СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурия Сәйяр "Хикмәтле шакмаклар"

Аю баласы Йомшаккайга әнисе белән әтисе үзенчәлекле шакмаклар бүләк иткәннәр. Ул шакмаклардагы хәрефләрне тезеп, кирәкле сүз язуга, гаҗәеп матур рәсемнәр пәйда була икән.
Икенче көнне Йомшаккай күршедә яшәүче дустын - Алпан —Тилпәнне дә, шакмаклары белән уйнарга дип, үзләренә дәшкән. Бу ике аю баласы - Алпан Тилпән белән Йомшаккай, балалар бакчасына гына йөрсәләр дә, әлифбаны белгәннәр. Хәреф шакмаклардан сүзләр тезү бер дә авыр булмаган.
“Әни” сүзен язганда берсеннән-берсе матур чәчәкләр рәсеме күренсә, “әти” сүзендә җәйге урман барлыкка килә икән, ди. Ике дус - Йомшаккай белән Алпан Тилпән, үзләренең укый белүләренә шатланып, «апа», «абый», «мәктәп», «дуслык» сүзләрен дә тезеп, рәсемнәрнең дә төрледән-төрлесен караганнар.
Ләкин берничә көннән Йомшаккайның гаҗәеп шакмаклары юкка чыкмасынмы!
Йә, «Кайсы алды икән ул шакмакларны сораусыз?» - дип уйлыйсызмы? Билгеле инде - Аллан Тилпән! Аның үзенең генә шакмаклардан сүзләр тезәсе, анда ясалган рәсемнәрне дә үзе теләгәнчә озаклап карыйсы килгән. Аллан Тилпән, бер керүендә, Йомшаккайның шакмакларын кая куюын карап торган.
-Тамагым кипте, су эчәсем килә, су кертеп бир әле,-дип дустының бүлмәдән чыгуын гына көткән дә шакмакларны тиз генә куен кесәсенә яшергән, ди.
Алуын алган да, өенә кайткач, бер генә сүз дә җыя алмаган. Бераздан исенә төшкән төшүен... Алар бит Йомшаккай белән кирәкле хәрефләрне аерым кәгазьдән карап кына тапканнар иде. Шуңа күрә дә сүзләр ясар өчен нинди шакмаклар кирәклеген һич белермен димә!.. Ә Алпан Тилпән аны алырга оныткан.
Инде нишләргә? Дустының шакмакларын сораусыз алганын белсә, әнисе, һичшиксез, ачуланачак!
Бервакыт шулай, балалар бакчасыннан кемнеңдер уенчыгын алып кайткач, әнисе:
-Сораусыз беркайчан берни аласы булма! - дип, үзен ярыйсы гына орышкан да иде әле. Рөхсәтсез алуның бик тә, бик тә начар икәнлеген аңлатып:
- Бүтән мондый начарлык эшләмәм, дип, тәрбиячегездән дә, группагыздагы калган аю балаларыннан да гафу үтен! - дип, теге уенчыкны икенче көнне үк илтеп бирергә кушкан иде.
Ә хәзер шакмакларны дустыннан сораусыз алуы турында Алпан Тилпән әнисенә ничек әйтсен?.. Нишләргә соң?
...Алпан Тилпән уйлаган-уйлаган да, шакмакларны кире кертергә булган. Әйе, бәлки, моннан ары дустының аның белән уйныйсы да килмәс... Әмма ни булса - шул булыр!
- Йомшаккай, синең алда гаебем бик зур! Шакмакларың белән үземнең генә уйнап карыйсым килгән иде. һәм, бераз уйнагач та, мин аларны сиңа, һичшиксез, кире бирәчәк идем... Булдыра алсаң, гафу ит, зинһар! - дип, Алпан Тилпән куенындагы шакмакларны Йомшаккайга сузган.
Ә Йомшаккай:
- И дускаем, ник сорап кына алмадың? Мин аларны сиңа болай да берсүзсез биргән булыр идем лә! Ә мин, алар югалгач, шундый да борчылдым. Табылулары нинди бәхет!-дип, шакмакларын кулына алуга елмаеп ук җибәргән! Әле җитмәсә:
- Бүген ял көне. Әйдә, бергәләп уйныйк! - дип, Алпан Тилпәнне үз бүлмәсенә чакырган.
Менә ичмасам чын дус! Бу ике аю баласы - Йомшаккай белән Алпан Тилпән ул көнне, берсеннән-берсе матур рәсемнәргә соклана-соклана, шакмаклардан сүзләр тезеп, бик озак уйнаганнар, ди.
- Беләсеңме, иртәгә без боларны балалар бакчасына да алып барырбыз, яме! Андагы дусларыбыз белән дә рәхәтләнеп уйнарбыз!
Менә бит дусты нинди аның! Алпан Тилпәнне хәтта ачуланмады да. Әле, бергә уйнарга дип, аны бүлмәсенә үк дәште. Әнә бу гаҗәеп шакмакларын да, калган аю балалары да уйнасын өчен, бакчага да алып барырбыз, ди. Ә ул? Алпан Тилпән, кылган начарлыгын исенә төшереп, оятыннан кызарган. Гаебеңне тану - үзе батырлык, ә инде кылган начарлыгыңнан арыну - тәрбиялелек билгесе! Дөрес әйтәмме, балалар?