Зоотехник Хәлим сәгатьтән артык инде олы юл буендагы кибет алдында машина көтә.
Кичә аны айлык отчёт белән район авыл хуҗалыгы идарәсенә чакырдылар. Күмәк хуҗалык рәисе аңа ягулык ташый торган машинага утырып барырга кушкан иде. Әмма ул машина кичә соңгы рейсыңда ватылып кайткан булып чыкты. Бу хәбәрне Хәлимгә иртән соңгарак калып җиткерделәр. Ул кабат идарә белән автопарк арасында машина хәстәрен күреп йөргән арада, хуҗалык машиналары кайсы кая эшкә таралышып беттеләр.
Хәлим, авыллары белән район үзәге арасында йөри торган автобуска өметләнеп, кибет алдындагы тукталышка йөгерде. Бер уңай килмәсә килми бит ул, анысы да яңарак кына кузгалып киткән булып чыкты. Инде утырып китү өчен соңгы өмет — попуткалар калды. Хәер, аларына да, бәхетең елмаеп, белгән-күргән шофёрың очрамаса, ансат кына утырып китәрмен димә. Күп вакытта син барасы юл уңаена үтүче машиналарда буш урын булмый, урыннары булганнары да, синең өзгәләнеп туктарга үтенеп күтәргән кулыңа күз кырыйларын да төшереп карамыйча, яныңнан выжлап үтеп китәләр.
Инде, әйтеп үткәнемчә, Хәлимнең биредә таптануына сәгатьтән артты, җитмәсә, юлга чыгуы да, үч иткәндәй, салкын көнгә туры килде. Төньяктан искән декабрь җиле болай юка, җыйнак гәүдәле Хәлимне өтеп алырга өлгерде, шаян кызлар кебек, колак яфракларын чеметкәләде, ботинка эчендәге аяк бармакларының очлары сизмәс дәрәҗәгә җитеп туңдылар, битендәге йон төкләренә, керфекләренә сыкы сарды. Хәлим, ерактан ук кул күтәреп тә туктамаган тагын бер машинаны үткәреп җибәрде дә, барысына да кул селтәп, өенә кайтып китәргә булды. Ул инде кузгалырга тора иде, шунда аның кырыеннан алгарак үтеп, ялтырап торган шомырт кара төстәге иномарка килеп туктады. Җиңел машина ияләренең юл чатында тилмереп көтеп торучы гади кешеләргә сәлам бирергә яратмаганнарын, алар яныннан ничектер масаеп, башларын артка ташлап кына үтеп киткәннәрен күп тапкырлар күргәнгә күрә, Хәлим килеп туктаган иномарка хуҗасына арты белән әйләнде. Утырып китәргә бик кирәк булса да, үзен андыйлар алдында түбәнсетәсе килми иде аның.
Ишеген шапылдатып ябып, машинасы эченнән дҗинсы куртка, шундый ук чалбар кигән базык кына гәүдәле, тулы йөзенә килешле итеп кара мыек калдырган, чиста итеп кырынган яшь кеше чыкты. Машина хуҗасының кәефе күтәренке иде, күрәсең, ул авыз эченнән ниндидер күңелле көй көйләп, кулындагы ачкычларын уйната-уйната, кибеткә таба атлады һәм шунда нигәдер Хәлимгә борылып карыйсы итте, бермәлгә икеләнгән сыман карап торгач, кинәт:
— Хәлим?! Син түгелме соң бу, ахир?! Син бит! — дип кычкырып җибәрде.
Хәлим дә зәңгәр күзләреннән нур чәчеп елмайды.
— Рәсим!
— Точно! Рәсимнең нәкъ үзе!
Алар кочаклашып, аркаларыннан сөешә-сөешә, бик җылы итеп күрештеләр. Хәлим Рәсимне чәйгә чакырды.
— Рәхмәт. Керә алмыйм,— диде Рәсим. Аннан, бар йөзенә елмаеп өстәде: — Время — деньги. Мин чакырган сәгатькә барып җитәргә тиеш. Ашыгам, ахир, үпкәләмә.
— Алай бик ашыгыч кая китеп барыш соң?
— Ижауга.
— Юллар бер уңайга икән.
— Синең кая барыш?
— Районга отчёт белән.
— Отчёт белән? Ничек? Шулай попуткага чыгыпмы? Пикап юкмыни синең? Как-никак син бит белгеч!
— Пикап юк. Матай гына. Аның белән бу салкында кая барасың...
- Әлбәттә! — диде Рәсим.
Рәсим Хәлимнең шактый йончыган йөзенә карап торды да:
— Адәм мәсхәрәсе бит бу! Отчёт белән барырга зоотехникка машина бирмиләр. Безобразие! Башымны кисәргә бирәм — рәисегезнең өч булмаса ике җиңел машинасы бардыр! Дөресме? — дип, кызу-кызу әйтеп ташлады.
Хәлим аның сүзен раслап ияк какты.
— Менә әйтәм бит. — Рәсим кызып китте, Хәлим кебек белгечнең кадерен белмәгән хуҗалык рәисен, тагын әллә кемнәрне эт итеп сүгеп атты. Бераз тынычлангач: — Юлчы кешенең юлда булуы хәерле. Киттек, ахир,—диде дә машинасының алгы ишеген вәкарь белән генә ачып кереп утырды да моторын кабызды, каршы яктагы ишеген ачып, Хәлимне утыртты.
Алар кузгалып киттеләр. Утыргычына затлы келәмнәр җәелгән, йомшак, җылы машинада тирбәлеп бару күңелле дә, рәхәт дә иде.
Хәлим җилдереп барган иномаркага таба ым кагып сорады:
— Үзеңнекеме?
Рәсим алтын тешләрен ялтыратып елмайды:
— Үземнеке! Узган атнаны баҗай белән Калининградтан шушындый берничә иномарка куып алып кайттык. Монысын хәзергә үземә йөрергә калдырып торам. Ул Хәлимгә ялт кына күз сирпеп алды да балкып елмайды. Шаяруымы, чыны беләнме: — Әйдә, алып җибәр, ахир, сатам! — дип әйтеп куйды.
Хәлим көлеп җибәрде.
— Башымдагы кыргаякларны сатыпмы?! Сатыйм дисәң, алары да юк бит аның,—диде.
Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Хәлим җитдиләнеп сорады:
— Зоотехниклыгыңны ташладың, димәк?
— Ташладым, ахир. Туйдым бушка тирес исе иснәп йөрүдән. Син ишетмәгән идеңмени?
— Ишеткән идем. Нигәдер баштарак ышанып җитмәдем. Тормышың хәзер шәһәрдә, алайса.
—Шәһәрдә. Ижауга киткәч өйләндем. Бәхет елмайды миңа, ахир. Бакырдан алтын ясый торган хатынга юлыктым.
—Алхимикмы әллә? — Хәлимнең оста шаяртуыннан кәефләре килеп тагын көлеп алдылар.
— Алхимик дисәң дә ярый. Мәскәүгә, Төркиягә, һиндстанга йөри. Ничек яшәргә кирәк икәнлеген баҗай дигән кешебез өйрәтә... Анысы — чакматаш. Кирәк икән судан ут чыгара. Менә бу импортныйларны да аның белән Калининградтан... хәер, анысын сиңа сөйләдем инде...
— Хәзерге тел белән әйткәндә, алыпсатарлар булдыгыз, димәк.
— Ә нигә булмаска! Дәүләт үзе кушып торганда яшәп калыйк әле. Гомер ике килми бит, ахир.
— Фатирга да ирештеңме?
— Өч бүлмәлене алдык, җиде миллион түләп. — Рәсим, җиде миллион сүзе ничек тәэсир итте икән дип, ялт кына Хәлимгә карап алды. Әсәрләнеп сүзен дәвам итте: — Тиздән «Мерседес-бенц» алам, кондиционерлы... компыотерлыны. Безнең агай-эне «Жигули»ларга утырып йөрми хәзер. Синең дәрәҗәңне утырып йөргән машинаңа карап бәялиләр, заманы шундый, ахир!
Менә бит нәрсәләр сөйли Рәсим.
Ә аның, Хәлимнең, Рәсимнеке белән чагыштырганда нәрсәсе бар? Сыеры, танасы. Зоотехник булып килгән елны күмәк хуҗалык биргән, бер якка янтайган агач йорты. Тузып беткән абзар-курасы. Хәлим дә, сыер савучы хатыны да, кояш белән бергә торып, төнгә кадәр баш та күтәрмичә эшлиләр бит югыйсә. Хәтта елына бер тапкыр бирелә торган ялларын да рәхәтләнеп ял иткәннәре юк.
Хәлим, шуларны уйлап, ачы итеп көрсенеп куйды.
...Алар Рәсим белән урта мәктәпне бергә тәмамладылар. Үзләрендә башлангыч мәктәпне бетергәч, Рәсим Хәлимнәр авылына килеп укыды. Бер класста, хәтта бер партада утырдылар.
һай, кызык икән бу тормыш дигәнең.
«Юраганың юш, хыялланган кәсебең рас килә» дип, тикмәгә әйтмиләрдер. Рәсим малай чактан ук алырга-сатарга, алыш-биреш ясарга яратты. Синең кулыңда үзенә ошаган берәр ят әйбер күреп алса, «Сат!» дип чат ябышыр иде. Шуны сатып алмыйча, йә үзендәге берәр әйбергә алыштырмыйча туктамас иде. Җәйге каникулда, уку елы башланыр алдыннан, шәһәргә барып, бизәкле авторучкалар, бетергечләр, төсле карандашлар алып кайтып, шуларның хакларын арттырып сатып, акча эшләр иде. Хәлимнең әле дә хәтерендә: җиденче класста укыган елны Кытай фонарьлары сатып, үзенә шактый файда ясады Рәсим. Ул елларда алай сату-алу белән шөгыльләнүчеләрне яратмыйлар иде. Күп тә үтмәде, Рәсимнең мәктәптә «спекүлән» дигән яманаты чыкты. «Спекүлән» сүзеннән оялыпмы, башка сәбәптәнме, өлкән классларда Рәсим ул эшеннән туктаган иде. Әмма «Чир китә, гадәт кала» диләр шул. Инде әнә тагын...
Урта мәктәпне тәмамлагач, Рәсим дә: «Мин синнән калмыйм»,— дип, Хәлим белән бергә Әсәнбаш авыл хуҗалыгы техникумының зоотехника бүлегенә укырга керде.
Укырга ялкау булса да, шома малай иде Рәсим. Хәлим Рәсимнең шуклыкларын исенә төшереп елмаеп куйды. Урта мәктәптә укыганда, укытучылар Рәсимне җавап бирергә бастырырлар иде. Рәсим, күзләрен түшәмгә текәп, йөзенә уйчан кыяфәт чыгарып, тамак кырыштырып шактый озак басып торгач, укытучыларның сабырлыгы бетәр: «Утырыгыз, Харисов! Түшәмнән алып кына җавап биреп булмый ул. «Ике» ле сезгә»,— дигәч: «Түшәмгә карап уйлыйм бит мин. «Ике»ле куярга ашыкмагыз. Хәзер җавап бирәм, хәзер»,—дияр иде. Иптәшләренең алдан-арттан чышын- пышын әйткәннәрен эләктереп алып җавап бирер, барыбер «өч»ле булса да алыр иде.
Рәсим, техникумда укыганда да, имтиханнарга Хәлимгә ияреп керде. Хәлим, укытучыларга фаш булудан курка-курка, башта аның билетына җавап язар иде. Үзенә яхшылап әзерләнергә дә вакыты калмыйча җавап бирергә чыгар, әлбәттә инде, үз белемлелегеннән түбән билге алыр иде. Әнә шулай бик күп тапкырлар ярдәм итте ул Рәсимгә. Техникумны тәмамлагач, дусларның юллары аерылды.
Хәлимне авылларыннан сигез чакрым ераклыктагы бер зур күмәк хуҗалыкка өлкән зоотехник итеп алдылар. Рәсимне Удмуртиядәге яхшы нәсел алу эше белән шөгыльләнүче бер совхозга җибәрделәр. Тик ул анда озак түзә алмаган икән шул. Җиңелрәк, төшемлерәк урын эзләп, шәһәргә тайган. Хәлим генә...
— Ахир,—диде Рәсим, Хәлимне уйларыннан бүлеп. —Әйдә, җырлыйк әле бер! Техникум тулай торагында ничек дип җырлый идек әле?
Рәсим авыл егетләренә хас бераз кылтымрак тавыш белән башлап җибәрде:
Их, дусларым, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем.
Сез дуслардан аерылсам,
Ялгыз башым нишләрмен?..
Йомшак, күкрәк тавышы белән аңа Хәлим кушылды:
Аклы ситсы күлмәгемне
Тектердем Тирсәләрдә.
Дусларымнан бизәсем юк,
Әллә ни дисәләр дә...
— Их, ахир! — диде Рәсим, җырдан тукталып. — Бар иде бит күңелле, рәхәт чаклар, ә! Әйбәт егет син! Имтиханнарда ничә тапкыр колагымнан сөйрәп чыгардың мине. Белмим, синең яхшылыкларыңны кире кайтарырга берәр җай чыгармы, юкмы?!
Алар Киекле авылына килеп керделәр. Машина авыл уртасында җыелып торган кешеләр төркеменә якынлашты. Шул арада берсе төркемнән аерылды да, кулын күтәреп, машина каршысына чыкты. Рәсим, юл читенәрәк үтеп, машинасын туктатты. Машинаны зур-зур төенчекләр, чемоданнар күтәргән, авыл саен кием-салым сатып йөрүче кара-кучкыл битле Кавказ кешеләре урап алды.
— Слуший, дәрәгуй! — диде кул күтәргәне, машина тәрәзәсенә иелеп. — Өшедек-каттык, иртәдән бирле машина көтәбез. Пажалуйста, безне район үзәгенә кадәр алып кит, ә!
Рәсим төркемгә күз төшереп алды да:
— Ничә кеше соң сез? — дип сорады.
— Бишәү.
— Һу-у, бишәү! Мин сезне кайда сыйдырыйм?!
— Төенчекләрне багажникка. Үзебез артка. Кысылырбыз. Без күнеккән.
— Булмый. Машина жәл. ГАИ да эләктерергә может.
Төркемдәгеләр үз телләрендә казлар кебек каңгылдашып алдылар.
— Слуший, дәрәгуй! — диде шул ук кул күтәргәне. — Һәрберебездән өчәр йөз түлибез. Алып кит!
Бераз уйланып торгач:
— Өчегезне алам. Ике мең,—диде Рәсим.
— Дәрәгуй, безгә аерылырга ярамый. Москвага билетлар алынган. Сәгать ярымнан поездыбыз китеп барачак.
Төркем тагын каңгылдашып алды. Хак сөйләшүчесе яңадан кабина тәрәзәсе янына килеп ашыгып әйтте:
— Чёрт с вами, алып китегез генә, янабыз, дәрәгуй! Дүрт мең сезгә!
— Аз!
— Биш мең!
Рәсимнең йөзе кинәт үзгәреп китте. Бер кызарды, бер агарды. Куллары калтыранды.
Хәлимгә әллә нинди сәер, ямьсез караш ташлап алды да:
— Алгы утыргыч буш булса, бишегезне дә алыр идем, менә бит пассажир бар,—диде Рәсим, көл кебек агарынып.
Каңгылдашып калган төркем кырыеннан кузгалып китү белән, Рәсим алыштырып куйгандай булды, елмаеп-балкып торган йөзе юып алгандай юкка чыкты. Машинасын чокыр-чакырлы асфальт юлдан тигезле- тигезсез алып бара башлады. Хәрәкәтендә төгәлсезлек, нервылану чалымнары барлыкка килде.
— Тфү, шайтан алгыры! — диде ул, сүзен теш арасыннан гына чыгарып. — Кем уйлаган юлда шундый пассажирлар очрар дип! Акчасы «Мерседес»ка кушарга ярап тора иде.
Ул бу сүзне, уфылдап, берничә тапкыр кабатлады. Хәлим Рәсимнең аның аркасында пассажирлар ала алмавына бик нык уңайсызланды. Әллә машинасын туктаттырып төшеп калыйммы икән, дип тә уйлап алды, әмма бу салкында басу уртасында ялгызы калуын күз алдына китереп, ул фикереннән кире кайтты. Алар район үзәгенә барып җиткәнче сөйләшмәделәр.
Хәлим, шәһәргә кергәч, автобус тукталышында туктатырга кушты. Машина туктагач, кесәсеннән бумажнигын чыгарды, кичә генә алган хезмәт хакыннан биш йөзлекне тартып чыгарып, Рәсимнең алдына куйды.
— Менә төгәл биш йөз сум. Бусы минем өлеш булыр! Гафу ит, артыгын бирә алмыйм. Хезмәт хакым мең дә ике йөз генә минем.
Рәсимнең йөзе тимгелләнеп кызарып чыкты. Бер алдындагы акчага, бер Хәлимгә карап торды да:
— Син нәрсә, понимаешь! Кем синнән акча сораган! Ал акчаңны. Ал! — дип кычкырып җибәрде.
— Алмыйм,— диде Хәлим, үзен тыныч тотарга тырышып. — «Мерседес» алганда кушарсың! Бик тиз үзгәргәнсең син, Рәсим. Дусларыңны бер хәл, акча күргәч, әтиең белән әниеңне сата күрмә! Хуш, алыпсатар!
Хәлим, ашыгып, шәһәр үзәгенә таба китеп барды.