Борын-борын заманда бер ир белән бер хатын яшәгәннәр. Аларның биш уллары булган. Бердәнбер көнне боларның әтиләре Туган илне яклап, яуга киткән. Ул кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырында ятып калган. Ялгыз ана биш малайны үзе генә тәрбияләп үстергән.
Менә бердәнбер көнне ул улларын үз янына чакырып алган.
- Улларым, - дигән ана, - мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез инде.
- Без, - дигәннәр егетләр, - үз көнебезне үзебез күрер идек тә, акчабыз юк бит. Син, әни, безгә берәр генә бөртек булса да алтын бир инде.
- Алтын бирәм, - дигән ана, - бер бөртек түгел, мең бөртек. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз.
- Табабыз, табабыз! - дигәннәр егетләр.
- Ә-нә, - дигән ана, - Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? Шул ике тау арасында киң басу бар. Менә шул басуга әтиегез алтын бөртекләрен яшергән иде. Эзләп табыгыз шуны. Басуның җирен казыгыз. Иренмәгез, җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез!
Биш егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сукалап чыкканнар, аннары тырмалаганнар. Әмма бер бөртек тә алтын тапмаганнар. Шуннан егетләр, бик күңелсезләнеп, әниләре янына кайтканнар.
- Бер генә бөртек тә алтын тапмадык, әни!
- Борчылмагыз, улларым, - дигән ана. - Табарсыз сез ул алтыннарны. Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә. Көз көне, бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр әниләре әйткәнчә эшләгәннәр. Бодай мул булып уңган, аны урганнар, сукканнар.
- Китерегез миңа үзегез иккән игенне! - дигән ана.
Егетләр әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да улларына әйткән:
- Әтиегезнең җиргә күмгән бөртекләре менә шулар инде, улларым. Сез менә аларны эзләп таптыгыз. Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! - дигән.
Егетләр бер-берсенә карап елмайганнар, әниләрен кочаклап алганнар. Алар әниләренең үзләрен эшкә өйрәтүен аңлаганнар.
Ә безгә, тырышлык һәм хезмәт - бәхеткә юл, дип әйтергә генә кала.