә кирәк, элек без матур әдәбият белән әллә ни дус түгел идек. Бу китапны исә без бер-беребездән бушаганны көтеп алып укыдык һәм гомумән күп укырга керештек. Фәүзия безне әнә шулай шигырь аңларга күзебезне ачып, әдәбиятка гашыйк итеп китте.
Фәүзия безнең белән элемтәне өзмәде, шәһәрдән кайтканнан соң да гел килгәлэп торды. Моның серен без соңрак, аның Әхмәдигә гашыйк булганын күргәч кенә сизеп алдык. Иделдән алты километр читке совхозда яшәсә дә, «Алмаз» Ташлыярга туктаганда ул инде при станьга килеп җиткән була, безне шат тавыш белән:
— Алло-о, алмазлыларга кайнар сәлам...-—дип дебаркадердан яулык болгап каршылый.
Бу сөйкемле кызны безнең пароходта бөтен команда үз итә. Әнә штурман Сәмитов та аның таудан төшеп килгәнен күрүгә кәефле көлеп җибәрде:
— Карачы, безнең Фәүзия түгелме бу?! Әй, палубада кем бар айда, Әхмәдигә әйтегез, Фәүзиясен чыгып каршы алсын...
Пароход пристаньга туктаганнан соң, без аскы палубага төштек. Алгы пролетта җилдән ышыкка җыелган егетләрдән берсе:
— Әхмәди дус, сөенче синнән полагается. Әнә Фәүзияң килә, бар, чыгып каршыла үзен,— дип кычкырды һәм әйләнә-тирәсеннән Әхмәдине эзләде. — Әле генә шунда ләчтит сатып тора иде, кая олакты соң?..
Әмма якын-тирәдә Әхмәди күренми иде. Кемдер аны эзләп каютасына кереп китте. Мин, яр буена чыгып, кызны каршыладым һәм, кулындагы чемоданын алып, тайгак баскычтан пароходка менәргә булыштым.
Фәүзиянең кайтарма якалы җиңел пальтосын, мамык шәлен, хәтта каш-керфекләренә хәтле ябышкак кар каплаган, бу минутта ул кар кызына охшап калган. Ул бирегә инде күптән килгән булса кирәк, салкында безне көтә-көтә туңып беткән. Шулай да күңеле күтәренке, кара күзләремдә якын дустын күрү шатлыгы балкый иде.
Фәүзия белән без пароходка кергәндә инде Әхмәди дә табылган, балтасы суга төшкән кеше кебек, бер читтә төмсәеп тора. Күзләренең карашы тынгысыз, юка иреннәре турсайган. Бер мәл дәшми торганнан соң гына, куе кашлары астыннан текәп карады:
— Мин сиңа хат язган идем бит, ничек килергә иттең?
— Нинди хат ул, ни язган идең? — дип аптырады Фәүзия. — Юк, алмадым... Бәлкем, килеп җитмәгәндер, мин бернинди хат алмадым...
— Я, я, зинһар, шаулама. Мин бит болай вакытлы рәвештә генә, затонда торак ягын рәтләгәнче генә. Квартира табу белән...
Әхмәди, безнең колак салып тыңлаганны күреп, сүзен әйтеп бетермичә туктап калды һәм, аулаграк урын эзләгәндәй, кызыл почмак ишеген ачып карады. Анда беркем дә булмаганын күреп, Фәүзияне шунда алып кереп китте.
Пристаньда грузчикларны инде таратып бетергәннәр икән. Шунлыктан затон ашханәсенә дигән бер вагон бәрәңгене үзебезгә төяргә туры килде. Бары тик Әхмәди генә катнашмады... Кызыл почмакта сүз озакка китте, күрәсең, йөкне төяп бетергәннән соң да күренмәде.
Трюм капкачларын ябып, юлга кузгалыр вакыт җиткәч кенә, кызыл почмактан чыктылар алар. Икесенең дә күңелләре сүлпән, йөзләре сүрән иде.
Хәер, Әхмәди үзен шундук кулга алды, елмайгандай, юка иреннәрен кыйшайтып куйды. Ә Фәүзиянең өстендәге кар инде эреп беткән, шәле астыннан чыгып торган юеш чәче маңгаена ябышкан, күзендә яшь мөлдери. Ул, чемоданын алып, сүзсез генә басмадан чыгарга борылгач, штурман Сәмитов аның юлын бүлде:
— Фәүзия, кая китүең болай? Ни булды, син безнең белән затонга бармыйсыңмыни?
Фәүзия, туктап, чемоданын палубада корырак урынга куйды, яшь тулы күзләре белән читкә караган хәлдә акрын гына әйтте:
— Барырга дип килгән идем дә, Әхмәдигә квартира бирмәгәннәр ич... Ә мин, җитмәсә тагын, китапханәмне кешегә тапшырып, квартира хуҗаларым белән саубуллашып киткән идем. Хәзер менә, уңайсыз булса да, тагын шунда кайтып керергә туры килә...
— Кем әйтте ул юк сүзне, урынсыз шаяртырга ярыймыни?!
Яңарак кына бәрәңге төяп туктаган егетләр әле таралышмаган, тирләп-пешеп эшләгәннән соң, пролетта тәмәке тартып тора иде. Фәүзиянең сүзләрен ишетүгә, барысы да сагаеп калды. Безнең кок, Әхмәдине үз улы кебек якын күргән Сара апа, ак халаттан бер читтә торган җиреннән:
— Хәким Сәмитович, син Әхмәдигә квартир булыр күк әйткән идең ич,— дип штурманга сораулы карады. — Ул хәбәр коры сүз генә булып чыктымыни?
— Юк, коры сүз түгел... Нигә алай дисең? Миңа ышанмасаң, әнә профком әйтер. — Сәмитов миңа карап алды. — Соңгы тапкыр затонда профилактик ремонтта булганда директорга бергә кереп сорадык. Тырыш, перспективалы егет, әйбәт елгачы булачак, дип мактый-мактый сорадык һәм алдык та... Әхмәди, мин шул чакны ук сиңа әйткән идем бит, оныттыңмыни?
Әхмәди кинәт каушап калды, күзен кая куярга белмичә, түбән карады. Борын астыннан ык-мык итте, әмма адәм рәтле сүзе чыкмады. Ниһаять, көч-хәл белән:
— О-онытуын онытмадым, — дип әйтә алды. — Кулга ачкычны эләктермичә, барыбер күңел ышанып бетми. Начальствоның аның бүген болай, иртәгә тегеләй, үзгәрүе ихтимал.
Мин дә Әхмәдигә аңлатырга керештем, бу карар инде профкомда да расланды дип шөбһәсен таратырга тырыштым... Юк бит, колагына да элмәде, кыргын сарык кебек, үҗәтләнеп тора бирде.
Эш болайга киткәч, әлбәттә, тагын аңлатып торуның мәгънәсе юк иде. Әхмәдинең бөтен кыяфәтеннән, үзен тотышыннан Фәүзияне затонга алып барырга теләмәве күренеп тора иде.
Әле кайчан гына Әхмәди безнең арада менә дигән иптәш, үз кеше иде. Үз эшен яратып эшләүдән тыш, йөзүчеләр командасы оештырды, спартакиадада катнашты. Ярышта җиңеп чыккач, аны Иделнең иң тиз йөзүчесе дип, газетага мактап яздылар, фоторәсемен бастылар.
Мактаулардан аның башы әйләнде бугай. Эшкә дәрте сүрелде. Спартакиада значогын түшенә тагып террасага чыга да, төн урталарына кадәр җилбәзәк кыз-кыркын пассажирлар арасында чуала.
Аның бу кыланышын бөтен команда сизми түгел, сизә иде, хуп күрми иде. Бу чиккә җитәр дип кем уйлаган?!. Күреп торам, барысының йөзенә нәфрәтле ачу чыкты... Ә Фәүзия пароходтан чыгып китәр алдыннан гашыйк күзләрен тутырып тагын аңа карады һәм назлы тавыш белән:
— Болай ачык йөрмә, салкын тиюе бар, — дип бушлатының якасын төймәләде.
Мин үземнең кара акылым белән шулай уйлыйм, бу мәхәббәт дигән нәрсәнең акыл күзен томалый торган пәрдәсе, кешене сихерли торган көче бар, күрәсең. Юкса Фәүзия бу җилкуарның чын йөзен күрер, үзенең бөтен барлыгы белән сукырларча аңа омтылмас иде...
Фәүзия пароходтан чыгып киткәч, пролетта авыр тынлык урнашты. Без, ирексездән, ниндидер гаделсезлек кылуда катнашкан кешеләр кебек, бер-беребезнең күзенә карарга уңайсызланып калдык. Сара апа ачуын тыя алмыйча:
— Шул тикле дә мәнсез булыр икән... Тьфу, — дип нәфрәт белән суга төкерде. — Аяк асты тайгак, кулында чемодан. Озатып куя да белми ичмаса.
Исеме атап әйтелмэсә дә, Әхмәди кинәт калтыранып куйды, абына-сөртенә басмадан төшеп китте. Яр буенда Фәүзияне куып җитеп, чемоданын алды һәм нидер сөйли-сөйли озата китте...
...Без монда маташкан арада байтак вакыт үтте. Көннәрнең кыска чагы, якты күздә юлда булу хәерле. Штурман Сәмитов ашыктыра башлады. Мин рубкага менү белән, ул капитан күперчегенә чыгып басты, рупордан:
- Кузгалабыз, бар да әзерме?— дип кычкырып сорады.
Штурман трапны күтәртергә, чалкаларны ычкындырырга команда бирде. Көпчәкләр шаулап әйләнергә тотынды һәм пароход, салмак кына кузгалып, агым уңаена борыла башлады.
Шул чак ничектер пристань ягына каерылып карадым һәм анда тау итәгендә торып калган Әхмәдине күреп, исләрем китте: «Ничек калган ул анда?! Кузгалып киткән чакта матрослар ни караган?»
Штурман Сәмитов аны миннән элегрәк күреп өлгергән икән. Гаҗәпләнүдән ике күзе дүрт булган.
— Үч итеп матрослар юри әйтмәгәннәр, шайтаннар... Әйдә кала бирсен, пычагым да булмас, иртәгә «Ракета» белән куып җитәр әле.
— Җитүен җитәр дә, алай эшләү килешерме соң? Аның белән бәйләнеп, үзебез тупасланыйкмы...
— Менә анысын истән чыгарганмын...— Гадәттә кеше сүзенә колак салырга яратмаса да, бу юлы Сәмитов икеләнеп калды. — Дөрес әйтәсең, алай ярамас. Әйдә, рульне сулга бор...
Җил куәтләнә төшкән, пароходны бәрдертмичә барып туктавы шактый кыенлашкан, чалка-фәлән биреп тормаска, Әхмәдине дебаркадер кырыеннан акрынлап үтеп китешли генә утыртырга булдык.
Мондый очракларда елгачылар үз кешеләре өчен ара-тирә шулай иткәлиләр, әллә ни бәла-каза булганы юк иде. Әмма бүген барыбызның күз алдында чүт зур күңелсезлек килеп чыкмады: дебаркадердан пароходка сикергәндә Әхмәди, кинәт аягы таеп, бөтен гәүдәсе белән чайкалып китте һәм палуба кырыена чак тотынып калды. Матрослар тиз генә күтәреп чыгармасалар, тәти егетебез дөбердәп әйләнгән көпчәк астына егылып төшкән иде...
Болай да ачулары кабарган егетләр зәһәр сүзләр яудыра башладылар:
— Тьфу, аяк өсте йоклап йөрмәсәң...
— Бу тикле дә үз гәүдәсен йөртә алмас сөкәт булыр икән...
Гадәттә пөхтә, горур йөргән Әхмәди бу юлы күтәрелеп тә карамады, егылганда буялган бушлат-чалбарын да селекмәде. Гәүдәсен кая куярга белмәгәндәй, пролет уртасында бер мәл каңгырап торды да, нәфрәтле карашлар астында каютасына кереп китте.
Пароход фарватерга чыккач, мин тагын яр буена карадым. Фәүзия тау башына менеп җиткән, такта амбардан бераз уңдарак безгә кул болгап тора иде. Штурман Сәмитов, бөтен команда исеменнән саубуллашкандай, моңсу сузып гудок кычкыртты.
— Менә, туганкаем, беренче кар-кыраулар кайчак кеше тормышында да була ул... Фәүзия җебегән кыз түгел, сыгылып төшмәс, моны җиңеп чыгарлык ихтыяр көче табар.
— Табар, әлбәттә, — дип мин дә аны хуплап куйдым.— Әхмәдине кара син, төнлә туган бәндә, бу тикле дә юньсез булыр икән.
— Аның ише адәм имгәкләре үзләре дә игелек күрми, кеше күңелендә чиркану тойгысы гына уята... Без ачык авыз, элегрәк күрә белмәдек шуны...
Шул көннән бирле Әхмәди, чыннан да, бөтен пароходта бер ялгызы калган кебек булды. Аның белән беркем аралашмый, сөйләшми. Йөзгә-йөз очрашканда да, күрмәгән-белмәгән кеше кебек, үрә карап үтәләр. Хәтта камбуз тәрәзәсеннән аш өләшкәндә һәркемгә ягымлы сүз әйтә торган Сара апа да, Әхмәди килеп басу белән, караңгы чырайланып кала, йөзенә туры карамыйча, аны тизрәк үткәреп җибәрергә ашыга иде.
Җәй буе бергә эшләгән дус-ишләренең кинәт үзгәрүе, сүз куешкандай, барысының да ачыктан-ачык нәфрәт белән каравы Әхмәдигә көтелмәгән хәл булды, һәм ул аны авыр кичерде бугай. Үз эченә бикләнде, эштән буш вакытларын, һичкая чыкмыйча, каютасында бер ялгызы үткәрә торган булып китте. Затонга кайткач, пароходны ремонтка тапшырып бетергәнне дә көтмәстән, каядыр китеп, бөтенләй юк булды.
2024-11-15 16:51