СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәисә Ишморатова "Ир канаты"

Ничәнче мәртәбәдер инде кер уарга бергә киләбез. Әйтерсең лә сүз куешып шулай эшлибез. Бер-беребезне күргәч, күптәнге танышлар, якын кешеләр шикелле, кул бирешеп, шатланышып күрешәбез. Ул Гөлфирә исемле. Тегү фабрикасында эшли. Җитез хәрәкәтле, ачык чырайлы бу ханым бик күңелле итеп, матур итеп сөйли белә, ә мин аның сөйләгәннәрен рәхәтләнеп тыңлыйм.
Гөлфирәнең керләре арасында бала итәкләп тегелгән карчыклар күлмәге һәм бизәкле яулыклар була. Әгәр халык күп булып, безгә озаграк көтәргә туры килсә, кул сәгатенә карый-карый:
— Әнкәй борчылыр инде, әйткән вакытымда кайтып җитә алмыйм,— дип уфтана.
Беркөнне кер уу урынына Гөлфирә янына ире Гасыйм килеп керде. Аны күргәч хатынының алсу йөзе тагын да матурланып китте. Бер сүз дә дәшми генә иренә сорау белән карады. Гасыйм аңар мөлаем гына итеп болай диде:
— Эштән кайтып кына кердем, әнкәй кызулый бит... «Гөлфирәнең керләре авыр, каршы барып ал»,— ди.
Соңгы күрешүебездә исә Гөлфирәнең йөзе борчулы иде.
— Әллә кәефегез юкмы?
— Кәефем ярый анысы, менә әнкәй генә...— Аның күзләрендә яшь күренде.— Соңгы көннәрдә авырып йөри шул, докторлар бер дә өметләндерми.Әнкәгез ничә яшьтә?
— Эш яшьтәмени. Ул бит әле бик таза иде. Балаларымны үстереште. Егерме ел бергә яшәдек. Ана белән кыз да шулкадәр тату булмас. Ирем дә бик әйбәт. Мин аңа кияүгә чыкканда гади эшче иде, хәзер заводта цех начальнигы. Тормышыбыз да бик яхшы. Дөрес, тормышка чыкканның беренче елында әнкәй белән бик үк тату яшәмәдек. Алар шәһәрдә туып, шәһәрдә гомер иткән кешеләр. Мин авылдан беркая да чыкмаган кыз идем. Каенанам миңа бар нәрсәне дә шәһәрдәгечә эшләргә өйрәтә, киемнәремне шәһәрчәрәк тектерергә куша. Беркөнне ирем янына утырган да әкрен генә:
— Хатыныңның аяк атлауларын күзәт, җилкәләрен дә менә болай турырак тотарга өйрәнсен,— ди.
Бик нык ачуым чыкты. Ә иремә барыбер. Әнисе пешергән ашларны да мактап-мактап ашый, мин пешергән ризыкларны да ярата. Авылча киенсәң дә килешә, ди, шәһәрчә киенсәң дә әйбәт, ди. Синнән дә матур хатын бөтен шәһәрдә юк, ди. Эшеннән кайтып керү белән мине кочаклап үбә. Аннан икенче бүлмәгә кереп, әнисе белән исәнләшеп, аның хәлен белеп чыга. Әнисе күренмәсә, күзләрен зур итеп ача да:
— Әни кайда? — ди.
Минем шуңа җан ачуларым чыга иде. Егерме алты яшьлек ир, һаман әни дә әни... Кайвакытларда әле кинога да билетны өчебезгә дә алып кайта.
— Бик күңелле картина дип әйтәләр, әнине дә алып барыйк,— ди.
Тирә-күршеләр дә:
— Гасыйм кечкенәдән шулай әнисенә карата игътибарлы булды,— диләр. Бер күршебез әйтә:
— Хатын үз урынында, ана үз урынында булырга тиеш, каенана белән театрга йөрү килешми,— ди.
Гасыймның әнисенә булган мөнәсәбәтләре миндә көнләшү хисләре уята башлады. Үзем дә аңламадым, нигә алай булгандыр инде. Бер җае чыкса, Гасыйм белән сөйләшермен әле, тузанын туздырырмын әле, дип уйланып йөрим.
Беркөнне шулай Гасыйм эштән кайтты, ашарга утырдык. Без Гасыйм белән кара-каршы утырыштык, әнисе аның янында. Гадәтенчә, Гасыйм матур итеп елмаеп кына әнисенә карады да:
— Кәефен ничек, әни? — дип сорап куйды.
Аннан минем эшләрем турында сораша башлады. Бер тәлинкә аш ашагач, өстәлгә кыздырган бәрәңге китердем. Шунда Гасыйм әйтте бит:
— Әллә тавыклар күкәй салудан туктадылармы? — (Аларның үз йортлары, тавык-чебешләр асрыйлар иде.) — Кичә дә бәрәңге кыздырган идегез. Тәбә ашыйсы килеп китте,— диде.
Мин, шул сүзләрне генә көткәндәй:
— Күкәйләр әниең кулында бит, әйт әниеңә, кадерле улын күкәй тәбәсе белән сыйласын,— дип куйдым.
Әнкәй кашыгын күтәргән җиреннән кире тәлинкәсенә куйды да беравык «и-и-и...» дип сүзен әйтә алмый торды. Аннан күзләренә бәреп чыккан яшен башындагы яулык кырые белән сөртеп алды да:
— Күрше-күлән дөрес әйтә икән...— дип куйды.
Көтелмәгәндә килеп чыккан бу ямьсез күренештән аптырап калган Гасыйм, күзләрен бераз кысыбрак, бер әнисенә, бер миңа карады да:
— Күрше-күлән нәрсә ди, әни, я әйтеп бетер...
Аның йомшак һәм тыныч кына әйткән сүзләре әнкәйнең күңеленә барып тиде, күрәсең:
— Әйтәләр инде, киленең бик чая күренә, улыңны үзеңнән биздерер әле,— диләр.— Дөрес икән сүзләре, күз алдымда нахак сүз сөйли, үзем юкта ниләр сөйләмәс ул,— дип үкси башлады.
— Ярар,— диде Гасыйм, авыр сулап,— башка эшегез беткән икән, бер-берегез өстенә әләк, гайбәт сөйләп йөрергә генә калган.
Аннан ишекне каты ябып чыкты да китте. Мин урам як тәрәзәгә ташландым. Гасыйм, озын буен төз тотарга тырышып, урам буйлап китеп барды. Тик аның атлаулары башка вакыттагыча җитез түгел, сүлпән һәм авыр иде.
Ул төнне Гасыйм кайтмады... Без әнкәй белән төне буена йокламый газапланып чыктык.
Икенче көнне иртүк Гасыймның заводына барып проходнойдан номерын тикшерттем дә, эшкә соңга калуым белән дә исәпләшми, өйгә йөгердем.
— Әнкәй, тынычлан, Гасыйм исән-сау. Ул эшендә,— дидем. Әнкәй шатлыгыннан елап җибәрде.
Кичен эшемнән чыктым да туры Гасыйм заводына киттем, аларның завод капкасы каршында гына бик матур бакча бар, шунда кердем дә агач артына постым. Гасыймның чыкканын саклап торам да артыннан күзәтеп барам, янәсе. Эшчеләр сменадан чыга башладылар. Көтәм, көтәм, Гасыйм һаман юк. һушымнан язам дигәндә, Гасыймның туганы Әнвәр чыгып килә, мине күргәч яныма килде, исәнлек-саулык та сорамады, күзләремә текәп карады да:
— Нәрсә җитми сезгә анда? — ди.— Гасыймың бездә кунды, эчте исергәнче,— ди.
Исергәнче, ярабби!.. Башыма пүлән белән суктылармыни...
— Үзем дә шаккаттым, мин аның исергәнче эчкәнен күргәнем юк иде. Ә бу юлы... Кара, җиңги, вак-төякләр белән борчыма абыйны,— диде дә кызу-кызу атлап китеп барды. Шул чак, башын иеп, Гасыйм чыкты. Кая инде артыннан күзәтеп йөрүләр, каршысына йөгереп бардым да, янындагы кешеләрдән дә оялып тормыйча, муенына асылындым. Гасыйм үзе дә мине кысып кочаклады.
— Гасыйм бәгырем, гафу ит инде...-—дим.
Бераз сөйләшми баргач, бу миңа әйтә:
— Әйдә, әнә шул эскәмиягә утырыйк әле,— ди. Бер беребезгә якын ук килеп утырыштык. Ул миңа карый, мин аңа. Аның зур күзләренә, киң маңгаена, калын гына иреннәренә сокланып карап торам да:
— Ой, Гасыйм, мин сине бигрәк тә каты яратам икән шул, шашам дип торам,— дим.
— Мин дә шулай уйлый идем, мине яратасыңдыр кебек иде. Ялгышканмын икән. Үземне кая куярга белмәдем. Башыма сыймый бу хәл, Гөлфирә, син минем әниемне бөтенләй дә хөрмәт итмисең икән... Шулай булгач, мине ничек ярата аласың...
— Үзем дә аңлап җиткермәдем, гафу ит, Гасыйм.
— Өйләнгән көннән алып мин үземне иң бәхетле кеше итеп хис итә башлаган идем. Яраткан эшем бар. Ике җилкәмдә ике канат. Берсе — син, икенчесе — әнием. Әгәр шул канатларның берсе каерылса, миңа дөньяда яшәүнең рәхәте бетәр кебек. Мин күреп торам ич, әни сине үз кызы шикелле якын итә, безнең тату-дус яшәвебезгә шатланып туя алмый. Әгәр кайчакларда олыгайган кешеләргә хас гадәтләрен сизеп аласың икән, үпкәләмә син аңа, Гөлфирә.
Гасыймның шул көнне әйткән сүзләре минем күңелемә бик тирән сеңеп калды. Өйдә савыт-саба шалтырамый булмый, каенанам белән сүзгә килсәк тә, Гасыймга сиздермәдек, ничек тә үзара аңлашырга тырыштык. Шулай итеп, егерме ел бик бәхетле яшәдек.
Шул чак безнең каршыга аның Гасыймы килеп чыкты. Икебезгә дә карап елмайды:
— Эштән кайтып киләм, кая әйберләрең?..
Гасыйм, бер кулына зур чемодан тотып, икенче кулы белән Гөлфирәсен җитәкләп, җил-җил атлап китеп тә барды. Минем күңелемә шундый рәхәт булып китте, әйтерсең лә йомшак җил исеп, бөтен җиргә хуш ис бөркелде...
2025-04-11 14:19