СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мин Шабаев «Түтәл кызы”

I

Чын исеме аның Нәфисә. Сүз дә юк, җисеме дә ярыйсы, никтер сөякләре сөйкемле, чибәрлеге дә бар.
Ә сабый чагында бигрәк тә мәхәббәтле иде. Мәрфуга җиңги, ана күңеле балада дигәндәй, Нәфисәне уч төбендә чөеп кенә үстерде.
Әле ул вакытларда Мәрфуга җиңгинең данлыклы җитез чагы — көнен төнгә, төнен көнгә алмаштырып, колхозның яшелчә бакчасында эшләп йөри иде һәм еш кына курчактай Нәфисәне дә иңсәсенә асып бара иде.
Ул аны, гадәтенчә, иркәләп, назлап, куыш эчендәге хуш исле печән өстенә кертеп сала иде, әмма аннары да аерылып китәргә ашыкмыйча:
— Әбәү, төпчегем, кечкенәм, кимерчәгем минем, кемгә охшадың икән бу хәтле?—дия-дия, Нәфисәне яңадан кулына алып сөяргә тотына торган иде.
Гомумән, зурайган саен сөйкемлеләнә генә барды Нәфисә. Инде ул үз аягы белән әнисенә тагылып йөри, кайчакларда бер ялгызы гына да аның янына барып чыккалый, ә яшелчәче хатын-кызлар:
—Карагызчы, түтәл кызы әнисен сагынып килгән ич!—дип сокланып каршы алалар иде.
Чынлап та, бигрәк сабый иде әле шул Нәфисә, әгәр күрше-күләннәреннән берәрсе:
—Әй матурым, әйтче миңа гына, кем кызы әле син?— дип шаяртып сорый икән, ул һәрвакыт:
—Түтәл кызы,— дип җавап бирә торган булды.
Өстәвенә теле дә сакаурак бит, ә үзе шундый җитди итеп әйтергә тырыша, аның әлеге сүзләре, һәркемнең нәни чакларын хәтерләтеп, күңелләрен нечкәртеп җибәрә иде. Шуңа күрәме, ни өчендер, шушы шаяртулар бара-тора күпләр өчен матур бер хатирәгә әверелеп, озак заманнар буена халык телендә сакланды һәм ара-тирә Нәфисәне һаман «Түтәл кызы» дип йөртсәләр дә, һичкайчан аның кушаматы булып яңгырамады.
Әмма ләкин, кызганычка каршы, бара-тора Нәфисә үзе бөтен эшне бозып куйды. Баштарак ул әллә ничек, утырма кызыдай әзергә хәзер булып, бер дә гамьсез яши бирде. Зирәклегенә алданып, хәтта укырга да күңел салмый иде. һәм әнә шулай буй җиткерде дә, тормыш юлына аяк басарга кирәк булгач, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, я харап пошынып, я үтә ямансулап йөри башлады. Әйе, инде чын акылга килгән кебек тә бит үзе, ялгызы гына калганда: «Тукта, нигә соң әле мин җиләктәй чакларымны болай зая үткәрәм?» дип ачынып уйлап та куйгалый. Ә менә Мәрфуга җиңги:
—Ник туганыңа үкенеп яшәгән шикелле кыланып йөрисең, ни булды сиңа, кызым?—дип төпченеп сорашырга тотынса, Нәфисәнең ачылырга исәбе юк, ничек тә җиңел котылмакчы:
—һай, белмисең, әнием җаным, хәлемне, кулым белән күктән йолдыз чүплисем килә. Бары шул гына...— дип, көлемсерәп, сүзне хәзер уенга борып җибәрә иде.
Сизмиме соң ана йөрәге, шундый сөйләшүләрнең берсендә, ниһаять, Мәрфуга җиңгинең түземе җитмәде.
—Борынгылар әйтмешли, яхшы сүз — җан азыгы, кызым,— диде ул.— Ә синең авызыңда бер юньлесе юк, җыен тузга язмаганны сөйләп күңелемне рәнҗетәсең ләбаса. Әй ходаем, инде бит акыл җыярга вакыттыр...
—Акылсыз булып суга сикергәнем юктыр ич әле...— Нәфисә иңбашларын сикертеп куйды.
—Тагын шул гына җитмәгән иде.
Нәфисәнең үз сүзен бирәсе килми иде, телләшеп:
—Я, нишләтмәкче буласың соң син мине, әни?— диде.
Ачуы кабарган Мәрфуга җиңги:
—Нишләтсәм дә хакым бар, мин ана кеше,— диде кисәтеп.
—Заманалары башкачарак шул хәзер...
—һи, хәсрәт!
Мәрфуга җиңги, гайрәт орып, урыныннан калкынды. Ул аягүрә басмакчы иде, ләкин кызының:
- Алай хәсрәт булгач, тиздән котылырсыз, әни,— дигән сүзләрен ишетүгә, кинәт үзгәреп китеп беравык өнсез калып торды.
Нәфисәнең бер дә исе китмәде, нәкъ баягыча иңбашларын сикерткәләп куйгач, ничектер сәер генә көлемсерәп җибәрде, аннары идән буенча зырылдап әйләнгән килеш:
— Әйе, теге, ниндидер бер җырдагы шикелле, сагынырсыз, ләкин мин булмам,— дип такмакларга тотынды.
Ә инде Мәрфуга җиңги:
— Я кисәү агачы белән алып бирдертерсең, бар, күземнән югал яхшы чакта,— дип тузына башлагач, кызы артык сүз куертып тормады.
— Менә абый яки апа гына кайтсын, барыбер аларга ияреп китәм,— диде дә тизрәк чыгып шылды.
Җаны үртәлгәнгә күрә генә:
— Миңа димәсәң, ник җәһәннәмгә китеп олакмыйсың шунда,— дип, кызының артыннан кычкырып калган булды Мәрфуга җиңги. Асылда исә күңеленә шик төшкән иде, ачуы бераз басылгач: «Катырак бәрелдем бугай. Башына әллә ниләр килеп, үз сүзен итмәгәе тагы»,— дип уйлап, хәтта шомланып та куйды.
Дөрес, кичен Нәфисә берни дә булмагандай ачык йөз белән кайтып керде. Икенче көнне дә аны-моны сиздермәде. Инде чынлап та акылга утыргандыр, шәт, дип уйларсың бит, аннары да әле җай гына йөргән кебек иде. Шулай да бу хәл озак дәвам итмәде, көтмәгәндә үзенчә мөгез чыгарып, Мәрфуга җиңгине зуррак борчуга салды. Ачыграк әйткәндә, язын Нәфисәнең мәктәпне ярты-йорты тәмамлавы булды, көннәрдән беркөнне биленә төшеп торган чәчләрен кистереп ташлатты. Янәсе, әллә мәңге авылда яшәрме, тиздән абыйлары, апалары янына күчеп китәсе ич, шәһәр модасыннан калышасы юк. Көенүеннән төсләре качкан әнисенең:
— Әйе, сине генә көтеп торалар иде анда. Моңа кадәр ярдәм итеп килүләре өчен дә рәхмәт инде,— дип әйтүенә каршы җитмәсә Нәфисә башындагы косынкасын да салып атты:
— Харап икән, шушы искеләре өченме?— диде.— Күпсенсәләр, әнә, үзләренә булсын.
—Оятың юк, күрәсең,— диде Мәрфуга җиңги,— хәзер генә дөньялар иминләнгәч тә, әллә нинди вакытлар бар иде. Шуларны әз генә исеңә төшер, алай бик туеп сикермә әле...
Әлбәттә, хаклы иде Мәрфуга җиңги. Сугышы сугыш инде, ләкин аннан соң да тормышлары җиңел булмады, җан кыйнап кына яшәделәр ләбаса. Өстәвенә шундый авыр елларны ире үлеп, Мәрфуга җиңги бала-чагалары белән тол калды. Ярый әле олы малае Харис җитеп бара иде, күп тә үтмәде, зурлар белән беррәттән төпкә җигелеп тарта башлады. Колхозга ничектер күңел бирмәде бирүен, үз җаен гына каера иде. Мәгәр читкә күчеп киткәч тә төп нигездә утырып калучыларны ярдәменнән мәхрүм итмәде. Алай гына түгел, шәһәрдә шактый тирән тамыр җибәреп өлгерсә кирәк, бер-бер артлы үсеп барган туганнарын әкренләп үз янына тарттыра торган булды. Алары да әниләрен ташламадылар, кулларыннан килгән кадәр юмарт иделәр. Авыл халкы төрлечә фикер йөртте, билгеле. Берәүләр, әйтик, көнләшүләрен яшермичә:
—Безнекеләрнең кендекләре, ачуым килмәгәе, шушы колхоз җиренә мәңгегә ябышып каткан, ахрысы. Ә менә Мәрфуганыкылар төкереп тә бирмәделәр. Хәзер әниләре әнә нинди бәхеткә иреште бит,— дип сөйләсәләр, икенчеләре, киресенчә, Мәрфуга җиңгине гәпкә алып:
—һи-и, китче, туган илдән туйган кешене җенем сөйми. Әниләрен дә әйтер идем инде, бер тамагыма баш булмыйча, күз нурларымнан аерылып яшимме соң, аллам сакласын,— диләр иде.
Кыскасы, ничек кенә булмасын, Мәрфуга җиңги һаман үзенчә көй генә яши бирде. Инде Нәфисәгә килгәндә, кече яшьтән үк михнәт күрмәде ул. Чөнки тамагы ач түгел иде, ә бераз буйга җиткәч, апасы Фәйрүзә үз киемнәреннән тегесен, я монысын җибәреп, өс-башын да карый башлады. Әле Нәфисә салып аткан косынканы да Фәйрүзә, үткән елны кунакка кайткач, үз төсе итеп калдырып киткән иде.
Инде бу хәлне дә күргәч, Мәрфуга җиңги башта ни әйтергә дә белмәде. Әмма бәгыре шундый каткан иде, бераз сулу алу белән:
—Юк, эшләр үгет-нәсихәттән узган, күрәсең. Менә мин сабагыңны укытыйм әле синең моннан соң. Алай яңасын гына киясең килгәч, нибуч, үзең эшләп табарсың,— дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге косынканы сандыгына салып, шартлатып бикләп куйды.
һәм сүзендә дә торып карады: күп тә үтмәде, Мәрфуга җиңги Нәфисәне яшелчә бакчасына эшкә урнаштырды. Җитмәсә әле, дөрестән дә өмет баглавымы, әллә сер бирәсе килмәгәнгә күрә генәме, шул ук көнне звено җитәкчесен очраткач:
— Үземә лаеклы алмашчы булмасмы дия-дия, кадерләп кенә үстергән төпчегем иде. Инде теләгемә ирешсәм кирәк, менә хәзер сезнең кулга тапшырдым,— дигән булды Мәрфуга җиңги.
Әмма яланга ирек ачар өчен чыккандай итеп кенә хис кылды кызый үзен. Иртә-кичен бер хәер әле, бүтәннәрдән калышмаска тырышып, ничек тә алай-болай кыймылдап йөргән була; ә менә әз генә кояш карый башладымы, ялкауга ял дигәндәй, эссе каба, янәсе: кисәк кенә эштән күңеле кайтып, я инеш буена су коенырга төшеп китә, я помидор түтәлләре арасындагы берәр күләгәле җиргә ятып, җиләсләнеп рәхәт кичергән хәлдә, әллә ни гомер күздән югалып тора иде. һәм күп тә үтмәде (ике рәхәт бергә килми икән шул), җәзасын да күрде Нәфисә. Чөнки ялкаулыгы белән дан чыгарып, халык теленә бер кереп алгач, әлеге «түтәл кызы» дигәннәре хәзер инде үзеннән-үзе аның кушаматы булып яңгырый башлады. Мәсәлән, берәрсе, аны-моны бер дә уйламыйча:
— Нәфисә хәзер генә шушында иде ләбаса, кая китеп олакты соң әле ул?-—дип сорый-нитә калса, чая телле кызлар өчен шул җиткән:
—Шуны да белмәскә, түтәл кызы түтәл төбендә булмыйча, кая булсын тагы,— дип кенә җавап бирәләр.
Билгеле, Мәрфуга җиңги:
—Кыз кеше бит син, алдагы көнең турында уйла азрак,— дип һаман әйтә килде. Хәтта:—Җаның юктыр ла синең, йөзләремне саргайтасың ич. Адәмнән оят лабаса,— дип зар елаган чаклары да күп иде.
Ләкин бар нәтиҗәсе шул булды: телгә керүнең сәбәбен иптәш кызларына аударып, аларны дошман күреп йөри торгач, Нәфисәнең күңеле яшелчә бакчасыннан бөтенләй бизде һәм икенче язны ул якка әйләнеп тә карамады. Әйе, бик исе киткән иде ди аның. «Түтәл кызы», имеш. Ә кай җире кемнән ким соң? Гарьләнеп үләрсең бит...
«Алай гарьләнә белгәч, моннан соң сабак булыр, бәлки» дип уйлап, ышанып та куйды тагын Мәрфуга җиңги. Шуңа күрә Нәфисәнең яшелчә бакчасын ташлап кырчылык бригадасына күчүенә каршы килеп тормады. Әмма һичкайда игелек күрсәтмәде кызый. Билгеле, кушаматы да, күләгә шикелле артыннан калмыйча, үзе белән бергә ияреп йөрде.
Тора-бара Нәфисә үз авылында чит бер кеше булды да калды. Ә кем йөрәге яна дисең, әлеге ана йөрәге сыкрый, әлбәттә. Югыйсә, үз кадерен үзе җибәрмәс, ничек тә бераз әдәп саклар иде, бригадирларны очраткан саен, усал ана каздай ысылдап, алар өстенә ташланмас иде. Сүзе үтмәгәч, ахыр чиктә Мәрфуга җиңги, кирәгеннән артык гайрәтләнеп китеп, идарәгә дә барып керде. Шәт, әйтмәгәне калмагандыр. Бәй, шулай булмыйча, кеше язмышы белән шаяра торган элекке заман түгел, җитеп беткән кыз баланың гайбәтен сатып, рисвай итмәсеннәр. Мәгәр Мәрфуга җиңги үзе дә ишетте ишетмәгәнен. Кем авызыннан бит әле. Әйе, Халидә булып Халидә, гомерендә ир күрмәгән, бер бала-чага үстермәгән көенчә, акыл өйрәтсен, имеш. Җен ачулары чыккан Мәрфуга җиңги тезгенне бик кыска тотты.
—Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстырмасын иде. Иң элек бала үстереп кара, аппагым. Минем шикелле җидене түгел, хет берне генә. Аннары меңә синең белән дә сөйләшермен, яме?— диде ул, кырт кисеп.
Мәрфуга җиңгинең төрттереп әйткән сүзләренә каршы Халидә, беравыкка өнсез калып торганнан соң, ирен читләре белән көлемсерәп кенә куйды да:
—Алайга китсә, кош та бала чыгара,— диде.
Мәрфуга җиңги төшенеп җиткермәдеме:
—Бу ни дигән сүзең тагы?— дип сорады.
—Ә бу — оясында ни, очканда да шул, дигәнем, Мәрфуга апа,— дип, ипләп кенә тезеп китте Халидә.— Авырга алсаң алырсың, җиде бала табуың белән мактанасың мактануын, ләкин берәрсе колхозга игелек күрсәттеме? Юк. Әлеге дә баягы, кош балаларыдай канат чыгарулары булды, икмәк ашатып үстергән газиз туфракларын ташлап, кайсы кая таралып беттеләр. Хәзер инде әнә Нәфисә дә алар юлыннан китмәкче, башы аңгыраеп калгандай, кунар куак таба алмыйча, миңгерәүләнеп йөри. Шулай булгач...
Мәрфуга җиңги, Халидәнең сүзен бүлдереп:
—Син нәрсә, үз йомышың белән килдеңме бирегә, әллә миңа акыл өйрәтергәме?— диде һәм, аның өстенә ябырылып ташланырга хәзерләнгәндәй кисәк кенә калкынып куйганнан соң, көтмәгәндә председательгә бәйләнеп дәвам итте:— Тукта әле, Сафиулла, син үзең дә бала-чага үстергән кеше бит, ә нигә мыек астыннан гына көлемсерәп утырасың?
—Бүрәнә аркылы бүре күрүеңме, Мәрфуга җиңги?— һәм председатель чынлап та көлемсерәп җибәрде.— Юк, мин үзем сине кызганып утыра идем әле,— диде аннары, җитди тонга күчеп.— Әйе, аяныч, бик аяныч хәлең, Мәрфуга җиңги.
—Аяныч, имеш. Ә шуның телен тыя белмисең.
—һаман аңламыйсың икән әле,— диде Сафиулла,— Халидә дөрес сөйли ул. Әйтүем дә шуның өчен иде.
Мәрфуга җиңги әйтерсең берьюлы алмашынды, бөтенләй мескен бәндәгә әверелде дә калды:
—Аңладым, ник аңламаска, бик яхшы аңладым,— диде, әкрен генә итәк-чабуларын җыйгалап, кайтырга хәзерләнгәндәй итте. Мәгәр чыгып китәргә ашыкмады, бераз сулышын җыеп торганнан соң:— Олы башымны кече итеп килгән мин җүләр. Аллам сакласын, моннан сон, үлсәм дә бусагаңны атлап керәсем юк. Кызымны рисвай иткәннәре җитмәгән...— дип ярып салды да, зәһәрен чәчеп, әллә нихәтле сүзләргә җитте. Чыгып китәр алдыннан Халидәне дә онытмады, аңа болай гына диде:—Гомер буе ирдәүкә булып яшәдең, кая инде ул сиңа ана йөрәген аңлау. Хәер, ник болай борчылам соң әле? Минем Нәфисәкәем, ходайга шөкер, төшеп калганнардан түгел әле, ничек тә үз бәхетен табар. Әйе, актыгын әйттерәсез: җилгә җилләп, бозга бозаулап йөрергә, әллә синең шикелле кияү чыкмаслык бер бичарамы ул?
Кияү турындагы соңгы сүзләрен Халидәдән үч алу өчен генә әйткән иде Мәрфуга җиңги. Ә өенә кайткач, шул ук мәсьәләне икенче төрлегә борып, кызының йөрәген алмакчы булды. Шуңа күрә үгет-нәсихәт биреп тормады, әллә ни орышмады да. Әмма аның:
—Халидә шикелле кияүсез утырып калырсың әле менә. Мине дә тереләй кабергә кертерсең,— дип ачынып әйткән сүзләрен Нәфисә бик җиңел кабул итте:
—Юкка борчылмасаң иде. Ничек паспорт юнәтергә икән, шуны әйт син миңа, әни,— диде ул.
—Рәнҗетмә, рәнҗетмә җанымны, каргышым төшәр, яхшыдан яман туган нәрсә,— тамак төбенә төер утырганлыктан, башка сүз өстәп әйтергә Мәрфуга җиңгинең теле әйләнмәде.

II

Ә тыкрык буендагы ялгыз өйдә икенче берәү — Халидә йокысыз төн үткәрде. Хәер, бер шул төнне генә булса икән әле. Иптәшләре арасында сынатканы юк алай Халидәнең, икегә ярылырга җиткән хәлдә, көнозын бил дә язмыйча эшләп йөри бирә фермада. Әмма өенә кайтып кердеме, шундый ямансулап кала, ахыр чиктә тик елап кына җибәрми. Кимсетү сүзләрен ишетеп җаны ачынудан да түгел инде, күңеле кечелекле булгач, аларны ничектер җиңел кичергән кебек иде Халидә. Шулай да ялгыз өеннән бөтенләй күңеле бизгәндәй аркылы ятканны буйга алып салырга кулы бармыйча, бу араларда ул гел Нәфисә турында уйлана башлады. Җитмәсә тагы үткәннәре дә келт итеп исенә төшә бит әле.
Дөрестән дә, Халидәнең тормыш юлы бик катлаулы шул. Сугыш башланганда аңа унҗиде яшь иде, күп тә үтмәде, фронтка китеп барды. Үзе теләп, әлбәттә. Япь-яшь кыз башы белән ниләр генә кичермәде, ә бит беркайчан да сынатмады Халидә.
Яисә менә сугыштан соңгы елларда җиңел булдымы әллә? һич юк. Әнисе картайган, йорт-җирләре таркалып беткән, өстәвенә колхозның хәле дә шәптән түгел —- кыскасы, һәркемдә җан асрау кайгысы куәтле иде ул заманнарда. Шулай булгач, кияүгә чыгу турында уйлаулар кая инде, фронттан кайткач Халидәгә, ичмаса, иркенләп бер күңел ачарга да туры килмәде, фермага урнашып, җиң сызганып эшкә тотынды. Әйтер хәл юк, зарлана белмәде, нинди авыр чакларда да төпкә җигелеп тартты. Әмма шунысы аяныч: баш-күз алганчы хәтсез гомерләр узган иде һәм аларны кире кайтару һич тә мөмкин түгел иде. Ә тора-бара Халидә үзе дә шушы язмышына ияләшә төште булса кирәк, үтә сабыр табигатьле кешегә әверелде. Тагын бер тыйнак ягы — кайгы-хәсрәтләрен эчендә асрады, кешеләрдә кызгану хисләре уятып, үз кадерен җибәрмәде.
һәм әнә шуларның барын хәтерли торгач, яңадан Нәфисә килеп баса Халидәнең күз алдына. Бу юлы күңелендә көнләшүгә якын сәер тойгылар кузгалуга карамастан, ни хикмәттер, ул аның яхшы якларын да күрмәкче, әмма көтмәгәндә Мәрфуга җиңгинең үзе белән бәхәскә кереп китә. Әйе, тапкан сүз: «Минем кызым үз бәхетен табар», имеш. Утырып калмаячак, янәсе. Әгәр яшьлеге хәзерге шикелле имин чорга туры килсә, әллә Халидә шулай мәхрүм булып яшәр идеме? Аннары бит, ачуы килмәгәе, сугыштан соң ир-атның кадерле чагы иде, кайбер аламалары кыланып күрсәттеләр инде. Әле килеп Мәрфуга җиңги кимсетсә дә, Халидәнең андыйларга исе китмәде, артыннан ияреп йөри башласалар, кырыс кына борып җибәрә торган булды...
Кыскасы, беренче әтәч кычкыргач кына Халидәнең күңеле бераз тынычланып кала һәм шуннан соң әлеге уйларыннан арынып, тирән йокыга тала.
Әтәч дигәннән, Халидәнең җиде тавыгы бар. Әнисе үлгәч, ул аларны суеп ташламакчы булган иде. Чөнки бер ялгызына терлек түгел, кош-корт асрауның да кирәге юк: артында кешесе булмагач, мәшәкать кенә. Ә эшләп тапканы ашарына да, киенеренә дә һәм йорт-җирләрен бөтәйтергә дә артыгы белән җитеп бара. Шулай да тавык нәселен берыолы кырып салырга ничектер күңеле тартмады Халидәнең. Икенче төрле әйткәндә, әнисе төсе булып та һәм менә хәзерге шикелле борчулы вакытларында бер юанычы булып та калдылар алар.
Иртә белән дә харап рәхәт Халидәгә: сәгатьтә һич кайгысы юк, шул ук әтәч үз вакытында уята аны.

III

Ә менә Нәфисә өчен Халидә әллә бар, әллә юк дөньяда — ике ятып бер төшенә керми иде, ичмаса. Хезмәтләре белән дан тоткан андый хатын-кызлар, гомумән, азмыни хәзер колхозда. Бар куанычлары шулдыр, бәлки. Әйдә, җаннары теләгәнчә яши бирсеннәр, тик акыл саткан булып, Нәфисәнең генә теңкәсенә тимәсеннәр. Югыйсә, тегеләй дә йөрәге парә-парә килгән, әгәр кагыла торган булсалар, үзләренә үпкәләсеннәр...
һәм, чынлап та, юкка-барга да дошман күреп йөргән кешеләре аз түгел иде Нәфисәнең. Идарәдәге теге вакыйгадай соң хәзер менә Халидәне дә җене сөймәс булды. Өстәвенә Мәрфуга җиңги, кечкенә баланы бүкәй белән куркыткандай:
— Инде телгә алмыйм бүтәнен, әгәр Халидә шикелле гомергә кияүсез торып калсаң, ничек адәм күзенә күренермен, ходаем. Иртә кычкырган күкенең башы авырта дигәндәй, юкка гына бичараның йөзенә бәреп әйттем, ахры,— дип, әледәп-әле бер үк сүзләрне кабатлагач, Нәфисәнең Халидәгә булган ачуы отыры кабара гына барды.
Ә бит сәбәбе шул гына: үзен үзе әллә кемгә куйган булып, Нәфисәне хурлап телгә алган, имеш, Халидә.
Әмма шул җене сөймәгән Халидә апасы кеше итте дә инде Нәфисәне. Аның җылы канаты астына ничек барып кергәнен ул хәтта сизми калды.
Озынга сузмас өчен, бу урында иң элек шуны ачыклап үтәргә кирәк: үз көннәрен матур гына оештырып җибәргән иптәш кызларыннан көнләшеп, бер заман Нәфисә киенергә-ясанырга бик тә һәвәсләнеп китте. Тик ирке чиклерәк шул, эшләп тапканы юк дәрәҗәсендә. Әнисе теле белән әйткәндә, оҗмахка бик кермәкче дә бит, ләкин гөнаһлары җибәрми, һәм менә шунда инде чибәр кызыйның башына бер хыял кереп утырды: фермага эшкә урнашып, күп итеп акча суга була, янәсе. Мәгәр Нәфисәне фермага якын да җибәрмәделәр. Йөреп-йөреп тә үз теләгенә ирешә алмагач, ул әнисе аркылы эш итмәкче булды һәм аның ай-ваена карамыйча:
—Әнием җаным, бары тик син генә коткара аласың мине бу кыен хәлдән. Ферма мөдире Фәрдәнәнең әнисе Мәрхүбә карчык белән барып сөйләш әле. Ул бит синең ахирәт дустың, сүзең үтсә, бәлки, берәр ничек кызына тәэсир итәр иде,— дип, сарыла-сарыла ялына башлады.
Мәрфуга җиңгинең Мәрхүбә карчыкка сүзе үтсә кирәк, көннәрдән беркөнне Фәрдәнә, ферма өендә сыер савучы кызлар белән нәрсәдер турында сөйләшеп утырганда, җае чыккач:
— Әллә кайсы сихерләгән, ахры, әнине, яратмаганы Нәфисә иде, бу арада шуны мактап үлә инде. Нигә эшкә алмыйсың, дип минем дә башымны катырып бетерде. Хет өйдән чыгып кач,— дип ычкындырды.
Атна-ун көн үтмәгәндер, сыер савучы Мәликә күптән сөеп йөргән күрше авыл егетенә кияүгә чыккач, аның урынына алмаш кирәк булды. Нәфисәнең бәхете шуның белән генә җиңде, Фәрдәнәнең сүзләрен теге чакны Халидә күңеленә салып куйган икән:
— Син ничек уйлыйсыңдыр, Фәрдәнә, белмим, ләкин мин Нәфисәне алу ягында,— диде ул аңа.
— Әллә сине дә сихерләделәрме?— диде Фәрдәнә, көлемсерәп.
— Ихлас әйтүем...
— Шул ялкаунымы?! Башка бәла генә булыр ул, Халидә апа. Аның кем икәнен үзең дә беләсең ич.
—Белмәсәм, сүз дә кузгатмаган булыр идем, бәлки.
—Сәер икән.
— Бер дә сәер түгел, Фәрдәнә. Үзең уйлап кара: бездән башка аңа кем ярдәм кулы сузар дисең? Юк, Нәфисәне пичек тә үз арабызга алырга кирәк. Чөнки ул да безнең шикелле үк кеше. Әле җитмәсә рәтле тәрбия күрми үскән ятим кыз бала...
Фәрдәнә шактый уйга калган иде:
— Шулай да иң элек кызлар белән киңәшеп карарга кирәк булыр, алар ни әйтерләр тагы,— диде ахырдан.
Сыер савучы кызларның исә Нәфисә турында ишетәселәре дә килмәде. Әйтерсең алдан ук үзара сүз берләшеп куйганнар, һәркайсының фикере гел шуңа кайтып калды: коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшәләр ләбаса, Нәфисә аларны артка сөйри башласа, ни кылырсың? Юк, фермага якын да җибәрергә ярамый аны. Йөрер иде бугай аннары бөтен эшкә аяк чалып.
Ләкин Халидәнең җавабы әзер иде:
— Нәфисәнең язмышы барыбызны да борчырга тиеш иде. Чөнки, үзебез әйтмешли, без бит коммунистларча яшәргә җыенабыз,— дип сүзен башлады ул,— Тик менә сез һаман үзегез турында гына кайгыртасыз әле, бөтен бәласе шунда, кызлар. Ә Нәфисә шикелле кешеләр теләсә нишләсеннәр, имеш. Дөресме бу?
Кайсыдыр:
—Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмас дигәндәй, ай-һай, ул түтәл кызыннан барыбер рәт чыкмастыр, ахры,— дип көрсенеп куйды.
Халидә яулыгын артка кайтарып бәйләде һәм:
— Кешене кимсетергә ярамый. Әйе, аның әнә шул кушаматын да онытырга кирәк,— дип тагын дәвам итте.

IV

Нәфисәне әнә шулай сулышы белән тартып алырдай чиккә җитеп, фермага урнаштыруда ярдәм итсә дә, иллә мәгәр читенгә әйләнде ахырдан Халидәгә. «Борынгылар әйтмешли, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керәме сон, юкка гына башымны кайгыга салдым бугай» дип уйлаган чаклары да аз түгел иде. Әйе, бигрәк кире яралган кыз икән шул. Инде дә аңламагач, соң бит сыер савучы кызларның һич караңгы чырай күрсәткәннәре юк, кайгыларын да, шатлыкларын да уртаклашырга әзер булып, Нәфисә өчен үлә язып торалар хәзер. Йөзебезгә кызыллык төшерә ич бу, оятына көч килмәсме, берәр ничек җайланып китмәсме, ичмаса, диптер, ахры, хәтта иң яхшы сыерларын аңа беркетеп карадылар. Әмма хайван гына җәзага дучар була, Нәфисә кулына күчкәч, кадере югала иде.
Юк, хәтер саклап кына кеше язмышын хәл итеп булмый, күрәсең. Яхшы киңәшләр белән дә Нәфисәнең күңелен аулый алмадылар. Бик исе киткән иде ди аның: көннәре үтә тора, ә акчасы килә тора.
Аннары җыелыш саен диярлек Нәфисә турында җитдирәк сүзләр кузгала башлады һәм һәркайчан кисәтеп әйтә килделәр:
—Безгә генә аяк чалмыйсың, киләчәктә үзең өчен уңайсыз туры килер,—диделәр.
Җәе бер хәер иде әле, ничек үтсә дә үтте, һәрхәлдә, ул кадәр зар елап гомер кичермәгән иде Нәфисә. Ә менә көз җитеп, кышка хәзерлек эшләре киңрәк җәелеп киткәч, укасы коела башлады. Китче, зинһар, сыер савучы була торып, шушы салкында ферма абзарларын сылап йөрмәс инде. Әнә силос хәзерләшкәне өчен рәхмәт әйтсеннәр. Җитмәсә, өстәмә түләүдән дә мәхрүм итсеннәр, имеш. Әйе, Халидә шикеллеләрнең сүзләренә күп колак сала башласаң, күрерсең рәхәт, якты дөнья белән бөтенләй бәхилләшеп, ферма сасысын гына иснәп яшәрсең. Аннары, ачуы килмәгәе, Нәфисәдә ни эше бар соң Халидәнең, әллә югыйсә, үзе белән тиңләштермәкчеме?
Кыскасы, Нәфисәнең фермадан гомумән җаны бизгән кебек иде, хәзер ташлап китсә дә, үкенмәс төсле иде. Әмма, ни хикмәттер, элекке шикелле гамьсез дә була алмый үзе, сагаебрак яши башлады, һәм нәкъ әнә шундый әйле-шәйле йөргән чагында ашыгыч рәвештә җыелыш ясап, айнытмасыннармы Нәфисәне. Дөрес, эше буенча түгел, күтәренке социалистик йөкләмә алу уңае белән уздырылган киңәшмәгә катнашмаганы өчен генә кыздырмакчылар иде. Чөнки адашкан каздай һаман читтә йөрмәсен, һәрвакыт зур семьябызның уртасында булсын, коммунистларча яшәргә өйрәнә торыр, дип уйлаганнар иде. Ләкин Нәфисә, үз гаебен таныйсы урында, берәүне дә санламыйча, башта ук теленә салынды. Ә инде:
—Бүтәннәр көрәп акча алсыннар, ә мин киңәшмә саен өстерәлеп йөрим, имеш. Алай җүләргә санап, үз кубызыгызга гына биетмәгез әле, яме?— дип чатнатып әйтеп биргәч һәм шуның өстенә яраткан Халидә апаларын да китереп кыстыргач, кызларның сарулары кайнады булса кирәк, Нәфисәдән өмет өзеп, дәррәү куптылар. Күпчелек хәзер үк аңардан котылу ягында иде. Ярый әле Халидә апалары сабырын җуймаган икән, әгәр Нәфисә, үз гаепләрен танып, моннан соң төзәлергә сүз бирсә, тагын бер тапкыр сынап карарга киңәш итте. Кайбер кызлар да:
- Чыннан да, инде без дә аны үз арабыздан чыгарып ташласак, аның бит бүтән барьгп сыеныр җире юк. Гомер буе күз көеге булып яшәр. Шуңа күрә уйлашырга кирәк,— дип куәт бирделәр.
Бер сүз белән әйткәндә, Нәфисәнең язмышы кыл өстендә торып калган иде. Тик шунда гына аның аңына барып җитте, ахры, һаман үз сүзле чая кыз булып күренергә тырышуына карамастан, күзләре дымлана башлады. Сизенепме, сизенмичәме, Халидәнең миһербаны килде:
— Әйе, ныклап уйлашырга кирәк. Нәфисә үзе дә төплерәк фикер йөртеп карасын. Ләкин без аңа берничә көн вакыт бирик,— диде ул өстәп һәм:—Тоткан җирдән чыбык та сынмый дигәндәй, югыйсә, хәзер башы чуалган чагы, кызган шәптән я тагы берәр ярамаган нәрсә әйтеп ташлар,— дип, мөлаем генә көлемсерәп куйды.
...Кешегә ышанмауның бәласеннән барыбер котыла алмады Нәфисә һәм шуңа күрә сак астында яшәгәндәй хис кылып, авыр кичерде бу көннәрне. Иптәш кызлары әле дә кырып карыйлардыр, эчтән ачу саклап йөриләрдер кебек тоела иде аңа. Ләкин болай карауга кечкенә булып күренгән икенче бер вакыйга Нәфисә күңелендә тирән эз калдырып, тормышын яктыртып җибәрде һәм, нәтиҗәдә, дөньяга күзләре ачылып, тиз арада язылып китте.
Ә ул вакыйга менә ничек булды:
Гадәттә сыер савучы кызлар, бушрак вакыт сайлап, азык хәзерләү хәстәренә төштән соң керешәләр иде. Көннәрдән беркөнне Нәфисә, ни уйлаптыр, яхшырак тәртип урнаштырырга дәртләнеп тотынгач, үзе дә сизмәстән мавыгып китте дә ферма абзарында озаграк юанып калды. Ниһаять, инде менә бар эше дә төгәлләнгән, азык мәсьәләсен генә кайгыртасы калган иде. Ләкин, ниятләнеп, билен дә язып өлгермәде, абзар артындагы силос чокыры янында кемнәрнеңдер сөйләшкәннәре колагына чалынып, шып туктады. Баштагысының тавышын Нәфисә танып бетермәде, һәрхәлдә, чаярак бер хатын-кыз:
—Бая гына Динә сыерларына азык әзерләгән идең түгелме соң, Фәрит? Ә монысы кемгә тагы?—дип сорады.
Фәрит дигәне Динәнең энесе инде анысы. Шәп тә егет соң үзе. Кышның кыш буена ул ферманың барлык йомышларын үти: карын да көри, ат белән утынын-суын да ташый, азыгын да китерә, тегермәненә дә чаптырып барып кайта. Әз генә буш вакыты калдымы, апасына булыша. Әле дә әнә йөгереп килеп җиткән, күрәсең.
Нәфисәнең шулай уйлавы булды, Фәрит:
—Күзгә күренеп торган эшем юк иде, менә Нәфисә апага булышырга булдым әле,— дип җавап кайтарды.
Тагын баягы тавыш:
—Әллә инде берәр тылсымы бар шул Нәфисәнең...
— Нигә алай дисең, үзең дә күргәнсеңдер, Нәфисә апаның бүген эше тыгыз...
—Харап икән... Ачуым килмәгәе, бер түтәл кызы булмады, тәмам көйсез шәһәр кунагына әйләнде ләбаса, барыгыз да аның җаен гына җайларга тырышасыз...
Әлеге черелдек тавышка Халидә килеп чыкты, ахры:
- Үзебез коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшәбез... Болай кылану килешми, оялырга кирәк,— диде ул кистереп.— Акылың булса, Нәфисәгә ярдәм кулы сузган өчен Фәриткә рәхмәт әйтергә тиеш идең. Бу — бер. Икенчедән, моннан соң «түтәл кызы» дигәнеңне ишетсәм, кара аны, кызыкай...
Нәфисә калганын тыңлап тормады, аяк тавышлары якынаюга, арткы капкадан чыгып сызды. Бу вакыйганы ул беркемгә дә сөйләмәде. Тик күп вакытлар узгач кына Халидә апасына ачылды. Ачылды да:
—Хәзер инде кайчакларда «түтәл кызы» дип әйтсәләр дә ярый, аның өчен син берсенә дә ачуланма,— дип җиңелчә көрсенеп куйды.
Халидә гаҗәпләнеп калган иде:
—Мин аңламыйм, син нәрсә сөйлисең, Нәфисә?— диде.
—Минем бала чагымдагы сафлыгымны кайтардыгыз. Әгәр шулай икән, «түтәл кызы» ничек инде начар кушамат булып яңгырасын хәзер.
Ә бит чыны да шулай иде, Нәфисә үзе белмәсә дә, артында мактаганда, безнең түтәл кызы дип горурланып телгә алалар иде.