СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәрзанә Акбулатова “Югалган Зөһрә кыз”

Галина Петровнаның йөрәге әллә нәрсә эшләп китте. Мондый ук шәмдәй төз, биек наратларны, мәһабәт тауларны шушы яшькә җитеп күргәне юк иде. Машинаның тәрәзәсен ачты да, чыгып китәрдәй булып, үзен ураткан илаһи матурлыкка төбәлде. Күзләре белән йотарга әзер иде хатын бу әкияти дөньяны. Таулар артында таулар, ераклашкан саен серле, зәңгәр томанга өртелә... Юл читеннән генә аккан бәллүр чишмә гаҗәеп сыннарны хәтерләткән куаклыклар һәм төрле төстәге чәчкәләр белән каймаланган. «Йа Раббым, — диде хатын. — Мәңгелекнең үзе белән кавышкандай булдым... Бу бит фантазия түгел, ә чын дөнья!..»
Галина Петровнаның күңеле тулды. Табигатьнең бәләкәй, әмма гүзәл бер почмагы шултиклем дә көчле тәэсир итәрен һич көтмәгән иде.
Йөрәк каядыр очты. Юк, йөрәк кенә түгел, хатын үзе дә кош булып зәңгәр төпсезлеккә очарга әзер иде. Талпын да... Нәкъ шулай итәргә теләгәндәй, хатын башын өскә чөйде. Аннан исенә килде. «Мин бит әкият дөньясында түгел. Кая гына очыйм ди инде...»
Шофёр аңа карамый гына сорады:
— Ошыймы?
Галина Петровна җавап бирә алмады. Ихластан нәрсәдер әйтергә дә теләгән иде, тик кирәкле сүз табалмады. Ул нибары «аһ» дигән аваз гына чыгарды. Хозурлыкка һушы киткәнен белдереп, тирән итеп сулыш алды.
—Бу юлдан күпләрне йөрткән бар. Нәкъ шушы тирәгә килеп җитү белән бәгъзеләренең күңеле моң белән тула. Калган юлны җырлап кына үтәләр!
Галина Петровна җавап бирмәде. Күзен челт-челт йомды да кычкырып елап җибәрмәсенме берзаман!
Юк, шофёрдан тартынмады. Хәтта бу мәлдә аның барлыгын да оныткан иде шикелле. Серле, бөек, могҗизалы, хозур дөньяда ул берүзе генә иде... Аңа соклануымы, рәхмәтеме. — Менә шушылай күз яше булып бәреп чыкты да куйды. Кемнәрнеңдер күңелендә матурлык җыр булып ургыла, аныкы үксү булып ишетелде. Сәер хәл, ул бит үзен беркайчан да хисле, йомшак күңелледер дип уйламый торган иде. Галинаның керфекләре юкка гына чыланмый. Укыткан фәне дә шундый — төгәл, анык — хис-тойгыларга әллә ни урын калдырмый.
Иңбашлары өзлексез дерелдәгән ханымга карап, шофёр сүзсез генә баш какты. Нәрсә җитми Мәскәүдән килгән бу марҗага? Галимә, диләр үзен. Соң, башкорт авылына барып, нәрсә эшләргә, кемне күрергә тели ул? Барасы районнары да Уфага якын түгел, менә эше беткән берәүнең!.. Сүз дә юк, бу якның табигате искиткеч инде. Таң калырлык матур. Ләкин әле бу гына шушы төбәктә яшәгән халыкның тормышы да матур дигәнне аңлатмый бит! Биредә тормыш көтүчеләрнең табигатькә багар, сокланыр, хисләнер вакыты юк. Җәйдән кышка, кыштан җәйгә... Утыны, печәне, йорт-каралтысы, бакчасы... Януы да, көюе дә шушы аралыктагы мизгел белән генә бәйле... Бәлки, шуңадыр да бу як халкы кырыс. Яшәгән табигате, ягъни җир-суы җыр шикелле, ә үзләре...
Ханымның һаман сулкылдавына шофёрның күңеле нечкәрә башлады. Юк, болай балавыз сыктырып утырту килешмәс кунактан. Бигрәк бичара күренә башлады. Кәефен күтәрергә кирәк. Шофёр ихлас белән борынгы башкорт җырын сузып җибәрде.
Башын түбән иеп килгән Галина Петровна, хәзер күзен челт-челт йомып, аңа төбәлде. Нинди сүзләр! Нинди мәгънә салынган икән бу җырга? Ни өчен анда сагыш белән бөеклек, өмет белән сызлану бергә үрелгән? Ә моң табигать сыман чиксез, горур, тарала-талпына каядыр юл ала, чиксез күкләргә оча... Эх, кушылырга иде шушы җырга, йөрәктәге бөтен хәсрәт-үкенеч тә очып китәр иде, күңел бушлыгын яктылык, наз гына биләп алыр иде. Хатын ят сүзләргә кушыла алмады. Бары шофёр башын югары күтәргән чакларда, үзе дә сизмәстән, кушылып баш каккалады.
Авыл очына килеп җиткәч, Галина Петровна машинаны туктатырга кушты.
— Урамнан җәяү генә үтәсем килә.
— Нигә, Галина Петровна?
Ханым, аңа карап, моңсу гына елмайды.
- Хәтерләргә телим. Әтиемнең әнисе шушы авылда яшәде.
Авыл зур түгел. Илле-алтмышлап йорт булыр. Галина бәләкәй чакта да авыл шулай гына иде. Хатын һәр өйне җентекләп карап узды. Урам очына чыгарга биш өй калгач шып туктады. Таныды. Менә ул өй! Урам якта үскән өч карагачы да исән.
Галина Петровна ишегалдына керде. Менә аның каршысына аллы-артлы әби белән бабай килеп чыкты.
— Саумысыз, — дип эндәште Галина Петровна. Бу марҗа нәрсә эшләп йөри безнең тирәдә дигәндәй, әби сораулы карашын картына төбәде. Бабае җитез икән, исәнлек-саулык сорашу белән, кунакны эчкә, өйгә чакырды.
— Кем баласы буласың? Кайсы яктан?
— Мәскәүдән мин, бабай.
— Уһу, менә ничек!.. Шундый ерактан килгәч, зур сәбәп бардыр инде?
— Бар, — дип, Галина Петровна елмайды. — Бу йортта минем бабуля яшәде. Әтиемнең әнисе.
— Кем диде? — Әби ышанмагандай карап торды, аннан урыныннан сикереп торды. — Диләрә апаемның оныгы! Галимә!
— Гали... Гэлимма... — дип, авыррак итеп кабатлады ул әйткәнне кунак хатын. — Кем дидегез минем бабушканың исемен?
— Диләрә! — Әби өтәләнеп, нишләргә белмәгәндәй, аңа карап тора бирде.
— Диләрә минем карчыкның, ягъни Гөлзар әбиеңнең, ике туган апасы була.
— Дилара... Ә мин оныткан идем... — Галина Петровна гаепле елмайды.
— Утыр, кызым. Торма болай! Хәзер чәй куям! Йа Ходай, кунакка килгән ләбаса! Онытмаган. Хәбәрсез юк булган иде бит!.. — Гөлзар әби күз тирәсен сөртеп алды, Галина Петровнаның да күзе яшьләнде. Аларга алмаш-тилмәш карап алган Ришат карт тамак кырды.
— Бабуля дигәннән... Башкортчасын хәтерлисеңме, кызым?
Кунак шундук кына җавап кайтармады:
— Мин онытканмын...
Бабай көрсенеп куйды да чыгу ягына юнәлде. Карчыгы исә ипләп кенә ашъяулыкка тотынды.
— Дәү әни була, балам, дәү әни... — диде үзе.
— Беләм! Хәтерлим. Тик дөрес әйтә алмам дидем!.. Ул сүзне беркайчан да онытмадым. Шушы үткән ярты гасыр эчендә искә төшергән кеше булмаса да! Карсәй, карсәй...
Математика фәннәре докторы, профессор Галина Беляеваны Уфага фәнни конференциягә чакырган иделәр. Чыгышы белән Башкортстаннан икәнен белгәннәрдер. Илле еллап вакыт узган икән шул. Мәскәүгә күчеп киткән чагында биш яше дә тулмаган иде. Бәләкәй Галимә әтисенең сугышта һәлак булганын да, Пётр Беляевның яңа ата булганын да белми иде. Әнисе һәм үги атасы аны бөтенләй таныш түгел, ят дөньяга алып киттеләр. Бу дөнья аны йотты. Аның чын дөньясына, үзенекенә әйләнде.
Дөрес, башта ул дәү әнисен, авылын нык сагынды. Качып кайтыр өчен, Мәскәү урамнары буйлап адашып, каңгырып йөрде. Елап, шешенеп беткән баланы милициядән барып алып кайта торган иделәр.
Шул адашулары юк-юкта әле дә төшкә кереп куя. Куркуы шулай торып калдымы икән...
Күп нәрсә онытылган. Элекке кичереш, хис-тойгыларны еллар алып киткән. Бары ят дөньяда үзен таба алмый каңгырган бәләкәй Галимә генә кызганыч булып, сирәк-мирәк искә килеп төшә. Ә болай, бөтен яшәлгән гомер тик Мәскәү белән генә бәйле, аннан да кадерле кала юк җир йөзендә. Менә шуңа да Галина Петровна Башкортстанга яуда һәлак булган атасының туган иле икәнен генә истә тотып килеп төшкән иде. Эше дә күп булганлыктан, конференция тәмамлану белән тизрәк Мәскәүгә кайтып җитү иде исәбе.
Тәнәфес вакытында кунакларны күргәзмә залына да алып бардылар. Янындагы кибеттә төрле антиквар әйберләр, картиналар сатыла. Йөри торгач, Галина Петровна бер сурәткә килеп төртелде. Артык бернәрсә дә юк анда. Төн. Ике сын гәүдәләнә. Тагы да нәрсәләрнеңдер шәүләсе чагыла, болары бөтенләй аңлаешсыз. Ә күктә... Күктә ай. Галина Петровна сихерләнгән кешедәй айга карады да катты. Үтә дә таныш. Үтә дә сагышландыра. Нәрсәне искә төшерә соң ул? Нәрсә турында сөйли? Аңлатамы, искәртәме югыйсә? Бераз йөреп килгәч, профессор янә шул картина алдына барып басты. Бу юлы сатучы аның янына җилтерәп килеп җитте.
— Сатып алырга телисезме? Ханым, бездә чын сәнгать әсәрләре җитәрлек...
Галина Петровна үзен сынлы сәнгатьтә белгеч дип санамый. Ләкин «чын»ны гына аера белә. Ул тирә-якка күз салды да баш кагып елмаеп кына куйды.
— Безнең түбә башыннан нәкъ шушы ай карап тора торган иде. Дәү әнием айга бәйле әллә күпме әкиятләр сөйләде. Без аның белән иң бәхетле кешеләр идек.
Боларның барысын да кинәт исенә төшерүенә үзе дә шаккатты. Хәтта картинадан читкәрәк, артка таба чигенде. Дәү әнисенең әкиятләр сөйләгәнен оныткан иде ләбаса! Ничек итеп соң хәтергә килеп төште?
— Зур кеше икән Галимә. Профессор. Озакка килмәдем, ди. Эше күптер. Иртәгә кузгалырга исәбе. — Ришат бабай дирбиясен юнәтеп утырган җиреннән карчыгына күтәрелеп карады. — Күчтәнәч-мазарыңны хәстәрләп куй.
— Калыр иде берәр атнага. Куй инде, җәй көне дә вакыт тапмагач... Хәзер Диләрә апаемның каберенә барып киләбез. Шуның өчен кайткан инде.
Гөлзар әби өй ишегеннән күренгән хатынга таба атлады.
— Әйдә, Галимә кызым, барып килик. Кем белә, бәлкем, дәү әниеңнең әрвахы бу көннең килеренә өмет тә итмәгәндер. Куаныр, Алла боерса...
Алар, куе булып үскән үләнлек, аннан вак сәрви куакларын ера-ера, озак кына бардылар. Галина Петровна гаҗәпләнү катыш тирә-юньне күзәтә. Кара әле, барысы да таныш кебек — сукмагы да, ташлы калкулыклар да... Онытылмаган икән ләбаса! Менә чак-чак беленгән кабер ташлары. Гөлзар әби Галина Петровнаны куаклык ягына алып китте. Биек үлән белән капланган таш...
— Шушымы?
Гөлзар әби сүзсез генә баш какты.
Галина Петровна таш янына барып тезләнде. Учын ташка куйды. Аннан башын күтәреп, чиксез зәңгәрлеккә төбәлде. Янә башын иде. Күзендә яшь иде.
«Әй бала, бала... Аердылар шул сезне. Шытырдатып тартып алып киттеләр. Хәтерлисеңме икән шуны үзең, балам? Ә дәү әниең шуннан соң биреште. Нык биреште...»
Куаклыкка кошчык килеп кунды. Елаган хатынның баш очында чырылдый-чырылдый бөтерелде, яңадан куаклыкка барып кунды. «Апаемның әрвахы кош булып килде микән әллә? — Гөлзар әби дә борынын тартып куйды. — Күпме үлем күрелде, күпме кешеләрне озатылды... Барыбер йөрәк сызлавы кимеми... Искә төшкән саен бәгырь өзгәләнә. Апаемның чын дөньяга күчүенә илле еллап булды бит инде... Кара әле, Галимә дә бөтенләй марҗага әйләнмәгән. Әнә бит кычкырып еларга ярамаганын да белә. Тавышын чыгармый. Киттең шул, балам, бик ерак киттең...»
Гөлзар әби Галимәнең башыннан сыйпады. Хатын аның кулларын тоткан килеш сулкылдады.
— Мин аны шултиклем яраттым. Шултиклем сагындым. Ә мине олылар аңламады. Алар мине үзләренчә бәхетле итәргә теләде. Минем бәхетле тормышым дәү әнием белән яшәгән чакта иде...
— Ул да сине яратты. Сине тәмам югалткач, өмете өзелгәч үлде. Бүтәнчә яши алмады.
— Ничәнче елда... Кайчан үлде?
— Сиңа сигез яшь тулганда, балам. Үзең салган фото килеп төшкәч...
— Фото?..
Гөлзар әби баш какты. Фото. Нинди фото? Кара, монысы да хәтердән чыккан бит. Нигә, ул дәү әнисенә хат та язды микән?
Юл буенча баш ватып кайтты хатын. Гөлзар әби фотоальбомны күрсәткәч кенә, теге вакыйганы исенә төшерде. Менә бәләкәй Галяның елмаеп торган фотосы. Артына үз куллары белән «Галя. Галина Беляева» дип язган. Шушы юллар дәү әнисенә хөкем карары чыгарыр дип кем уйлаган? «Кызым, артына исемеңне яз, Башкортстанга җибәрәм, — дигән иде әнисе. Кыз кемгә адресланганын сорап та тормады, җәһәт кенә язды да кире әнисенә тоттырды. Хәер, Мәскәүдә үзенең Галимә икәнен оныткан иде бит инде ул. Аңа берәү дә бу исем белән эндәшмәде... Пётр — үги ата. Их, дәү әни...
Галина Петровна Ришат бабай белән печәнлеккә дә барды. Атта утырып йөрү ошады. Елга буендагы мәгарәне хәтерли иде. Шунда барып килделәр. Тугайга төштеләр. Дәү әнисе белән җиләк җыйган урманда булдылар. Бик күңеле булып кайтты Галина Петровнаның.
— Кара әле. Ришат олатай, безнең өй алдындагы өч карагай әллә кайдан аерылып күренеп тора. Хәтта үзләренә чакырып торгандай. Бәлки, шуңадыр, беркайчан да аларны онытканым булмады! Тагы да шуны беләм: ул агачларны дәү әниемнең өч улы утырткан!
— Исемнәрен дә хәтерлисеңме?
— Әтием Баязит! Ә аннан... аннан... — Хатынга көрсенүдән бүтән чара калмады.
— Аннан Габит, аннан Сабит, — дип дәвам итте карт. — Өчесе дә сугыштан әйләнеп кайтмады. Карагачлары гына торып калды.
Галина Петровна, төнен йоклый алмыйча, тегеләй дә, болай да тулганып ятты. Кемнедер көткән төсле, йөрәге тынычсызлады. Бераздан торып утырды. Сак кына адымнар белән тәрәзә янына килеп басты. Тәрәзәдән аңа тулган ай карап тора иде. Аның ае... Шушы тәрәзәдән дәү әнисе белән ничәмәләр мәртәбә айны күзәткәннәрдер. Ай турындагы әкиятләр онытылып беткән, шулай да бәләкәй чактагы сыман, һаман күңелне үзенә тарта. Тулган ай бераздан болыт эченә кереп юк булды. Тагы балкып йөзеп килеп чыкты. «Гаҗәп, — дип уйлады хатын. — Айны да сагынып була икән...» Күңел үзеннән-үзе күтәрелде. Айга якынрак булырга теләгәндәй, Галина Петровна урамга чыкты. Эскәмиягә барып утырды.
Азмы-күпме вакыт үткәч, аяк тавышлары ишетелде. Янына Гөлзар әбисе чыгып утырды.
— Югалган Зөһрә кыз, — дип шелтәләде әби, кунакның иңенә мамык шәл япты. — Озакладың бит...
— Зөһрә!.. Исемә төште. Менә нәрсә мине төнен йоклатмый... Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Булган, ди, аларның бер кызлары. Зөһрә исемле. Әби авырып үлеп китә, һәм бабай икенче хатын алып кайта. Менә шуннан башлана да инде кызның тормыш маҗарасы...
Галина Петровна сөйләвен дәвам итте. Гөлзар әби «шулай-шулай» дип ул сөйләгәннәрне куәтләп утырды.
— Дәү әнием бу әкиятне сөйләп бетергәч үксеп-үксеп елаган идем. Зөһрә кызны жәлләүдән. Шуннан озак итеп айга карап утырдык. «Елама, кызым, — диде миңа дәү әнием, — Зөһрә кыз хәзер бәхетле. Әнә ул хәтта сиңа башын селкеде». Миңа, чынлап та, көянтәле кыз баш каккандай тоелды. «Ә аңа берүзенә күңелсез түгелме айда?» — «Юк, бәбкәем. Зөһрә кыз үзе эзләгән тынычлыкны тапкан. Ә аны бик озак эзләп тә таба алмаганнар бар...» — «Син, дәү әни, таба алдыңмы аны?» — «Инде таптым, син — минем Зөһрә кызым. Җан тынычлыгым...»
Галина Петровна, иренен кысып, бераз тын утырды.
— Ә мин фотога Мәскәү биргән исем-фамилияне язып җибәргәнмен. Шәфкатьсез...
— Кем белә, бәлки, эш исем-шәрифтә дә түгелдер, ул оныгы хәтереннән дәү әнисенең, авылының җуелып, күңеленнән бөтенләйгә алып ташланганын күрде. Ә моны күтәрүе җиңел түгел. Сугышка кадәр өч улының берсе генә өйләнергә өлгергән иде. Әниең әтиеңнән авырлы көенчә генә калды бит. Сине табу белән каенанасына тоттырды да үзе Уфага эшкә китте. Диләрә апаем берүзе бакты сине. Бар өмете, юанычы да син булдың. Юк, куймады бит килен, бүтәнгә кияүгә чыгу белән алып китте. Алып китте дә, хәбәрсез юк булдыгыз...

***
— Бәбкәем, кара әле кем килгән?
Галимә ишек янында елмаеп торган апага карый. Кайдадыр күргән сыман. Ә, исенә төште!
— Карточкада...
Апа йөгереп килеп аны кочаклап ала.
— Син бит минем кызым! Мин әниең.
Галимәнең кулы дәү әнисенә таба сузыла.
— Дәү әни!
Нишләптер дәү әнисе элекке шикелле аның янына атылмый. Галимә һаман аңа омтыла, учы белән ят апага суга.
— Җибәр!!! Җибәр мине!
Апаның кулыннан ычкына да, дәү әнисенә таба атыла. Дәү әнисе аны өнсез генә кочаклый...
Менә аның әйберләрен бер төенчеккә төйниләр. Кыз аптырый.
— Дәү әни, без кая барабыз ул?
Дәү әнисе шундук кына җавап бирми. Тавышы да тонык кына аның:
— Кызым, бик ерак җиргә китәсең...
Әнисе алып кайткан уенчыклар да, тәмле күчтәнәч тә аны хәзер куандырмый, чөнки дәү әнисе өзлексез күз яшьләрен сөртә.
— Калсын! — ди берчак дәү әнисе җан ачысы белән. — Ни күрсәк тә бергә күрербез. Яшәдек бит әле бер-беребезгә терәк булып! Калдыр син аны!.. Бирмим!
— Юк, — ди коры тавыш белән әнисе. — Минем балам кеше булырга тиеш. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйм. Әтиле үсәчәк.
Ул, тартып ала күрмәсеннәр дигәндәй, ашыктырып-кабаландырып Галимәне киендерә башлый.
— Тизрәк булыйк, машина көтә.
Галимәнең дәү әнисенә сузылган кулына сугып-сугып ала да янә киендерергә керешә. Кыз еларга җитешеп йөзен җыера. Дәү әнисенең үзен якламавына, бу хатын янында каушап калуына җаны көя. Апа кеше аны чыгу ягына җилтерәтә. Ишек яңагына ябышкан баланы ике куллап тышка өстери.
— Дәү әни!
Ә дәү әнисе, бөтен кешедән дә көчле, курку белмәс батыр дәү әнисе эндәшми!
— Төшер мине! Бирмә!.. Дәү әни, бармыйм! — Ул акырып еларга керешә.
— Бәбкәем, — дип өзелә дәү әнисе. — Онытма мине, балакаем... Бигрәк бәләкәч китәсең... Ай балам...
Машинага кереп утыргач, ул дәү әнисенең үзәк өзгеч тавышын ишетә:
— Калдыр баламны! Килен. Алдыңа тезләнәм! Баскан эзләреңне үбәм!..
Дәү әнисе машина артыннан йөгерә. Ул шундый карт, шундый матур... Шакмаклап бәйләгән яулыгы сыпырылып муенына төшкән. Шома итеп икегә аерып үргән ак матур чәче бүген тузган...

Галимә хәзер аңлый: ул чакта дәү әнисе әллә ни олы да булмаган бит. Ә чәче ап-ак иде. Дәү әнисе шулай ак сын булып торып калды. Галимә китте. Алып киттеләр.
— Мин дәү әниемнең төсен дә оныткан идем, әле хәтергә төште.
Галина Петровна читләре саргайган фотоны кулына ала, вакытыннан иртә җыерчыкланган йөзгә төбәлә. Дәү әнисенең бу соңгы фотосы. Ничек матур итеп елмаеп төшкән. Шулай да күзләре әйтеп аңлаткысыз сагыш белән тулы... Сораулар күп җыелган, ләкин сорашыр кеше юк инде. Әнисе, кызга унбиш яшь тулганда, яман шештән авырып үлде.
— Кызым, — диде ул хәлсез тавыш белән. — Әтиең яхшы күңелле, ул сине ташламас. Үтенечем шул: укып кеше булырга тырыш, юкса кайберәүләр миңа кабердә дә рәнҗеп ятар. Гөнаһлымын, балам... Белемле, әйбәт кеше булсаң, язык гамәлләрем җуелыр, дим... — Әнисе тавыш-тынсыз гына елап читкә борылды.
Үги анасы да начар кеше булмады Галинаның. Кыз — университет, аннары аспирантура тәмамлады, фән юлында уңышлар яулады. Ә гомер дигәнең, һай, бик тиз үтә икән...
Галина Петровна юлга җыенды.
— Тагы кил!.. Юк... Кайтырга онытма туган ягыңа! — диде Гөлзар әби. — Кем белә, бәлки, кабат килүеңдә якты дөньяда без дә булмабыз. Гомер аккан суга бәрабәр. Ләкин нигез корымас. Монда балаларыбыз булыр. Башкортлар нигез корытырга ашыкмый. Безнең балалар туганны туган итә белә.
Керфекләренә яшь кунган Галина Петровна елмая-елмая баш какты. Әбисенә дә, бабасына да күңелендәге иң җылы сүзләрен әйтәсе килә, ләкин ни әйтсәң дә аз булыр сыман...
Ишегалдына чыккач аптырап калды. Авыл халкы җыелып килгән ләбаса! Нәкъ теге елдагы сыман. Аны әнисе алып киткән чакта да ихата халык белән туп-тулы иде бит. Менә тагын күрергә, хушлашып калырга дип килгәннәр... Белгәне дә, белмәгәне дә. Кызыксынып караган күзләр хатынга төбәлә.
— Менә шушы була инде Диләрә мәрхүмәнең оныгы, Баязитның кызы...
— Атасына охшап тора шул.
— Әй адашкан болан баласы...
— Ризык йөртә адәм баласын. Ризыгы читкә чәчелгән шул...
— Гөлзар әби дә аларга кушылып әйтеп куйды:
— Югалган Зөһрә кызыбыз, дәү әнисе әйтмешли. Кайтып күренүе әллә чын булды, әллә төш кенә...
Галина Петровна машинага кереп утырды.
— Галимә!.. Галимә!.. Хуш бул, кызыбыз!
Хатынның колагында бу тавыш озак яңгырап торды.
Машина гөрли-гөрли тауга үрләде. Алда караш ташлап та иңләп булмас иркен, хозур, матур табигать ачылды. Шофёр хатынга күз салды. Ханым бу юлы сүнгән карашын еракка төбәгән дә эчке дөньясына кереп чумган. Йөзе таштай катып калган. «Менә шундый чакта еласачы. Бәлки, җиңеллек килер иде», — дип уйлады шофёр. Ләкин эндәшмәде. Күп кешене йөрткән бар юлда. Киңәшне дә эчтән генә бирә. Тышка чыгармый. Шулай яхшырак...
Уфага килү белән, Галина Петровна антиквар кибетенә ашыкты. Менә «Айлы төн» картинасы. Урынында! Сатучысы аның кайдан, кем икәнен белә иде инде. Каршысына килеп тә басты.
— Шул картинага күзегез төште шикелле, Галина Петровна. Нәрсәсе белән якын? Минем үземә дә бер бер бар сымак.
- Сер? Әлбәттә, айлы сурәтләрне күп күргәнем бар... Сере шунда: шушы айның эчендә Зөһрә кыз тора.
— Зөһрә кыз? Сез аны каян беләсез? — Сатучы чынлап торып аптырады. — Әллә җирле халыкның фольклоры белән дә кызыксынасызмы?
Хатын аңлатып тормады.
— Бар шунда... — дию белән генә чикләнде. — Төрегез картинаны. Ә мин Галимә Баязитовна.
Сатучы аның икенче исемне атавына рәхәтләнеп көлде. Башкортлар арасында йөргәч, шулай бераз кылана, дип уйлады. Ярар, ничек теләсә, шулай фараз итсен. Нәрсә дисә дә ихтыяры.
— Рәхим итегез, Галина... Галимә Баязитовна, — диде шаян елмаеп.
Домодедовога килеп төшкәч, Галина Петровна иң элек картинасын барлады. Каршыга бер-ике танышы да очрады. Баш кагып кына исәнләште дә тизрәк автобуска ашыкты.
Картинаны үзенең йокы бүлмәсендәге комод өстенә куйды. Шуннан соң күңелгә ниндидер тынычлык иңгәндәй булды. «Барысы да үз урынына кайта. Мин дә гадәти дөньяма әйләнеп кайттым. Барысы да элеккечә дәвам итә...»
Хатын сискәнеп тирә-ягын күздән кичерде. Әйе, барысы да элеккечә. Ләкин нәрсәдер алай түгел. Ул үзе элекке Галина Петровна түгел, һәм күңелдә бөтенесе дә элеккечә була алмаячак. Эчке бер торыш үзгәрде. Начармы бу, яхшымы? Әйе, ул беркайчан да элеккеге Галина Петровна була алмаячак. Аңа шушы картина — Зөһрә кыз сәбәпче.
Бу төндә Галина Петровна һичкайчан да булмаганча тыныч йоклады... Кемдер аны чакыра, кулы белән ымлый, шуңа Галимә ашыга-ашыга алга атлый. Бәй, каршысында дәү әнисе тора лабаса! Нәкъ фотодагы шикелле. Елмаю да шулай ук. Аны озаткан чакта тузган чәчен әүвәлге сыман шома итеп тарап үргән. «Дәү әни, моңа тиклем бер дә төшемә кергәнең булмады». — «Сине борчырга теләмәдем, балам». — «Сине һаман сагынганымны белеп килдеңме?» — «Югалткан аеңны китердем, балам». — «Югалткан?» Дәү әнисенең кулында тулган ай. «Синең Зөһрә кызың мин икәнне берәү дә белми ул, дәү әни». — «Беләләр». — «Кем?» — «Бөтен Иштугановлар. Син алардан исән торып калган бердәнбер бала». — «Мин айның эченә сине дә алам, дәү әни». — «Юк». — «Нигә? Безне тагын аералармы, дәү әни?» — «Баязитым торып кала бит». — «Әтиемне дә алыйк, Габит, Сабит агайларымны да. Мин аларның исемнәрен беләм!» — «Дәү әтиеңнең исемен белмәгәч, аны ала алмыйбыз бит!..» — «Дәү әни, син аны миңа әйт!» — «Әниеңне дә алыйк, безне аерса да, ул сиңа ана. Әни берәү генә була». Галимә дәү әнисенә таба атлый. Дәү әнисе артка чигенә. «Ашыкма, балам, ашыкма безгә». Яңа гына янында сөйләшеп торган дәү әнисе кайда булды соң? Юк, Галимә хәзер аннан калмаячак. Ул зур иде, бик зур иде... Димәк, үзе хәл итә. Галимә айга менеп басты, кулларын ян-якка җәйде дә каядыр еракка, үзен чакырган серле яктылыкка таба очты. Колагында «Зөһрә кыз!» дигән моңлы, ачык тавыш яңгырап китте...