СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова "Ювелир"

Хикәянең дәвамы.

Иртәнге якта палатага Искәндәр килеп керде.
— Ял алырмын инде, тынычланырга кирәк миңа, диде ул.
Әйе, сизелә, ял күрмәгән ул, күз төпләре шешенке, кайгысын басарга теләпме, хәмерне дә артыграк җибәргән, ахры. Сүзләр ялганмады, Наиләсе белән дә сөйләшә алмый: хатыны гүя телсез калган, бер урынга карап, сәгатьләр буе утыра бирә. Ир Әлфиядән озата чыгуын үтенде.
— Бетәчәкбез! Юк, без беттек инде. Бар да юкка чыкты! — диде ир, хәсрәтен яшерә алмыйча.
Күзләре мөлдерәп тулган. «Юк, түгелмә! Син биз көчле ир кеше!» — дип кычкырасы килде Әлфиянең. Шулай да үзен җиңеп, әкрен генә:
— Нигә сез төшенкелеккә биреләсез, көрәшергә кирәк, — дип куйды, ишек тоткасына үрелеп.
Бу сөйләшү Әлфиянең кәефен җимерде. Аның тизрәк, бу акыллы юләрне калдырып, палатага — Наилә’ янына кереп китәсе килә иде.
— Мин Наиләдән башка яши алмаячакмын. Мин беренче үләргә тиеш! — диде ир.
Әлфия мондый борылыш көтмәгән иде. Юатырдай сүзләр таба алмады шул ул.
— Нигә үзегезгә шундый хөкем чыгарасыз? Барыбыз да Ходай кулында. Наилә үлем түшәгендә түгел, терелер, — дип кенә әйтә алды ул, Искәндәр күңеленә өмет уты салмакчы булып.
Интернетны ачып карагыз, аңларсыз, — диде ир.
- Укымыйм да, эзләнмим дә, Наилә тереләчәк, — дип карышты хатын.
Әлфия үзе дә, берәүгә дә сиздерми, өметсез уй- чире белән ялгыз гына көрәшә иде. Жанна Фриске, Дмитрий Хворостовскийларны шул авыру алып китте түгелме соң?
Алтын бөртекләрен гомер буе җыйды лабаса Искәндәр. Үзенең тырышлыгын, булганлыгын җигеп, җигелеп эшләде. Озак көттергән бәхет ачкычы кулда, ләкинаның кирәге калмаган түгелме? Бәхет касәсе мизгел эчендә төшеп уалды түгелме? Нигә Ходай аның Наиләсенә, кызганмыйча, шундый куркыныч авыpy җибәрде икән? Хатыны бик яхшы күңелле. Гөнаһсыз, изге җан бит ул! Бәлки, бәхетле гомерләре өчен түләүдер ул? Шулай икән, нигә кирәге бар андый бәхетнең? Ходайны авыр минутларда гына искә алабыз шул. Адәм баласы шулай яратылган...
Республика хастаханәсе күпкә зуррак, кеше дә күбрәк, ыгы-зыгысын әйтергә дә юк. Кабул итү бүлегендә аларны көтә иделәр. Наиләне бик җылы каршы алдылар. Документлар да бик тиз әзер булды. Үзен, тәгәрмәчле арбага утыртып, нейрохирургия бүлегенә озаттылар. Түләүле палата сорады Искәндәр: хатыны тынычлыкны ярата. Палатага урнаштырып, кайтыр юлга чыкты ул.
Ярый әле, эш машинасын чакыртасы итте. Җайлап кына үз урынына кереп утырды да тынычланырга гырышты. Шофёры белән сүз алышырга да вакыты, юк — уйлары гел Наиләсе тирәсендә чуалды. Юл буе: «И Ходам, ярлыка безне, зинһар өчен, хатынымны авыруларыннан котылдыр», — дип тәкрарлады ул күңеленнән. Ходайга шөкер, Наилә ялгыз түгел, янында якын дусты — Әлфиясе бар дип шатланды. Терелә, диләр. Әлбәттә, терелә! Начарны уйларга ярамый. Наиләгә терәк булырга тиеш бит ул. Шунысы куандыра: палата табибын күреп сөйләшергә өлгерде. «Бар да яхшы булачак, борчылмагыз! Мондый операцияләрне күп ясыйлар бездә», — дип, юкка әйтмәс Гиппократ антын биргән кеше. «Бездән терелеп китәләр, борчылмагыз!» — дип ышандырды бит.
Наилә генә: «Без кайда? Нигә мин өйдә түгел? Искәндәр кайчан килә?» — дип аптыратты. Кичке
ашны да кабып кына куйды. «Нигә ашамыйсың?» дигән сорауга: «Тәмле түгел», — дип кенә җавап бирде Хастаханә бөтен җирдә бер инде. Палаталар тынчу, һава юк. Кайчак биш авыру янында биш карау чы була. Аларга төн чыгу өчен шартлар да юк. Кон буе авыру карап бик йончый мескеннәр. Кичке якта алар коридордагы эскәмияләрне йолкый башлый Эскәмияне эләктерә алганы палатага сөйрәп керә дә, сузылып ятып, төн чыга. Өлгерми калучысы, бөкләнеп, төнен урындыкта үткәрә. Иртәнге якта, врачлар килгәнче, барлык эскәмия үз урынына кайта. Санитаркалар чисталык сагында нык тора. Идәнне швабра белән күз ачып йомган арада сөртеп чыгалар. Чирле карарга тиеш түгел икәннәрен яхшы беләләр. Бик дорфа кыланалар, ачуланып ташларга да күп сорамыйлар. Тормышлар шулай икән монда, Көн дә иртәнге якта палатага табиб кереп, Наиләнең хәлләрен белешә. «Сезгә куркыныч янамый, бар да яхшы булачак», — дип, күңеленә өмет оеткысы сала.
Операция көне билгеле булгач:
—Операцияне сез ясыйсызмы? — дип кызыксынды Әлфия.
— Юк, мин сезнең палата табибы. Хирург башка кеше.
—Хирург кайчан керер икән? - ди Наилә, зиһене ачылып.
—Нигә кирәк сезгә аның монда күренеп китүе? Нәрсә бирә ул очрашу? Операциядә танышырсыз, — дип шаярта табиб.
Нинди кеше икән ул операция ясаячак хирург? Наиләнең баш миен ачып, андагы шешне бөртекләп чүпләячәк кеше нинди икән ул?
Уены-чыны бергә булып чыга. Операциягә кадәр хирург белән танышырга язмаган икән Наиләгә.
Заманында Әлфия үзенә операция ясаячак хирургны белеп тора иде. Әле дә исендә: гомерен кулына тапшырган кешене белү, күрү, үзен борчыган сорауларны аңа бирү бик тынычландыра иде арлы-бирле килгән күңелен. «Бәла аяк астында» дисәләр дә, бәхетсезлек Әлфияне агач башында көткән. Әйе, малайлардан да уздырып, агач башыннан йөри иде шул. Шуннан егылып имгәнде дә инде ул. Умыртка сөяге урыныннан чыгып, сколиоз дигән куркыныч диагноз куелды. Сколиозның да ниндие?! Арка баганасында дүртенче дәрәҗәдә көчле деформация.
Операциясез балагызның терелүен көтмәгез, — диде табиб Иван Иванович Әлфиянең әнисенә.
Кем алыныр икән ул катлаулы операциягә? — дип сорады бәхетсез ана.
Риза булсагыз, операцияне үзем ясыйм, юк икән — ихтыярыгыз.
Уйлашырбыз, — диде ана, дымлы күзләрен яшереп.
Кайтыр юлга чыгуга, аулакта тыела алмый рәхәтләнеп яшен түгә, әнисе зар елый: «Ходам, нинди гөнаһларым өчен сыныйсың мине? Нигә балаларыма чир бирәсең? Берүк, терелтә күр, Аллам!» — дип тәкрарлый. Кая барсын соң урыс телендә өч сүздән җөмлә төзи белмәгән авыл хатыны? Кая барып бәрел сен? Мең рәхмәт, ярый әле, монда алдылар баласын, бәхетенә, балалар палатасында урын да бар икән. Врачлары ачык чырайлы, күңелгә өмет уты салып, һич икеләнми: «Терелә», — диләр.
Иван Иванович палатага керүгә, балалар тынып кала. Гүя алар янына таләпчән укытучылары килгән дә өй эшләрен тикшерергә җыена.
— Хәлләрегез ничек, бәгырь кисәкләрем? — дип елмая Иван Иванович.
Шул мизгелдә киеренкелек эреп юкка чыга. Табибның тәмле теле авыру баланың күңелен йомшарта, елмаюы бәхетле итә. Ул Алия янына килеп, аның йомшак сары чәчләрен сыйпап куя да:
— Төнлә йоклый алдыңмы, аягың сызлап интектермәдеме, күгәрченем? — дип, ихлас кызыксына.
— Йокладым, хәлем түзәрлек, — ди бала, оялуын яшерергә теләп.
Балалар бу изге җанлы табибтан күзләрен дә алмый. Гүя хәтерләренә мәңге сеңдереп калдырасылары килә. Калын кара кашлары, зур кара күзләре, озын күе керфекләре — бар да үз урынында. Бик чибәр кеше аларның врачы. Авыру кызлар янында кояштай балкып торучы бу мәһабәт зат — изге җанлы, алар өчен изге кеше!
Палатада биш бала. Бишесендә биш төрле авыру, барысы да ятакта. Торып йөри алмый торган хәлдә. Менә табиб ашыкмый гына Әлфиянең аркасын карый Янындагы шәфкать туташыннан ренгентын сорап ала Анализларны барлый.
Түземлеме син? — дип сорый ул Әлфиядән, елмаеп.
Түземле, — ди Әлфия, елмаю белән җавап биреп Оаак ятарга туры килер, укуың өчен борчылма, сөйләшермен, укытучыларың ташламас үзеңне, — дип тынычландыра кызны табиб.
Яхшы укыйм мин, уку алдынгысы, үзлектән өйрәнәм, — дип мактанырга өлгерә Әлфия.
«Фәрештәдер ул, гади генә кеше түгелдер», — дип уйлый Әлфия, врачны тагын бер кат күздән кичерен. Кызның авылда укытучы апалары, сыйныфташлары ишетерлек итеп: «Иван Иванович терелтәчәк мине», — дип кычкырасы килә. Табиб чыгып киткәч тә, бик озак тынычлана алмый кыз. Күршесендә яткан Динәгә дә уйларын ачып сала.
— Бигрәк яхшы кеше безнең врач! Нинди ягымлы, тәмле телле, — ди.
— Яшь булуына карамастан, үз эшенең остасы да әле ул. Мактаулы хирург. Ювелирга тиң, диләр аның турында. Ул бит авыруларына да «алтыннарым» минем ди.
Кызлар кычкырып көләләр:
— Ул ювелир булгач, без алтын инде.
— Дөньядагы иң назлы, иң матур сүзләр белән генә дәшә ул безгә: гөлкәем, сандугачым, былбылым, карлыгачым, канатым. Күрше палатадагы егетләргә «бөркетләрем» ди икән. Бөркетләре генә, мескеннәр, канатсыз — оча алмыйлар. Ул сине дәваларга алган икән — сөен. Бу — зур бәхет, — дип тәмамлый сүзен Динә. Ул, китабын урындыкка куеп: — Озак укырга кушмый миңа Иван Иванович, күзеңә зыян килмәсен, ди.
— Син аның кулларына игътибар иттеңме? Нинди җылы, йомшак! Абыйларда шундый куллар булыр икән? — дип, Динәгә сораулы караш ташлый Әлфия.
— Минем тәнем аның кулларын тоймый шул, — ди моңсу күзле Динә.
— Ничек инде? — ди, аптырашта калган Әлфия.
— Арка мием кысылган, диләр. Тәнемнең билдән аскы өлеше берни сизми.
— Күптән шулай ятасыңмы? — ди Әлфия, күршесен кызганып.
Тиздән ел була. Нык дәвалыйлар мине — уколлар, системалар, массаж. Иван Иванович көн дә аяк бармагын энә белән тикшерә. Әлегә сизмим.
Күпме көтәргә диләр?
Бер елга кадәр көтәбез, ди табиб. — Аякларгаҗаң кермәсә, операция булачак.
Син ризамы?
Әйе, мин нишли алам соң? — ди унбиш яшьлек чибәр Динә.
Моңсу булса да, күзләре бик зур, матур аның. Кашлары да карлыгач канатыдай — сызылып киткән. Куе кара чәчләрен кыска итеп кистергән.
Сүзгә уналты яшьләр тирәсендәге сөйкемле Алия дә кушыла:
Сез терелерсез. Минем бот сөяге бик авырта. аксак калсам нишләрмен?
- Тереләсең, — диләр Динә белән Әлфия бертавыштан.
- Рәхмәт яхшы сүзегезгә, — ди Алия, елмаеп. — Үзем дә шулай булыр дип өметләнәм. Миңа да операцияне Иван Иванович үзе ясаячак! Син дә, Әлфия, игътибар иткәнсең. Искиткеч шифалы аның куллары. Ул кагылса, аягымның авыртуы да бетә, — ди кыз.
Әлфия әтисенең кытыршы каты кулларын күз алдына китерә. Алар бик тупас, күннән эшләнгән диярсең. Тимерче куллары нинди булсын инде?! Әнисенең куллары да сөялле, җилдә яргаланып, каралып беткән була. Сыер җилеменә сөртә торган май сылап куя ул. Сызлавы кимегән кебек була, ди. Ярылып интектерәләр шул.
Кызларны бәхетсезлек бердәм итә. Авырулары белән күмәк көрәшә алар. Бер-берсенә терәк булырга тырышалар. Дуслык җепләре көннән-көн ныгый бара.
Әлфия уйларыннан арына алмый озак ятты. Әйе, кеше булды бит алар: Динә, Алия, Әлфия. Иван Иванович кеше итте аларны! Яшь булуына карамастан, бик сәләтле булган ул. Гомерен яраткан эшенә багышлаган хирург никадәр кешене аякка бастырган. Күпме кешене бәхетле иткән. Сәламәтлек, матур киләчәк бүләк иткән! Динәгә операция булмый. Аның аяк бармагына җан кергән көннәр Иван Ивановичның иң шатлыклы көннәре булгандыр. Балалар кебек шатлана белә икән ул. Атлап түгел, очып йөри.Йөзеннән елмаю китми. Палатаның тартып торуы бар диярсең, бер керә, бер чыга. Башка табиблар белән шатлыгын уртаклаша. «Менә шундый көчле ул безнең Динәбез», — дип, кызны мактый.
«Аксак калмасам гына ярый инде», — дип борчылган Алиянең дә операциясе уңышлы үтә. Бик мату йөреп китә. Киткәндә Иван Ивановичка үзенең рәсем дәфтәрен бүләк итеп калдыра. Бик сәләтле рәссам ул Табибка гына түгел, палатадагы кызларга да бүләк итеп рәсемнәрен әзерләгән Алия.
Әлфиягә донорны бик озак көтәргә туры килде. Ходай сабырлык биргәндер инде аңа. Көтүләр өметсез булгач, Иван Иванович сөякне кызның уң аягыннан алырга булды. Әлфия риза, бик риза иде аның карары белән. Операция өч сәгать барды һәм уңышлы тәмамланды. Гомерендә бил авыртуның ни икәнен белмәде ул. Кызның арка баганасы ныклыгы сагында ярты гасыр үзенең аяк сөяге.
Кат-кат рәхмәт укыды Әлфия врачына.
— Савыгып, мине шатландырган өчен үзегезгә рәхмәт, сәламәт яшәгез! Проблемагыз чыкса — очып килеп җитегез! — дип озатып калды табиб аларны. —Туегызга чакырырга онытмагыз, кызлар!
Бүгенге көндә алар бәхетле аналар. Динә барысын да уздырды — өч бала әнисе. Хәзер алты оныгы бар - ; бәхетле әби. Әлфия, Динә, Алия гомер буе аралашып яшәделәр. Күрешкәндә сүзләре гел Иван Иванович турында. Аның бакыйлыкка күчүен ишетү бик авыр булды аларга.
— Урыны оҗмахта булсын. Гүрләре якты булсын, дип теләргә генә калды, — диде Алия, күзләрен сөртеп. — Ул бит безне якты, кояшлы дөньяга кайтарды. : Үз аякларыбызда йөрибез. Моннан да зур бәхет бармы икән? Үзе дә кояшлы кеше иде. Мең-мең рәхмәт аңа! — диде ул, яшьле күзләрен сөртеп.
Ихлас әйтелгән рәхмәт мең бәладән коткара, ди.
Операциягә каршы көнне Наиләнең палатасына, рөхсәт алып, илле биш яшьләр тирәсендәге сөйкемле ир килеп керде.
— Сезне якташларым дип ишеттем дә керәсе иттем, — диде ул.
Ирнең операциядән соң икәне күренә: башын бинт белән ураганнар.
Рәхмәт, хөрмәтлебез, якын итеп кергәнсез. Сөйләгез инде, сезгә нинди операция ясадылар? Авыр
кичердегезме? Нинди диагноз куйдылар?
Әлфиянең сораулары бик күп булып чыкты. Ир тартынып тормады, белгәннәрен түкми-чәчми сөйләде.
Глиобластома диләр. Ул диагнозны аңлап та бетермим. Баш миеннән шеш алдылар. Кызганыч, бөтенләй алып бетерә генә алмаганнар, хирург үзе әйтте. Яман шеш кенә булмасын дип телим. Яңадан усмәсен генә. Шуны әйтергә дип керүем иде: операциядән курыкмагыз, бернинди дә авырту сизмәссез, — диде ул Наиләгә.
Ничә көннән аякка бастыгыз?
Биш көннән аякта идем. Менә, күрегез, мин таза, сәламәт, авыруны җиңдем! Тиздән өйгә кайтып китәм, — дип, шатлыктан балкый иде ул. — Иң сөендергәне шул: хәтерем кайтты.
Операция өчен түләдегезме? — ди Наилә. Шулай вакыт-вакыт зиһененә килеп ала ул.
— Юк инде. Аякка баскач, хирургның үзенә...
— Күпме инде? — диде ул, тагын сорау биреп.
— Кем күпме булдыра ала... Кесәң калынлыгыннан чыгып чамалыйсың инде.
—Алай икән, — диде Наилә. — Табибны кимсетү түгелме соң алай?
— Операция ясаган хирургны коры рәхмәт белән генә бәхилләп булмый бит инде, — диде ир.
— Шулай, — дип килеште авыру. — Уңышлы гына булсын...
«Ихлас әйтелгән рәхмәт мең бәладән коткара» дисәк тә, врачларга ихлас рәхмәтебезне банк билетларына төреп бирергә өйрәндек шул без. Заманасы шундый, диләр, бәлки, кешеләре шундыйдыр хәзер?!
Яшәү дәрте бөркеп торган озын буйлы, чибәр якташыбызны бер ел дигәндә якты дөнья белән хушлашыр дип уйлый ала идекме соң без? Юк! Чире белән көрәшмәгән түгел, көрәшкән бит! Химия, нур терапияләрен дә үткән. Врачларның киңәшеннән тайпылмаган. Тик шулай да безнең арабызда юк инде ул.
Яман шеш... Бу сүзне телгә дә аласы килми... Хәер, нинди чир турында сүз баруын, «өч хәреф» диюгә, һәркем аңлый. Бу авыру дөньяда ничекләр итеп сәламәт яшәргә генә белгән юк. Авыруга китерүче сәбәпләр бик күп, ди, табиблар: дөрес тукланмау (гәүдә авырлыгының артык булуы), стресслар, тискәре эмоцияләр, экологиянең начар булуы, тәмәке : тарту, эчкечелек. «Авыруга дәва да табылган» дип сөйлиләр... Япония галиме Т. Хондзе һәм АКШнын Техас университеты профессоры Д. Эллисон бер-берсеннән бәйсез рәвештә яман шешкә каршы көрәштә ачыш ясаганнар. Ачыш феноменга тиң һәм яман шешне җиңү өчен зур мөмкинлекләр тудыра, диләр.., Авыру бик мәкерле, башлангыч чорында үзен һич ничек белгертми. Ачыш исә авыруны соңгы стадиядә (метастазалар киткәндә) дә җиңәчәк, имеш... Опера цияләрсез!.. Искиткеч ачыш! Сер шунда: авыру-мутант күзәнәкләр актив бүленә һәм иммун системасыннан качып йөри, галимнәр иммун күзәнәкләрен яман шеш күзәнәген танып юк иттерүгә ирешкән... Дәва табылган — бездә кайчан кулланыла башлар соң? Онкологик авырулар белән зур бер индустрия көрәшә. Ул дару гамәлгә кергәч, онкологлар армиясе эшсез калмасмы? Кешелек үзен юк итәргә сәләтлерәк, ахры. Җирнең көлен күккә очырырдай атом коралын егерменче гасыр уртасына кадәр үк уйлап тапканнар бит! И Ходаем, нинди генә уйлар килми хәсрәт утында янганда?!
Хәсрәт ялгыз йөрми, диләр, Наиләнең авыруы, катлаулы операциясе өстенә, көтмәгәндә-уйламаганда, таза-сәламәт Искәндәр якты дөньядан китеп барды. Фаҗигале үлем алды аны. Авыру хатынын калдырып, упкынга төшеп юк булды ул. Наиләнең операциясе уңышлы узганга Искәндәр бик шатланган иде юкса. Әллә, хәсрәтен яшереп, эчтән генә янды микән? Аның шатлыгы да ясалма кебек тоелды балаларына. Ул барын да аңлагандыр, хатынының терелә алмаячагын белгәндер кебек тоела хәзер. Ирнең кырыгында Наиләнең авыруы яңарды. Башы әйләнә, боҗрага кысылгандай, бик авырта да. Зиһене киткән, хәтере начар. Әлфия, киңәш сорап, хирург янына барасы итте. Өмет яши иде әле.
Үзебезнең кеше икәнен белеп, Әлфия татар телендә мөрәҗәгать итсә дә, табиб русчага күчте:
— Простите, помочь не можем. Гистология показала: у неё глиобластома. Тотально удалить опухоль невозможно. Глиобластома — эта генетическая поломка в клетках. Поломка есть везде.
Табибның тагын ниләр әйткәне исендә түгел Әлфиянең. «Помочь не можем», — диюгә, аңа нидер булды, калганын начар хәтерли. «Генетическая судьба” диде бугай әле. Әйе, әйтте, ахры... «Искәндәрнең теләге кабул булды», — дип уйлап куйды Әлфия, ирне җир куенына иңдергән көнне. «Мин беренче китәргә тиеш», — дигән иде бит мәрхүм. Беренче китте. Наилә иреннән калып бер ел да яши алмады. Хәер, аның операциядән соң үткән көннәрен «яшәү» дип атап буламы икән? Юктыр. Газап дию дөресрәк булыр. Бик яшь китте алар. Шундый матур, мул тормышларын калдырып, мәңгелеккә күккә аштылар.
«Эче тулы сөю, мәхәббәт булган кеше үлми. Шуңа да күңелеңдә сөю, ярату булсын. Кеше, йөрәгендә ярату беткәч кенә, мәңгелеккә китә. Ходай Тәгалә аның җанын, сөю белән сугарып, кире Җиргә озата. Кеше җаны үлми, җаннар мәңгелек. Кеше дә мәңге яши», — дия торган иде Наилә.
Зирәк, акыллы, сабыр холыклы, кешелекле, тынгысыз җанлы иделәр. Кешеләрне яраттылар. Киттеләр бит. Бик иртә киттеләр, һәр авыруга да зәркән табылмый шул. Иван Иванович шикелле зәркән...
Астрономнар әйтүенчә, Галәм киңлекләрендә инде күптән, хәтта моннан берничә гасырлар элек сүнеп таркалган йолдызларның яктысы яши икән. Әйе, үзләре сүнгәннәр, ләкин аларның нурлары әле безгә һаман килә тора, кара төннәрдә күгебезне би зәп, барыр юлларыбызга маяк булып балкый алар. Иван Иванович турында уйлана башласа, Әлфия гел үзләреннән соң да нур биреп торучы шундый йолдызларны күз алдына китерә.
2025-05-13 08:47