СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Шакир Янбаев "Гөлбостан яланы"

Чит кешегә син яшәгән җирнең тавы — тау, яланы — ялан. Җәйнең аллы-гөлле чагында күрсә, илегез матур икән, ди, ә инде көзге яңгырлар башланып, юллар казылып беткән шыксыз мәлдә килеп чыкса, бу якта ничек көн итәсез, дип чыраен сытар. Ә бит, уйлап карасаң, һәркемнең туган төбәге — маңгай күзе белән түгел, күңел күзе белән укый торган китап төсле. Аның битләренә һәр буын үз тамгасын салып калдыра, кешелек рухын баетырлык хәзинәләрне үзенчә мәңгеләштерә.
Тирә-ягы каеннар белән уратып алынган, көн ягына караган зур гына яланга Гөлбостан апайның исеме бирелер дип, үзе исән чакта беркем дә уйламагандыр. Безнең авылныкы да түгел, каяндыр читтән күчеп килгән иде ул.
Мин башлангыч мәктәптә укып йөри идем әле. Дәрес вакытында тәрәзәдән күреп калдым мин аны. Бәләкәй чана сөйрәгән, ә чанада — корамалы юрганга төреп утырткан бәләкәй бала. Тагын да ниндидер төенчек. Азактан белдем: Гөлбостан апайның бар мөлкәте әнә шул төенчектә булган. Йөге артык күп тә түгел, кышкы юлда җиңел генә тартыр иде, ә хәзер март чуагы урамны каралткан, ат тизәге, чәчелеп калган салам-печән яз җылысына йомшарып ята, чана табанын авырайта.
Мин, дәрестә утыруымны да онытып, һаман урамнан күземне алмыйм. Тышта кояш балкый, тәрәзә пыяласының ярыгыннан яз исе кереп, борынны кытыклый. Кышның гомере кыскарган, тау битләре дә карала башлаган. Яланнардагы карның да кышкы көрпәклеге калмаган, ул инде мамык кебек йомшак түгел, яшькелт пыяла төсле елтырап ята. Мондый юл өзелгән чакта бәләкәй чана тартып ерак китә алмассың.
Соңгы дәрес иде. Кыңгырау шалтырагач та китап-дәфтәрләремне ашык-пошык кына җыйдым да урамга атылдым. Бик авырлык белән чана тарткан апайны тиз генә куып җиттем. Ул минем ярдәм итәргә ашыкканымны аңладымы, әллә бераз хәл алырга теләдеме — туктап көтеп торды. Баласының күзе йомык иде, бәлки, тавышланып уятып куймасын дип тә мине шым гына каршы алгандыр. Ул карагач, минем дә чанага күзем төште: корамалы юрганга төрелгән балага өч-дүрт яшьләр чамасы гынадыр. Бәләкәй генә йомарланган кулына ишелмәгән юкә кайрысын тоткан.
—Юл буена, күтәр дә күтәр, дип бимазалады. Ахырда, чана үрәчәсенә юкә тагып, янәсе, дилбегә ясап, кулына тоттырган булган идем, ышанды сабый. Ул ат куган була, мин юртам, шулай чак килеп җиттек. Авылга керәрәк кенә йоклап китте, — дип, ят апай миңа үз хәлен сөйләп бирде, юл газапларын йөзеннән юып ташлап, мине каршы алырга йөгереп чыккан туганыдай якын күреп, шым гына елмайды.
—Галиҗан агайларга киләбез без, — дип, чанасын сак кына кузгатты ят апай. Мин, чана бавын тартырга ярдәм итеп, янәшә атладым. Галиҗан агайлар безгә урам аша гына күрше. Чит авылдан туганнары килсә, күптәнге йола буенча, күрше-күләннәргә «кунак күрсәтергә» чәйгәме, ашкамы чакыралар. Баласын чанада тартып кил гән апайны да шулай бөтен тирә-як белән өйдән өйгә кунак итеп йөртерләр дип уйлаган идем. Иртәгесен түгел, ике-өч көн үткәч тә әниемне чакыручы күренмәде.
—Борын кычытып тора әле... Күчтәнәч ашаргамы икән? — дигән булып, үземчә читләтеп кенә әниемнән белешергә теләдем.
—Нинди күчтәнәч?! Кит, юкны сөйләп утырма! — дип кырт кисте әни.
Мин туктамыйча төпчендем:
—Нинди күчтәнәч дисеңме? Кунак күчтәнәче! Галиҗан агайларга кунак килде бит. Үзем капкаларыннан ачып кертеп җибәрдем, — дип, күчтәнәчнең кайданрак юлыгырын да төсмерләдем.
—Ә-ә... Гөлбостанны әйтәсең икән лә... — Әнием ни өчендер авыр сулап куйды. — Кемгә — кунак, кемгә муйнак әле аның хәле. Менә ул су вакытында чана тартып кунакка йөрер идеме, башына нужа төшмәсә. Иреннән аерылган ул. Башка туганнары булмагач, кемгә килеп баш төртсен, Галиҗан агаема сыярмын дигәндер инде, бахыр... Гатифә киленнең күңеле киң дә бит, үзенең итәк тулы бала, өйләрендә баш төртер, аяк басар урын юк. Тар өйгә — тана дигәндәй булды инде Гөлбостанның бала күтәреп кайтуы... — Әнием боларны үзалдына сөйләнде дә, миңа борылып: — Ә син, кунак күчтәнәче дә кунак күч тәнәче, дип каңгыртасың башны. Берәүнең борыны кычыткан икән! Юкны төпченеп утырганчы, бар, учак астына коры утын тура, борының кычытуы басылыр, — дип, өметләнгән күчтәнәчне дә авызымнан өзде, башымны да уйга салды.
Мөгаен, әнә шул чакта тәүге тапкыр кешене жәлләү тойгысын татыганмындыр да әле мин... Әниемнең күзләреннән сирпелде ул тойгы минем күңелемә, сиздермәстән чәчрәгән очкын сыман, бәләкәй генә йөрәгемне өтеп, уеп алды. «Иреннән аерылган» дигән сүз бигрәк тә шомлы булып ишетелде миңа. Ирдән аерылуның яшь хатын өчен нинди бәхетсезлек икәнен ул чакта аңламаганмындыр да, шулай да Гөлбостан апайны, үз төркеменнән адашып ят кошлар арасына килеп кергән кыр казына охшатып, бик-бик жәлли идем.
Әниемнең әйткәне дөрес булып чыкты. Галиҗан агайларда озак яшәмәде Гөлбостан апай, иртә яз сыек талчыбыгы кисеп, авыл очына бәләкәй генә читән үрде дә, шуны эчле-тышлы сылап, агартып, уенчык сыман гына учак- мич чыгарып, дүрт яшьлек Рәйханы белән шунда тора башлады. Тыштан котырчыктай гына күренсә дә, ишеген ачып эчкә керү белән, Гөлбостан апайның өе киң дә,биек тә булып күренә. Минем өчен бу бер гаҗәп сер иде. Еллар үткәч кенә аңладым: бусагасын атлап кергән бер кешене, хәтта балаларны да Гөлбостан апай ихтирамлап, елмаеп каршы алганга, аның тар өе дә киңәйгән төсле күренгән икән. Ялан шикелле иркен йортларда, өчәр-дүртәр бүлмәле кала фатирларында чит кешене түгел, үзләренең ата-аналарын да сыйдырмаган адәмнәрне сирәк кенә булса да очратканда, мин хәзер һәрчак Гөлбостан апайны, аның кунакчыл читән өен күз алдына китерәм...
Белмим, Гөлбостан апай үзе ни уйлагандыр, әмма әнием аның көн итмешен, безнең авылда ничек дөнья көтеп яшәп китерен уйлап уфтана, ихлас кайгыра иде. «Ятып йөрергә өй әмәлләгән булды да бит, ашарына каян табар? Савып эчәргә сыеры юк, яңа өлгергәнче икмәге дә аз. Авыл көтүен алса, тамагы сыйлы булыр иде дә, баласын озын көн буена кешегә калдырырга жәлләр. Белмим, ничек кенә балавыз сузып китәр инде?» — дип, әнием, үзенең башка кайгысы булмаган шикелле, озак кына уфтанды. Аңа кушылып мин дә уйланам, тик ни өчендер Гөлбостан апайның озын чыбыркы сөйрәп көтүче булуын теләмим. Авыл көтүен ел да кыргызлар көтә торган иде. Канатбай, бичәсе үлгәч, иленә кайтып киткән икән, диделәр. Кыш буе киртәдә зарыккан мал-туар, кипшенә башлаган тау битләренә карап, муенын сузып бакыра, тоткыннан чыгу әмәлен эзли иде. Гөлбостан апай, авыл халкының сүзен таптамас өчен, көтү алырга риза булган, диделәр.
Беркөнне таң белән сыерлар бакырышкан тавышка уянып киттем. Көтү чыга. Авыл очыннан эркелешеп сарык-кәҗәләр килә, алар көтүгә өйрәнмәгәннәр әле, ачык капкага кереп китәргә, читкә каерылырга гына торалар. Арттан һай-һайлап, чәрелдәшеп хуҗалары кумаса, бәлки, тары ярмасы сыман чәчелешкән дә булырлар иде. Арттан, олпат басып, сыерлары килә. Күбесе ябагасын да коймаган, кабыргалары беленеп тора, эчләре ябышкан. Яланда ул корсакны тутырырлык үлән дә юк әле, кара җирне иснәп кайтсалар, күңелләре хушланыр. Вакыты җиткәч, эчләре тулып, җиленнәре бизмәндәй тураеп кайт кан чаклары да булыр. Бөтенесе дә алда, әнә шул өмет белән мал-туар әлегә шыр яланнарга, тау битләренә ашыга. Теләмәгәнен чыбык белән куалар, ашыктыралар, әнә көтүче тавышы да урамны яңгырата. Бәй, күңелемне нинди шатлык җилкендерде икән дип торам! Көтү артыннан кулына кыска гына таяк тоткан, этен иярткән Канатбай төшкән бит! Юкны сөйләгәннәр, иленә кайтып китмәгән Канатбай. Бәлки, ул, минем теләгемне сизеп, безнең авылга әйләнеп кайткандыр?
Менә шулай итеп Гөлбостан апай көтүче булудан котылып калды. Ул үзе теләгәндерме, әллә рәис кушты микән, Гөлбостан апай колхозда яшелчә үстерергә тотынды. Үз бригадасына унлап-унбишләп кыз-кыркын сайлап алды. Безнең авылда шуңа тикле кавын, карбыз түгел, кыяр да үстерми торганнар иде. Колхоз бакчаларының Тимеркыя янында Кыйбазы елгасын буып, түтәл ләрне сугарып маташканнарын, кырау төшәрдәй салкынайтса, шунда төтен пыскытып төн үткәргәннәрен авыл бичәләре көлкегә дә чыгардылар. Кулыннан бер эш килмәсә дә, авызы алаптай Хәтирә бер итәк кәкре кыярны каян алгандыр, урам уртасына чыгып, бала-чагаларга, күрше-күләннәргә тараткан. «Колхоз бакчасының кыярын авыз итегез!» — дип, үзе астыртын гына көлә икән. Менә шул көннән Гөлбостан апайга «Кәкре кыяр» дигән кушамат ябышты. Пычракны кыргычлап юып була, ә кушаматны берничек тә адаштырып булмый икән. Ул елда да, сугышка хәтле елларда да колхозыбыз бакчасында бөтен нәрсә каерылып уңды, кавын-карбызны хәтта тирә-як базарларга саталар иде. Гөлбостан апайны мактап гәзитләргә яздылар. Ә барыбер Кәкре кыяр Гөлбостан дигән кушаматы авыл теленнән төшмәде. Минем шуңа бик эчем поша, үземне җәберләгәндәй гарьләнә идем. Гөлбостан апай әллә колагына да элмәде, әллә төртмә телләргә үч итеп, бакчада ару-талуны белмичә эшләде, үзенең авыл очындагы читән өенә ул көзге кыраулар ешаеп, түтәлләрне салкын көйдергәч кенә күчеп кайтыр иде.
Үзенең егәрле бакчачысына колхоз йорт салып бирергә бүрәнә дә кистергән иде, сугыш башланып китте. Кыйбазы буасын язгы ташкын ерып алып киткән иде, кабат буарга ир-ат җитешмәде. Су сипмәгәч, җәй уртасында ук шиңде бакча, шул елда авыл халкы кавын-карбызны соңгы тапкыр ашады. Еллар үзгәрдеме, әллә ихласлык җитмиме, сугыш беткәнгә менә ничаклы еллар үтте инде, ә безнең якларда хәзер кавын-карбыз үстермиләр. «Элек базарда үзебездә үскәне тау-тау өелеп ята иде», — дисәң, хәзер ышанмыйлар да.
Элек Гөлбостан апайга ирсез хатын дип кимсетебрәк караган авыл бичәләре, ирләрен сугышка озатып, үзләре дә тол торып калгач, инде аңа күзләре кызды. «Кеше кайгысы —- киштәктә» дигән шикелле, Гөлбостанга рәхәт, ир озатып канлы яшь түгәсе түгел. Улы йомышка ярарлык булып, кул астына керде...» — диләр иде. Чынлап та, бик җитез булып үсте Рәйхан. Бәләкәйдән үк әнисеннән бер адым да калмаган малай, инде ат җигеп, дилбегә тотып, Гөлбостан апай белән бергә станциядән төрле йөк ташырга олау йөртә башлады. Авыл очындагы бәләкәй генә, түбәсе кәс белән ябылган читән өйдә, яшь бөркет баласы шикелле, Рәйхан күзгә күренеп үсте. «Улым буйга тартылды, озакламый ишектән иелеп керер инде», — дип, Гөлбостан апай үзенең алдагы бөтен өметләрен, якты хыялларын Рәйханына бәйләп шатлана иде.
Сугыш кырларыннан бик күп өйләргә кара хәбәр килде. Күрәсең, язмыш кайгыны бөтен кешегә дә тигез бүлим дигәндер. Гөлбостан апайның өлешенә дә кайгының иң карасы, иң авыры төште. Кышын станциядән керосин алып кайтып килгәндә, көчле буран чыгып, Гөлбостан апай улын толыпка төреп утырта да дилбегәне үзе тота. Газаплы юл артта калды, инде авылга кайтып җитәбез дигәндә генә, кырын җирдә чана салулап китә, керосинлы авыр мичкә көчәнеп тарткан атны да, олаучыларны да текә яр астына — упкынга өстери...
Гөлбостан апайның улы менә шулай һәлак булды, үзе дә нык имгәнеп, хастаханәдә озак ятып чыкты. «Эшкә ярамас инде, тән ярасы гына түгел, җан ярасы да зур. Бавырын басып үстергән улын югалтты бит...» — дип кешеләр ачынды.
Шул елның язында мине дә фронтка озаттылар. Ут эчендә йөргән кешенең күңелен төшермик, дигәннәрдерме, туган яклардан килгән өчпочмаклы хатларда «исән- саубыз» дигәннән артык хәбәр куертмыйлар иде. Күрше- күләннәрнең, туганнарның хәлен сорашканда мин Гөлбостан апай ничек яши, дип, бөтен хатларымда язсам да, ни өчендер бу соравымны җавапсыз калдырдылар. Артыгын төпченмәдем. Гөлбостан апай үзе төшемә керде. Сугыш беткән икән, дим, мин авылга кайтып киләм. Иң элек каршыма Гөлбостан апай йөгереп чыкты. Гел теге чанасын сөйрәп безнең авылга килгәндәге төсле яшь кенә икән, дим. «Менә миңа берни дә булмады! Солдатлар кайтуга, әнә, өемне агартып куйдым әле, тирә-ягыма гөлләр дә үстердем. Сагындым баламны, үтә дә сагындым!» — дип, үзе елый-елый сөйләнә...
Шушы төшне күргәннән соң, мин, ничектер, тынычландым. Әгәр исән калып, туган илгә әйләнеп кайтырга насыйп булса, төштәге шикелле, иң элек Гөлбостан апай каршыма чыгар, үзенең ап-ак итеп агартылган читән өенә чакырыр, бер чынаяк чәй эчермичә күңеле булмас, дип уйларга гадәтләндем.
Тик уйлаганым рас килмәде. Каршыма Гөлбостан апай йөгереп чыкмау түгел, авыл очында аның өе дә күренмәде. Каккан казыгы да калмаган, әйтерсең бу урында бервакытта да кеше яшәмәгән, төтен чыгармаган...
Сугыш беткәнне күрә алмаган Гөлбостан апай. Теге вакытта имгәнүгә дә, улының кайгысына да бирешмәгән ул, аякка баскан, сөйрәлеп булса да колхоз эшеннән калмаган. Язгы чәчү вакытында авыл бичәләре станциядән аркаларына салып орлык ташыганнар. Каерып тешләп ашарга икмәк булса бер хәл, кесәләрендә бер-ике бөртек пешкән бәрәңге дә берәр шешә сөт. Ә Гөлбостан апайның анысы да юк. Ач көе бичәләргә ияреп чыга ул ерак юлга. Төп-төгәл утызар килограмм бодай орлыгын иңбашына салып, кайту ягына борылалар. Алтыннан да кадерле күренә аларга күтәргән йөкләре, ә алдагы якты өметне, матур хыялларны алтынга гына тиңләп буламы? Әле интексәләр дә, аның каравы җир кысыр ятып калмас, җәһәтрәк кайтып җитеп, җәһәтрәк чәчсәләр, ашлык та иртәрәк өлгерер, бер-ике көн булса да элегрәк ашарлар икмәкне. Шуны уйлаган саен бичәләр адымнарын кызулаталар, ару-талуны да, җилкәләрен авыр орлык басканны да оныталар. Менә шулай, үзләренә-үзләре куәт биреп, юлдан баш-күз күтәрмичә, авылга кайтып җиттек дигәндә, арада Гөлбостан апайның юклыгын шәйләп алалар. Каенлыкта туктап, арттан куып җитмәсме, дип көтеп тә карыйлар. Үч иткәндәй, язның тәүге салкын яңгыры, арып хәлсез калган бичәләрне камчылагандай, коеп ява башлый, көчәйгәннән-көчәя. Юлаучылар өй ышыгына кайтып егылырга ашыгалар.
Иртәгесен көн аяза, колхоз станциядән альш кайткан орлыкны чәчеп калырга кырга чыга. Гөлбостан кайтып җитәр әле дип, әледән-әле юлга карыйлар, ә юлда адәм заты күренми.
— Нигә шултикле борчыласыз, берәр авылда калгандыр торып. «Ач кешегә хөкем юк» дияр дә утыз кило бодайны ашап бетергәнче ятар шунда», — дип, арада Хәтирә генә кул селти. Тамак тәмугка җиткерә, дигән мәкаль кылт итеп исләренә төшә. Хәтирәнең әйткәненә ышанырга теләмәсәләр дә, Гөлбостан апай икенче көнне дә кайтмагач, ачлыкның намуслы күңелләрне дә бөгүенә, гафу иткесез җинаятькә этәрүенә уфтанып, калганнар да ышана. «Чынлап та, карга оясыдай читән өендә кеме көтеп утыра аны? Бала-чагасы юк, юньле нигезе юк, ялгыз башы, киткәндер чыгып җылы якларга», — дигән хәбәр өйдән өйгә, авыздан авызга тарала гына башлаганда, дүртенче көн дигәндә Гөлбостан апайның гәүдәсен күпер астыннан табып алып кайталар. Юлдашлары теге вакытта көтеп утырган каенлыктан әллә ни ерак та түгел ул күпер. Яңгыр башланмаса, бәлки, куып та җиткән булыр иде. Бигрәк тә орлык чыланмасын дип, ышыкка кергәндер, үзе турында уйламагандыр, ни өчен дисәң, капчыгындагы бодайга тамчы да яңгыр тимәгән, орлык коп- коры, ә Гөлбостан апайның өсте-башы лыч су була.
Гөлбостан апайның шундый үкенечле үлеме авыл кешеләрен бер тетрәтсә, ул алып кайткан орлыкны үлчәп карагач, хәтта Хәтирә кебек алай авызлар да телләрен тешләп, хәйран калалар. Утыз килоның бер граммы да кимемәгән. Ачлыктан күз аллары караңгыланганда, буыннары хәлсезләнгәндә, Гөлбостан апай үзе күтәреп килгән бодайның бер учын гына чәйни ала иде бит! Юк, моңа аның намусы кушмаган, күңел сафлыгына соңгы сулышына хәтле кер төшермәгән...
Бу якты дөньяга күпме кеше килә, күпме китә. Эз калдырам дип, түш киереп йөргәннәр эзсез югала, хәтта кайберәүләрнең үзе яшәгән чакта ук таштан юнып, чуеннан коеп калдырган һәйкәлләре дә озакка бармый, онытыла, юк була. Ә икенчеләр үлгәч тә яшәүне дәвам итәләр. Гөлбостан апай, мөгаен, әнә шундый кешеләрнең берседер. Менә ничәмә еллар үтте инде, ул күтәреп, бөртегенә дә тимичә алып кайткан орлык чәчелгән җирне Гөлбостан яланы дип йөртәләр. Ул гына да түгел, һәр көз саен уңыш бәйрәмнәрендә күпереп торган ап-ак калач пешерәләр безнең авылда. Аның йомшаклыгына, хуш исенә хәйран калмаган кеше юк. Гөлбостан яланының икмәге, диләр, читтән килүчеләргә. Бу комачны гомер юлы үткән өлкәннәр дә, тәүге буразнаны ярып, газиз җирдә борчак уңышын үстергән яшьләр дә авыз итә. Яңа йола шундый безнең якта. Кешеләр әйтерсең намус сафлыгын, күңел пакьлеген сакларга, аны иң олы хәзинә итеп килер буыннарга җиткерергә шулай ант итәләр.
2025-03-31 09:29