СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мөсәгыйт Мостафин “Кызару”

I
Минем Ногман исемле бер иптәшем бар. Иптәшлек өчен бик әйбәт кеше ул үзе. Хурламыйм мин аны. Кеше гайбәтенә керми, тәртипсезлек күрсәтми, эчеп йөрми. Сораган чакта бурычка акча биреп тора. Өченче каттан бишенче катка кайнаган су өчен күбрәк ул йөгерә. Кино-театрларга яки кыз белән күрешергә барган чакларда сораган студентларга киемнәрен дә биреп тора. Һәм аны соңыннан, кайберәүләр кебек, сүз итеп тә йөрми. Без аның белән гомуми торакта бергә торабыз, институтның беренче курсыннан алып, өч ел инде бергә укыйбыз. Зачет вакытларында «койрыклар» да тагылмый аңа. Җыелышлардан да калмый. Кыскасы, әйбәт егет иде инде. Тик менә бер йомшаграк ягы бар иде шул: хатын-кызлар күрсә, күбрәк сөйләшеп ташлый торган иде. Бер вакыйгадан соң акылга утырды утыруын,— бу гадәтен ташлады, ләкин аның урынына аңа икенче бер чир юлыкты.
Эш болай булды.
Без Ногман белән бервакытны, аңа костюм сайлау өчен, Казандагы «Тум» магазинына кердек. Без мөрәҗәгать иткән сатучы яшь кенә бер хатын иде. Ул бик ачык кеше булып чыкты. Сораган бер сүзгә, җанны рәхәтләндерерлек итеп, тулы җавап биреп тора. Башка кайбер сатучылар кебек, үзенең кырыслыгы белән җанны биздерми. Ногманга бу җитә калды. Үзенә яраклы үлчәүдәге костюм юклыгын белгәч тә, чыгып китәсе урында, Ногманым һаман сүз озайта бит. «Сездә йон костюмнар булгалыймы? Тагын кайчанрак кереп чыгарга мөмкин? Бу арада берәр нәрсә көтмисезме? Үзегез күптән эшлисезме биредә? Монда башка иптәш була торган иде...» фәлән дә фәсмәтән, имеш. Товар караучылар янына кысылып, прилавка өстенә үк ята башлады бу. Мин аның җиңеннән тартып карасам да, ул миңа күз генә кысты: «Тукта әле!» имеш. Мин эчемнән генә: «Әйдә, рәхәтлән инде, алай булгач»,—дидем дә башка бүлеккә кереп киттем.
Мин әйләнеп чыкканда, Ногманым үзе миңа таба килә иде. Мин аның йөзе агарып, үзе каушап киткәнен күреп алдым. «Теленә салына торгач, эчкәрәк кереп китеп, теге хатыннан эләккән, ахры, моңа»,—дип уйладым. Ногман минем янга килеп басты да серле тавыш белән генә әйтте:
— Слуши, минем кесәдән акчаны алганнар бит.
— Дип торасыңмы,— дип шаярттым мин. Чөнки үзенең уңайсыз хәленнән чыгу өчен юри шулай сөйләнә торгандыр, дип уйладым.
Ногман ачынып кына:
— Шаяртма әле син,— диде дә, үз сүзләренә үзе шикләнгәндәй, кесәләрен тотып-тотып карый башлады, ләкин чынлап та акча очкан иде.
— Син шаяртмыйсыңмы? Янында кемнәр бар иде соң? — дидем мин.
Ногман яхшы ук кызып китте.
— Капчык күтәргән бер авыл хатыны бар иде. Күзләре ут янып торадыр иде аның. Шунда ук юк булды. Шул булмый, кем булсын. Бәлки, аның бу сатучысы да юри мине сөйләндереп торгандыр...
Нәкъ шул вакытта икенче бүлектән капчык күтәргән яшь кенә бер хатын килеп чыкты. Тәбәнәгрәк кенә, туп кебек җыйнак гәүдәле, ир-ат ныклыгын белгертеп торган җилкәле, каратутлы, түгәрәк битле, ут уйнап торган кап-кара елтыр күзле бу хатын туп-туры безгә таба килә иде.
Ногман минем колагыма:
— Менә ул, нәкъ үзе. Мин аны хәзер милициягә күрсәтәм,— диде.
— Ә ул булмаса?
Ногман икеләнеп калды, шул арада теге хатын безнең икебезнең уртабыздан, дөп-дөп басып, күзләрен ялтыратып үтеп тә китте. Ногман өметсезләнеп кул селтәде:
— Шайтан алсынмы үзен...
Менә шушы вакыйгадан соң, ул, кирәкмәгәнгә хатын-кыз белән сүз озайтып торуны ташласа да, шәһәргә килгән һәрбер авыл хатынына «кесә кармарга йөрүчеләр» дип карау чиренә юлыкты.
II
Җәйге каникулны да бергә үткәрергә уйлап, мин Ногманны үзебезнең авылга алып китәргә булдым. Башта ул бераз уңайсызланып торса да, соңыннан риза булды. Зачетларны да уңышлы биреп тынычлап калгач, бик күтәренке күңел белән юлга чыктык. Без төшәсе станциягә килеп җиткәнче, андый-мондый нәрсә булмады. Вагоннан төшкәч тә, Ногманны багажлар янына утырттым да ат эзләргә киттем, чөнки безнең авылга барып житәргә егерме чакрымлап бар иде әле. Станциянең аргы ягына чыксам, бер ат әкрен генә юыртып китеп бара. Аны кычкырып туктаттым, янына бардым. Арбада ак яулыкны артка чөеп бәйләгән, кара күлмәк өстенә күк төстәге атланмалы алъяпкыч кигән бер хатын утыра. Карыйм — моның тут баскан битләрен, кап-кара күзләрен кайдадыр күреп калган кебек тоям. Кинәт исемә Ногманның акчасы югалган көнне безнең уртадан капчык күтәреп үтеп киткән хатын килеп төште. Нинди кызыклы очрашу. Аңа карап тукталып тормадым, аның кайсы авылга кайтуын сорадым. Аның юлы нәкъ безнең авыл аркылы үтәргә тиеш икән. Ул безнең күрше авыл хатыны булып чыкты. Хатын безне утыртып алып каетырга башта риза булмады. Колхоз атына правлениенең рөхсәтеннән башка беркемне дә утыртып йөрергә хакы юклыгын әйтте. Ләкин, үтенеп сорагач, правлениегә барып, километр исәбеннән куелган бәядән хак түләү шарты белән генә утыртырга мөмкинлекне әйтте. Мин, акча түләү өчен күрше авылга барып йөрү кыенлыгын күз алдында тотып, акчаны аның үзенә генә тәкъдим итеп карадым. Ләкин ул бик кырку гына тавыш белән:
— Ничек инде ул, миңа колхоз куйган тәртипне бозарга кушасызмыни, акча минем кесәдә калсын, дисезмени? Мондый «яхшылык» өчен сезгә бик рәхмәт инде,—дип, мине нык кына кызартты.
Кайчагында шулай тизрәк туганнар янына кайтып керү ашкынуыннан ахмаклык эшләп ташлыйсың икән.
Мин аңа кемлегебезне һәм өйгә кайтып бер-ике көн ял иткәч тә аларның авылларына барып түләячәгебезне әйттем. (Аларның авылы бездән биш кенә километр иде.) Ул ышанып риза булды.
Хатынны күреп алуга, Ногманның бөтенләй кәефе китте. Тупас саксызлык күрсәтеп: «Юри син миннән көләр өчен шулай эшләгәнсең!» — дип, миңа бәйләнә башлады. Яхшы әле, хатын бернәрсә дә белми иде. Мин чемоданнарны арбаның бер як үрәчәсенә сөябрәк салдым да алар белән янәшәләп үзем дә утырдым. Ә Ногман хатын янына утырырга тиеш иде. Ул инде моңа бик нык протест ясый башлады. Аның хатынга шулка- дәрле шикләнеп каравы әллә каян беленеп тора иде. Ул каударланып кесәләрен дә барлап алды. Мин урынымны алыштырырга мәҗбүр булдым.
Юл буенча Ногман бернәрсә дә сөйләшмәде. Мин генә, хатынның тормышына кагылырдай сораулар биргәләп, аның яшь кенә көе тол яшәвен, исеменең Фәрихә икәнлеген белеп алдым.
Бер урында тау менәсе булгач, без төшеп җәяүләдек, Фәрихә, ат тотучы булганлыктан, арбадан төшмәде. Көн бик эссе иде, Ногман кесәләрендәге барлык әйберләрен бушатып чалбар кесәсенә тутырды да өстен салып арбага илтеп куйды.
Тауны менеп җиткәч тә, икебез дә арбага утырдык. Ат юырта башлагач, Ногман аякларын күтәреп арба читенә елышты. Фәрихә дилбегәне тарткан саен, ат, соры тузаннар туздырып чапты да чапты.
Бераздан безнең авыл күренде.
Без авылга килеп җиттек.
Фәрихә, мин бик кыстасам да, чәй эчәргә дә кермәде, гадәттәгедән дә ныграк куа-куа, бик кызу китеп барды. Без өйгә кердек. Күрешү, ыгы- зыгы китте. Шул вакытта ике кулын да чалбар кесәләренә батырган Ногман кычкырып җибәрде:
— Слуши, Сәлим! Минем акча да, документлар да юк бит!
Өй эчендәгеләр дә, мин дә аптырап калдым. Бу ни хәл бу? Чынлап та Ногман хаклы булды микәнни? Төрлечә уй йөртү, кычкырып сөйләшү китте.
Мин:
— Бәлки, чалбар кесәңнән арбага шуып төшеп калгандыр, табылмасмы әле,—дип, Ногманны өметләндерергә тырышып карадым.
Ногман миңа каты итеп җавап бирде:
— Бар, эт авызына кергән сөякне алып кара хәзер. Алырсың, табарсың!
Нәкъ шул вакытта ишек төбендә Фәрихә күренде. Кап-кара күзләрендә шелтә чагылдырып, Ногманга текәлде:
— Мәгез әйберләрегезне. Бигрәк каты әйтәсез икән. Алай таралып йөрергә ярамый. Әле яхшы арба төбе тишек булмаган. Хушыгыз.
Ногман гүя телен йотты, хәтта «рәхмәт» дип тә әйтә алмады, аның битенә куе кызыллык йөгергән иде.