Яшәгән, ди, булган, ди, бер Карга. Ул Карганың булган, ди, караучы әнкәләре, энекәш-сеңелкәшләре, якын һәм ерак күршеләре, бихисап туган-тумачалары. Көннәрдән бер көнне ерак диңгез артларыннан төрледән-төрле кошлар очып кайткан. Кыр казлары, аккошлар, эреле-ваклы сайрар кошлар тауларда, тугайларда, урманнарда, болыннарда оя корып, йомырка салганнар. Илләренә әйләнеп кайткан шушы күчмә кошларны Карга күреп алган да төрлечә кыерсыта башлаган, йомыркаларын урлап киткән.
Шул вакыт Чырайсыз Ябалак очып бара икән. Карганың бәләкәй кошларны рәнҗетүен, йомыркаларын ташуын күреп алган да:
— Яхшы чакта тукта, әшәке Карга,— дигән,— югыйсә бу эшеңә бүтәнчә чик куелыр.
Шулай дип Чырайсыз Ябалак ерак-еракларга, кыя-тауларга Күк Бөркет янына очып киткән. Очып килгән дә болай дигән:
— И галиҗәнап Күк Бөркет, шул юлбасар Каргага гадел хөкемеңне чыгарсана. Ни бәләкәй, ни эре кошларга көн күрсәтми. Ояларын туздыра, кошчыкларын урлый, йомыркаларын ташып үзенең балаларын туйдыра.
Күк Бөркет башын чайкый-чайкый тыңлап торган да Карганы үз эргәсенә алып килергә дип бәләкәй илчесен — җиңел сөякле Чыпчыкны җибәргән. Чыпчык шундук җилпенеп очып киткән. Карга бармаска дип аяк терәп карышкан. Әмма кошларның эресе-вагы дәррәү күтәрелеп моны чукый, йолкый башлаганнар, Күк Бөркет янына хөкемгә куганнар. Карга берни эшли алмаган, зарланып каркылдап куйган да очып киткән. Бүтән кошлар да көтүләре белән артыннан ияргәннәр.
Менә бер заманны алар Бөркет яшәгән җиргә килеп җиткәннәр һәм оя тирәли төшеп утырганнар. Карга кыл уртага — Бөркет каршысына басып рәтләнергә, ыспайланырга тотынган.
Бөркет Каргадан сорау ала башлаган:
— Синең хакта бик алама сүзләр йөри, Карга. Бүтән кошларның йомыркаларын, кошчыкларын алып китә, диләр.
— Юкны сөйлиләр, галиҗәнап Күк Бөркет, тузга язмаганны сөйлиләр. Мин бит буш йомырка кабыкларын гына җыям.
— Өстеңнән җалу бирүчеләр җитәрлек. Авыл кешесе чәчүгә чыккач, бөтен көтүегез белән җиргә төшеп орлыкларны чүплисез икән.
— Юкны сөйлиләр, галиҗәнап Күк Бөркет, тузга язмаганны сөйлиләр. Мин бит ахирәтләрем, туган-тумачаларым белән яңа сөрелгән җирдән кортлар гына чүплим.
— Әле моның белән генә бетмәде. Игеннәрне ургач һәм көлтәләргә бәйләп чүмәләгә салгач, көтүегез белән очып киләсез икән дә көлтәләрне актарып, чүмәләләрне таратып бетерәсез икән.
— Юкны сөйлиләр, галиҗәнап Күк Бөркет, тузга язмаганны сөйлиләр. Безнең бит файдабыз гына тия. Көлтәләрне таратып, кояшта киптерәбез, җилдә җилләтәбез, ашлык кипсен, шытып әрәм булмасын, дибез.
Ялганчы карт Каргага Бөркетнең бик ачуы чыккан. Аны зинданга — тимер бикле, булат йозаклы читлеккә яптырган. Карга бүгенгә хәтле шунда бик астында утыра, ди!