СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Абдулла Алиш “Песиләр һәм күселәр”

Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән.
Әнисе ауга киткәндә:
— Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән.
Ә Песи баласы:
— Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм,—ди икән.
Көннәрнең берендә Песинең әнисе ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шулвакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган.
Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр. «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың»,—дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы кая китеп өлгерәләр икән.
Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алмаган, шуңа күрә бик тә хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм»,— ди икән.
Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән.
Тычкан балалары идән астыннан тагын чыкканнар, йөгерешеп йөреп, Песи баласын котыртканнар. Ул бу юлы аларны бик кызык иткән: сикереп төшкән дә почмактагы тишекне бикләп куйган.
Тегеләр качарга урын тапмаганнар, тәмам аптыраганнар. Песи баласы аларның берсен эләктереп тә алган.
Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Бу юлы тычканнар да чыгып шаярмаганнар, каядыр югалганнар.
Менә кинәт нидер бик каты кыштырдаган. Песи баласы: «Әни кайтты, ахры»,— дип уйлаган. Ни күзе белән күрсен: идәндә зур-зур күселәр йөгерешеп йөриләр икән.
Песи баласы алардан да курыкмаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишектән егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.
Күселәр аны куа-куа алҗытып бетергәннәр, куып тотканнар, җәфаларга тотынганнар. Ул көч-хәл белән качып котылган.
Әнисе кайткач, барысын да баштанаяк сөйләп биргән. «Үтерә яздылар бит, әни!»-—дигән.
— Матурым, матурым, курыкмас батырым, дошманнарның төрлесе була, төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы да төрле юллар белән көрәшергә кирәк,—дигән әнисе.
Нәни песи хәзер инде барлык дошманнарны танырга өйрәнгән: аларны көч белән, тапкырлык белән, кыюлык һәм батырлык белән җиңә икән.